Статья о кружковой работе в школе

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Горурланмый яшәп буламы соң, янда булса сездәй шәкертләр...

Әгәр кеше бу дөньяда үзеннән соң да данлы исемен калдырыйм дип яши икән, ул шушы максатын тормышка ашыру өчен хәленнән килгән бар нәрсәне дә эшләргә әзер. Без, укытучылар, үзебездән соң килгән буынның итагатьле, белемле, шул ук вакытта тормыш матурлыкларын җаны-тәне белән тоеп, шул гүзәллеккә сокланып, аннан рухи азык алып яшәрдәй буын булып тәрбияләнүен телибез. Татар халкының җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен, милли мирасын саклап калу, ана телебезне үстерү, аның аһәңлелеген тоярга өйрәтү- бүгенге көннең иң төп мәсьәләсе. Бала үзе татар мохитында кайнап, татар телендә шигырьләр тыңлап, җырлар көйләп үссә генә әлеге максатка ирешү үз көченә керәчәк.

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең 17 нче мәктәбендә ана телендә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Шулардан "Миләш тәлгәшләре"(җитәкчесе - Вафина Р.Ә.), "Әдәби сүз"(җитәкчесе- Кәшипова Н.Җ.), "Туган тел белгечләре"(җитәкчесе-Таҗиева Р.М.)түгәрәкләре үз эшчәнлекләре белән калганнарыннан аерылып тора. Әлеге түгәрәкләргә йөргән укучылар төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар, иң сөендергәне- укучылар ана телендә шигырьләр, эссе, хикәяләр иҗат итеп, аларны мәктәп күләмендә генә түгел, шәһәр, республика, хәтта бөтенхалык кысаларында оештырылган конференцияләрдә яңгыраталар. Бүген сезгә әлеге укучыларыбызның үз иҗат җимешләрен тәкъдим итәсебез килә. Бәлки, киләчәктә безнең укучылар арасыннан да Нур Әхмәдиев, Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова кебек шанлы әдипләр калкып чыгар. Ак юл, сезгә, хөрмәтле шәкертләребез! Сезгә яңадан - яңа иҗат уңышлары, җиңүләр теләп татар теле һәм әдәбияты укытучыларыгыз: Кәшипова Н.Җ., Вафина Р.Ә., Таҗиева Р.М.

Туган җирем-Әлмәтем.

Горурланам туган җирем белән,

Минем өчен ул бик кадерле.

"Көндезләрен чыра яндырып та,

Таба алмам андый бер җирне.

Яшел бишек миңа- болын, кырлар,

Рухи азык- чишмә җырлары.

Күңелемә тула керсез хисләр,

Көйли калсам, халкым моңнарын.

Нияз Кашипов, 4В сыйныфы укучысы.

Изге теләк.

Балаларга белем бирү-

Энә белән кое казу.

Шул коеның иң төбеннән

Энҗе-мәрҗән табып алу.

Энҗе мәрҗән- газиз туган телем,

Тукайлардан варис- татар теле.

Күңелләрне тетрәндерә аның,

"Тәфтиләү"е- моңлы татар көе.

Дәрдмәндләрдән, Рәмиләрдән килгән

Рухи мирас, берүк, югалмасын.

Һәр ата-ана өйрәтә алса иде,

Туган телгә газиз "багалмасын"!

Ризатдинова Алия, 11Б сыйныфы укучысы.

Әлмәтем

Туган ягым Әлмәтемне

Белмәгән кеше юктыр.

Саф чишмәсенең суларын

Эчмәгән кеше юктыр.

Тирә- юненә карасаң

Исләрең китәр инде.

Урманы, болыннары

Бигрәк ямьле, сөйкемле.

Кара алтын байлыгы

Бөтен җиргә данлыклы.

Тагын кайдан табасың

Шушындый зур байлыкны.

Тарихында күпме галим,

Шагыйрь дә бар, батыр да.

Горурланып яздым әле

Туган җирем хакында.

Агапов Марат 10В сыйныфы укучысы

Татар кешесенә.

Татар улы, татар кызы

Үз телеңне хөрмәт ит.

Бисмилла белән башланган

Эшләр белән гомер ит.

Ислам дине- татарларның

Алга илткән туры юлы.

Шушы юлдан тайпылмыйча

Алга бар син, татар улы.

Ата- бабаң горур гына

Яклаган бит үз дәүләтен.

Син- дәвамы нәселеңнең,

Киләчәге милләтеңнең.

Галиуллина Регина, 10 Б сыйныфы укучысы

Весна

Пришла весна зеленая,

Красивая и теплая.

Пришла пора зверей и птиц,

Уже я слышу звук синиц.

Я слышу как ручей журчит,

Как дятел дерево долбит.

Пришла не осень, не зима,

Пришла хорошая весна.

Минекаев Тагир, 9А сыйныфы укучысы

Придет твоя пора

Писать стихи не так уж и легко.

Две строчки написал и все!

Нет, так не пойдет,

Тот час придет.

Ты тоже будешь сочинять

Что в голову придет опять.

Ты будешь и поэмы, басни сочинять.

Тот час придет, придет твоя пора,

Что сочинять тебе придется до конца...

Тагирова Айгуль, 9 А сыйныфы укучысы

Җырым сиңа - Әлмәтем.

Нефтькә бай гүзәл җирем,

Шәһәрем син - Әлмәтем.

Сиңа атап шигырь язам,

Син- минем мәхәббәтем.

Урал тауларына тиңлим

Урсал тавын, белсәгез!

Исләрегез китәр сезнең

Әгәр килеп күрсәгез!

Изге чишмәләребез бар

Сусаганны басарга.

Бик авыр вакытларымда

Киләм серем ачарга.

Шундый чиста матур минем

Шәһәрем урамнары.

Җәннәт бакчалары кебек

Кырлары, урманнары.

Сафаргалина Гөлназ,610В сыйныфы укучысы



© 2010-2022