7 нче татар сыйныфы өчен әдәбияттан йомгаклау тесты

7 нче татар сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау-тест биремнәре укучыларның белемнәрен бәяләү максатыннан төзелде.Дәреслек авторлары :Д.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова.(Әдәбият. 7 сыйныф. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2014) Биремнәр ел буена үтелгән программа материалына нигезләнеп эшләнелде.
Раздел Иностранные языки
Класс 7 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Йомгаклау тесты

1. Дастанга хас сыйфатлар?

а) икеьюллык строфалардан - бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) лиро-эпик характердагы әдәби әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара үрелеп бара.

2.Г. Тукай яшәгән урыннарның хронологик тәртибе:

А) Өчиле-Kазан-Җаек-Kушлавыч-Kазан.

Ә)Kушлавыч-өчиле-Kазанның Яңа бистәсе-Өчиле-Kырлай-Җаек-Kазан.

Б)Kушлавыч-Җаек-Kазан-Өчиле-Kазан.

3. Һади Такташның туган җирен дөрес

билгелә.

А) Мордва Республикасы Тор-беев районы

Сыркыды авылы;

Ә) Мари Республикасы Торбе-ев районы

Сыркыды авылы.

4.Ш. Kамалның "Акчарлаклар" повестында "акчарлаклар" образы нәрсәне белдерә?

А) Бәхет эзләүче кешеләр.

Ә) Деталь функциясендә килә.

Б) Диңгез кошлары.

5) Г. Исхакыйның "Сөннәтче бабай" әсәре нинди жанрда иҗат ителгән?

А) Роман.

Ә)Хикәя.

Б)Драма.

В) Повесть.

6)Хикәя әдәбиятның кайсы төренә карый?

А)лирик;

Ә) эпик:

Б) драматик.

6. «Җан Баевич» әсәренең жанры:

А) комедия:

Ә) драма;

Б) трагедия

7. «Җан Баевич» әсәрендәге төп герой:

А) Шакирҗан

Ә) Закир;

Б) Әнвәр.

8. «Мокамай» әсәрендәге геройның чын исеме:

А) Мөхәммәтҗан:

Ә) Мөхәммәтзакир;

Б) Мөхәммәтгазиз.

9.Сибгат Хәким ул-

А)прозаик

Ә) драматург

Б) шагыйрь

10. Һ.Такташның "Мокамай" әсәрендә Мокамайның аяныч язмышы. Сез ничек уйлыйсыз, тормышта авырлыкларны җиңеп чыгу өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

11. Ул 4 бала тәрбияләп үстерә. Барасына да яхшы белем бирә.

Ләкин гомеренең соңгы көннәрендә балалары аның соңгы

теләкләрен тыңламыйлар . Сүз кем турында бара ?

Әсәрнең исеме, авторы.

© 2010-2022