Каюм Насыйри исемендәге ХII төбәкара фәнни-гамәли конференция Каюм Насыйриның математика өлкәсендәге эшчәнлеге

                                 Кереш өлеше     Һәрбер халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлыклы уллары, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галимнәре һәм әдипләре була. Каюм Насыйри – татар халкының, әнә шундый олы хөрмәткә лаек булган күренекле мәгърифәтче, галим. Ул бөтен тормышын, бөтен талантын татар халкына хезмәт итүгә багышлаган. Ярты гасыр дәвамында түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, математика, география, биология, физиология, анатомия,...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Каюм Насыйри исемендәге ХII төбәкара фәнни-гамәли конференция



Каюм Насыйриның

математика өлкәсендәге эшчәнлеге


Яшел Үзән шәһәре

А.С.Пушкин исемендәге

9 нчы лицейның

10 нчы Б сыйныфы укучысы

Сәетова Әлфиянең эше

Укытучы: Зәйнуллина Дания Хәбир кызы








Яшел Үзән, 2014 нче ел.

Эчтәлек


  1. Кереш өлеше ............................................. 3


  1. Төп өлеш .................................................... 4


  1. 2.1 "Хисаплык яки гыйльме хисап"

дәреслеге турында ..............................


  1. 2.2. Геометрия фәненә караган

хезмәтләре ............................................


  1. Йомгаклау өлеше .........................................

4. Кулланылган әдәбият ..................................





Кереш өлеше

Һәрбер халыкның тарихи үсешендә тирән эз калдырган данлыклы уллары, кешелек бәхете өчен көрәшкә зур өлеш керткән галимнәре һәм әдипләре була. Каюм Насыйри - татар халкының, әнә шундый олы хөрмәткә лаек булган күренекле мәгърифәтче, галим. Ул бөтен тормышын, бөтен талантын татар халкына хезмәт итүгә багышлаган. Ярты гасыр дәвамында түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, математика, география, биология, физиология, анатомия, медицина, табигать белеме, археология, тарих, мифология, этнография, музыка, сызым һәм башка фәннәр өлкәсендә 40 тан артык хезмәт биргән.

Белгәнебезчә, 2014 нче ел Татарстанда һәм Россиядә математика елы дип тә игълан ителде. Шул сәбәптән әлеге эшемдә мин Каюм Насыйриның математика өлкәсендәге эшчәнлегенә тукталып үтәсем килә.

Эшемнең эзләнү объекты булып, Каюм Насыйриның математика өлкәсенә караган мирасы тора.

Минем алдымда торган бурычым: Каюм Насыйриның математика өлкәсенә караган хезмәтләрен өйрәнү.

Эшемнең фәнни яңалыгы һәм әһәмияте: Каюм Насыйриның фәнни эшчәнлеген, аның татар халкына математикадан белем бирү үсешенә керткән өлешен тулырак яктырту.

Төп өлеш

Университетта алган белеме һәм күпьеллык педагогик тәҗрибә Каюм Насыйрига 1870 нче елда семинариядә укытучылык эшен туктатып, Казанда татарларга рус теленнән һәм математикадан белем бирү максаты белән беренче рус-татар мәктәбен оештыруга мөмкинлек биргән.

Шул башлангыч мәктәптә ул 1876 нчы елга кадәр укучыларны укыткан. Шул ук вакытта татар телендә арифметика дәреслеген төзү кирәклеге туган.

1873 нче елда ул 188 биттән торган "Хисаплык яки гыйльме хисап" ("Арифметика или курс арифметики") исемле дәреслек төзегән. Бу аның математика өлкәсенә караган хезмәтләреннән беренчесе булган.

И.Паульсонның 1871 нче елда Мәскәүдә нәшер ителгән китабына нигезләнеп язылган әлеге хезмәтен Каюм Насыйри беренче дистә саннары арифметикасына багышланган. Ул арифметика укытучылары өчен методик ярдәмлек булып хезмәт иткән.

Бу дәреслек төрле практик мәсьәләләр чишәргә ярдәм итүче кагыйдәләр җыентыгы рәвешендә язылган.

"Хисаплык..."та элек арифметикада кулланыла торган гарәп терминнарыннан читкә китеп, ул татар терминнарын керткән: "сан", "җыю"(сложение), "аеру" (вычитание), "сугу"(умножение), "бүлү" (деление). Болардан тыш: "Киметәсе сан" (уменьшаемое), "алынасы сан" (вычитаемое), "калдык" (остаток), "сугылмыш сан" (множимое), "суккыч" (множитель), "сан чыгышы" (произведение), "бүленәсе сан" (делимое), "бүлгеч сан" (делитель), "пай" (частное), "үлчәү саны" (число), үлчәү санын ваклау" (дробление).

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Каюм Насыйриның математикага керткән терминнар татар әдәби теленә нык кереп урнашканнар, хәтта белем бирү учреждениеләрендә бүген дә актив кулланылалар (сан, җыю, бүлү, аеру һәм башкалар).

Каюм Насыйриның 1878 нче елда язылган "Һәндәсә мәсьәләләре" ("Геометрия мәсьәләләре") дигән икенче кулъязмасы иллюстрацияләргә бай булган. Текст эчендә һәм битләр читендә төрле геометрик фигураларның (почмак һәм өчпочмаклар, мәчет манаралары, биналар, елга һәм күлләр) сызымнары китерелгән.

1895 нче елда Казан Император университеты типографиясендә Каюм Насыйриның "Истыйляхәт гыйльме һәндәсе" ("Геометрия фәне терминнары") дигән китабы дөнья күргән.

Мәгърифәтче бу китабында да гарәпчә һәм татарча терминнарны янәшә кулланган. "Хатты мөстакыйм - туры сызык мәгънәсендәдер", "хатты мөстәдир - түгәрәк сызык димәктер", "зәвия яки почмак дип әйтәләр", "мәсәлләс - өчпочмак дип димәктер" һәм башкалар.

Дәреслектә геометрик мәгълүматларның көнкүрештә, көндәлек тормышта кайларда кулланылуы шактый тулы күрсәтелгән. Мәчет манаралары, биналар, агачлар һәм тауларның биеклеген, елга һәм күлләрнең киңлеген, шулай ук ике предмет арасындагы ераклыкны табу кагыйдәләре бирелгән.

I. Елганың киңлеген үлчәү өчен, мәсәлән, К.Насыйри түбәндәге ысулны тәкъдим итә: "... мәсәлән, бер кечерәк елганың киңлеген үлчәмәк булыйк. (Рәс. 1) В ноктасында туктап, елганың аргы ягында бер агачны (А) билгеләп, елга аркылы шул агачка туры сызык фараз кыйлдык һәм бу урынымызга билге өчен бер казык кагып куйдык. Аннан соң елга буйлап түбән таба 25 сажинлап җирне барып, Е ноктасына туктадык. Баягы агачка таба янә бер туры сызык фараз кыйлдык. Бу торган җиребезгә янә бер казык кактык. Анан соң В дан Е га чаклы үлчәдек - 25 сажин булды. 25 нең биштән бере биш сажиндыр. Е ноктасыннан С ноктасына туры сызык тартып, анда бер казык утырттык. Янә елганың аргы ягындагы агачтан килә дип уйланылган сызыкны Е ноктасы аша уздырып, ниһаять, К ноктасына бер казык кактык. Аннан К казыгыннан С казыгына бер туры тартып үлчәдек, ике сажин ярым булды. Аны бишкә тапкырладык - унике ярым хасил булды. Бәс, елганың киңлеге унике ярымдыр".

II. Күлнең киңлеген үлчәү. Әгәр дә ике әйбер арасындагы мәсафәтне белмәк өчен үлчәгәндә аркан белән вә колач белән үлчәргә мөмкин түгел икән, аны ошбу ысул белән үлчәрмез. (рәс.2) Мәсәлән, А белән В арасында манигь (киртә, комачау) булучы күл яки саз булсын. Әүвәл А һәм В нокталарында казык кагарбыз. Аннан бер тарафка таба байтаграк җиргә китеп, бер урынны, мәсәлән, О ноктасын табарбыз ки, анда А һәм В нокталары аерым-ачык күренер. Аннан соң АОК һәм ВОК турылары уздырабыз. АО ны үлчибез һәм О ноктасыннан АК турысына ОЕ = ОА кисемтәләрен, ВМ турысында да О ноктасыннан ОС = ОВ кисемтәләрен салабыз. АОВ һәм СОЕ тигезьянлы өчпочмаклары килеп чыгар. Аннары үлчәгеч бау белән СЕ арасын үлчибез, бу ара күл киңлегенә - АВ арасына тәңгәл булыр.

III. Манара биеклеген үлчәү. Янына барып үлчәргә мөмкин бер гыймарәтнең (бинаның) яки бер тауның яки бер манараның биеклеген белмәк өчен ансат бер ысулы бардыр. (Рәсм 3) Мәсәлән, мәчет манарасының биеклеге ничә аршин яки ничә колач икәнлеген белү өчен мәчет нигезеннән бераз арырак В ноктасында бер казык утыртыла. Казык башының Е ноктасында бер казык утыртыла. Казык башының Е ноктасында мәчет манарасының иң югары М нокасына юнәлгән визир беркетелә.

Визирның икенче ягына чыгып, визир сызыгы юнәлеше буенча җир өстендә С ноктасын билгелибез. Ике охшаш АСМ һәм ВСЕ өчпочмаклары барлыкка килде. АС һәм ВС арасын. ВЕ казыгы озынлыгын үлчәгәч, эзләнелә торган манара биеклеген - АМ ны пропорция төзеп табарга була:

Каюм Насыйри исемендәге ХII төбәкара фәнни-гамәли конференция Каюм Насыйриның математика өлкәсендәге эшчәнлегемоннан Каюм Насыйри исемендәге ХII төбәкара фәнни-гамәли конференция Каюм Насыйриның математика өлкәсендәге эшчәнлеге




Йомгаклау өлеше.

Күргәнебезчә, Каюм Насыйри үзенең дәреслекләре белән дөньяви фәннәрне өйрәнүгә киң мөмкинлекләр ачкан.

Дәреслекләрдә бирелгән мәгълүматлар укучыларны кайбер беренчел төшенчәләр һәм фактлар белән таныштырып үткән. Аның математика өлкәсенә караган кулъязмалары татар мәктәпләре өчен дәреслекләр төзүдә беренчел материаллар буларак, үрнәк булып торганнар.



Кулланылган әдәбият

1.Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1975.

2. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов "Мәгърифәт йолдызлыгы". Казан. "Мәгариф"нәшрияты,

2002.

3. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Икенче том. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985.

4."Олуг мәгърифәтче, галим вә мөгаллим". "Мәгариф"журналы, 1994 нче ел, 2 нче сан.

5.В.Беркутов "Каюм Насыйри һәм математика". "Мәгариф" журналы, 2008 нче ел, 7 нче сан.

6. Ф.Исламов "Халыклар дуслыгы кыңгыраучысы". "Татарстан хәбәрләре" газетасы, 8 нче февраль, 1995 нче ел.

7.Э.Шәрифуллина "Каюм коесы" поэмасы. "Мәдәни җомга" газетасы, 20 нче ноябрь, 1998 нче ел.

© 2010-2022