- Преподавателю
- Иностранные языки
- “Татарча да яхшы бел” Этем югалды бүген
“Татарча да яхшы бел” Этем югалды бүген
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Балобанова А.А. |
Дата | 16.05.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Татар теле
"Татарча да яхшы бел"(Р.Р.Нигъмәтуллина)
Дәреснең темасы: Этем югалды бүген ...
Дәреснең максаты:
1. Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру; укучыларны аңлап татарча белдерү язарга өйрәтү.
2.Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән грамматик конструкция-ләргә нигезләнеп яңа лексиканы сөйләмгә кертү.
3.Укучыларны кешеләр белән дөрес аралашырга,, югалган әйберне дөрес сорый белергә өйрәтү.
Дәреснең җиһазланышы:
" Татарча да яхшы бел" эксперимент дәреслек буенча УМК, укучыларның сүзлекләре, этләр турында рәсемнәр,газета материаллары.( "Алабуга нуры" газетасы,72нче сан,2007 ел)
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше.
- Исәнмесез,кәефләр ничек,балалар?
-Сез бүген шатмы?
-Сез дәрескә әзерме?
2.Өй эшен тикшерү.
-Өйгә эш нинди иде,балалар?
- "Минем көчегем" исемле хикәя язып килергә иде.(Укучылырның хикәяләрен уку,бергәләп бәя бирү,билге кую.)
3.Укучыларның сүзлек буенча эше.( урыннарда сүзлек байлыгын тикшерү)
II Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру.
1.Укучыларга дәреснең максатын әйтү,яңа материалны кабул итәргә уңай мотивация тудыру.
- Дәреснең темасы ничек дип атала?( бүгенге тема белән танышу:
"Мин аны бик кызгандым" Балалар! Рәсемгә карагыз әле, рәсем дәреснең темасына кагыламы?
-Мин кемне кызгандым?-
-Мин этне кызгандым.
- Дәреслектәге рәсем белән эш.Рәсемгә карагыз.Кешеләр нишлиләр? Сезнеңчә,алар нәрсә укыйлар? (Белдерү)Кешеләр кайсы очракларда белдерү язалар?
-Белдерүне уку(51 бит).Аудиоязмадан тыңлау, дикторның укуына игътибар итү.
Әйтегез әле,бу белдерү буенча этне табып буламы?
-Юк!
-Ни өчен?
Белдерү дөрес язылмаган!
Димәк ,балалар,дөрес итеп белдерү язарга кирәк.
Сезнең дөрес итеп белдерү язасыгыз киләме?
Без сезнең белән бүгенге дәрестә дөрес итеп белдерү язарга өйрәнәчәкбез.
1.Башта әйдәгез,яңа сүзләр белән танышыйк.
Сүзлек өстендә эш (әйтелешен, язылышын, сүзнең нәрсә белдергәнне төшендерү, аңлашылмаса -тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, гади җөмләләр төзү)
Белдерү
Үтенеч
Үтенеч сүзе
Хәбәр итәргә
Пумала кебек
Мәгълүмат
Як-якка --[ йак-йагына]
2.Балалар,сезгә дәреслектәге язылган белдерү ошадымы? .
Таблица белән эш.
Грамматик конструкцияне карап чыгу.
( Нәрсә?)
Әйбер табылды (Нинди?) югалды.
(Кайда ?)
(Кайчан?)
( кая?)
Әгәр табылса, (кемгә?) хәбәр итәргә.
(ничек?)
(кайчан?)
3.Таблица ярдәмендә белдерү эчтәлеге буенча сораулар бирү.
4.Рөстәм белдерүне яңадан язган. Ул дөресме? Син ничек уйлыйсың?Бу белдерү буенча эт баласын табып буламы?( Аудиоязмадан тыңлау,
дикторның укуына игътибар итү. )
Белдерү
Алты айлык көчек югалды. Гәүдәсе дә, аяклары да ак. Борыны кара, маңгаенда кара тап бар. Койрыгы пумала кебек. Кушаматы - Акбай. Күрсәгез, көндезге сәгать 2 дән соң 3-52-61 телефонына шылтыратуыгызны үтенәбез. Зинһар, ярдәм итегез.
Әйтегез: Рөстәм белдерүдә нинди мәгълүматны язарга оныткан?
( Баларның фикерләрен тыңлау,анализлау)
Русча әйтегез. Бу кагыйдәне беләсезме? Рөстәм беләме?
Белдерү-үтенечтә сорыйбыз, үтенәбез, зинһар, мөмкин булса дигән үтенеч сүзләрен кулланырга онытмагыз.
III. Алган белемнәрне ныгыту. Ситуатив күнегүләр чишү (2-3)
1.Әйтик,сезең челтәрле телефоныгыз югалды ди.
- Сез башта нишлисез?
- Кешеләрдән югалган әйберләрне ничек сорарга була?
- Тапмаган очракта нинди эчтәлектә белдерү язар идегез?
2.Газетадан белдерүләр уку,нәрсә югалганын әйтеп бирү(практик эш)
("Алабуга нуры" газетасы,72нче сан,2007 ел)
IV.Дәресне йомгаклау,укучыларга билгеләр кую.
V.Өй эше.
Яңа сүзләрне өйрәнеп килергә,газетага югалган әйбер турында белдерү язып килергә.