Сценарий внеклассного мероприятия музыкаль-композион кичә

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әбием сандыгы.

( Музыкаль - композицион кичә).

Максат. Балаларны татар декоратив - гамәли сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якыннан таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материаллар. Сандыкта урнаштырылган милли әйберләр (күлмәк, калфак, түбәтәй, читек, курай, кулъяулык, сөлге). Өй эчен бизәү өчен милли әйберләр (кулъяулык, сөлге, чигүле ашъяулык, пәрдә, мендәр тышы һ. б.)

Укытучы. Әйдәгез әле, балалар, Әсмабикә әби яныны кунакка кереп чыгыйк әле. Ни хәлләрдә яшәп ята икән? Хәлен дә белербез, әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз. Ишеген шакыйк әле, өйдәме икән?

1 укучы. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме?

Әби. Кунаклар бар икән, күрми дә торам. Әйдүк, әйдүк, узыгыз.

2 укучы. Исәнмесез, саумысыз!

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый - шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Әби. Исәнмесез, балакайларым! Хәлләрем бик әйбәт, аллага шөкер. Рәхмәт яугырлары, бик вакытлы килдегез, бик мактап йөрисез икән. Әйдәгез, түрдән узыгыз. Кем кайда урын таба, шунда урнашыгыз. (Урыннарга утыру).

Укытучы. Әби - бабаларның өе. Күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларының осталыгы - әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен. Карагыз әле, балалар, бу матурлыкка! Ә менә элек авыл өйләренең түрендә төп хуҗа булып сандык торган. Сандыкта буыннан - буынга тапшырылып килгән байлыклар сакланган. Балалар, әбидән сорасак, ул безгә сандыкны ачып күрсәтмәс микән?

Әби. Бу, алтынкайларым, гади сандык түгел, серле сандык. Сере аның шунда - ул үзе турында сөйләсәң генә ачыла.

3 укучы. Челтәрле сандык туй белән

Кияү өенә төшәр:

Кыз чагының төсе булып,

Түрендә гомер кичә.

4 укучы. Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә!

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә. (Р. Вәлиева)

Әби. И, оланнарым, бик матур итеп сорагач, ачып күрсәтми булмас инде. (Сандыкны ача).Әйе, оланнар, купшылыгы, нәфислеге белән теләсә кайсы заман гүзәлләренең дә һушын алырлык гаҗәеп матур ефәк шәлләр, чиккән сөлгеләр, чулпы - тәңкәләр, энҗе калфаклар саклана бу сандыкта. Менә, балакайларым, бу күлмәкне күргән саен яшь чакларым искә төшә. (Күлмәкне ала). Бу күлмәкне мин бабаеңа чыкканда туй күлмәге итеп кигән идем. И узган гомерләр...

Ул вакытларда хәзерге кебек кыска күлмәкләр кимиләр иде шул. Күлмәк һәм аның җиңе озын итеп тегелгән, аста берничә рәт бәби итәкле. Күлмәкне төрле - төрле тукымалардан тегәләр: ситса, ефәк, йон. Күлмәк өстеннән төрле алъяпкычлар киеп йөри идек. Яшь кызлар, купшыланып, канатлы ак алъяпкыч, ә шәһәр хатын - кызлары алъяпкыч урынына озынча камзол кияләр иде. Комзол өчен төрле тукымалар алына: ефәк, бәрхет, атлас, парча. Аның итәкләре сәйләннәр, кыйммәтле мехлар белән бизәлә.

5 укучы. Әбекәй, ничек матур киенгәнсең син яшь чакта!

Матур изү бизәп тора

Күлмәгеңнең күкрәген.

Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге.

Укытучы. Әйе, татар хатын - кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм озынча камзол керә. Ювелир әйберләр белән бизәгәч, бу киемнәр тагын да матураеп китә. Яка чылбыры, хәситә (иңбашы аша киелә),изү (күлмәкнең изүен каплап тора), муенса, алка, балдаклар, чулпы, чәч тәңкәсе (чәчкә кушып үрелә). Алар алтын, көмештән, төрле асылташлардан, төсле пыялалардан ясалганнар. Ювелир әйберләр ясаучы осталар үз һөнәрләрен буыннан буынга тапшырганнар.

Әби. Менә балакайларым, күрегез әле бу матурлыкны! Бу чигүле калфакны сәйләннәр белән үзем чиктем. Әйе балалар, борынгы заманнарда дин буенча татар хатын - кызлары башны каплап йөрергә тиеш булган. Шуңа күрә башларына челтәрле шәлләр, ак яулыклар бәйләп, чигүле калфаклар киеп йөргәннәр. Осталар төрле төстәге бәрхет калфакларга ука яки сәйләннәр белән нәфис бизәкләр төшергәннәр. Кая әле, кызым, кигезеп карыйм әле, килешәме икән?

Укытычы. Балалар, татар хатын - кызларының өс - баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак торган. Безнең заманда калфак киеп йөрүче сирәк булса да, калфак чигү сәнгатен дәвам итүчеләр аз түгел. Алар арасында Рафика Фәйзуллина - бөтенсоюз күргәзмәләре дипломаты. Күңелендә сакланган асыл бизәкләрне калфакларга, түбәтәйләргә төшерә ул.

Әсмабикә апа, безнең балалар калфак турында җырлар да беләләр. Әйдәгез әле, балалар, җырлап күрсәтегез әле.

6 укучы. Энҗе калфакның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы - гөлле чәчәк төшкән

Килешәдер үземә.

Җыр. "Ак калфагым" Р. Вәлиева сүзләре, В. Агапов көе.

Укытучы. Балалар, утыра - утыра ялыгып киттек бугай. Әйдәгез әле, аякларны язып, бер биеп алыйк. Татар халык биюе "Чума үрдәк, чума каз."

Бию. "Чума үрдәк, чума каз". Татар халык көе.

Укытучы. Әсмабикә әби, чиккән калфак - бүләк кызларга гына микән? Малайлар үпкәләмәсме соң?

Әби. Туктагыз әле, оланнар, сандыгымны актарып карыйм әле. Менә сандык төбендә малайларга да бүләк табылды. Түбәтәй - татар ир - атларның баш киеме. Элек татар ир - атлары түбәтәйсез йөрмәгән. Түбәтәйләр бәрхеттән, затлыраклары парчадан эшләнгән. Аларга энҗе, сәйлән, алтын, көмеш җепләр белән төрле чәчәкләр чигелгән.

Ягез әле, берәрегез киеп карагыз.

Укытучы. Әсмабикә әби, безнең балалар түбәтәй турында шигырьләр, җырлар да беләләр. Әйдәгез әле, балалар, күрсәтик әле һөнәрләребезне.

7 укучы. Уңган хатын - кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

8 укучы. Бигрәк матур түбәтәе,

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

9 укучы. Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән,

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән. (Р. Вәлиева)

Җыр. "Кәләпүшем, кәләпүш". Р Вәлиева сүзләре, В. Агапов көе.

Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. Бигрәк уңганнар икәнсез. Әбигә дә күңелсез булмасын, без яратып уйный торган кәләпүш уенын бергәләп уйнап алыйк әле.

Уен. "Кәләпүш" (Балалар түгәрәккә баса. Көй уйнаганда кәләпүшне түгәрәк буйлап бер - берләренә бирәләр. Көй туктагач, кәләпүш кемдә кала, шуңа җәза бирелә. Җәза - хезмәт турында мәкальләр әйтү).Эш сөюче халкыбызның язмышы халык авыз иҗаты әсәрләрендә дә чагылыш таба. Түбәтәй кемдә кала, шул хезмәт турында мәкаль әйтергә тиеш.

Мәкаль. Һөнәр - кулдагы алтын беләзек.

Оста кулда һөнәр бар.

Осталык - иң зур байлык.

Кошның матурлыгы - төсе белән, кешенең матурлыгы - эше белән.

Яратып эшләгән эш куаныч китерә.

Әби. Бигрәк күңелле итеп уйныйсыз, балакайларым. Бигрәк матур итеп биисез, тик аякларыгызга читекләр генә җитми. Менә сандыгымны актарып карыйм әле, анда читек булмый калмас. Менә, балалар, элек хатын - кызларыбыз аякларына менә шушындый матур читекләр киеп йөргәннәр. Сафьян читекләр дип йөрткәннәр аларны. Бер төрле күнгә икенче күннән төрле бизәкләр чиккәннәр. Сезнеңчә ул аппликация дип атала.

10 укучы. Ай, нинди матур читекләр! Карагыз әле, кызлар, карагыз!(Читекләрне ала)

Борынгы бабаларыбыз - Идел буе болгарлары - йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре, башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда татар читекләре Парижда алтын медаль белән, ә 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән.

12укучы. Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

13укучы. Төрле төсле сурәт төшкән

Бу чәмчәле читеккә.

Читек киеп матур бии,

Кызлары да, егет тә.

Бию. Татар халык биюе. Парлы бию.

Укытучы. Әсмабикә әби, безнең балалар читекләр турында җыр да беләләр әле.

Җыр. " Бииләр итек, читекләр". Ш. Галиев сүзләре.

Әби. Әй рәхмәт яугырлары, булдырдыгыз ичмаса. Бер дә белмәгәнегез юк икән, балакайларым. Менә, оланнарым, монысы бабагыз истәлеге. Сугышка китәр алдыннан шушы курайда моңлы итеп уйнаган иде. Сакла, югалтма, кайткач кирәге чыгар дигән иде. Ничә еллар курайны сандыкта кадерләп сакладым. Тик үзе генә әйләнеп кайтмады. Арагызда уйный белүче булса, бу курайны шуңа бүләк итәм.

Курайда уйнау. Әби, үзем уйнап күрсәтимме? "Суда, суда", "Әпипә" көйләре.

Әби. Рәхмәт яусын, улым. Бабаң да шулай моңлы итеп уйный торган иде. Күңелләрегездә моң чишмәсе саекмасын.

Җыр. "Кырлы курай" Г. Юнысова сүзләре, А. Имаева көе.

Укытучы. Бигрәк матурлар инде! Әбекәй, кулъулыклар сандыгыңда бик күп күренә. Нәрсәгә кирәк булды шулкадәр күп кулъяулыгы?

Әби. Чигүле кулъяулыкларны, дус кызларым белән кич утырып, Сабантуй батырларына да, армиягә китүче егетләргә бүләк итеп тә, яшь егетләргә вәгъдә бүләге итеп тә чиктек. Киягә чыкканда туй бүләгенә дә, бирнә итеп тә чигелгән әйберләр әзерләдек. Әйе, халкыбыз тегү - чигүгә бик оста булган шул. Татар кызлары кечкенәдән чигү серләренә өйрәнгәннәр. Бизәкләргә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй - хыяллары, якты хисләре салынган.

14 укучы. Уңган хатын - кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

15укучы. Бу ашъяулык, кулъяулыклар

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде чын чәчәкләр

Өсләренә сибелгән.

16 укучы. Чәчәкләр үскән болында

Чигү чигә кыз бала.

Аның чиккән чәчәкләре

Шундый матур төс ала. (Р.Вәлиева)

Укытучы. Әсмабикә әби, безнең балалар арасында да бик тырыш, бик уңганнар бар бит. Алар бүгенге бәйрәмгә үзләре чиккән кулъяулыкларны алып килделәр. Әйдәгез әле, балалар, кулъяулыкларыбыз белән мактанышып алыйк әле.

Кулъяулыклы бию.( "Әпипә" татар халык көенә)

Әби. И, рәхмәт яугырлары, күңелемне күрдегез, алтынкайларым.

(Сөлге ала).

19 укучы. Кызлар, карагыз әле. Нинди матур сөлгеләр! Бу сөлгеләрне үзең чиктеңме әллә, әбекәй?

Әби. Әйе, балакайларым, татар хатын - кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Алар җеп эрләгән, шәл бәйләгән, тула баскан, келәм, ашъяулык, сөлге тукыган. Сөлгеләрне рама төрендәге гади генә туку станокларында тукыганнар. Тукылган әйберләр белән өй киендергәннәр, яшь кызлар бирнә өчен әзерләгәннәр. Кызыл башлы Казан сөлгеләре Сабантуй колгаларында җилфердәгән. Алар кыр эшләрендә җиңүчеләргә һәм Сабантуй батырларына бүләк итеп бирелгәннәр. Бу сөлгеләр, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.

20 укучы. Бу шигырем ап - ак сөлге булып,

Алларыңны синең капласын.

Таң капкасы белән ачабыз без,

Сабантуйның бәйрәм капкасын.

21 укучы. Бу шигырьне чиккән сөлге итеп,

Колга башларына бәйлә син.

Колгаларга бәрхет бәйләнмәсен,

Колгаларга бәхет бәйләнсен.

22 укучы. Каюлары нинди тигез аның,

Ука белән ефәк аралаш.

Бигрәк матур Казан сөлгесе,

Җем - җем итә аның өлгесе.

23 укучы. Ике башы нинди тигез аның,

Рәхәтләнә күңел карагач.

Бигрәк матур татар бизәкләре

Читләренә чәчкә уралгач. (Р. Вәлиева)

Укытучы. Әсмабикә әби, кызларыбыз сезгә "Сөлге чигүче кызлар" биюен бүләк итәселәре килә. Әйдәгез әле, кызлар, күрсәтегез осталыгыгызны.

Бию. "Сөлге чигүче кызлар"Ф. Әхмәт көе.

Укытучы. Булдырдыгыз, кызлар.

Балалар, борынгы әби - бабаларыбыздан безгә күпме мирас калган. Һәркайсы асыл, затлы, зиннәтле. Күңелләре дә, үзләре дә чиста, матур, куллары да уңган шул әби - бабаларыбызның. Ешрак ачыйк ул сандыкларны. Сокланып карыйк бу марурлыкка. Үзебез дә өйрәник бу һөнәрләргә, үзебездән килгән буыннарга да тапшырыйк без аларны.

Балалар, Әсмабикә әби өендә бүген рәхәтләнеп ял иттек. Ошадымы сезгә, балалар? Безне якты йөз белән каршы алган өчен, татар халкының милли киемнәре турында матур итеп сөйләгән өчен аңа зур рәхмәтебезне әйтик һәм алып килгән бүләкләребезне дә тапшырыйк. Әсмабикә әби, кызларыбыз сезгә үзләре чиккән кулъяулыкларны бүләк итәселәре килә. Алар сезнең өйне тагын да матурласын, ямьләсен.

1 укучы. Бу чигешләр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

2 укучы. Ал чәчәкле киемебез,

Гөл чәчәкле өебез.

Аллы - гөлле гөлчәчәктәй

Балкыр туган җиребез.

Укытучы. Без нурлы йөзле, олы җанлы, йомшак күңелле әбиләребезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Әбиләребезгә ходай озын гомерләр, саулык - сәламәтлек бирсен. Балалар, әйдәгез әле, рәхмәт йөзеннән Әсмабикә әбигә багышлап җыр җырлыйк.

Җыр. "Без әбине яратабыз" Г. Юнысова сүзләре.


© 2010-2022