Бер күрешү-үзе бер гомер

"Бер очрашу-үзе бер гомер" (Якташ шагыйрьләр-Фатыйхов В.Х. Гарифуллина, Р.Ә. Әхмәдуллина -Архипова Г.К. , Гәрәева Г.Х белән очрашу)   Мәктәбебездә даими “Алтын каләм” түгәрәге эшләп килә. Әдәби түгәрәккә шигырь, хикәя язу белән мавыгучы сәләтле балалар тартыла. Без язучылар тормышы турындагы мәгълүматларны,әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнешен, төзелешен өйрәнәбез. Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыйлар, фикер алышабыз һәм даими стена газеталарында яктыртып барабыз,якташ язучылар белән очрашулар ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бер күрешү-үзе бер гомер

(Якташ шагыйрьләр-Фатыйхов В.Х. Гарифуллина, Р.Ә. Әхмәдуллина (Архипова )Г.К. , Гәрәева Г.Х белән очрашу)

  1. Кунакларны каршы алу.

  2. Китаплар күргәзмәсе

  3. "Җидегән йолдыз" түгәрәге эшчәнлеге белән таныштыру.

  4. "Алтын каләм" түгәрәге эшчәнлеге белән таныштыру

  5. Туган як чишмәләре турында мәгълүмат бирү.

Кичә барышы.

"Бер күрешү-үзе бер гомер" дигән очрашуны башлыйбыз.

Иксез-чиксез галәм киңлекләрендә якты йолдызлар барлыгын беләбез.Аларның һәркайсының үз исеме, үзенең яктылык көче бар. Татар әдәбияты күгендә зәвыклы, үзенчәлекле, сәләтле, якташ әдипләребез бар. Буыннар чылбырын өзмичә, һаман алга баручы Фатыйхов Вазыйх Хаҗип улы, Әхмәдуллина (Архипова)Гөлнур Кәбирҗан кызы, Гарифуллина Рәсимә Әхмәтзакир кызы, Гәрәева Гөлсинә Хатыйп кызы-нәкъ шул йолдызлар кебек нур чәчәләр.

Без сезнең иҗатыгызга сокланып, горурланып карыйбыз.Сез иҗат иткән һәр шигырь, позма аша үзебезгә илаһи көч, илаһи дәрт, яшәү хозурлыгы, яшәү көче алып, янып -ялкынланып яшибез.

Вазыйх абый сәләт тә, талант та, сөю һәм сөелү дә, тормышны чиксез ярату да чагыла сезнең иҗатта. Үзегезнең тормыш юлыгыз һәм иҗатыгыз белән таныштырып китсәгез иде.

Шигырь уку1.Вафина Ландыш " Кая минем оекбашым?" , Назмиев И " Әвәли" шигыре. Куликова А." Халәт", Шәмсевалиева А."Әнием"

Укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укый. Вафина С. "Мырау", "Әби", Демидова Я "Бүләк" Шәмсевәлиева А.

Шигърият дөньясына беренче адымнарын атлаучы укучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

(Сораулар бирү)

Рәсимә апа сезнең белән без язган шигырьләр, поэмалар аша таныш. Иҗатыгызда чын мәхәббәтне олылаучы да, милләт язмышы өчен борчылучы да, гомернең кадерен белергә чакыручы дасез . Язмышның нинди җилләре сезне поэзиягә этәрде. Рәсимә апа шул турында әйтеп үтә алмассызмы?.

Шигырьләр уку1.Хәбибуллина Н. "Ни арада уза бу гомер" , Әхсанова А. "Укытучыма" Габдрахманова Д. "Әни"

Укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар1.Мифтахова Л. "Песием"

Миннеханова Р. "Туган ягым минем яшел бишек"

(сораулар бирү)

2003нче елда дөнья күргән "Син киткәч" шигырьләр җыентыгы аша Гөлнур Кәбирҗан кызының асмими, керсез күҗелле икәнлеген ачыкладык. Хатын-кыз күңеленең бөтен нечкә серләренә кадәр ачып бирә аласыз. Сез тирә-юнегездәге кешеләргә изгелек кылучы шәфкать иясе. Ярдәмчел, олы җанлы, кешелекле булуыгыз белән безнең ихтирамны һәм кэҗелебезне яулап алдыгыз.

Шигырьләр уку1.Юсупова Г. "Исеңдәме?" Әхсанов А.."Йөрәк җыр яза"

Укучылар шигырь укый 1.Әхмәтшина Р. "Урманчы" Сабирова "Чишмә"

Әхмәтшина Э "Бәхет тавы"

(сораулар бирү)

Гөлсинә апаның да исеме безгә таныш.Аның"Уйный-уйный укыйбыз"дип аталган методик кулланмасына кергән әкиятләр, җырлар, фонетик күнегүләр, такмаклар, тизәйткечләрен рәхәтләнеп һәрбер дәрестә кулланабыз. Без Гөлсинә апа татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак сезнең һәрбер уңыәыгыз өчен сөенәбез. Сезнең белән горурланабыз. Укытучы да кеше бит. Үзегез турында тулырак итеп сөйләп китә алмассызмы?

(сораулар бирелә)

Укучыларның иҗатына нәтиҗә ясар өчен сүзне мәктәбебез директоры Мөхәммәтшин Р.М. бирелә.

а) диплом 2008-2009нчы уку елында мәктәп күләмендә Г.Тукай премиясе лауреатына 9нчы б сыйныф укучысы Шәмсевәлиева Алия лаек дип табылды.

2005-2006нчы уку елында Г.Тукай премиясе лауреаты исеменә Вафина Сәрвиназ

2006-2007нче уку елында Г.Тукай премиясенә Әхмәтшина Энҗе лаек булган иде.

б) грамота "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау"газета битләрендә укучыларыбызның шигырьләре басылып чыкты. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез

( Вафина С., Мифтахова Л., Шәмсевәлиева А., Демидова Я., Әхмәтшина Р.)

в) рәхмәт хатлары мәктәп күләмендә чыгып килүче газетабызбитләрендә шигырьләре еш басылган укучыларга бирелә.( МиннехановаР., Сабирова Г., ХабибуллинаН., Ахсанова А.,Вафина Л.Хабибуллина Н.ПетровА., Насырова З.)

Җыр Мещерякова Надя "Соңгы кыңгырау"

Саубуллашу.





  1. Нишләп күпчелек шигырьләрегез беренче мәхәббәтегезгә багышланган?

  2. Иҗатка беренче этәргеч бирүче укытучыгыз кем?

  3. Үзегезнең балачакта булган һәм истә калган кызыклы вакыйга турында сөйли алмассызмы?

  4. Сез бүген тормышыгыздан канәгатьме?

  5. Киләчәккә нинди уй- хыялларыгыз бар?

  6. Тормышка ашмаган нинди хыялларыгыз бар ?

  7. Йотылып укый торган шигырьләр иҗат итәсез. Теманы кайдан алып бетерәсез?

  1. Сез гаиләдә 5бала үскәнсез. Сезнең шикелле иҗатка тартылган туганнарыгыз бармы?

  2. "Чулпы җыры" дип аталган поэма-хатирәгез бар. Бу поэма-хатирәне язарга нәрсә этәрде?

  3. "Авыл офыклары" газетасы редакциясеннән мәшгульлек бүлегенә күчүнең сәбәбе нидә?. Бу сезне шигърияттән ераклаштырмадымы?

  4. Язучылар, шагыйрьләр арасында иҗат газабы була. Ник бу юлдан киттем дигән уйлар булмадымы?



  1. Сез үзегезне поэзия, проза өлкәсендә сынап карадыгыз, пьеса язарга язарга уйлаганыгыз юкмы?



© 2010-2022