Урок по татарскому языку для 6 класса «Глагол»

Морфология курсында кайбер темалар бик катлаулы һәм аларны өйрәтүгә, кабатлауга вакыт та күбрәк бирелә. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта иң катлаулы тема дип фигыль темасын әйтергә мөмкин. Фигыль буенча барлык темалар да үтелеп беткәч, ул бөтен килеш кабатлана. Үтелгән, өйрәнелгән материал системага салына һәм укучыларның хәтерләрендә ныгытыла. Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау, системалаштыруга карата бер дәреснең план-конспекты үрнәген тәкъдим итәбез. Дәрес « Кем отличник булырга тели?» исеме асты...
Раздел Иностранные языки
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фигыль темасын гомумиләштерү дәресенең план -конспекты

Морфология курсында кайбер темалар бик катлаулы һәм аларны өйрәтүгә вакыт та күбрәк бирелә. Мәсәлән, 6 нчы сыйныфта иң катлаулы тема дип фигыль темасын әйтергә була. Тема үтелеп беткәч, ул бөтен килеш кабатлана. Системага салына һәм укучыларның хәтерләрендә ныгытыла. Бу теманы гомумиләштереп кабатлау, системалаштыруга карата бер дәреснең план-конспекты үрнәген тәкъдим итәм.

Тема: 6 нчы сыйныфта фигыль темасын гомумиләштерү.

Үткәрү формасы: Уен -дәрес "Кем отличник булырга тели?"

Дәреснең максаты:

  • укучыларның фигыльләр турында алган белемнәрен тикшерү, актуальләштерү, тирәнәйтү.

  • фигыль юнәлешләре, фигыльләрнең ясалышы, аларның җөмләдә кулланылышын искә төшерү, практик күнегүләр белән аларны ныгыту.

  • туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау:

Кроссворд төзү өчен-плакат.

Мәкальләр язылган карточкалар.

Тактада язылган текст.

Фишкалар.

Файдаланган әдәбият:

  1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.- Казан: "Раннур" нәшрияты, 2000.-

  2. Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. - Казан:

" Мәгариф " нәшрияты, 2012. - 39 бит.

Укыту методлары: аңлату - күрсәтү, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, карточкалар белән эшләү, күнегүләр эшләү.

Дәреснең төре: кабатлау.

Дәрес планы:

I. Актуальләштерү ( 10 мин.):

  1. өй эшен тикшерү;

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту ( 15 мин.):

1) дәреснең максаты, эш тәртибе белән таныштыру ;

2) фигыль төркемчәләрен кабатлау ;

3) карточкалар белән эшләү ( телдән );

4) карточкалар белән эш ( язма );

III. Өйгә эш ( 2 мин.):

1) 183 нче күнегү ( язмача ), 123 бит;

2) " Җәйге хәтирәләрем" хикәя төзергә ( телдән );

IV. Дәрескә йомгак ( 5 мин.):

1) сорау бирү - җавап алу ( 4 мин.);

2) билгеләр кую ( 1 мин.);

Дәрес барышы

Укытучы: "Кем отличник булырга тели?" -уенын башлыйбыз. Беренче турда кем җиңүче булыр?

Беренче тур өчен бирем: фигыль төркемчәләрен дәфтәрләрегезгә язасыз, кем тизрәк язып бетерә, шул җиңүче була.

( хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив)

Укытучы: Җиңүчене билгеләдек, ә хәзер реклама, 181 нче күнегүне эшлибез.

Укытучы: I турда җиңүче кешене такта янында махсус әзерләнгән урынга чакырабыз, аңа 5 сорау бирелә. 5 фишка алса,"5"ле билгесе куела.

Сораулар: ( Укытучы һәм укучылар да бирә).

1) Затланышлы фигыльләр затланышсыз фигыльләрдән нәрсә белән аерыла?

( Затланышлы фигыльләр зат - сан белән төрләнә, ә затланышсыз фигыльләр зат белән төрләнми ).

2) Затланышлы фигыльләрне санап чык.

( хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль )

3) Бер шарт фигыльне зат-сан белән төрләндер.

Мин алсам Без алсак

Син алсаң Сез алсагыз

Ул алса Алар алсалар

4) Төп фигыльдән аңлашылган эшкә, хәлгә өстәмә эшне белдерә, ничек? кайчан? кайчанга чаклы? нишләп? нишләгәнче? сорауларына җавап бирә, җөмләдә хәл булып килә. Фигыльнең кайсы төркемчәсенә керә?

( хәл фигыль )

5) Хәл фигыльнең ничә төре бар?

I турга нәтиҗә ясау, билгеләр кую.
Укытучы: II тур өчен биремне тыңлагыз: фигыль юнәлешләрен дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

( төп, кайтым, төшем, уртаклык, йөкләтү юнәлешләре )

Укытучы: Җиңүчене билгеләдек, ә хәзер реклама. Тактада язылган юнәлеш формалары дөресме? Килешмәсәгез, дөресләгез. Шул сүзләрне кертеп, җөмлә төзегез.

Төп юнәлеш - юынды.

Кайтым - юды

Төшем - юышты.

Уртаклык - эшләште.

Йөкләтү - юылды.

Укытучы: Фигыль юнәлешләре нинди мәгънә белдерә?

( Фигыль юнәлешләре үтәүченең эшкә төрлечә катнашуын белдерә ).

Укытучы: II турда җиңүче кешене такта янында махсус әзерләнгән урынга чакырабыз, аңа да 5 сорау бирелә. 5 фишка алса,"5"ле билгесе куела.

Сораулар:

1) Хикәя фигыль нәрсә белән төрләнә?

( зат - сан белән төрләнә )

2) эшне, хәлне, хәрәкәтне предметлаштырып бирүче , у,ү кушымчасын ала, нәрсә? нишләү? сорауларына җавап бирүче фигыль төркемчәсе;

( исем фигыль )

3) Баручы кеше, бара торган кеше - фигыльләрнең төркемчәсен, заманын билгелә.

( хәзерге заман , сыйфат фигыль )

4) Эшлә, көйлә, сакла, киңәшләш фигыльләре ясалышлары буенча нинди фигыльләр?

( боерык фигыльләр )

5) Иде, икән, ит, кыл - болар нинди фигыльләр?

( ярдәмче фигыльләр )

II турга нәтиҗә ясау, билгеләр кую.
Укытучы: Кроссвордны чишегез. Кроссвордны чишү өчен түбәндәге фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләп, шакмакларга тутырыгыз. Дөрес тутырсагыз, вертикаль шакмакларда әлеге табышмакның җавабы язылыр.

Табышмак. Озын, юка, төп-төз ул. тырышып

Билгели иң озын юл. язам

Юллары озынлыгын эшләргә

Беләм санап сызыгын. эшләү

язучы малай

тырышсыннар

укысам

Укытучы: Миниатюр диктант язабыз , биремен игътибар белән тыңлагыз..

а) Хәл фигыльләрне генә язып алырга, төркемчәләрен билгеләргә.

Габдулла һәм аның иптәш малайлары, күлмәк-ыштаннарын яр буенда калдырып, суга төшкәннәр. Алар авызларына кергән суны пошкырып, бөркә-бөркә йөзәләр. Моннан бер генә сәгать элек төбе күренеп яткан Ия суы ләм белән болганып бетә. Әмма аннан балалар чабаклар сыман ап-ак булып килеп чыгалар һәм тешләрен тешкә суса-суга киенәләр.Җылынгач һәм кибенгәч, алар карт тирәк ышыгына кереп утыралар да төрле кызыклар сөйләргә тотыналар.

б) Диктантны тикшерү; дәфтәрләрен алып тикшерәләр, билгеләр куялар.

Укытучы: Тактада язылган тексттан фигыльләрне төзелеше (ясалышы) ягыннан билгеләргә, җөмләнең кайсы кисәге булып килүен күрсәтергә.

Йокыдан көн саен бер үк вакытта тор. Урында аунап ятма. Тиз генә урыныңны җыеп куй. Ашыга-ашыга ашама. Чыгып киткәндә өлкәннәр белән саубуллаш.

Укытучы: Түбәндәге фразеологик әйтелмәләргә аңлатма бирегез, фигыльнең төркемчәсен билгеләгез:

кот очу - (курку)

авыз еру - (көлү)

авызга су кабу - (дәшмәү)

трай тибү - ( эшсез йөрү).

Укытучы: Ә хәзер фигыль төркемчәләрендә кем сай йөзә икән, шуны ачыкларбыз. Кем сорауларга җавап бирми, шул уеннан төшеп кала.

( Сорауларга җаваплар.)

III. Өй эше: 183 нче күнегү ( язмача ), фигыльнең барлык төркемчәләрен кертеп "Җәйге хатирәләрем" дигән хикәя төзергә ( телдән ).

IV. Йомгаклау. Билгеләр кую.


© 2010-2022