Сибгат Хәкимнең шигърият чишмәсе

Проект укучыларны татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” нигезендә 11нче сыйныфта укучы татар балаларына әдәбияттан Сибгат Хәкимнең иҗатын өйрәнүгә 1 сәгать вакыт бирелгән. Бу кыска вакыт арасында күпкырлы талант иясе булган шагыйрьнең шигъри дөньясы белән балаларны кызыксындыру бик авыр. Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышу максаты белән шушы проект эшләнә.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре,

А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей укытучысы

Зәйнуллина Дания Хәбир кызы


11 нче сыйныфта (татар төркемендә) проектлар методын

кулланып үткәрелгән әдәбият дәресе.

Тема: Сибгат Хәкимнең шигърият чишмәсе.

Максат: 1. Сибгат Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

2. Укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, фикерләү сәләтен

үстерү.

  1. Укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау: С.Хәким китапларыннан күргәзмә. Экран, проектор. Дәрес

презентация ярдәмендә алып барыла.

Дәреснең барышы:

1.Оештыру өлеше.

- Балалар, бүген без сезнең белән юбиляр шагыйрь Сибгат Хәкимнең тормыш юлы белән иҗаты турында сүз алып барырбыз. Быел татар халкы аның 100 еллыгын билгеләп үтте.

Дәресебез презентация ярдәмендә әзерләнгән телдән журнал формасында үтәчәк.

Аның темасы: "Сибгат Хәкимнең шигърият чишмәсе".

Сибгат Хәкимнең шигырь җынтыкларын кулга алып, шигырьләре белән таныша башлагач, нәрсәгә игътибар итәбез?

Әйе, аның күп кенә әсәрләре туган якка багышланган. Шуңа күрә аны татар әдәбиятында "Туган як җырчысы" дип атыйлар да.

Сибгат Хәкимнең 90-еллыгы уңаеннан чыккан китаптан алынган юллар белән дәрес-проектыбызны башлап җибәрәсем килә:

"...Туган җирем, сиңа бирермен мин

Хисләремнең иң-иң татлысын..."

(С.Хәким)

Ә хәзер, укучылар, сүзне сезгә бирәм.

2. Төп өлеш.

Укучы. Күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 нче елның 4нче декаберендә Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында туган.

Сибгатнең әтисе Хәким исемле булган, әмма ул иртә үлеп бабасы тәрбиясендә калган малайга документлар эшләгәндә авыл сәркатибе ялгышлык белән Таҗи улы дип язган. Шул исем белән Сибгат ага гомер иткән.

Әтисе балта остасы буларак, тирә-як авылларда йорт-сарайлар салу белән шөгыльләнгән. Мари авылларына йөргәндә Сибгатне дә үзе белән алган.

1921 нче ел... Ачлык еллары. Безгә, чын ачлыкның ни икәнен белмәгән буынга, моны аңлау бик читен. Ун яшьлек Сибгат ул елларны әтисенең күз яшьләре аша хәтерләгән. Таныш марига йорт салырга әтисе белән бергә барганнар. Төшке ашка чакырылмыйча бура кырыенда уйнап калган улына бүреге астына яшереп ипи кисәге алып чыккан әтисе бик елаган.

... Бүреген киеп минем янга чапкан

(Бер сүз дә юк урлау хакында).

Елады ул олыларча үксеп,

Үзе өйгән бура артында.

Үлгәндәдә хәтеремнән чыкмас

Шул вакытта минем курыккан;

Елады ул баш пешкәннән түгел,

Оятыннан, гарьлек, хурлыктан.

Озак та үтми, Хәким абзый олы улы Рәхим белән бергә, икмәк табу максаты белән Украина якларына киткән һәм шунда икесе дә тифтан үлгәннәр.

Укучы. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны тәрбияләп үстерү әниләре Газзә апа өстенә төшкән. Ул балаларын чын кеше итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән.

Әдипнең әнисенә багышланган шигырьләр циклы бар. Инде танылган шагыйрь булгач та, Сибгат Хәким үзенең бөтен шатлык-кайгылары белән әнисе белән уртаклашкан.

("Әнкәй" шигырен язмада тыңлау. Фоат Галимуллин укый)

Укучы. Ә минем сезгә "Клиндерләр эзлим" шигырен сөйләп үтәсем килә.

Укучы. Шагыйрь унтугыз яшенә кадәр авылда яшәгән, җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптәге кулъязма журналның редакторы булган, әдәби түгәрәккә җитәкчелек иткән.

1931 нче елны Сибгат Хәким пединститут каршындагы рабфакка укырга кергән. Тиздән аны пединститутның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күчергәннәр. 1937 нче елны институтны тәмамлап, актив иҗат итә башлаган.

Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан аны үз араларына алганнар, үз иткәннәр һәм зур поэзиягә ияртеп алып кергәннәр.

1938нче елны Сибгат Хәкимнең "Беренче җырлар" дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күргән.

Кызганычка каршы, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим сугыштан әйләнеп кайтмаганнар. Ә Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким якын дуслар булып яшәгәннәр.

Укучы. Сибгат абыйга бала вакыттан күп нәрсә күчкән: җырга, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт. Ул авылдан киткәндә үз гомеренә җитәрлек рухи азык алып чыккан. Аның бөтен иҗаты авылына барып тоташкан, дисәк тә, ялгыш булмас.

("Туган як-мәңгелек моңым" шигырен сөйли)

Укучы.Туган авылына, авылдашларына рәхмәтле булып, "Җырларымда телим" шигырен язган.

(Шул шигырьне укучы сөйли)

Укучы. Еллар үтеп, олыгая төшкәч тә, Сибгат Хәким һәр елның берничә аен Күлле-Кимедә үткәргән. Ул туган ягына гади күзәтүче генә булып кайтмаган. Авылдашларының бөтен эшләренә катнашкан: мәктәп түбәсенә шифер, китапханәгә кирпеч табарга кирәк икән, кулыннан килгәнче ярдәм иткән.

Без Сибгат Хәкимне, чыннан да, туган ягын чын күңелдән ярата торган шагыйрь дип әйтә алабыз.

("Башка берни дә кирәкми" шигыре).

Укучы. Сибгат Хәким бала чактан ук халык бәйрәмнәрен, йолаларын, сабан туйларын күреп-белеп үскән. Үзенең әсәрләренә дә гореф-гадәтләрне кертергә тырышкан. Аның "Фазыл чишмәсе" исемле шигырен сөйлим.

( укучы "Фазыл чишмәсе" шигырен сөйли)

Укытучы. - Балалар, монда халыкның электән яшәп килгән нинди гореф-гадәтләре сүрәтләнгән?

(Су буе, яшьләр, кызлар суга бара, егетләр ат эчертергә төшәләр)

- Бу шигырь кем исеменнән сөйләнә?

(Чишмәгә суга килгән кыз исеменнән. Шагыйрь яшьләрнең очрашуларын сүрәтли. Егет белән кыз бер-берсенә матур сүзләр әйтмиләр. Аларның аңлашулары күз карашы аша гына.)

-Әйе, бу шигырьдә тыйнак, оялчан татар кызының характеры ачыла. Ул яраткан егетнең йөзенә карамый, каядыр читкә карый.

Укучы. Укучылар белән очрашкан вакытларда Сибгат Хәкимне "Фазыл чишмәсе" кайда дип сорап аптырата торган булганнар. Шуннан соң Фазыл чишмәсенең беркайда да булмавын, шагыйрь фантазиясе белән генә табылган исем икәнен озаклап аңлатырга туры килгән.

Бервакыт Сибгат Хәким Күлле-Кимегә кайткан. Аны авылдашлары чорнап алганнар да, сәламәтлеге, яңалыклар турында сораша башлаганнар. Шунда берсе сорап куйган:

-Сибгат ага, Фазыл чишмәсен күрергә телисеңме?

-Нинди чишмә ул?-дип аптыраган шагыйрь. Авыллары янында гына салкын сулы чишмә чыга башлаган. Авыл яшьләре аңа "Фазыл чишмәсе" дигән исем кушканнар. ("Фазыл чишмәсе" җыры, Мансур Мозаффаров көе)

Укытучы. Сибгат Хәким белән Сара Садыйкова якын дуслар булганнар. Сара апа Сибгат Хәкимнең күп шигырьләренә көйләр язган. Шундый шигырьләрнең берсе - "Сусау".

("Сусау" җыры, Сара Садыйкова көе)

Укучы. Бөек Ватан сугышы башлангач, икенче көнне үк Сибгат Хәкимне армиягә алганнар. Ул Калинин фронтында, Курск дугасында катнашкан. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

1944нче елны фронт газетасына эшкә күчерелгән, ә туган ягына 1946 нчы елны гына кайткан.

Сугыш темасына киң планда ул тыныч тормышка әйләнеп кайткач кына яза башлаган.

(Слайдта сугыш темасына караган лирикасы күрсәтелә)

"Язмыш" җыры фонында бара.

Укытучы. Тукай һәм Сибгат Хәким... Аларны бер-берсеннән аерып булмый.

Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай

Тукайдагы кебек тел кайда?

Мең елдан соң да бер синең, илем,

Кайтасыңны беләм Тукайга!

( С.Хәким "Кырыгынчы бүлмә" )

Укучы. Сибгат ага күп санлы шигырьләрендә (махсус шигъри цикл "Тукай дәфтәре") һәм поэмаларында бөек шагыйрьнең рухи дөньясын яңа яклары белән ачып биргән. Әдип, Тукайның авыр язмышына бер сыкранса, аның иҗаты белән мең горурланган.

("Тукай-йолдыз"әсәре. Сибгат Хәким үзе сөйли)

Укучы. Бөек Тукай туып-үскән бу якларның әкиятләре, җырлары белән Сибгат Хәкимнең теле ачылган, уй-хыяллары туган. Бу якларның киләчәге дә өметле, ышанычлы.

("Гел кояшка карый тәрәзәләрең" шигырен сөйли)

Укучы. Кызганычка каршы, 1986 нчы елның июль башында үлем Сибгат Хәкимне алып киткән. Аңа ул вакытта бары 74 яшь ярым гына булган. Сугыштан ул бик күп авырулар алып кайткан. Аңа 5 операция кичерергә туры килгән. Ике мәртәбә инфаркт миокарда булган. Табиблар "үлә, озак яшәми" дисәләр дә, хатыны шәфкать туташы тырышлыгы аркасында ул, бу авыруларга каршы торып, шушы яшькә кадәр яшәгән.

Сәламәтлеге бик үк әйбәт булмаса да, ул беркайчан да зарланмаган.

"Мин Сибгатне әнисе яшенә кадәр яшәтеп булыр дип өметләнә идем. Аның әнисе , минем каенанам, 86 яшьтә вафат булды. Сибгат күпне күрде шул. Бөтен көчне куеп тәрбияләсәк тә, рәхимсез үлем аны алып китте",- дип хатыны Мөршидә ханым Вильданова-Хәкимова истәлекләреннән укыйбыз.

Укытучы. Мөршидә апа үзе дә шагыйрә булган. Аның бер шигырь җыентыгы чыккан. Гаилә корып җибәргәч, ул бар көчен гаиләгә биргән. Шигырь язулар читтә калган.

Укучы. Сибгат Хәким авыруына нарат урман һавасы кирәк булган. Алар бакчаларын Ак кош күле янындагы җиргә салганнар. Ул күп кенә шигырьләрен, урманга китеп, шунда яза торган булган. Кайсы агач төбендә эшләгәнен ул беркемгә дә әйтмәгән. Бервакыт Казаннан Сибгат Хәкимне сорап бер егет килгән. Аның кайда икәнен белмәгәннәр. Шуннан күрше хатыны: "Хәзер, табабыз",- дигән һәм: "Катюша" ,- дип кычкырган. Шулчак аның "Катюша" исемле бозавы килеп чыккан. "Әнә, шунда Сибгат абый, барыгыз шул якка",- дип күрсәткән. Чыннан да, Сибгат абый шунда булган. Бу бозау җәй буе аңа ияреп йөри торган булган.

Укучы. Сибгат Хәким табигатьне бик яраткан. Аның кочагында көннәрен үткәргән. Хатыны Мөршидә ханым ире яраткан чәчәкләр үстерергә тырышкан. Ак пионнар бакчаларында гөрләп үсеп утырган. Бүгенге көндә дә Сибгат аганың төсе итеп балалары да бакчаларында шул чәчәкләрне үстерәләр.

("Ак пионнар" шигырен сөйли)

Укучы. Сибгат Хәкимнең әсәрләрендә туган як, туган ил темасы бөтен иҗатын иңләп алган. "Туган ил" төшенчәсен шагыйрь Казан арты белән генә чикләмәгән. Ул төшенчә Татарстанны, хәтта бөтен Россияне дә сыйдырган.

(Айрат Арсланов "Республикам Татарстан" шигырен укый)

Укучы. Үзенең бай иҗаты белән халык күңелендә лаеклы урын алган халык шагыйре Сибгат Хәкимгә 1960 нчы елны Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелгән. Ә 1970 нче елны әдип Россиянең Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган. Аның тагын 5 ордены һәм күп медальләре дә бар.

Укучы.Үз баласын олылап, дөньяга шагыйрь бүләк иткән авылда музей ачылган. Күлле-Киме авылы мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музее бик игелекле эш башкара. Музей материаллары нигезендә укучылар фәнни-эзләнү эшләре алып баралар.

Музей 1981нче елда Сибгат аганың 70 еллык юбилей көннәрендә ачылган. Ул көнне шагыйрь дуслары белән кайткан. Үз куллары белән тасманы кисеп, эчкә үткән. Шул көнне музейның истәлекләр дәфтәренә мондый юллар язып калдырган: "Туган җиргә, туган туфракка кайттым, яшьлеккә, балачакка, истәлекләргә. Миңа багышланган бу музей шуларның барысын да искә төшерде..."

Укытучы. -Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Сибгат Хәким бәхетле шагыйрьме?

(Әлбәттә, Бик күп шагырьләр остазы, дуслары күп булган. Туган авылында музей эшли. Мәктәп аның исемен йөртә. Мәктәпләрдә аның шигырьләре яңгырый. Аның шигырьләренә композиторлар җырлар язган. Үзе бу дөньядан китсә дә, татар халкы аны онытмый.)

Укытучы. - Сибгат Хәким кебек шагыйребез булу белән без дә бик бәхетле.

Аның күңеле һәрвакыт халык белән иде, аның зур иҗаты, чишмә кебек ташып, күпме кешегә җан азыгы биреп тора!.

Билгеле, бер дәрестә Сибгат Хәким турында сөйләп бетереп, аның барлык шигырьләренә дә тукталып үтеп булмый.

Без үзебезнең дәрес-проектыбызда Сибгат Хәким иҗатының төп юнәлешләрен күрсәтергә тырыштык. Бу иҗат ,чыннан да, халык күңелендә корымас шигърият чишмәсе икәненә инандык. Татар халкының киләчәк буыннары да Сибгат Хәким шигырьләрен укып, күңелләренә ләззәт алырлар дип ышанып калабыз.

Дәрес "Бер тауда ун чишмә" җыры белән тәмамлана.(Әгъзам Фәттах көе)

Укытучы укучыларга дипломнар тарата. Мактау сүзләре әйтә.

Сибгат Хәкимгә багышлап эшләнелгән буклет таратыла.




Проектның авторы: Зәйнуллина Дания Хәбир кызы.

Регион: Татарстан.

Шәһәр: Яшел Үзән шәһәре.

Мәктәп: А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицей.

Проектның исеме: "Сибгат Хәкимнең шигърият чишмәсе"

Проект төре: иҗади-мәгълүмати.

Фән: Татар әдәбияты.

Сыйныф: 11 нче сыйныф (татар төркеме)

Проектның дәвамы: Бер ай.

Проектның эчтәлеге.

Проект укучыларны татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

"Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм

әдәбиятын укыту программасы" нигезендә 11нче сыйныфта укучы татар балаларына әдәбияттан Сибгат Хәкимнең иҗатын өйрәнүгә 1 сәгать вакыт бирелгән. Бу кыска вакыт арасында күпкырлы талант иясе булган шагыйрьнең шигъри дөньясы белән балаларны кызыксындыру бик авыр.

Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышу максаты белән шушы проект эшләнә.

Проектның максатлары:

  • Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

  • Укучыларның эзләнү осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү.

  • Укучыларда милли үзаң тәрбияләү.

Проект планы.

Әзерлек этабы:

1.Укытучы мәгълүмат эзли, укучыларга әдәбият исемлеген тәкъдим итә.

2.Укучыларга тема бирелә, проктның максатлары аңлатыла.

3.Укытучы проект планы белән укучыларны таныштыра, презентация, буклет ясарга кирәклеген белдерә.

Укучыларның эзләнү эше этабы:

  1. С.Хәким иҗаты буенча укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремнәрне сайлыйлар, шул бирем буенча мәгълүмат җыялар.

  2. Укучылар үзләренә охшаган шигырьләрен ятлыйлар.

  3. Укытучы укучыларның эшенә юнәлеш бирә, эш сыйфатына контрольлек итә.

  4. Укытучы консультацияләр үткәрә.

  5. Һәр укучы әзерләп килгән мәгълүматны системага салу, бергәләп эшләү.

Проектны яклау этабы:

  1. Дәрес барышында Сибгат Хәкимнең тормыш юлын, иҗатын ачып бирергә (Зәйнуллина Д.Х. һәм проектта катнашучы укучылар).

  2. Бу эш презентация ярдәмендә алып барыла (Бурганов Адель).

  3. Сибгат Хәкимгә багышлап эшләнгән буклет тәкъдим ителә (Мирзиев Айдар).

  4. Проектта катнашучы укучылар өчен сертификатлар әзерләнә. (Зәйнуллина Д.Х.)

Проект эшләү өчен кирәкле җиһазлар:

-компьютер, принтер, сканер;

- Сибгат Хәкимнең шигырь җыентыклары.

Интернет-ресурслар:

kitaphane.tatarstan.ru/cat_vyst.htm

museum.ru/M2667

kitap.net.ru/hakim.php

dic.academic.ru/dic.nsf/bse/146504/%D0%A5%D0%B0%D0%BA%D0%B8%D0%BC

help-rus-student.ru/text/85/831.htm


© 2010-2022