- Преподавателю
- Иностранные языки
- Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Презентации |
Автор | Вафина В.И. |
Дата | 25.01.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Балык Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановнаның "Туган җирем, мәктәбем,һөнәри эшчәнлегем" темасына презентациясе.
Матур хыял, якты идеалларым
Сиңа бәйле, сөйгән мәктәбем.
Онытылмаслык истәлекләр белән
Тулы минем күңел дәфтәрем.
Укытучы һәрвакыт эзләнергә, заман белән бергә атларга тиеш, минемчә. Педагогик эшчәнлек мозаика кебек, төрле төсләрдән, формалардан тора. Мозаиканы җыю өчен мөгаллимнән бик күп тырышлык, сабырлык сорала. Укытучыга үз эшенең нәтиҗәсен күрер өчен дистә еллар кирәк.
Минем сыйныфта укучыларым белемгә омтылучан, кызыксынучан, эзләнүчән булулары белән мине дә актив педагогик эшчәнлек алып барырга этәрә. Мин укучыларымның өйрәтүчесе генә түгел, киңәшчесе, сердәшчесе. дусты да булырга тырышам.