Разработка урока татарского языка Сыйфат сүз төркемен кабатлау

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус мәктәпләренең 7нче сыйныф татар төркемендә белем алучы укучылар белән уздыру өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

( Кашипова Наилә Җәдит кызы, Әлмәт шәһәре 17нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

Дәреснең темасы: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.

Максаты: Белемнәрне актуальләштерү, төрле күнекмәләр өстендә ныгыту; сыйфатлар куллану нәтиҗәсендә укучыларның сөйләм телен баету, сөйләмнең аһәңлелеген тәэмин итү; туган тел белән горурлана белергә, телнең байлыгын, матурлыгын аңларга өйрәтү.

Җиһазлау: тематик рәсемнәр, мәкальләр, индивидуаль биремле карточкалар, мультимедиа.

  1. Дәресне оештыру, уңай халәт тудыру этабы:

1.Исәнләшү, кәефләре турында әңгәмә алып бару.

2. сыйныфтагы дежур укучы белән сөйләшү.

II. Узган материалны актуальләштерү этабы:

  1. - Укучылар, бүген безнең дәрескә кунаклар килгән. Татарларда бик күркәм бер гадәт бар: кунакка бервакытта да буш кул белән бармыйлар. Экранга игътибар итегез әле, укытучы апаларыгыз сезнең өчен нинди бүләк әзерләде икән?

( Экранда сыйфат сүзе килеп чыгарлык итеп төзелгән ребус яктыртыла).

  1. - Әйдәгез, бергәләп ребусны чишеп карыйк (сыр-р, ай-а,флаг- лаг төшеп кала, соңгы сүз- ат. Сыйфат).

  2. - Әгәр сез укытучы булсагыз, бүгенге дәреснең темасын ничек дип игълан итәр идегез?

(Сыйфат).

  • Бик дөрес, дәфтәрләрне ачып, число һәм теманы язып куегыз. ( Укытучы тактада алдан каплап куелган язмаларны ача, дәреснең максатын атый).

  1. - Укучылар, дәфтәрләргә берничә җөмлә яздырам. ( Грамматик диктант яздырыла).

Мин көзге урманда йөрергә яратам. Аның иң гүзәл чагы сентябрь башында була. Юкә, каен, өрәңге, усак агачларының ботакларына алтын шәлләр салына).

  • Хәзер җөмләләрне укыгыз да, үзегезгә таныш сүз төркемнәрен аерып чыгарыгыз.

( Исем, фигыль, алмашлык, сыйфат).

  • Дөрес, искә төшерәсез, сыйфат предметның нәрсәсен белдерә?

( Билгесен).

  • Нинди сорауларга җавап бирә?

  • Җөмләдә нинди сүз төркемен ачыклый?

( Укучыларның җаваплары тыңланыла).

  • Нәтиҗә ясыйбыз: сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала.

  1. Белемнәрне камилләштерү этабы:

  1. - Укучылар, китапларыгызның 31 нче битен ачып, 64 нче күнегүне карагыз. Җөмләләрне укып, сыйфат һәм сыйфатланмышларны аерып дәфтәрләргә языгыз. ( 64 нче күнегүне эшлиләр).

  2. - Афәрин, укучылар. Аз гына ял итеп алабыз. Сезгә " Кем күбрәк?" уенын тәкъдим итәм. Экранда мәкальләрнең башы язылган, сез дөрес итеп дәвам итәргә тиешсез. ( Акылы кысканың теле ...., кышкы кар- .... икмәк, теле татлының, йөзе ..., яңа дустым булды дип, ... ).

  3. - Укучылар, күргәнегезчә, мәкальләрдә гел асыл сыйфатлар, гади дәрәҗәле сыйфатлар гына кулланылган. Тик сез беләсез, сыйфатның бит башка дәрәҗәләре дә бар. Искә төшерү өчен экранда күрсәтелгән таблицага игътибар итегез. (Слайдта китерелгән сыйфат дәрәҗәләрен кабатлап чыгалар, һәр дәрәҗәгә мисал әйтеп, җөмләләр төзиләр.)

  4. Индивидуаль карточкалар белән эш.

  • Укучылар, табигать үзенең көзге төсләрен урамда гына түгел, сыйныфыбызда да сибеп чыккан. Минем кулымдагы яфракларда сезнең һәрберегез өчен биремнәр язылган. Хәзер шул биремнәрне дәфтәрләрегезгә язып куегыз.(көчле укучыларга -кызыл, уртача укучыларга-яшел, авыр укучыларга- сары яфракларда биремнәр таратыла).

  • Афәрин, укучылар. Сез дәрестә сыйфатның нәрсә белдерүен, нинди сорауларга җавап бирүен, нинди дәрәҗәләргә ия икәнлеген искә төшереп киттегез. Әйтегез әле, сыйфат сүз төркеме телебезгә ни өчен кирәк? Мин" урамда көз килде "дисәм дә аңлашыла бит, нигә сыйфат кулланып торырга?

  • (Сыйфатлар сөйләмне матурлый һ.б. фикерләр ишетергә мөмкин).

- Бик яхшы. Инде җавапларыгызны дәлилләп тә бирерсез дип ышанам. 3 төркемгә бүленеп, рәсемнәр буенча хикәяләр төзеп карыйк.( Төркемнәргә "Көзге урманда", "Көзге табигать", ""Көзге басу" темасына рәсемнәр тәкъдим ителә. )

IV.Дәресне гомумиләштереп йомгаклау этабы

  1. - Укучылар, компьютерда бирелгән тестларга карагыз әле. Белемнәрне ныгыту өчен сезгә теслар бирелә, дәрес вариантларын сайлап әйтергә кирәк. (Шул рәвешле сыйфат сүз төркеменә кагылышлы тест биремнәрен телдән эшлиләр).

  2. - Дәрестә актив эшләвегез өчен рәхмәт, булдырасыз. Хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. (Өй эше төрле вариантта: 1. "Көзге муллык" темасына хикәяләр төзергә.

2.Дәреслектәге 63нче күнегүне язарга).

- Укучылар, дәрес тәмам, билгеләрегезне куйдырырга онытмагыз. Киләсе дәрестә очрашканга кадәр сезнең белән саубуллашам.





© 2010-2022