«Имя действия» конспект урока по татарскому языку для 8го класса (русскоязычные дети)

"Описание материала: Этот конспект урока на тему «Имя действия» по татарскому языку для русскоязычных детей 8го класса автор учебника Р.З.Хайдарова, разработан с использованием сингапурских методов обучения. Урок отличается тем, что материал изучается легко, непринужденно. Дети могут провести соответствие с родным русским языком и одновременно почувствовать отличие. Материалы урока можно использовать и при изучении других тем по разделу «Морфология». Воспитательной целью этого урока является ува...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Тәтеш муниципаль районы "Тәтеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе " муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениясе





Исем фигыль

8нче сыйныфта (рус төркеме) татар теле дәресе







югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мухтарова Гөлшат Исмәгыйль кызының

рус телле балалар өчен үткәрелгән

ачык дәрес эшкәртмәсе





декабрь 2013

Максат:

1.Укучыларның хәл фигыль һәм сыйфат фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү.

2. Исем фигыльнең ясалышы, кулланышы турында белемнәрне камилләштерү, аларны сөйләмдә куллана белү.

3.Әти - әнигә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булу, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, индивидуаль - дифференциаль карточкалар, презентация

Дәрес тибы: кабатлау

Дәрес төре: катнаш







Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше

1.Исәнләшү

2.Барлап чыгу

2.Белем - күнекмәләрне актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү

2.Карточкалар белән мөстәкыйль эш

3.Белем - күнекмәләрне формалаштыру

1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү

2.Интерактив тактага язылган текстан исем - фигыльләрне табу

3.Аларның грамматик, синтаксис билгеләрен билгеләү

4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1.Язылган фигыльләргә кушымча ялгап, исем фигыль ясарга

5. Йомгаклау

1.Дәрес материалын искә төшерү

6.Өйгә эш





Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

− Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт

-Бүген кем дежур? Дәрестә кем юк? Бер команда ясап, дүртәр укучы өстәл артында утыра. Өстәл уртасында МЭНЭДЖ МЭТ.

II Белем - күнекмәләрне актуальләштерү

1.Укытучы өчен максат:

-үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү;

-укучыларга мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен проблемалы ситуация тудыру.

2.Укучылар өчен максат:

- уку максатын билгеләү.

Алымнар:

1. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы

2. Хаталарны ачыклау, төзәтү

3. Дөрес итеп уку

-Укучылар, алдагы дәрес материалын кабатлап алыйк. Нинди фигыль төркемчәләрен өйрәндек?

-хәл фигыль һәм сыйфат фигыль

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ структурасы буенча эшләү

-Мин сезгә карточкалар таратам. Күзгә - күз карап утырган укучылар (1, 4) текстан хәл фигыльләрне, ә 2,3номерлы укучылар - сыйфат фигыльләрне табып, аерым битләргә язалар, аларга хас булган грамматик, синтаксис билгеләрне әйтәләр.

Дәресләр беткәч, Азат ашыга - ашыга өйгә кайтты. Авылда яшәүче әбисе аларга кунакка килергә тиеш иде. Күрше йортта яшәгән дусты футбол уйнарга чакырды, ләкин Азат ризалашмады. Эшлисе эшләр бик күп иде. Дәресләрен караганчы, ул әнисенә булышты. Ял иткәч,тырышып дәресләрен әзерләде. Менә пешергән ризыклары белән әбисе дә килеп җитте.

Иңгә - иң утыручылар (1,2; 3,4) эшләре белән алышалар һәм аларны тикшерәләр.

1нче укучы хәл фигыльләрне укып, аларга хас булган грамматик, синтаксис билгеләрне әйтә, ә 2нче укучы сыйфат фигыльләр турында белемнәрне гомүмиләштерә.

III Белем - күнекмәләрне формалаштыру.

Укытучы өчен максат:

-исем фигыльнең ясалышы, кулланышы турында белемнәрне камилләштерү.

Укучылар өчен максат:

-булган белемнәренә таянып укучылар тема буенча мәгълүмат җыялар.

1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү.

2.Интерактив тактага язылган текстан исем - фигыльләрне табу.

3.Аларның грамматик, синтаксис билгеләрен билгеләү.

-Укучылар, алдагы дәрес материалын яхшы үзләштергәнсез. Бүген без сезнең белән тагын бер фигыль төркемчәсен искә алырбыз - исем фигыльне.

-Димәк, исем фигыльдә нинди грамматик билгеләр булырга тиеш?

СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы буенча эшләү.

Булган белемнәренә таянып, укучылар тема буенча мәгълүмат җыялар.

Һәрбер укучы бер биткә исем һәм фигыльгә хас булган грамматик биремнәрне яза. Аннары сыйныфташлары белән очрашып, мәгълүматларын туплыйлар.

-Кем ничә пункт җыйды? Кемнең күбрәк?

Исем:

-предметны һәм затны белдерә;

-кем? нәрсә? соравына җавап бирә;

-килеш, тартым, сан белән төрләнә.

Фигыль:

-эшне, хәрәкәтне белдерә;

-нишли? соравына җавап бирә;

- барлыкта - юклыкта була ала;

-юнәлеш формасында була ала;

-зат - сан белән төрләнә.

Шулай итеп, исем фигыль

-исем кебек нәрсә белән төрләнергә тиеш? (килеш, тартым, сан белән төрләнә),

-фигыль кебек нәрсәне белдерергә тиеш? (эш - хәл, хәрәкәтне)

-фигыль кебек нинди формаларда булырга мөмкин (барлыкта - юклыкта, юнәлеш формасында)

Презентациядә:

Исем фигыль

исем фигыль

-килеш -барлык, юклык

-тартым -юнәлеш

-сан

Кагыйдәне китаптан уку. Мисаллар китерү. 81нче биттәге 1нче күнегүне телдән эшләү. Бирелгән сүзләргә -у/-ү кушымчасы ялгап, исем фигыль ясап язалар.

Ял итү.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы



ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы буенча эшләү

-Игътибарлы булыгыз, балалар. Мин сорау бирәм, җавабыгыз туры килсә, басыгыз.

-гаиләмдә 4кеше

-апам институтта укый

-сеңлем яки энем бар

-мин әниемә булышам

-әбием Тәтештә яши

-үскәч, укытучы булам

-мин татар телен өйрәнәм

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы.

Презентациядә язылган текстны укучылар укыйлар.

Әни! Бу сүзне әйтүгә күз алдына иң якын, иң кадерле кеше килеп баса. Тууың, яшәвең белән иң беренче син әниең алдында бурычлы. Әниләрнең изге эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Сөю, ярату, хөрмәт итү кебек хисләргә әниең өйрәтә. Аның кайгыртуын, акыллы киңәшләрен ишетү җанга рәхәтлек бирә. Начар эшләрең белән әниеңнең күз яшьләрен түктерү, аны тыңламау, олыламау - бик начар.

Сайланма уку.

Текстан туры килгән тәрҗемәсен табыгыз:

- невозможно сосчитать маминых добрых дел;

- такие чувства как любовь и уважение;

- на душе становится теплее;

-своими плохими поступками довести до слёз.

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ структурасы буенча эшләү.

Команданың һәрбер укучысы бер үк вакытта аерым битләргә текстан исем фигыльләрне язып алалар һәм аларның грамматик билгеләрен билгелиләр. Аннары түгәрәк буенча эшләрен бирешәләр.

Белемнәрне тикшерү һәм гомумиләштерү.

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы өчен максат:

- исем фигыльләрнең грамматик билгеләрен ныгыту.

Укучылар өчен максат:

исем фигыльләрнең кушымчаларын дөрес куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү.

Дәрестән чыгу билеты.

Презентациядә язылган фигыльләргә кушымча ялгап, исем фигыль ясарга.

- эшлә, дуслаш, аша, уйна, сөйләш, кайт, яз, җырла, кил.

V Йомгаклау

Укытучы өчен максат:

-теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү;

Укучы өчен максат:

- үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәнү;

-эшләгән эшләренә дөрес үзбәя куярга өйрәтү.

Дәрес материалын искә төшерү:

-Бүгенге дәрестә нинди фигыль төркемчәсен кабатладык?

-Исем фигыль кайсы сүз төркемнәренең билгеләрен алган?

-Исем кебек исем фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

-Фигыль белән нинди уртаклары бар?

-Заман, зат -сан белән төрләнәме?

VI Өйгә эш бирү.

Укытучы өчен максат:

-дәрестә бирелгән материалны ныгыту, үзләштерү.

Өй эше бирү моментының төп максаты -исем фигыльне ныгыту.

Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота

83 биттәге 6нчы күнегүне эшләү.

Фигыльләрне исем фигыль формасына куеп язу, җөмләләр төзү.

Бүген дәрестә алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз, балалар.



© 2010-2022