Проект по татарской литературе на тему Н. Исәнбәтнең Өч матур сүз шигырен өйрәнү (6 класс)

Раздел Иностранные языки
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

"156 нчы гомуми урта белем мәктәбе"

гомуми белем бирү муниципаль учреждениесе





Н. Исәбәтнең "Өч матур сүз" шигыре



Башкарды : Фахретдинова Закия Хизаповна

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Казан-2016



Эчтәлек

Кереш...............................................................................................................2

Төп өлеш...........................................................................................................5

Йомгаклау.......................................................................................................10

Кулланылган әдәбият исемлеге.....................................................................11











Кереш өлеше

Бүгенге көндә Мәгариф өлкәсендә гаять зур үзгәрешләр күзәтелә. Билгеле булганча, әлеге яңалык ФДББС белән тыгыз бәйле. Нәрсә соң ул ФДББС? ФДББС - ул белгәнебезчә заманча укыту методы. Аның аерылгысыз өлеше буларак технологик картаны әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә без курсларда алган белемнәргә нигезләнеп, технологик карта төзүне проект эше итеп алдык.Технологик карта - педагогик эшчәнлек, индивидуль метод һәм алымнар чагылдырылгангомум-график рәвештәбирелгән дәрес сценариясе.

Технологик карта бүгенге көндә стандарт документларның берсе булып тора. Аның бүгенге укыту процессында актив кулланылуына карамастан, нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәве белән аңлатыла.

Хәзерге көндә ФДББС тәлапләренә туры килерлек итеп төзелгән Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. дәреслекләре белән эшлибез. Тик бүтән фәннәрдән аермалы буларак, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә технологик карта төзелмәгән. Билгеле бер калыбы юк дәрәҗәсендә.

Безнең проект эшебезнең максаты булып татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә технологик карта төзү тора.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдык:

1. Дәрес этапларын дөрес бүлү (якынча).

2. Әдәби әсәрне өйрәнү барышында укытучы һәм укучы арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыру.

3. Дәреснең һәр этабына хас универсаль уку гамәлләрен күрсәтү.

Көтелгән нәтиҗә: әлеге технологик картаны төзү нәтиҗәсендә, дәрес структурасын тулысынча күзаллау булдыру.















Технологик карта

Укытучы

Фахретдинова Закия Хизап кызы

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Н. Исәбәтнең "Өч матур сүз" шигыре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: Туган ил, әти-әнигә карата хөрмәт хисен булдыру.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: аңлап уку һәм ирекле сөйләшү күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү күнекмәсен үстерү, текстныкабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу. Коммуникатив УУГ: укытучының сөйләмен тыңлау, аңлау, телдән сөйләм күнекмәсен үстерү, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы, төгәл итеп әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ: уку максатын билгели белү, анализлый белү.

Предмет буенча: Н. Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу; "Өч матур сүз" шигыренең эчтәлегенә төшенү, анализлау.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Яңа лексик берәмлекләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру

Индивидуаль, парларда

Чыганаклар

Дәреслек, сүзлекләр, презентация

Җиһазлау

Экран, ноутбук

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

I этап

Оештыру

Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасын тудыра.

Эшкә әзерләнәләр, сорауларга җавап бирәләр.

Ш:Әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

К:Укытучы һәм сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү.

Р: эш урынын әзерләү.

II этап

Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү.

Сораулар бирү.

Матур сүзләр турында әңгәмә үткәрү.

Сорауларга җавап бирәләр.

Матур сүзләргә бәйле үз фикерләрен әйтәләр, әңгәмәдә катнашалар.

Ш. Матур сүзләрнең әһәмиятен ачыклау, тоткан урынын билгеләү.

К. Укытучы, сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне төгәл җиткерү һәм дәлилли белү.

III этап

Уку мәсьәләсен кую

Ата-ана, туган ил темасына карата кроссворд тәкъдим итә.

Дәреснең темасын хәбәр итә.

Кабул итәргә әзерлек.

Р. Дәреснең максатын билгеләү, укытучы ярдәмендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

IV этап

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү



























































































Рефлексия

Н. Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында мәгълүмат бирә.

Сораулар ярдәмендә укучыларның аңлау дәрәҗәсен тикшерә.



Яңа лексик берәмлекләрне укый, тәрҗемә иттерә, кабатлаттыра, сүзлекләргә яздырта, җөмләләр төзетә.



Шигырьне сәнгатьле уку.

Шигырьне анализлау өчен эчтәлек буенча сораулар бирә:

1.Шигырь нәрсә турында?

2. Нинди матур сүзләр турында әйтелә?

Материалны кабул итәләр.

Дәреслектән язучы турындагы белешмәне чылбыр буенча укыйлар.



Укытучы артыннан кабатлый, тәрҗемәсенә төшенә, сүзлекләргә яза, җөмләләр төзи.



Шигырьне уку.

Эчтән уку.

Кычкырып, сәнгатьле уку.

Сорауларга җавап бирәләр.

Темага бәйле диалог төзү.

К. Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Танып белү: текст белән танышу.

К. Сорауларга җавап бирә белү, диалогта катнашу.

П. Темага бәйле текстны аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу.

П. Тема буенча лексик берәмлекләрнең эчтәлеген белү.

К. Башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау; үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерү.

Ш. Туган ил, әти-әнине хөрмәтләү.

К. Анализ, үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Танып белү: планга бәйле рәвештә эшли белү.

П. Темага бәйле рәвештә, диалог төзи белү.

К. Үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Укучыларның эшчәнлеген анализлый, дәресне гомуми бәяли.

Үз фикерләрен җиткерәләр.

Ш. Уңыш, уңышсызлыкларның нәтиҗәсен ачыклау.

V этап

Өй эшен бирү

Өй эшен аңлата.

  1. Шигырьне ятларга (мәҗбүри).

  2. Шигырьнең эчтәлегенә бәйле, табышмаклар язып килү (ярым иҗади)

  3. Шигырьнең эчтәлегенә бәйле хикәя язу (иҗади).

Өй эшен язалар.

Үз мөмкинлекләреннән чыгып, өй эшен сайлау









Йомгаклау.

Мәгариф өлкәсендә булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, дәрес конспекты технологик карта белән алышынды. Технологик карта дәресне алдан күзалларга ярдәм итә.

6 нчы сыйныф өчен Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г. тарафыннан төзелгән дәреслек буенча Н. Исәнбәтнең "Өч матур сүз" шигырен өйрәнү дәресенә технологик карта тәкъдим ителде. Проект эшенә куелган максатка ирешелде. Дәрес этапларын якынча дөрес бүлеп,укытучы һәм укучы хезмәттәшлеген чагылдырып, дәреснең һәр этабына универсаль уку гамәлләрен күрсәтеп технологик карта төзелде.































Кулланылган әдәбият исемлеге

1.Мәгариф журналы №2,4,5 2015 ел.

2.Методик әсбап Татар әдәбияты 7 класс Казан,Мәгариф 2014 ел.

3.Интернет челтәрләре.




© 2010-2022