Татар әдәбиятын А. Г. Яхин методикасы нигезендә укыту үзенчәлекләре

Җәмгыятьүсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендәяңарышларның төп таләбе-укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.Бу максаттан укытучыларга сайлап эшләү өчен төрле программалар тәкъдим ителде.Әлеге яңалык әдәбият укытуга да карый.Соңгы вакытта әдәби әсәрләрне яңача аңлату,фараз итү барлыкка килде.Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга балаларны әдәби әсәрнең серләренә төшендерү җиңел эш түгел.Нигезендә,дәрестә генә ана телендә аралашкан ба...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар әдәбиятын А.Г.Яхин методикасы нигезендә укыту үзенчәлекләре.



Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә яңарышларның төп таләбе-укучыларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.Бу максаттан укытучыларга сайлап эшләү өчен төрле программалар тәкъдим ителде.Әлеге яңалык әдәбият укытуга да карый.Соңгы вакытта әдәби әсәрләрне яңача аңлату,фараз итү барлыкка килде.Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга балаларны әдәби әсәрнең серләренә төшендерү җиңел эш түгел.Нигезендә,дәрестә генә ана телендә аралашкан балаларда,без әдәбиятка кызыксыну уятырга тиеш.А.Яхин методикасы рус мохитында тәрбияләнгән,көндәлек аралашуы рус телендә булган балаларның да фикерләү сәләтен үстерүгә этәргеч бирә.Мондый балаларга әдәбият укыту җиңелләрдән түгел,әмма бу методикага нигезләнеп эшләгәндә,аларда кызыксыну уята .Программага кертелгән күләмле әсәрләр эчтәлеге,мәгънәсе,сәнгатьчә бизәлеше сакланырлык итеп кыскартылган.Аларның үзенчәлеге-әхлак тәрбиясе бирүдә үзенчәлеклк урын алып тора.Барлык әсәрләрдә дә рәхимлек,гаделлек,яхшылык,матурлык бар."Яхшылыкка-яхшылык белән җавап бирерләр",начарлык эшләсәң,җәзасын алырсың","кешеләрне хөрмәт итсәң,үзеңне хөрмәт итәрләр"кебек тәрбияви моментларга зур урын бирелә.Бу методика белән эшләгәндә рус телендә уйлаучы балаларны да эзлекле фикер йөртергә өйрәтә,укучының сөйләм телен үстерә.Сорауларга җавап биргәндә бер калыпка салып,ә монда үз фикерләрен әйтеп бирергә өйрәнәләр.Һәр укучы дәрестә актив катнаша,эзләнә һәм үз көченә ышаныч таба.Бу методика укучыларны иҗади һәм логик фикер йөртергә күнектерү белән беррәтән,алган белемнәрен тормышта үзлегеннән файдаланырга ярдәм итә.

Чыннан да, А.Г.Яхинның программасы һәм дәреслекләре бик үзенчәлекле. Гамәлдәге программалардан ул үзенең концепциясе һәм укыту алымнары белән нык аерылып тора. Программада укучыларны аерым әсәргә, язучы иҗатына һәм чорга үзлегеннән анализ ясарга өйрәтү беренче планга куела. Әдәби әсәрне яңача анализлау алымнары, беренче чиратта, укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерә, баланы дәрес буе уйланырга, эзләнергә, үзе тапкан җавапның дөреслеген исбатларга өйрәтә. Дәреслектә һәр әсәрдән соң сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә. Шушы сорау һәм биремнәргә җавап биреп укучы үзе нәтиҗәгә килә. Шунысы әһәмиятле: дөрес җавап берәү генә булмый, ягъни берничә җавап берьюлы дөрес булырга мөмкин. Шул рәвешле дәрестә укытучының төп эше укучылар белән иҗади әңгәмә үткәрүгә, ә укучыларның эшчәнлеге китапка язылганнарны кабат сөйләү түгел, ә үзе уйлап, үзе исбат итеп, үзе нәтиҗә ясауга кайтып кала. Укучылар татар әдәбиятын зур кысыксыну белән өйрәнәләр, уйлый, эзләнә, үз фикерләрен әйтә беләләр. Бу укучыларның иҗади язма эшләрендә дә күренә. Һәр өйрәнелгән әсәрне анализлаганнан соң укучылар үз фикерләрен, нәтиҗәне һәм тормыш вакыйгаларын бәйләп, инша язалар. Бу иҗади эшләрендә укучылар үз фикерләрен курыкмыйча, мөстәкыйль, образлы итеп әйтергә өйрәнәләр. Һәм һәр укучының язмасы иҗади, үзенчәлекле булуы белән аерылып тора, эшләр беркайчан да берсен-берсе кабатламый.

Традицион программадан аермалы буларак, әдәбият теориясе алдан бирелә һәм әдәби әсәрнең эчтәлеген анализлаганда бергә өйрәнеп барыла. Мәсәлән, мәгънә - әйбернең безгә кирәкле ягы, идея - язучының теләге, характер -кешенең даими гадәтләре, образ - күз алдына китерерлек җанлы характер һ.б. Бу - укучыларга аңлап, әсәргә кереп китәргә мөмкинлек тудыра.

5, 6 нчы классларда укучылар кечкенә күләмле әсәрләр өстендә анализ ясарга өйрәнәләр. Кемгәдер, нәрсәгәдер бәя биргәндә, чагыштырасың, бер-берсенә каршы куясың. Әдәби әсәрдә дә нәкъ шулай бит. Әдип, шагыйрь үзенең әйтергә теләгән фикерен укучысына җиткерү өчен чагыштырып карый, каршы куя, яки бер үк нәрсәне кабатлый. Чагыштыру, каршылык, кабатлау, сыйфат дәрәҗәсе, метафора, мәгънә - бәя бирү алымнары. Алар белән без 5 нче класста ук танышабыз. Ә 6 нчы класста анализ ысуллары беркадәр катлаулана, конкретлаша, һәр әдәби төрнең үзенә хас төзелеше бар. Шуннан чыгып, әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләре 4 бүлеккә бүлеп өйрәнелә дә: тезмә әсәрләр, чәчмә әсәрләр, драма әсәрләре, юмористик һәм сатирик әсәрләр.

Тезмә әсәрләрдән - лирик шигырьләрдә үзәктә хис ята. Хиснең сәбәбен, дәрәҗәсен, юану өлешен табу аша - эчтәлеккә киләбез. Чәчмә әсәрләрдә вакыйгаларны табу, охшашларын берләштерү - гомумиләштерү аша гына эчтәлекне ачып була. Ә драма әсәрләренең үзәгендә һәрвакыт конфликт ята. Ул эчке конфликт та, тышкы конфликт та булырга мөмкин. Драма әсәрләрендә каршы якларны өйрәнү, алар арасында бәйләнеш табу әһәмиятле. Юмористик һәм сатирик әсәрләрдә дә каршылык үзәккә куелган була. Автор мактаган булып көлә, тәнкыйтьли, баштагы фикере эченә тагын берне салып куйган була.

Һәр әдәби төргә башта анализ үрнәкләре бирелә. Шулар аша үзенчәлекләр белән танышкач кына сорау һәм биремнәргә, укытучының юнәлеш бирүенә таянып укучылар башка әсәрләрне үзләре анализлый. Дәресләрдә укучыларның барысы да эшли, кул күтәреп җавап бирмәгән, уйламаган укучы калмый. 7,8 нче классларда әкренләп башта язучылар иҗаты бөтен бер күренеш буларак өйрәнелә, иҗат бөтенлеге уртак темаларында, проблемаларында, идеяләрендә табыла. Берничә әсәрен анализлап, охшашлыкларны табу аша язучы стиленә бәя бирелә. Ә 9 нчы класстан башлап, традицион программадагы кебек, әдәбият тарихы өйрәнелә башлый. Язучыларның иҗатларын чагыштыру аша гына чорлар арасындагы бәйләнешләр табыла.

Укучылар өчен әдәбият һәм хрестоматия бер китап итеп чыгарылган һәм, минемчә, алар укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, бик уңышлы төзелгәннәр. Һәр әсәрнең дә төзелеше бар. Автор әнә шул төзелешне саклаган. Эчтәлекне аңлауга кыенлык килмәслек итеп кыскартылып, ягъни кирәкмәгән җөмләләрне генә төшереп калдырып, сюжеты да, конфликты да югалмыйча, шактый зур күләмле әсәрләр дә дәреслекләрдә урын алган. Әсәрләр мавыктыргыч, уку өчен җиңел, һәм иң мөһиме - программага кертелгән әдәби әсәрләрнең барысында да гасырлар буе үзгәрмичә килә торган гомумкешелек кыйммәтләре үзәккә куелган.

Мин укыту системасында А.Яхинның өлешчә методикасын кулланам.Мәсәлән 8 сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" повестын өйрәнгәндә дәреснең максаты итеп куям :

1)әсәрне А.Яхин алымнары белән анализлау

2) әдәбият теориясен кабатлау,

3) укучыларның дөрес һәм төзек сөйләмен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

Дәреснең һәр этабын слайдлар ярдәмендә алып барганда балалар хәтерендә нык саклана.Дәреснең беренче өлешендә Г.Бәшировның тормыш юлы,иҗаты искә төшерелә.Аннан соң укучылардан узган дәрестә нинди жанрда иҗат ителгән әсәрне өйрәнүләре турында сорала.Шунда ук "Әдәбият белеме"сүзлегеннән " повесть " сүзенең аңлатмасы белән таныштырыла.

Икенче өлештә әсәрнең сюжеты нәрсәгә корылганын ачыклау,әсәрне вакыйгаларга бүлеп карыйбыз.Әсәрдәге вакыйгаларны берләштереп,ике төп вакыйга калдырабыз.Беренче вакыйганы "Балачак хатирәләре",икенче вакыйганы "Халык язмышы "дип алабыз.

Өченче өлештә әсәрдә кемнәр катнашканы һәм әсәрнең героена бәя бирергә кушыла.Әсәрнең героена бәя бирү өчен сораулар бирәм.

  1. -Гомәр хисләренең сәбәбе нәрсәдә?(дәлилләп балачак хисе,игелек күрсәтү,хезмәт нәтиҗәсе,мәхәббәт турында сөйләү)

  2. - Аның хисләре шатлыктан гына торамы,аның нинди хәсрәте бар? (Гаиләдәге күңелсез хәлләр,авыл кешеләренең язмышы)

  3. -Гомәрнең хисләре авторга ничек тәэсир итә? (Г.Бәшировның үсмер вакыты.Балачак,яшьлек хатирәләре аны гомер буена җылытып,юатып,шатландырып,үкендереп торучы үткән чынбарлык.Автор аны яңарта,яшүсмер вакытын ерак еллардан чакырып китерә.)

  4. -Повестьны укыганда Сезгә нинди вакыйгалар охшады?Ни өчен? (берничә вакыйганы сөйләтеп карау)

  5. -Балачакны искә төшерү авторда нинди хисләр тудыра?

Дүртенче өлештә әсәрнең эчтәлеге нинди вакыйгалар бәйләнешеннән торганлыгы сораулар ярдәмендә ачыклана:

А) Бу вакыйгалар нинди теманы ачалар?

Б) Өмет белән бәйле вакыйгаларны сөйләп бирергә.

В) Г.Бәширов әсәрен ни өчен яшел бишек дип атаган? Бишек нинди мәгънәгә ия? Ул сүз ничә тапкыр кабатланган? Ә нигә яшел?

Г) Кемнәр бәхетле булалар?Аларның бәхетләре башка вакыйгалар,көчләр тарафыннан хәл ителәме?

Д) Авторның әйтергә теләгән фикере нинди?

Йомгаклап әйткәндә, А.Г.Яхин методикасы белән эшләгәндә дәрестә һәр укучы актив катнаша, үзен шәхес итеп тоя, аңарда үз көченә ышаныч арта. Балалар үзләрен герой урынына куялар, хәзерге көнгә күчерәләр, тормыш белән бәйләп карыйлар.

Бу программа минем үземә укытучы буларак та үсәргә ярдәм итә. Мин укучыларымның актив эшчәнлеген оештыручы да, аларга юнәлеш бирүче дә, рухландыручы һәм таләп итүче дә булырга тиешмен. Дәресләрнең үзәгендә белем һәм күнекмә бирүдән дә бигрәк, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, автор фикерен аңларга өйрәнү ятарга тиеш. Әсәр сюжетын һәркем истә калдырсын өчен, кайбер урыннары кат-кат укыла. Балаларның үз фикерләрен әйтү белән бергә, аны дәлилләп тә күрсәтә алулары алга укучының ышанычын арттыруда әһәмиятле дип саныйм.



© 2010-2022