Әдәби кичә М. Жәлил - балаларның якын дусты (5 класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: М.Җәлил -балаларның иң якын дусты(әдәби кичә-бәйге)

Максат:М.Җәлилнең тормыш юлын күзалларга өйрәнү ;шигырьләрен белү;М.Җәлил шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация,китаплары,рәсемнәр:сәгать,куян,ромашка,бакчачы бабай,һ.б.

Кичә барышы: Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар,укучылар!Бүген без сезнең белән халкыбызның патриот шагыйре М.Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.Аның тууына 110 ел. М.Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән,аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.

Бүгенге кичәбезне аның кыскача гына тормыш юлына һәм иҗатына багышларбыз.

1 нче алып баручы:

-Каның белән язган шигырьләрең

Тетрәп укый синең бөтен җир

Буыннардан буыннарга килер

Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр

Муса белде безнең буыннарга

Җырларының кирәк буласын

Авыруга дәва булачагын

Көрәшләргә терәк буласын

2 нче алып баручы:

Син күрсәттең ,Муса,үзең теләп

Матурлыкның ничек туганын

Син күрсәттең безгә үзең эшләп

Батырлыкның ничек булганын

Укытучы:

Батыр үлә,үлмәс ат алып

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятларлык.

Урал кыясыдай горур булдың

Чыдамлыкта-каты корычтай

Ә шигырең палач йөрәгенә

Кадалды нәкъ үткен кылычтай

1 нче алып баручы:

Бәйгене башлыйбыз.Сүзне командаларга бирәбез.

Үзегез сайлаган исемегезне,девизны әйтеп китәсез,бер-берегезне сәламлисез .Сезгә 5 минут вакыт бирелә.

2 нче алып баручы:

1 нче бирем("Ромашка" уены бәйгесе)

Ромашка таҗларына язылган сорауларга укучылар аерым-аерым җавап бирәләр, һәрбер командадан берәр кеше чыга.

Сораулар:

1 нче таҗ.М.Җәлил ничәнче елда туа?(1906)

2 нче таҗ.Кайда туа?(Оренбург өлкәсе,Мостафа авылында)

3 нче таҗ.Әти-әнисенең исеме ничек?(Мостафа,Рәхимә)

4 нче таҗ.М.Җәлилнең беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга?

(13 яшьтә,"Кечкенә Җәлил")

5 нче таҗ.Ничәнче елда һәлак була?(25 нче августа,1944 елда)

6 нчы таҗ.М.Җәлил кызының исеме ничек?(Чулпан)

1 нче алып баручы:

2 нче бирем: Шигырь конкурсы бәйгесе.Һәрбер командага берәр шигырь ятларга бирелгән иде,шуны сөйләргә.

2 нче алып баручы: Ял итәбез!

Ә хәзер М.Җәлил иҗат иткән "Күрсәт әле,үскәнем"дигән җырлы -уенны уйнарбыз

Күрсәт әле ,Камали

Ничек утын яралар?

Менә шулай,менә шулай

Шулай утын яралар

Син әйт әле,Камали

Каян утын алалар?

Урманнардан,урманнардан

Барып кисеп алалар

Күрсәт әле,үскәнем

Ничек аюлар йөри?

Менә шулай,менә шулай

Шулай аюлар йөри

1 нче алып баручы

3 нче бирем(Шигырь юллары язылган,кайсы шигырьләреннән өзекләр,шуны белергә)

"Куян салкыннан

Туңган,курылган

Башы салынган

Колагы шиңгән("Куян")

Я сузып кын

Я бик еш кына

Кикрикүк

Кикрикүк("Әтәч")

Сикреп торды Марат

Күрә эшләр харап

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап("Сәгать")

Иртә белән майга дип

Керсәм ,күзем акайды

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны("Карак песи")

1 нче алып баручы

4 нче бирем("Сорау-җавап эше"бәйгесе)

Ике командага да бертөрле сораулар бирелә (битләрдә).

1.Муса ничә яшедә укырга кергән һәм ничек укыган?(6 яшеннән,бик яхшы укыган)

2.Муса нинди танылган мәдрәсәдә укыган?(Хөсәения)

3.М.Җәлилнең абыйсының исеме?(Ибраһим)

4.Мусаның әбисенең исеме ничек?(Гыйльми)

5.Мусалар авылыннан ага торган кечкенә елганың исеме?(Нить)

6.Мусаның яраткан шөгыльләре?(җырлау,рәсем ясау,шигырь уку)

7.Шигырьнең кайсы төрмәдә язган шигырьләре аерым җыентык булып басылып чыккан?("Моабит төрмәсе")

8.Һәм ул ничек атала?("Моабит дәфтәре")

9."Хөкем алдыннан"картинкасының авторы кем?

2 нче алып баручы

5 нче бирем.Батырлык турында мәкальләр әйтешү бәйгесе

1 нче алып баручы

6 нчы бирем. "Рәсем буенча шигырь исемен атау" бәйгесе

2 нче алып баручы

7 нче бирем."Кем тизрәк белә? "бәйгесе.

Шигырьләрдән өзекләр укыла

1)"Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,Муса инде үлгән дисәләр..."("Ышанма")

2)"Тик чуклары ак түгел,кан шикелле кып-кызыл.."("Кызыл ромашка")

3)"Гомерем минем моңлы бер җыр иде...("Җырларым")

4)"Барыгыз болынга,балалар!

Йөгерегез ,уйнагыз,көлегез.."("Чәчәкләр")

5)"Шаян ,кызым син минем

Таң йолдызым син минем"("Кызыма")

Укытучы:М.Җәлил үзенең шигырьләре белән безнең сафта атлый ,ул матур һәм якты тойгылар тәрбияли,кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә,матурлык өчен көрәшергә чакыра

Җыр өйрәтте мине, хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

(Җыр "Салют сиңа ,Муса Җәлил "

1 нче куплет:

Салют сиңа,Муса Җәлил

Салют иң яшь буыннан

Рапорт тапшырырга сиңа

Бөтен отряд җыелган

Кушымта:

Пионер туганыбыз

Син Муса агабыз

Батырлыгыңа сокланып

Җырларың белән рухланып

Алга барабыз

Үрләр алабыз.

2 нче куплет

Рәхмәт сиңа,Муса Җәлил

Сынатмадың давылда

Бүген дә син байракчыбыз

Безнең сафлар алдында.

Укытучы:Әлеге кичәбез М.Җәлил рухына дога булып барсын иде.Аның иҗаты,батырлыгы алдында баш иябез һәм аның белән горурланабыз!

Ахырда "Вәхшәт" дигән видеоролик карау.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт,сау булыгыз!



© 2010-2022