Урок татарского языка «Категория принадлежности в татарском языке»

Данный урок представляет из себя разработку по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Здесь представлен грамматический материал, особо сложный для запоминания. Задания соответствуют возрастным особенностям учащихся (данный материал для 7 класса). Использованы различные технологии и методы, включены элементы сингапурского обучения. Урок аппробирован.     Урок не требует предварительной подготовки, так как в нем отражены задания базового уровня. Смена видов деятельности на уроке постоянно ак...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исемнәрнең тартым белән төрләнешен күзәтү

("Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең" югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтшина Лилия Гомәр кызының 8 нче сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелгән татар теле дәресенең эшкәртмәсе)

Максат: үткән теманы кабатлау; уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләре тәрбияләүне дәвам итү; кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм осталыкларын арттыру

Җиһазлау: компьютер, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге, биремле карточкалар, интерактив такта, менеджментлар, схемалар, таймер

Дәрес тибы: сингапур методикасына нигезләнгән дәрес-практикум



Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше(дежур укучы белән әңгәмә)

II. Актуальләштерү моменты

  • Укучылар, хәзер нинди ел фасылы?

  • Кыш җитү белән табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килә?

  • Кешеләр турында ниләр әйтә аласыз?

  • "Кыш" сүзе сездә нинди ассоциацияләр тудыра?

Тик-тэк-тоу ( крестики-нолики) структурасын куллану (укучылар бирелгән 9 карточкага "кыш" сүзе белән ассоциацияләнгән сүзләрне язалар һәм һәрберсе дәфтәренә шул сүзләрдән төзеп җөмләләр яза (җөмлә горизонталь, вертикаль һәм диагональ буенча төзелә)). Таймер - 2 минут. Кара каршы утыручы партнерлар бер берсенә үз җөмләләрен укый; һәрберсенә 15 секунд бирелә, укуны яктырак чәчле укучы башлый.

Тикшерү: һәрбер группадан беренче номерлар үз җөмләләрен укый.

III. Диалог һәм монолог төзү (Клок баддис (вакыт буенча дуслар) структурасын куллану)

Балалар сәгать уникегә билгеләнгән очрашу кешесе белән парлашып "Кыш" темасына кечкенә хикәя төзеп сөйлиләр (таймер куела - һәрберсенә 1 минут, укуны озынрак укучы башлый). Тикшерү: ике пар хикәяләрен барлык укучыларга сөйләп күрсәтәләр.

IV. Исемнәрнең тартым белән төрләнүен күзәтү (теманы кабатлау)

А) Кагыйдәне искә төшерү

  • Сез тезегән җөмләләрдә исемнәр астына сызып чыгыгыз.

  • Аларның берсен тартым белән төрләндерегез.

  • Искә төшерәбез: тартым кушымча нәрсәне белдерә?

(төрләндерелгән исемнәрне сөйләп чыгалар)

Б) Карточкалар белән эш

- Бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итегез, тартымлы исемнәрне билгеләгез:

Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы килә.

Чыршы бәйрәмендә укучылар өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр.

Кышын балалар шәһәр шугалагында тимераякта шуалар.

Сегодня на уроке литературы дети писали диктант о зиме.

Ученики готовятся к празднику елки.

В нашей школе бывает много праздников.

Финк-Райт-Раунд-Робин (уйла-яз-командада фикер алыш) структурасы кулланыла. Биремне үтәү өчен 5 минут вакыт бирелә. Вакыт узу белән, балалар командада үз җөмләләрен укыйлар, кирәк булса бер-берсен төзәтәләр).

Тикшерү: татарчага тәрҗемәне икенче номерлар укый, русчага тәрҗемәне дүртенче номерлар укый.

В) Диалог

Конэрс (чатлар) структурасын куллану:

  • Кыш җитү белән буш вакытыгызны кайда үткәрер идегез. Бер чатны сайлагыз ("барс" комплексы, шәһәр шугалагы, сыйныф бүлмәсе, яңа ел бәйрәме). Сайланган чатыгызның исемен кәгазь битенә язып куегыз һәм шул чатка барып басыгыз, үзегезгә пар сайлагыз ( партнер бер үк командадан булырга тиеш түгел). Сайланган парыгыз белән фикер алышыгыз: ни өчен сез бирелгән чатны сайладыгыз? Таймер - 1 минут

Тикшерү: һәрбер чаттан берәр укучыны сөйләтү

V. Дәреслек белән эш (94 нче бит - 3 нче күнегү) - вакыт калса

- Бирелгән сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итегез: школьный сад, городская улица, сельский человек, садовый цветок, футбольный мяч, садовое яблоко, парниковый огурец, цветочная клумба).

(язмача эшлиләр: кара каршы партнерларына укыйлар)

Тикшерү: өченче номерлар җавапларын укый

VI. Йомгаклау

- Бүген без дәрестә нинди эш алымнарын кулландык?

- Дәрестән нинди нәтиҗә ясап була?

VII. Өй эше

Төрле килештәге тартымлы исемнәр кертеп, "Кыш" темасына хикәя төзү

© 2010-2022