Конкурсная работа ученика Моя мама самая лучшая

Раздел Иностранные языки
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әниемнең җылы кочагы

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,

Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың.

Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,

Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Г.Каербеков.

Әни, Әнкәй, Инәй, Инәкәй... Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең яратып, назлап, кадерләп, рәхәтләнеп әйтә торган иң татлы сүзе шушыдыр, минемчә. Дөньяда әниләрдән дә ягымлырак, изгерәк, олы йөрәклерәк кешеләр юктыр. Әнкәй - ул безгә гомер бүләк итүче, тугачтын да ак биләүгә төреп, тәүфыйк, бәхет, сәламәтлек теләп җылы кочагына алучы изге зат. Бишек җырлары, күкрәк сөте аша безгә яшәү көче бирүче, матурлык, игелекне күрә, тоя белү тойгысын күңелләребезгә иңдерүче дә - газиз әнкәйдер.

Минем әнием - җир шарындагы иң гадел, иң шәфкатьле, иң уңган әниләрнең берсе. Аңа 42 яшь, исемен дә җисеменә туры китереп, Наилә дип кушканнар. Гарәп телендә Наилә исеме бүләк, бүләккә лаек дигән сүзне аңлата икән. Чыннан да, минем әнием - бу дөнья өчен олы бер бүләк. Аның кебек күркәм холыклы кешеләрне бүгенге көндә бик сирәк очратасың.

Әнкәй мине ялгызы тәрбияли. Шикәр авырулы малай әтиемә кирәкмәгән. Ләкин, ятимлекне тоеп үсмим мин, күңелемдә әтиемә карата үпкә хисем дә юк. Әнкәемнең тәрбиясе башкача, ул - минем тормышымның терәге: бер үк вакытта йомшак күңелле әнием дә, кырыс, туры юлны күрсәтеп баручы "әтием" дә. Урыслар әйткәнчә: два в одном.

Әнкәй 20 ел инде рус мәктәбендә татар, рус һәм башка милләт балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Башка милләт баласына чит телне өйрәтү бер дә җиңел түгел, мин моны үз сыйныфташларым үрнәгендә бик яхшы беләм. Әмма әнием зарланмый, хезмәтен яратып, бар күңелен биреп, укучыларының уңышларына сөенеп, борчуларын уртаклашып катлаулы эшен дәвам итә. Әниемнең эше дәрес бирү белән генә бетми: төрле кичәләр оештыру, ата-аналар белән эш, укучыларны бәйге һәм олимпиадаларга әзерләү һәм башка бик күп шөгыльләр йөкләнә аның җилкәсенә.

Минем уйлавымча, әнкәйне укучылары олы йөрәкле булганы, һәр балага үзенчә ягымлы карашы өчен яраталар. Шулай булмаса, мәктәптә узган "Сама нежность" бәйгесендә I урынны яулый алмас иде ул. Ә җиңүнең нәтиҗәсен укучылар арасында уздырылган тестларга нигезләнеп чыгардылар.

Әйе, әнкәемнең горурланып телгә алырлык матур сыйфатлары бик күп. Аны хезмәттәшләре дә, шәһәребезнең татар теле укытучылары да хөрмәт итәләр, яраталар. Көннең теләсә кайсы вакытында, нинди генә авыр яки уңайсыз чаклары булмасын, әниемнең кесә телефоны сүнеп тормый. Көн дәвамында күпме генә кеше шалтыратмасын, берсен дә җавапсыз, киңәшсез калдырганы юк аның. Һәр кешегә йөзе ачык, борчуларны куып таратырлык назлы сүзләре әзер. "Кояшыбыз безнең" - диләр әнкәй турында.

Әнкәй мәктәптә балалар укытудан тыш, укытучыларның методик берләшмә җитәкчесе һәм профком рәисе булып тора. Зифа буйлы, гади генә авыл кызының җилкәсенә күпме хезмәт йөкләнелгән. Ә бит бу җилкәләргә мәктәп эше генә төшми, гаилә дигән могҗизалы дөньябыз да бар.

Әниемнең тырышлыгы нәтиҗәсендә без үзебезнең фатирлы булуга, аны матурлауга, бөтен уңайлыкларны булдыруга ирештек. Әлбәттә, мин әниемә өй эшләрендә булышам, әмма моны әнкәй өлешенә тигән эшләр белән чагыштырып була димени соң?

Кайвакыт үземне бер генә көнгә әнием урынында итеп күз алдыма китереп карыйм. Мәктәптән арып кайткач, минем өчен тәмле ашлар пешерү, кием - салымны пөхтә тоту, өйдәге чисталыкны саклау, зәвык һәм уңайлыклар тудыру... Я, Ходаем, боларның һәммәсен башкарып чыгар өчен күпме көч, түземлек, сабырлык кирәк. Шул арада берәр йомышы төшеп күршең ишегеңне шакыса, туган - тумачаң килеп төшсә?

Минем әнкәй монда да "ых" та дими. Кунакчыл ул минем. Безнең өйгә кергән бер генә кешенең дә түргә узмыйча, чәй эчмичә чыгып киткәнен күргәнем юк. Үземне дә кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә әнием.

Без - табигатебез белән икебез дә йомшак кешеләр рәтенә керәбез. Спектакльләр карап, әсәр геройларын кызганып елап утыра алабыз. Күз яшьләре ихтыярсыз, үзләреннән - үзләре агып төшә. Әмма, Х.Туфан язганча:

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте..

Шикәр авыруы белән яши башлаганнан бирле һәр шатлыкны, һәр җиңүне күз яшьләре аша кабул итәргә өйрәндек. Авыру дип зарланмыйбыз, башкаларга күз яшебезне күрсәтмибез, нигә борчырга аларны? Әнием тәрбиясе: гаиләбездә беркайчан да "акча җитми", теге кирәк, бу кирәк, кешенеке мондый, безнеке шундый" дигән сүзләр ишетмәссез. Булганына сөенеп, кадерен белеп яшибез. Әнкәем мине булган байлыкны исраф итмәскә, булганына шөкер итеп, зарланмыйча яшәргә өйрәтә. Ул бик теләп, Җәлил хәзрәт Фазлыев белән оештырылган очрашуларда катнаша, аннан кайткач, үзенең кичерешләре белән уртаклаша. Авыруымны да "Аллаһының яратканына сынавы итеп кабул ит, балам!" - ди. Җиңел түгел аңа минем белән. Әниләре мәктәптә эшләгән балалар да, балалары үзләре белән бер мәктәптә укыган укытучылар да, өйләрендә авыру бала булганнар да яхшы аңлар мине.

Әнием - минем җан юлдашым, терәгем, киңәшчем, яклаучым һәм таянычым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан әти булу бәхетенә ирешеп, үз сабыйларымны кеше итәр, күңел түремә әнием салган тәрбия җимешләренең куанычын татыр көннәрем алда әле минем. Шул көннәрдә дә янәшәмдә әниемнең булуын, аның кытыршы кулларының җылысын тоясым , "балакаем" дигән татлы сүзен ишетәсем, "әнием - бәгырем" дип өзелеп торасым килә. Учларыма әнием кулын алып мин ниндидер изге әйбергә кагылган кебек булам: минем җаным яктырып китә, тормыш аңлаешлы һәм гади булып тоела башлый, борчулар һәм хәсрәтләр онытыла. Янәшәмдә әнием булганга минем тормышым дәвам итә, киләчәгемнең яхшы һәм бәхетле булачагына ышанычым арта. Мин шуны яхшы аңлыйм: тормышта мин бәхетле икән, әнием дә чиксез бәхетле булачак, чөнки ана һәм баланы гомер азагына кадәр бәйләп торучы күзгә күренмәс җепләр бар. Шуның берсе генә кинәт өзелсә дә, бу ике кешенең яшәү мәгънәсе бетәчәк. Әниемне бәхетле итәр өчен кулдан килгән бөтен нәрсәне дә эшләргә ризамын, бары әниемнең күзләреннән шатлык чаткылары сүнмәсен дә, Ходай биргән гомерендә бала хәсрәте татырга язмасын иде.

Әнкәемә карыйм да, сау - сәламәт сабыйларын ташлап киткән "күке әни", "күке әтиләр" гә хәйран калам. Ничек итеп, күз карасы булырдай газиз балаңны ташлап, яисә башка гаиләгә тәрбиягә биреп була икән? Йөрәкләре таш булганнар, бәгырьсезләр генә ясый аладыр бу адымнарны. Тәннәрем чымырдап, йөрәк түремнән чыккан шигырь юлларын ак кәгазьгә төшерәм(шигырь язу сәләте дә әниемнән күчкән):

Тукай абый әкиятләрен сөйләп,

Бишек җырын көйләп йоклатучым,

Сәйдәш моңын салып күңелемә

"Балам, бәгърем",-диеп, юатучым.

Җәлил батырлыгын үрнәк итеп

Кыюлыкка әйдәп үстерүчем.

Алтын - көмешләрдән өстен күреп,

"Багалмам",-дип, сөеп эндәшүчем.

Газиз әнкәм - җанга якын кешем,

Бәйрәмнәрең булсын сөенечле.

Киләчәктә читләп үтсен сине,

Борчу, хәсрәт, сагыш - көенече.

Тормышың гел торсын шатлыклардан.

Игелеген күр,син һәр балаңның.

Табигать тә сине котлый, әнкәй,

Шау чәчәктә, күрче, яраннарың!

Бу иншам үземнең яраткан әнкәемә һәм аның кебек бик күп аналарга мактау сүзе булып ирешсен, саулык сәламәтлек юлдаш булсын Әнкәйләребезгә!



© 2010-2022