- Преподавателю
- Иностранные языки
- Разработка урока татарской литературы
Разработка урока татарской литературы
Раздел | Иностранные языки |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Кашипова Н.З. |
Дата | 01.11.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе.
Укытучы - Кашипова Н. Җ, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта мәктәбе.
Дәреснең темасы : Чын дуслар нинди була?
Максаты : 1). Диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү аша мөстәкыйль аралашуга чыгару.
2). Креатив фикер эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикер йөртергә өйрәтү.
3). Дуслык, татулык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәреснең тибы : белемнәрне камилләштерү, ныгыту.
Җиһазлау : карточкалар, Р.Фәхретдин турында мультимедиа материаллары, аудиодиск, магнитофон, рәсемнәр.
Дәреснең планы :
-
Оештыру этабы.
-
Актуальләштерү.
-
Карточкалар белән эш.
-
"Дуслык нәрсә дигән сүз ул?" темасына әңгәмә.
-
Сүзлек эше.
Яңа белем, күнекмәләрне формалаштыру.
-
Өйрәнелгән текстларның эчтәлеген искә төшерү, геройларга характеристика бирү.
-
Аудиоязмада текстның дәвамын тыңлау.
Белем - күнекмәләрне ныгыту.
-
Диалоглар төзү.
-
Төркемнәрдә эш.
-
Мультимедиа проекты ярдәмендә сюжетлар белән танышу, әңгәмә оештыру.
Йомгаклау этабы.
-
Блиц - турнир.
-
Өй эше бирү.
-
Укучыларның белемнәрен бәяләү.
Дәреснең барышы:
1). Исәнләшү, танышу, көн турында фикер алышу.
2). Уңай психологик халәт тудыру. ( Г.Тимерҗанова башкаруында "Дускаем" җырын тыңлау, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру).
- Укучылар, җыр нәрсә турында?
- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
( Укучыларның вариатив җавапларыннан соң дәреснең темасы, максаты аңлатыла).
3). Карточкалар белән эш. (Карточкалардагы мәкальләрен уку, русчага тәрҗемә итү).
- Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
- Байлык - бер көнлек - дуслык - гомерлек.
- Дусны дошманнан аера бел.
- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
"Дуслык нәрсә дигән сүз ул" темасына әңгәмә оештырыла.
-
Укучылар, дус булу - нәрсә дигән сүз ул? ( фикерләре тыңлана).
-
Димәк, дуслык - ул кешеләрдәге нинди сыйфатлар? Уңаймы, әллә тискәреме? (фикерләре тыңлана).
Сүзлек эше.
Кеше холкына хас уңай һәм тискәре сыйфатлар искә төшерелә, мисаллар аша ныгытыла.
-
Укучылар, сезнеңчә, дуслык кайдан башлана? (фикерләре тыңлана).
-
Искә төшерегез әле, узган дәрестә сез кемнәр дуслыгы турында текст укыдыгыз? (Җавплар тыңлана).
-
Сезнеңчә, Рамилә һәм Фәрит дуслармы? (Укучыларның вариатив җаваплары тыңлана).
Аудиоязмада текстның дәвамын тыңлау. ( Тыңлаганнан соң фикер алышу).
Парларда диалоглар төзү.
-
Рамилә һәм Фәрит дуслармы?
-
Ни өчен шулай уйлыйсыз?
-
Фәрит өчен дуслык ни дигән сүз ул?
-
Чын дус аның кебек булырга тиешме?
Төркемнәрдә эш.
1).1нче төркем Рамиләгә, 2 нче төркем Фәриткә киңәшләр бирә.
2). Мультимедиа белән эш. ( Р.Фәхретдин турында альбом карау, " Балаларга үгет - нәсыйхәт" китабыннан дуслык турында гыйбарәләр уку, фикер алышу).
Йомгаклау этабы.
1). Блиц - турнир.
- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Кемнәр дуслыгы турында?
- Сезгә кем ошады?
- Фәрит чын дус дип әйтеп буламы?
- Сиңа нинди дуслар ошый?
- Сыйныфта чын дусларың бармы?
2). Өй эше бирү. (Өй эше вариантларда бирелә).
-
50нче бит, 19нчы күнегү, язмача.
-
70нче бит, Р. Миңнуллинның " Дуслашасым килә" шигырен укырга, тәрҗемә итәргә).