План-конспект урока по татарскому языку на тему: Эш кәгазьләре: расписка язу. Расписка турында төшенчә формалаштыру. (6 класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Эш кәгазьләре: расписка язу. Расписка турында төшенчә формалаштыру.

Максат.
Белем бирү максаты: эш кәгазьләре белән таныштыруны дәвам итү; раслманың көндәлек тормыштагы ролен төшендерү, раслама язу тәртибе һәм таләпләре белән таныштыру, раслама язарга өйрәтү.
Үстерү максаты: логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә чыгару, активлык сәләтләрен камилләштерү; хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.
Тәрбияви максат: фронталь сорау-җавап вакытында, төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы; ярдәмчеллек, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: эш кәгазьләренең русча-татарча атамаларын белү. Расламаны танып белү. Раслма язуга булган таләпләрне кулланып, төрле эчтәлекле расламалар яза белү.
Предметара нәтиҗәләр: текст, сыйныфташларың алдында чыгыш ясый белү.
Шәхси нәтиҗәләр: эш кәгазьләрен дөрес тутыруга җитди мөнәсәбәт, теләк тудыру, үзбәя бирә белү.

Дәрес материаллары: слайдлар: «Эш кәгазьләренең русча-татарча исемлеге», «Раслама язуга булган таләпләр», «Раслама үрнәкләре».


Дәрес барышы.
I. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.
Укытучы эшчәнлеге. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерә. Уңай эмоциональ фон тудыра. Диалогик сөйләм ярдәмендә дәрес темасын билгели, аны актуальләштерә.
Укучылар эшчәнлеге. Өй эшен тикшерү.

Танып белү УУГ. Өйрәнелгән эш кәгазьләренең төрләрен, аларның русча-татарча атамаларын искә төшерәләр, дәрес темасын билгелиләр, диалогик сөйләмнән дәрес темасының кирәклеген аңлыйлар.
Коммуникатив УУГ. Аралашуның диалогик сөйләм формасын үзләштерәләр.
Регулятив УУГ. Сорауларга җавап бирәләр, уңай эмоциональ халәт булдыралар.
Шәхси УУГ. Аудитория алдында үз-үзләрен иркен тотарга өйрәнәләр.
Экранда «Эш кәгазьләре» слайды күрсәтелә.

Укытучы. Укучылар, экранга карагыз, слайдның исемен бер сүз белән генә атагыз (эш кәгазьләре).
- Кайсы эш кәгазьләре сезгә таныш? (Мәкалә, хат, раслама, белешмә.)
- Бу эш кәгазьләренең русча атамаларын әйтегез.
Укучылар хаталы җавапларны төзәтәләр, экранда бер-бер артлы эш кәгазьләренең русча атамалары чыга.

ышаныч кәгазе - доверенность беркетмә - протокол
сыйфатлама - характеристика акт - акт
юллама - путёвка раслама - расписка
гариза - заявление автобиография, тәрҗемәи хәлем - автобиография
белешмә - справка рәсми хат - официальное письмо
аңлатма - обьяснительная шәхси хат - личное письмо
килешү - договор мәкалә - заметка

- Шуларның кайсысы көндәлек тормышта иң еш очрый торган эш кәгазе? (раслама-расписка)
- Ә расписка ни өчен кирәк икән? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

- Укытучы. Күргәнегезчә, раслама тормышта бик кирәкле эш кәгазе икән. Димәк, бүген без нәрсә эшләргә өйрәнәбез? (расписка язарга.)
Число, тема дәфтәрләргә яздырыла.

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендә авырлыкны билгеләү.
Укытучы. Укытучы расписка үрнәге укып күрсәтә.

- Димәк, раслама язуның да үз тәртибе бар. Мин хәзер сезгә расписка язарга кушсам, яза аласызмы? (Юк.)
- Авырлык нәрсәдә? (Без раслама язып караганыбыз юк.)
- Димәк, без бүген нәрсә язарга өйрәнәбез? (Раслама язарга.)
III. Авырлыктан чыгу юлының проектын эшләү.

Тактада раслама үрнәге языла.

Раслама

Мин, Әхмәтов Гомәр Заһит улы, Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы А сыйныфы укучысы, мәктәпнең хуҗалык эшләре буенча диретор урынбасары Хәкимов Рөстәм Газиз улыннан Җиңү бәйрәменә багышланган концерт өчен 15 (унбиш) бию костюмы алдым.

2008 нче ел, 7 нче май. Имзам: ________________

- Сезнең алдыгызда үрнәк раслама. Димәк, расламага ниләр хас икән?

  • раслама язучының исеме, әтисенең исеме, фамилиясе;

  • әйбер алынырга тиешле оешманың атамасы яки кешенең исем-фамилиясе;

  • алынган яисә алыначак әйбернең күләме, саны башта цифр, аннары җәяләр эченә сүзләр белән языла;

  • нинди документ нигезендә алынуы күрсәтелә;

  • алучының шәхси имзасы, раслама язылган көн, ел, вакыт күрсәтелә.

-Раслама нәрсә инде ул?

- Раслама (расписка) - берәр нәрсә алганлыкны раслап имза куелган рәсми язу, документ. Раслама, гадәттә, акча, кыйммәтле әйберләр, документлар алганда языла. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:

Сез шушы үрнәккә карап, раслама язу кагыйдәләрен чыгарыгыз. Төркемнәрдә эшлибез.

IV. Рефлексия.

Нәрсә белдек?

Нәрсә өйрәндек?

Раслама нәрсә ул?

V. Үзбәя. Өй эше: Үзегез теләгән темага раслама языгыз.


© 2010-2022