Разработка урока по татарскому языку на тему Д. Аппакова Шыгырдавыклы башмаклар (5класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясендә дуслык темасы.


Максат:Укучыларның логик фикерләү сәләтен ,сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Лексик берәмлеклерне анализлау аша тел һәм әдәбият белән кызыксынучанныкларын арттыру .

Тәрбияви максат: Балаларда миһербанллык ,кеше кайгысын, хәсрәтен уртаклаша белү тойгысын сендерү,чын дуслык ,бер беренә игътибарлы ,ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:презентация-компьютер, мультимедиа, агач рәсеме, Д. Аппакованың портреты, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеше.

Укытучы: Хәерле көн, кадерле балалар! Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп, матур мизгелләр бүләк итик, игътибарлы булыйк, күңел кылларыбызга сак кына кагылыйк, чөнки кешенең күңел кылы бик нечкә, уйлап, салмак кына кагылмасаң, ул өзелә. Бер - берегезгә карап елмаегыз һәм янәшә иптәшегезне, каршы иптәшегезне сәламләгез.Уңышлар сезгә!

  1. Актуальләштерү. МИКС ПЭА ШЭА. Ә хәзер укучылар бер җыр тыңлап китик әле.

  1. Сезгә сорау: нәрсә турында бу җыр?Сиңа партнерың нәрсәләр әйтте?

  2. Нәрсә ул дуслык?

  3. Дуслар арасында нинди мөнәсәбәтләр булырга тиеш?

  • Әйе, укучылар, дуслык - ул бер - береңне хөрмәт итү, бер - береңә ярдәм итү. Йөз сум акчаң булганчы - йөз дустың булсын, ди халык. Сез дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?

  • Ә без барыбызда дуслык мәгънәсен дөрес аңлыйбызмы?

-Сезнең алда рәсем. Бу рәсем сезгә танышмы?Уйлыйбыз. Төркемнәрдә фикерләшәбез.

Разработка урока по татарскому языку на тему Д.Аппакова Шыгырдавыклы башмаклар (5класс)

-Димәк, без бүген дәрестә нинди әсәр мисалында нинди теманы ачарбыз икән? Бу әсәрнең авторы кем? Бу әсәрдә нинди проблема күтәрелә? Уйлыйбыз. Өстәлләрдә фикерләшәбез. Тактага тема язу.

- Мин сезне бер-берегез белән дус яшәргә, игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле, киң күңелле булырга чакырам.

- Укучылар, алга таба игътибарлы булыгыз, без бу әсәрдә күтәрелгән проблемаларны билгеләргә һәм идеясын әйтергә тиеш булырбыз.

II.Төп өлеш. 1. ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС

Укытучы: 1нче № А3 форматлы битләрне ала һәм ике тапкыр бөкли дә 2нче№га бирә, икенче № ача һәм уртага квадрат ясый. Дәвам итеп сыза.3нче № дәреснең темасына караган сүзне уртага яза: Дуслык. Нәрсә ул дуслык дигән темага 4 фикер язасыз һәм уртага 4 фикерне сайлап язасыз.

Тема астына укытучы 4 фикерне язып куя.

2. ВЕЕР. Ә хәзер текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә аласызмы, шуны тикшерәбез. Өстәлдә сораулардан веер. 1нче№ сорауларны ала, 2нче № укый, 3нче№ җавап бирә, 4нче№ тикшерә, төзәтә.

1) Әсәр нинди җанрга керә? (әкиятме, хикәяме?)

2) Әсәрдә вакыйга кайчан бара?

3)Аның геройлары кем?

4)Ләләнең әнисе ни өчен елый?

5) Иптәш кызлары Ләләгә нәрсә бүләк итәләр?

6)Гөлшатның әтисе кызларны кая алып барачак?

7)Гөлшат Ләләгә нәрсә бүләк итә?

8) Башмаклар нинди?

3. СИ-ФИНК- УАНДЭ

Разработка урока по татарскому языку на тему Д.Аппакова Шыгырдавыклы башмаклар (5класс)


  1. КАРА-УЙЛА- СОРАУ БИР

1нче графа- бу рәсемне карагач-нәрсә күрдек. Янәшә утырган парлар белән фикер алышыгыз.

2 нче графа - бу рәсемне карагач, сез нәрсә турында уйлыйсыз?

3 нче графа - бу рәсем нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

  • Рәхмәт балалар. Әйдәгез, " Кәҗүл читек" хикәясен искә төшереп, Әхмәдулланы Ләлә белән чагыштырып карыйк әле, кайсы бәхетле дип әйтеп була? Ни өчен?

  • Әйе, Әхмәдулла бәхетле. Аның әти-әнисе исән-сау, ул читек кию бәхетенә ирешер, ул өметле. Өмет кешене яшәтә, яшәртә. Әхмәдуллага читекне кайчан да булса, сатып алачаклар. Ә Ләләгә әтине сатып алып булмый.

5.РЕЛЛИ РОБИН. Янәшә иптәшегез белән сөйләшегез. Гөлшат белән Ләләнең киләчәк тормышлары нинди булыр? Чагыштырыйк.(Укучылар сөйлиләр)

  • Укучылар, гаиләне мин агач белән дә тиңләр идем. Чөнки вакытында су сипмәсәң, тәрбияләмәсәң, аның яфраклары коела, ул кибә һәм юк була.

  • Ни өчен Гөлшатка рәхәт булып китте дип яза автор?

Чөнки ул сары башмакларын Ләләгә бүләк итте.

  • Балалар, әсәрдә үзәк урынны сугыш алып тора. Нәрсә ул сугыш? (укучылар сөйли).

"Сугыш картинасы. (экран)

Разработка урока по татарскому языку на тему Д.Аппакова Шыгырдавыклы башмаклар (5класс)

- Рәхмәт, сорауларга төгәл җавап бирдегез. Димәк, әлеге әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә?

- Гаилә, Сугыш, Дуслык

  • Дөрес, әлеге хикәя аша бер-беребез белән дус булырга, бер- беребезгә ярдәм итәргә, юмарт, киң күңелле булырга өйрәнәбез.

  1. CTAZE CLASS

А3 форматлы битләр алыгыз һәм дуслык дип язып куегыз. Дәрес барышында сезгә нинди фикерләр, идеялар килде, шуларны язып куегыз. Хәзер үзегезгә яңа партнерлар табып, тагын да күбрәк идеялар җыегыз.

Кемнең идеясы 15 тән дә күбрәк?

Тактага яза бару.

  • Укучылар, сез дәрес башында дуслык турында менә шундый фикерләрне яздырган идегез, хәзер сезнең фикерләрегез үзгәрдеме?

  • Без дөрестән дә төрле, төрле, ләкин без дус -тату яшәргә тиешбез.

III. Йомгаклау өлеше.

а) Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Сез дәрестә булмаган башка дусларыгызга нәрсәләр сөйләр идегез? (Без бүген дәрестә Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә анализ ясадык, автор әйтергә теләгән проблеманы эзләдек).

- Нинди нәтиҗә чыгардык? (дус, тату булырга, илебезнең тыныч булуын, матур тормышта яшәүне теләдек))

б) - Балалар, сезнең алда сары һәм кызыл кояшлар. Аларга үз исемнәрегезне язып куегыз. Әгәр бүгенге дәрестә сезгә барысы да аңлашылса, кызыл кояшны, ә инде сез әле барысын да аңлап бетермәсәгез сары кояшны алыгыз. Аларны күтәреп күрсәтегез һәм миңа бүләк итеп калдырыгыз.

Өй эше бирү. 1. Кызыл - "Курчак театрына бару" турында хикәяне дәвам итәргә.

  1. Сары - 138 бит.Хикәянең темасын, проблемасын, идеясын билгеләп, дәфтәргә язарга.


© 2010-2022