Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область-Познание. На тему: «Нинди тылсымлы су»

Цель этого занятия состоит в следующем:1.С помощью экспериментирования продолжать знакомить детей со свойствами воды.2.Объяснить значение воды в жизни человека и в окружающей среде.3.Познакомить в каких состояниях встречается вода.(Лед, вода, пар.)4.Рассказать и показать по слайду, как и где встречается вода в окружающей среде.(Океан, море, озеро, река, водопад, родник.)5.Рассказать детям о происхождении родников нашей деревни- Каенсар и вспомнить как мы ходили к роднику и приводили его в порядо...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Тәрбияченең исем фамилиясе

Исхакова Нурфия Зөфәр кызы

Эш урыны

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Каенсар авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учереждениясе

Төркем

Катнаш

Төп белем бирү өлкәсе

Танып белү

Эшчәнлек барышы темасы

«Нинди тылсымлы су»

Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область- Познание.На тему: «Нинди тылсымлы су»Максат

Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область- Познание.На тему: «Нинди тылсымлы су»Тәрбия бурычы

Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область- Познание.На тему: «Нинди тылсымлы су»Үстерү бурычы

Белем бирү бурычы

Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область- Познание.На тему: «Нинди тылсымлы су»Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область- Познание.На тему: «Нинди тылсымлы су»Интеграль белем бирү өлкәләре

Методик алымнар һәм чаралар

Непосредственная образовательная деятельность, образовательная область- Познание.На тему: «Нинди тылсымлы су»

Сүзлек өстендә эш

Балаларны суның төрле халәтләре белән таныштыру,аның әһәмиятен аңлату.

Әйләнә-тирәгә кызыксыну, суга сакчыл караш тәрбияләү.

Сөйләм күнекмәләрен, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык күнек-мәләрен, акыл сәләтен үстерү, фикерләү.

Балаларны суның үзлекләре белән таныштыру,тәҗрибәләр үткәрергә теләк һәм кызыксыну уяту, сүзлек запасын баету.

Аралашу, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

Әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, тәҗрибә үткәрү, слайд-

лар карау.

Шарлавык, үтәкүренмәле,сыеклык.

Кулланылган программа

Программа воспитания и обучения под ред. М.А Васильевой, В.В. Гербовой, Т.С. Комаровой. - М., Мозаика-Синтез, 2005.

Алдан үткәрелгән эш

1.Су турында татар халык авыз иҗатын куллану.

2.К.Чуковскийның «Юындыр» әсәрен уку.

3.Җ.Тәрҗемановның «Йомшак су,йөгерек су» шигырен сөйләү.

Җиһазлау

Балалар өчен:һәрберсенә стакан белән су,пумала,буяулар,төрле формадагы савытлар,тоз,шикәр комы,лимон,кечкенә калаклар,

салфетка.

Тәрбияче өчен:интерактив такта, ноутбук, савытта боз, су һәм сөт салынган стакан,бер буш стакан.

Эшчәнлек барышының төзелеше

1 .Кереш өлеш.

2 .Төп өлеш.

3. Йомгаклау өлеше.

Кулланылган әдәбият

1. Программа воспитания и обучения под ред. М.А Васильевой, В.В. Гербовой, Т.С. Комаровой. - М., 2005.

2.Программа «Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» под ред .Т.А.Носковой,стр 76.


Эшчәнлек барышы


Кереш өлеш

Тәрбияче:Балалар.ишетәсезме?Ишеккә кемдер шакый бугай.Я,

карыйк әле.(Ишектән Белмәмеш керә,ул елый.)

Тәрбияче:Ник елыйсың,Белмәмеш?Нәрсә булды?

Белмәмеш:Ничек еламаска,су турында беләсем килә,ләкин миңа сөйләүче дә,аңлатучы да юк.

Тәрбияче:Елама син,Белмәмеш!Балалар, Белмәмешкә булыша-бызмы?(балаларның җаваплары)

Тәрбияче:Белмәмеш,син безнең янга утыр әле һәм игътибар бе-лән тыңлап тор.

Төп өлеш

Тәрбияче:Әйе, балалар, су ул-сыеклык.Ул ага.Аны төрле савыт-ларга салырга да ,агызырга да мөмкин.Ә хәзер ,бала-лар,өстәлләребез янына килик әле.

1 тәҗрибә: Су-сыеклык.

Тәрбияче:Балалар,стаканнарның берсендә су бар,ә икенчесе буш.Менә хәзер сулы стаканны алып буш стаканга бушатып карый әле.Күрәсезме, су сыек, ул ага.

2 тәҗрибә: Су- төссез.

Т:Балалар,су нинди төстә? Игътибар белән карагыз әле!Менә бу-сөт.Ул нинди төстә?(Ак)Ә су турында шулай әйтеп була-мы?(юк)Әйе, суның төсе юк, ул үтәкүренмәле.

3 тәҗрибә: Су төсен үзгәртә ала.

Т:Балалар суның төсе юк, ләкин ул аны үзгәртә ала.Әйдәгез бергәләп тикшереп карыйк әле.Сезнең каршыгызда буяу-лар.Пумалаларга буяу алып суга салыйк әле.Су төрле төскә керде.Димәк,су төссез булса да ,буяу кушкач ,төсен үзгәртә икән.

4 тәҗрибә. Суның исе юк.

Т:Балалар,ә хәзер суны иснәп карыйк. Исе бармы икән аның?

(Яңа стакандагы чиста суны алып исниләр.)

Нәтиҗә: Суның исе юк.

5 тәҗрибә: Суның тәме юк.

Т:Суның тәме бармы икән , эчеп карыйк әле.(Тәме юк)

Әйдәгез,суга шикәр салыйк.Суның тәме нинди?(баллы)Ә хәзер икенче стакандагы суны алыйк.(Тәме юк)Балалар ,бу стакандагы суга тоз салыйк.Суның тәме нинди?(Тозлы)

Ә хәзер өченче стаканга лимон кисәкләрен салып карыйк,суның тәме үзгәрерме икән?(Әче).Бик яхшы.Димәк суның тәме юк ,лә-кин әйберләр кушкач, төрле тәмгә керә ала икән.

Тәрбияче:Ә хәзер без сезнең белән судан уенчыклар ясарбыз Каршыгызда төрле формадагы савытлар.Аларга су салынган.Без хәзер шушы суны матур төсләргә кертербез дә суыткычка куярбыз.Ул нишләр икән?Уенчыкларны элеп куяр өчен нәрсә кирәк?(Җеп)Уенчыкка җепне куябыз.Уенчыкларны суыткычка куябыз, урамга чыкканда карарбыз.

Т:Ә хәзер,бераз ял итеп алабыз.Сөмбел безгә су турында шигырь сөйләр.(Шигырь сөйләү).

Т:Мин сезгә, балалар, табигатьтә суның кайларда һәм нинди шартларда очравын күрсәтергә телим.Килегез әле, өстәл янына.

(Рәсемнәр карау)

1 слайд-елга

2 слайд-күл

3 слайд-шарлавык

4 слайд-диңгез

5 слайд-океан

Йомгаклау өлеше

Т:Я,балалар,әйтегез әле,су турында нәрсәләр белдек соң без?Ба-

лаларның җаваплары:

Су ул-сыеклык.

Су-төссез.

Суның тәме юк.

Суның исе юк.

Су ката,бозга әйләнә.

Т:Дөрес,балалар!Йә, Белмәмеш, суның асыл сыйфатларын бел-деңме инде?

Белмәмеш:Әйе!Рәхмәт сезгә, балалар!Мин тагын килермен!Ә хә-зер сау булыгыз!








© 2010-2022