Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)

"Описание материала: Конспект урока составлен для учеников с русскоязычным обучением, по учебнику «Күңелле татар теле» для 3 класса, автор Р.З.Хайдарова. Урок уникален, своеобразен тем, что в нем использовались сингапурские методы обучения. Тема урока: «ИМЯ ПРИЛАГАТЕЛЬНОЕ» Этот урок выполняет коммуникативные задачи, что является основной задачей обучения татарскому языку и литературе, как государственному языку РТ. Структуры данного урока коллеги могут исползовать при объяснении нового материала...
Раздел Иностранные языки
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәтеш шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе



Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)



I- категорияле татар

теле һәм әдәбият

укытучысы

Галиуллина

Миләүшә Рөстәм кы-

зының 3 нче сыйныф-

лар өчен татар телен-

нән дәрес эшкәртмәсе

2013ел.

Тема: Сыйфат.

МАКСАТ: 1) сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән таныштыруны дәвам итү; сыйфатларны башка сүз төркеменнән аера белергә өйрәтү;

2) сыйфатларны җөмләдә урынлы куллана белү күнекмәләре бирү;

3) сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау,тулылындыру мөмкинлеген күрсәтү.

4) татар телен өйрәнүгә татар халык авыз иҗаты аша кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: катнаш

Материал: " Күңелле татар теле" 3 класс рус балалары өчен Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина, методик ярдәмлек, "Мәгариф" журналы, "Кызыклы әлифба", "Раушан көзге", "Көч һәм рух тамырлары" әдәплелек дәресләре.

Җиһазлау:менежменд, рәсемнәр, плакатлар, тестлар китабы, чайнворд, уеннар өчен муляжлар, кәрзин һәм киемнәр.

Техник җиһазлау: компьютер,мультимедия,синтезатор.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

ОЕШТЫРУ:

Исәнмесез укучылар.

-Исәнмесез.

-Хәерле көн.

-Хәерле көн.

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы, укытучы апа,

- Кояшлы иртә кебек ,

- Татар телен, Тукай телен

- Өйрәнергә дип килдек

-Утырыгыз укучылар.

ДЕЖУР УКУЧЫ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ.

-Бүген сыйныфта кем дежур ?

-Бүген сыйныфта мин дежур.

Бүген 2 нче декабрь, җомга көн.

Сыйныфта ...юк.

Һава торышы турында сөйләшү.

Бүген көн салкын, чөнки җил бар

Ә кичә кар яуды. Юлларда кар ята.Кар ак төстә. Ул чиста. Күк йөзе болытлы. Кошлар азык эзлиләр. Без аларга җимлекләр куябыз-бу укучы әйтәсе сөйләм калыплары.

Инсайд-Аутсайд Секл(Inside-Outside Circle) структурасы буенча эшләү.

1) Укучылар эчке һәм тышкы түгәрәккә баса һәм музыканы туктатканчы эчке түгәрәктәгеләр уң якка, ә тышкы түгәрәктәгеләр сул якка таба әйләнәләр. Музыка туктагач эчке һәм тышкы түгәрәктәгеләр үзләренә партнер эзлиләр. Бүгенге һава торышы турында сөйләшүне буе озын укучы башлый. 2 минут вакыт бирелә. Эш беткәч партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтә.

2) Үзара сөйләшкән эшне тикшерү түбәндәгечә дәвам итә. Һәр өстәл артында утырган 1 нче номерлы партнерлар кычкырып класс алдында бүгенге көн турында сөйлиләр, ә 2 нче номерлы партнерлар кошлар турында, ә 3 нче номерлы партнерлар йорт хайваннары турында, ә 4 нче номерлы партнерлар урмандагы җәнлекләр турында сөйлиләр. Шулай итеп түгәрәктәге эш тикшерелә. Эш беткәч партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтә.

Аудирование. Фонетик зарядка ясау.

-Ә хәзер, укучылар, фонетик зарядка ясыйбыз.

Курыккач ни диләр? (ай)

Атны ничек куалар? (на-на)

Шардан һава ничек чыга? (с-с-с)

Ботка ничек пешә? (п-п-п)

Эт ничек ырылдый? (р-р-р-р)

Бүре ничек улый? (у-у-у)

Салкында кулны ничек җылытабыз? (өф-өф-өф)

ХАЙ ФАЙВ- Тыңлагыз һәм кабатлагыз.

Кыш, салкын, кыска, кар, ап-ак, йомшак, кыр, болын, кар бөртекләре, куна, Кар кызы, Кар бабай.




рәсемнәр

ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ.

Әйдәгез әле, өй эшен тикшерәбез.

-Укучылар, өй эше нәрсә иде?

-Кыш темасы буенча шигырьләр өйрәнергә иде.

Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра

Безнең бүлмәдә ямь- яшел

Чыршы утыра.

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.





Яңа тема өстендә эшләү.

Рәхмәт ,укучылар.

-Шигырьләр нәрсә турында

-Кыш турында

- Йомшак кар ява

- Кар бөртекләре турында

- һава салкын, саф

- Ә бүлмәдә ямь- яшел чыршы утыра.

-Әйе,шулай бүлмәдә ямь- яшел чыршы утыра.

Безнең дә дәреснең темасы: Кыш темасы буенча сыйфатларны өйрәнүне дәвам итү

Дәресебезнең МАКСАТЫ:

1) сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары белән танышуны дәвам итү; сыйфатларны башка сүз төркеменнән аера белергә өйрәнү;

2) сыйфатларны җөмләдә урынлы куллана белү күнекмәләре булдыру;

3) сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау, тулылындыру;

АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

-Ә хәзер, әйдәгез"тәрҗемәче" уенын уйнап алабыз.

а) Сүзләрне тәрҗемә итегез.

Тау

Көн

Кар

Җил

Елга

Урман

Шәһәр

Бәйрәм

б) Сүзләргә сыйфатлар өстәгез.

Тау

Көн

Кар

Җил

Елга

Урман

Шәһәр

Бәйрәм

Сыйфат турындагы төшенчәне искә төшерү.

Сыйфат-имя прилагательное.

Имена прилагательные обозначают признаки предметов и отвечают на вопрос нинди? (какой? какая? ка- кое?)

Салкын кыш - холодная зима

Ак кар- белый снег

Кыска көн- короткий день





Укучылар бер-бер артлы сүзләрне бер-берсенә әйтешәләр.





Экранда кагыйдә

в) Бу билгеләр кайсы ел фасылына туры килә?

Салкын, салкын яңгыр ява, яфраклар коела, кар ява, җир ап-ак, тышта буран, көннәр кыска, төннәр озын, көчле җил исә, кошлар җылы якка китәләр.

Конэрс(Gorners) структурасы буенча эш. 1) Бер чатта кыш рәсеме ясалган плакат, ә икенче чатта көз рәсеме ясалган плакат эленә. Шул плакатлар чатында өстәлгә бер өем булып лентага салкын, салкын яңгыр ява, яфраклар коела, кар ява, җир ап-ак, тышта буран, көннәр кыска, төннәр озын, көчле җил исә, кошлар җылы якка китәләр дигән сүзләр язылып куела.Укучы-

лар Бу билгеләр кайсы ел фасылына туры килә? дигән сорауга җавапны бу структура ярдәмендә табарга тиешләр.

2) Шуннан соң 1 нче һәм 2 нче номерлы янбаш партнерлар кыш рәсеме ясалган плакат янына, ә 3 нче һәм 4 нче номерлы янбаш партнерлар көз рәсеме ясалган плакат янына басалар. һәр укучы шул ел фасылына туры килгән лентаны алып плакатка ябыштыра. Эшне күзе кара укучы башлый, 2 минут вакыт бирелә.

3) Эш беткәч һәр группаның эше тикшерелә. Кыш төркемен көз төркемендәге буе иң озын булган укучы, ә көз төркемен кыш төркемендәге иң озын чәчле укучы тикшерә. Эш беткәч партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтә

Кыш һәм көз турында бер-берегезгә сораулар бирегез.

Континиус Раунд Робин(Gontinuous Round Robin) структурасы буенча эшләү.

1) Укучылар сорауларны өстәл артында утырып чиратлашып әйтешәләр. Сорауларны башта кыш турында гына бирәләр, эшне 1 нче номерлы партнерлар башлый,ә аларга җавапны 2 нче номерлы сул якта утыручы партнерлар җавап бирә һәм эш шулай дәвам итә. 4 минут вакыт бирелә. Эш беткәч партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтә.

2) Аннан соң сораларны көз турында бирәләр, шулай ук эшне 1 нче номерлы партнерлар башлый, ә аларга җавапны 2 нче номерлы сул якта утыручы партнерлар җавап бирә һәм эш шулай дәвам итә. 4 минут вакыт бирелә. Эш беткәч партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтә.

3) Һәр өстәл артында утырган группалар-ның эше тикшерелә. 3 нче өстәлдә утыручы 4 нче номерлы партнер кыш турындагы сорауларга җавап бирергә үзе теләгән өстәл артында утыручы партнерга мөрәҗагать итә. Ә көз турындагы сорауларга җавап бирергә 2 нче өстәлдә утыручы 1 нче номерлы партнерга мөрәҗагать итә. Эш беткәч партнерлар бер-берсенә рәхмәт әйтә

Физкультминутка.

-Укучылар, әйдәгез көз турында җыр җырлап ял итеп алыйк эле.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, суык көннәр бар.

-Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

-Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын матур төсләр бар.


Презентация экранда.

(җырлы-биюле "Көз һәм балалар" җыры," Көз" киеменнән киенгән укучының кулында кәрзин, ә кәрзиндә көзге байлыклар)

Дәреслек белән эшләү.

а) Җөмләләрне язып бетер.

1) Салкын кын ..................

2) Салкын җил ...................

3) Ап-ак кар ........................

4) Кыш көне төннәр ............

б) Прочитай текст. Подбери вопросы к выделенным словам.

КАЙЧАН? НИНДИ?

КАЙДА? НИЧӘНЧЕ?

Көннәр салкын. Беренче кар яуды. Елгада боз туңды. Безгә рәхәт. Мәктәптән соң урамга чыгабыз.

Дәфтәрләрдә эшләү


Текст һәм сораулар

Ситуатив күнегүләр.

Спроси у друга:

-любит ли он зиму;

-катается ли он на лыжах;

-одевается ли он Снегурочкой?

экранда.

Ты согласен с данными утверждениями?

-Яңа ел бәйрәме көз көне була.

-Яңа ел бәйрәме кыш көне була.

- Яңа елда чыршы бизиләр.

- Яңа елда уйныйлар, җырлыйлар, бииләр.

Кроссворд.

"Ел фасыллары" темасы буенча кроссвордны чишегез.


т

я


б


м



ы


ы

с

а

л

к

ы

н

н


экранда.

Йомгаклау

-Шулай итеп, укучылар без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?Шушы схема буенча сөйләшеп алыйк эле.

искә төшердем

Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)

үКонспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)кендем белдем

уКонспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)Конспект урока для 3 класса «Имя прилагательное», (русскоязычные дети)йландым ө өйрәндем

гаҗәпләндем


Экрандагы схема буенча укучы нәрсә эшләгәнен әйтә.

Сез өстәмә материалны күргәзмәдән карый аласыз

сыйныфта күргәзмә оештырыла

Өй эше. 13 бит 9 нчы күнегү сүзләрнең антоним парларын табып дәфтәргә язарга.

Салкын кап-кара

Ап-ак ? төн

Кыска җылы

Көн озын





© 2010-2022