Урок по татарсокму языку для учащихся 8 классов русскоязычной группы «Башкалабыз яңарды, матурайды, зурайды»

В данном материале представлен конспект открытого урока по татарскому языку в русскоязычной группе для учащихся 8 классов. Урок подготовлен по учебнику Нигъматуллиной Р.Р. Также к данному уроку прилагается презентация. Материалы урока и презентацию можно использовать и на внеурочных мероприятиях., посвященных теме родного края и/или столица Татарстана. План урока составлен по основам Федерального государственного стандарта, учитывая принцип коммуникативной технологии при изучении татарского язык...
Раздел Иностранные языки
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарский язык, 8 класс, русскоязычная группа


Тема: Башкалабыз яңарды, матурайды, зурайды.

Ситдикова Гулия Зуфаровна,

учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории

МБОУ "СОШ №8"


Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу.

Максат:

1. Белем бирү максаты: Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары турында мәгълүмат бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты: монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3. Тәрбияви максат: Казан тарихына карата кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

  1. Предмет буенча:

  • Каза шәһәренең истәлекле урыннары белән танышу;

  • Истәлекле урыннар турында сөйли белү;

  • Яңа лексиканы җөмләләрдә куллана белү;


  1. Метапредмет:

Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү, эшчәнлекне планлаштыру;

Танып-белү: - куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;

- гомумиләштерү;

Коммуникатив: - үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру, яклый белү;

- уртак нәтиҗәгә килү.

Җиһазлау: дәреслек (УМК Р.Р. Нигъмәтуллина "Татарча да яхшы бел", 8 класс), эш дәфтәре, проектор, презентация.

I. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.

- Без сезнең белән инде берничә көн башкалабыз Казан буенча сәяхәт итәбез. Исебезгә төшерик әле, без шәһәрнең кайсы истәлекле урыннарында булдык?

Төркемнәрдә эш (укучылар Казан Кремле территориясендә булган истәлекле урыннарны атыйлар, кыскача сөйләп китәләр).

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Төркмнәрдә эш.

- Ә бүген без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәбез. Кая барганыбызны белер өчын кроссворд чишик.



1




2




3




4





5




6




1. 1562нче елда төзелгән собор (Благовещение)

2. Кремлнең капкасы булып торган манара (Спас)

3. РТ Президентының резиденциясе урнашкан сарай (Губернатор)

4. Пиза манарасы кебек авыш манара (Сөембикә)

5. Кол Шшриф мәчете бизәгән ханлык (Казан)

6. Казан гербында сүрәтләнгән (Елан)




1.

б

л

а

г

о

в

е

щ

е

н

и

е


2.

с

п

а

с













3.

г

у

б

е

р

н

а

т

о

р




4.

с

ө

е

м

б

и

к

ә










5.

к

а

з

а

н









6.

е

л

а

н












- Дөрес, укучылар, бүген без сезнең белән Бауман урамы буйлап сәяхәт итәбез.

III. Авырлыкның урының һәм сәбәбен ачыклау.

- Бауман урамында булганың бармы?

- Элек бу урам ничек йөртелгән?

- Бауман урамында нинди истәлекле урыннар бар?

IV. Авырлыктан чыгу юллары билгеләү.

Дәреснең максатын әйттерү (тема буенча яңа лексикны баету, сөйләм һәм язма телдә куллана белү).

Яңа белемне алу юлларын билгеләү (фоторәсемнәр белән эш - слайдлар, алган белемнәргә таяну).

Яңа белемне алу формаларын билгеләү (дәреслек белән эш, диалог, монолог төзү)

- Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?(яңа сүзләр белән танышырбыз, сорауларга җавап бирербез, фоторәсемнәр ярдәмендә монологик сөйләмгә чыгарбыз).

V. Авырлыктан чыгу этабы.

  1. Текстны аңлауга ярдәм итүче сүзләр, сүзтезмәләр белән эш:

  • Сәяхәт -сәяхәтебез - сәяхәтебезне башлыйбыз;

  • Үзәк - шәһәр үзәге

  • Казан шәһәренең үзәге;

  • Җәяү - җәяүле - җәяүлеләр урамы;

  • Борынгы бина - ;

  • Тарихи һәйкәл - ;

  • Ара - ерак ара;

  • Биеклек - манараның

  • биеклеге;

  • Озын - озынлык - урамның

  • Озынлыгы;

  • Каршыда - һәйкәл каршысында;

  • Астында - сәгать астында

  • Истәлекле - истәлек - истәлек өчен;


  1. Сүзлек эше. Слайдта. Сүзлекләргә язу.

Элек - прежде;

Өлеш - часть;

Төзекләндерделәр-отреставрировали;

Күчермә - копия;

Рәвешендә - в форме (чего - то);

Танылган - известный;

Атаклы - знаменитый;

Бизәп тора - украшает;

Сүз куешалар - договариваются


  1. Дәреслек белән эш.

2нче күнегүдәге текстны башта укытучы экскурсовод ролендә үзе укый. Текстны укыган вакытта Бауман урамындагы күренешләрне слайдларда күрсәтеп бара.

  1. Тексттан яңа сүзләр кергән җөмләләрне табу, аларны тәрҗемә итү.

  2. Текстны аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү максатыннан җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табу:

Раньше она называлась большой Проломной. Сейчас она улица пешеходов. Сейчас она хранится в Национальном музее Республики Татарстан. Хотите узнать о том, сколько километров от Казани до Москвы? Обратите внимание на компас в виде звезды. На этом месте люди договариваются о встрече.

VI. Ныгыту.

  1. Текстны укучылар укыйлар.

  2. Дәреслектәге 3нче күнегү. Казан картасыннан Бауман урамын табу. Анда урнашкан биналар белән танышу (Богоявление чиркәве, "Шаляпин" кунакханәсе, ...)

  3. Сорауларга җавап бирү.

  4. Эш дәфтәрләрендә күнегүләр. (1нче күнегү).

VII. Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.

Эш дәфтәрләрендә 2нче күнегү сорауларына кыска җаваплар язу.

Тикшерү.

VIII. Белем системасына кертү һәм кабатлау.

  1. Текст эчтәлеге буенча сораулар бирү (парларда эшләү)

  2. Ситуатив күнегүләр:

Скажи о том, что

- Церковь Бгоявления - удивительный архитектурный памятник;

- улицу Баумана украшают разные фонтаны;

на улице Баумана много древних зданий и исторических памятников;

- в 1767 году в Казань приезжала Екатерина II;

- знаменитый певец Ф.Шаляпин родился в Казани.

IX. Рефлексия.

  1. Нәтиҗә ясау.

- Без бүген нинди яңалык белдек? (Бауман урамындагы һәйкәлләр турында)

  1. Дәрескә билгеләр кую (язма һәм телдән эшләр дә бәяләнә).

  2. Өй эшен бирү:

- Эш дәфтәрендә 3нче күнегү;

- Бауман урамы буенча "экскурсия" оештыру.


Кулланылган чыганаклар:

- Ф.С.Фәизова, Татарча да яхшы бел, 8нче класста татар теле дәресләре (методик кулланма).

- Презентация өчен фотрәсемнәр интернет сайтларыннан кулланылды.




















Дәрескә самоанализ.


Уку эшчәнлегенә мотив булдыру этабы. Дәреснең бу этабында укучыларны сәламләү, дәрескә психологик уңай халәт тудыру максатыннан чыгып алынган эш төрләре башкарылды. Төркемнәрдә эш балаларны уку эшчәнлегенә җәлеп итте. Бу этапта укытучы һәм классташлар белән үзара эшчәнлекне планлаштыру кебек универсаль уку эшчәнлеге үстерелде.

Белемнәрне актуальләштерү этабы. Дәреснең бу этабында укучылар укытучы ярдәмендә дәреснең максатын, темасын ачыкладылар.

Авырлыкның урының һәм сәбәбен ачыклау этабында укучыларга Бауман урамында урнашкан тарихи һәм истәлекле урыннарны атарга кирәк иде. Укучылар бу урыннарны татар телендә атый алмадылар, моны башкару өчен яңа сүзләр һәм сүзтезмәләр белү кирәк иде. Шулай итеп авырлыкның урыны һәм сәбәбе ачыкланды.

Авырлыктан чыгу юллары билгеләү. Укытучы ярдәмендә балалар уку эшчәнлегенең алдагы этабын ачыкладылар: тема буенча белем алу өчен укучыларга яңа сүзләр, сүзтезмәләр белән танышырга кирәк, текст белән танышырга кирәк.

Авырлыктан чыгу этабында укытучы тарафыннан текст укылды, ул презентация белән тулыландырылды. Бу эш төре укучыларга текстны, тәрҗемә итмиче дә, аңларга ярдәм итте. Бу этапта кирәкле мәгълүматны табу һәм җыю, аның кирәклеген ачыклау кебек универсаль уку эшчәнлеге формалаштырылды.

Ныгыту этабында укучылар текстны үзләре укыдылар. Казан картасы буенча Бауман урамындагы биналар белән таныштылар, алар турында кыскача мәгълүмат бирделәр. Сорауларга җавап бирделәр. Язма эш тә өйрәнелгән материалны ныгыту максатыннан бирелгән иде.

Үрнәк буенча мөстәкыйль эш этабында укучылар эш дәфтәрләрндә күнегү башкардылар. Сорауларга җавап бирделәр. Җаваплар күмәк формада тикшерелде.

Белем системасына кертү һәм кабатлау этабы. Бу этапта укучылар сораулар төзеп, парларда эшләделәр. Ситуатив күнегүләр башкардылар.

Рефлексия. Соңгы этапта укучылар үз белмнәрен бәяләделәр. Өй эше ике төркемгә бүленеп бирелде. Укучылар нәтиҗәләрне бәяләделәр, үз фикерләрен белдерделәр - бу укучыларның коммуникатив һәм танып-белү кебек универсаль уку эшчәнлекләрен формалаштырылды.


© 2010-2022