Дидактический материал к урокам татарского языка по теме: «Кураен югалткан сыбызгыга калган»

Данные разработки предназначены для учащихся 5 классов русскоязычных групп, в помощь учителям татарского языка и литературы  для проведения уроков и самостоятельных  работ. Материалы составлены с учетом нового стандарта образования ФГОС, наиболее приближены к заданиям ОГЭ по учебнику Р.Х.Ягафаровой и К.С.Фатхулловой.  В разработках предоставлены тексты, словарные слова и задания по данному материалу. Это позволяет одаренным учащимся работать  самостоятельно, а остальным работать совместно с учит...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Музейлар кайчан барлыкка килгән?"

ФОНЕТИК КҮНЕГҮ

Алка, чулпы, йөзекләр, Беләзек, муенсалар - Болгар чоры сәнгате, Музейда сакланалар.

1. Нокталар урынына тиешле хәрефләр әйтегез һәм языгыз, телдән тәрҗемә итегез.

С...нгать музее , ф...н музее , тари... музее , кы...гыраулар музее , розалар музе.. , Г...бдулла Тукай музее , с...нгать әйбер­ләр.. , җ...нлек тиреләр.. , корол...ләрнең байлыклар.. .

2. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

Музейлар кайчан барлыкка килгән?

Иң беренче музей моннан 2500 ел элек Мисырда барлыкка килгән. Музейда белем алу өчен кирәкле әйберләр сакланган. Анда студентлар укыган һәм яшәгән. Музейда сәнгать әйбер­ләре, астроном һәм хирурглар өчен инструментлар, гаҗәеп әйберләр, җәнлек тиреләре булган.

Корольләрнең һәм бай кешеләрнең музей кебек байлык­лары булган. Ләкин аларны гади кешеләр күрмәгән. Моннан 200 ел элек кенә милли музейлар барлыкка килгән. Бу музей­ларга һәркем керә ала.

Сәнгать, фән, техника, тарих музейлары була. Ә шоколад музее бармы соң? Бар, ул Франциядә. Ә лимонад һәм кока-кола музее? Анысы да бар. Франциядә шундый кызыклы музейлар бик күп. Кыңгыраулар, эчемлекләр, розалар, атлар, кошлар музее да була икән.

«Всё обо всём» китабыннан

СҮЗЛЕК: Мисыр - Египет гаҗәеп - зд.: диковинный сәнгать - искусство гади - простой тире - шкура милли - национальный һәркем - каждый тарих - история эчемлек - напиток

3. Саннарны искә төшерегез. 1000, 2000, 500, 200, 100, 4500, 5600, 7500, 9000, 8400. 4. Сорауларга җавап бирегез. - Кемнәрнең музей кебек байлык­лары булган? - Гади кешеләр аларны күрә алганмы? - Милли музейлар кайчан барлыкка килгән? - Тагын нинди музейлар була ала? -Франциядә нинди кызыклы музейлар бик күп? - Иң беренче музей кайчан һәм кайда барлыкка килгән? - Музейда нәрсә өчен кирәкле әйберләр сакланган? -Анда кемнәр укыган һәм яшәгән? 5.Сүзтезмәләрне карагыз, текстан җөмләләрне табып укыгыз.
Тарих музейлары, кызыклы музейлар, бай кешеләрнең, милли музейлар, гади кешеләр, беренче музей, кирәкле әйберләр, студентлар укыган, җәнлек тиреләре. 6. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә сорау куегыз һәм килешен билгеләгез. 7. Туры килә, туры килми.

а) Корольләрнең һәм гади кешеләрнең музей кебек байлык­лары булган.

ә) Бу музей­ларга һәркем керә ала. б) Иң беренче музей моннан 3500 ел элек Мисырда барлыкка килгән.

в) Анда мәктәп укучылары укыган һәм яшәгән.

Тема: "Нәрсә ул оркестр?"

ФОНЕТИК КҮНЕГҮ

Бу сүздә ничә хәреф? Схема буенча 7 исем языгыз.

Ө


* 8 сүз өстәгез: КӨЙ (мелодия). Сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнегез.

Орке́стр - большой коллектив музыкантов-инструменталистов. В отличие от камерных ансамблей, в оркестре некоторые из его музыкантов образуют группы, играющие в унисон: Симфонический оркестр, Духовой оркестр, Струнный оркестр, Оркестр народных инструментов, Эстрадный оркестр, Джазовый оркестр, Военный оркестр, Школьный оркестр.

1.Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

Нәрсә ул оркестр?

Оркестр - төрле музыка коралларында уйнаучы музы­кантлар төркеме.

Төрле оркестрлар була. Иң зурысы - симфоник оркестр. Анда йөздән артык башкаручы була. Аларның күбесе кыллы музыка коралларында уйный. Калганнары - тынлы һәм бәрмә музыка коралларында уйнаучылар.

Камера оркестрлары да була. Алар унбиш яки утыз баш­каручыдан тора. Камера оркестрлары кечкенә залларда уй­ныйлар.

Борынгы Грециядә сәхнә алдындагы урын оркестра дип аталган. Соңрак шул урында уйнаучы музыкантларны оркестр дип йөртә башлаганнар.

Күп композиторлар оркестр өчен махсус әсәрләр язганнар. Оркестр музыканың яңа авазларын, аның матурлыгын ача.

Татар композиторларының да оркестр өчен язылган матур көйләре күп.

СҮЗЛЕК:

корал- инструмент төркем- группа башкаручы - исполнитель кыллы - струнный бәрмә - ударный тынлы - духовой сәхнә -сцена махсус - специальный 2. Сорауларга җавап бирегез. - Симфоник оркестрда ничә музыкант уйный? - Камера оркестр­лары ничә кешедән тора?

- Борынгы Грециядә сәхнә алдындагы урын ничек дип аталган?

- Кемнәр оркестр өчен махсус әсәрләр язганнар? - Оркестр - нәрсәне аңлата?

- Оркестрларның иң зурысы ...?

- Камера оркестрлары кайларда уй­ныйлар?

3. Текстан күплек сандагы сүзләрне табыгыз, тәрҗемә итегез. 4.Сүзтезмәләрне карагыз, текстан җөмләләрне табып укыгыз.

Борынгы Грециядә, уйнаучы музыкантларны, махсус әсәрләр, матурлыгын ача, матур көйләре, музы­кантлар төркеме, симфоник оркестр, йөздән артык, кыллы музыка коралларында, утыз баш­каручыдан, кечкенә залларда.

5. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә сорау куегыз һәм килешен билгеләгез.

6. Нокталар урынына тиешле хәрефләр әйтегез һәм языгыз, телдән тәрҗемә итегез. ...чен, әс...рләр, к...йләре, ке...кенә, с...хнә, т...рле, к...бесе, б...рмә. 7. Туры килә, туры килми.

а) Күп композиторлар балет өчен махсус әсәрләр язганнар.

ә) Борынгы Мисырда сәхнә алдындагы урын оркестра дип аталган.

б) Камера оркестрлары зур залларда уй­ныйлар. в) Иң зурысы - симфоник оркестр. г) Оркестр музыканың яңа авазларын, аның матурлыгын яба. д) Оркестр - төрле музыка нервыларында уйнаучы музы­кантлар төркеме.

Тема: "Шүрәле" балеты.

1.Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

«Шүрәле» балеты

Халык әкиятләрендә җеннәр, убырлы карчык, диюләр, Шүрәле бар. Шүрәле бераз кешегә охшаган. Ләкин бармак­лары бик озын, маңгаенда мөгезе бар. Көчле түгел, ләкин кешене кытыклап үтерә ала.

Тукай Шүрәле турында әкият-поэма язган. Ә Фәрит Ярул­лин Шүрәлене музыка дөньясына керткән. Ул беренче татар балеты «Шүрәле»не язган.

Төн. Караңгы урман. Агачлар кап-кара, куркыныч. Биредә Шүрәле яши.

Менә зур имән җанлана. Имән түгел, Шүрәле икән! Ул аланга чыга. Аның янына җен-пәриләр җыелалар һәм бии башлыйлар. Менә кояшның беренче нурлары күренә. Җеннәр өннәренә кереп качалар.

Аланга кошлар төркеме төшә. Алар канатларын салып ташлыйлар һәм кызларга әвереләләр. Кызлар арасында чибәр Сөембикә дә бар. Кызларны Шүрәле күзәтеп тора. Ул Сөемби­кәнең канатларын урлый. Кызлар кошка әверелеп очып китә­ләр. Аланда Сөембикә генә кала. Ул канатларын эзли...

Балет әнә шулай башлана. Башта көчле увертюра яңгы­рый. Аннары урман күренә. Тын, салмак, ягымлы музыка. Чык тамчылары коела. Кошлар сайрый. Шүрәле чыга. Үткен, шыксыз авазлар яңгырый башлый.

«Шүрәле» балетын һәркем яратып карый. Ул Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Киевта, Одессада, Алма-Атада, Уфада куелды. Балетны Англия, Франция, Италия, Япония тамаша­чылары күрде. Рашат Низамиевтан

СҮЗЛЕК:

җен - черт, нечистая сила убырлы карчык- ведьма, баба-яга

дию - див, демон охшаган- похож

мөгез - рог кытыклап - щекоча салмак - плавный куркыныч-страшный, жуткий

җанлана - оживает өн-берлога, нора, логово ягымлы - приятный әверелә - превращается шыксыз - безобразный үткен - резкий

увертюра - вступительная музыка к опере, балету

2. Укыгыз. Тексттан исемнәргә сыйфатлар табып языгыз. ... карчык; бармаклары ... ; агачлар ... , ... ; ... имән; ... Сөембикә; ... увертюра; ... , ... , ... музыка; ..., ....авазлар.

3. Сорауларга җавап бирегез. - Халык әкиятләрендә кемнәр бар? - Шүрәле кемгә охшаган?

- Шүрәле турында кем әкият-поәма язган? - Фәрит Ярул­лин Шүрәлене кая керткән?

- Кошлар канатларын салып ташлыйлар һәм кемнәргә әвереләләр? - Кызлар арасындагы чибәр кызның исеме ничек?

3. Текстан күплек сандагы сүзләрне табыгыз, тәрҗемә итегез. 4.Сүзтезмәләрне карагыз, текстан җөмләләрне табып укыгыз. Кешегә охшаган, әкият-поәма, кошлар төркеме, беренче татар балеты, канатларын салып ташлыйлар, кереп качалар, көчле увертюра,

5. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә сорау куегыз һәм килешен билгеләгез.

6.Туры килә, туры килми.

а) Габдулла Тукай Шүрәлене музыка дөньясына керткән.

ә) Басуга кошлар төркеме төшә.

б) Ләкин бармак­лары бик озын, маңгаенда мөгезләре бар.

в) Фәрит Ярул­лин Шүрәле турында әкият-поэма язган.

Дидактический материал к урокам татарского языка по теме: «Кураен югалткан сыбызгыга калган»

Действующие лица:

Сюимбике, девушка-птица; Али-Батыр, охотник; Родители Батыра; Главные сваха и сват; Шурале, злой леший; Огненная ведьма; Шайтан; Птицы-девушки, свахи, сваты

Действие происходит в Татарии в сказочные времена.

Сюжет

Поляна в лесной чащобе с логовом лешего Шурале. Сюда, заблудившись в лесу, пришел охотник Али-Батыр. На поляну опускается стая птиц. Они сбрасывают крылья и превращаются в прекрасных девушек. Шурале крадет крылья самой прекрасной - Сюимбике. Наигравшись, девушки вновь оборачиваются птицами, а Сюимбике тщетно ищет свои крылья. Ее подруги улетают, а ее пытается схватить Шурале. Сюимбике зовет на помощь, и Али-Батыр в жестокой борьбе побеждает лешего. Тот скрывается, а Сюимбике умоляет Батыра найти ее крылья. Подняв девушку на руки, охотник уносит ее из леса.

В саду перед домом Али-Батыра собираются гости. Сюимбике искренне полюбила своего спасителя и выходит за него замуж. Но тоска по небесному простору, по подругам-птицам не оставляет ее. После свадебных обрядовых игр гости уходят в дом и садятся за столы. В сгущающихся сумерках в сад прокрадывается Шурале и кладет на видном месте крылья Сюимбике, которые принесли ему помощники - черные воронята. Выйдя из дома, девушка с радостью видит крылья, надевает их и поднимается в воздух. Взлетевшие воронята гонят ее к логову Шурале. Батыр бросается в погоню.

В лесном логове Шурале издевается над Сюимбике, требует покориться ему. Но Батыр уже здесь. Горящим факелом он поджигает лес и вступает в поединок с лешим. В ожесточенной схватке силы покидают Батыра, и он последним усилием бросает Шурале в огонь. Тот гибнет, но разгоревшийся пожар грозит и влюбленным. Батыр протягивает Сюимбике крылья, предлагая спасение, но она, покоренная силой его любви, бросает крылья в огонь. И все же им удается спастись.

Снова деревня, в которой живет Али-Батыр. В честь храброго охотника и его прекрасной невесты идет веселый праздник.

«Шурале» - один из самых ярких балетов советского времени. Его музыка, основанная на ритмоинтонациях татарского фольклора, как песенных, так и плясовых, блестяще разработана композитором всеми способами профессиональной музыкальной техники.









Тема: «Балет».

1.Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

Балет.

Нәрсә ул балет? Ул - театр сәнгатенең бер төре. Аның төп өлешләре: музыка, бию, декорацияләр.

Балетның эчтәлеген бию аңлата. Кеше җиңел, нәфис, гүзәл хәрәкәтләр ясый. Биючеләр озак еллар өйрәнәләр, меңләгән күнегү ясыйлар.

Балет моннан 500 ел элек Италиядә барлыкка килгән. Ул бай сарайларда гына куелган. Байлар кунаклар өчен тамаша­лар оештырганнар. Бу тамашада музыка, бию, шигырь, пантомима бергә булган. Ләкин бу биюләрне әле балет дип атамаганнар.

Моннан 400 ел элек Франция королевасы зур бәйрәм оеш­тырган. Анда йөзләгән биюче, җырчы, актёр катнашкан. Бу тамашаны «Корольнең көлкеле балеты» дип атаганнар. Шулай итеп, балет барлыкка килгән.

СҮЗЛЕК:

төр - вид өлеш - часть бию- танец эчтәлек -содержание нәфис - грация хәрәкәт - движения

сарай - дворец тамаша - зрелище, представление

2. Сорауларга җавап бирегез. - Балетның төп өлешләре нинди? - Балетның эчтәлеген нәрсә аңлата?

- Кеше нинди хәрәкәтләр ясый?

- Балет кайчан һәм кайда барлыкка килгән?

- Балет кайларда гына куелган?

Дидактический материал к урокам татарского языка по теме: «Кураен югалткан сыбызгыга калган»

3. Текстан күплек сандагы сүзләрне табыгыз, тәрҗемә итегез.

4.Сүзтезмәләрне карагыз, текстан җөмләләрне табып укыгыз. Төп өлешләре, меңләгән күнегү, гүзәл хәрәкәтләр, 500 ел элек, бай сарайларда, кунаклар өчен, Франция королевасы.

5. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә сорау куегыз һәм килешен билгеләгез.

6. Нокталар урынына тиешле хәрефләр әйтегез һәм языгыз, телдән тәрҗемә итегез. Б...йрәм, с...нгатенең, ме...ләгән...лешләре, н...фис, хәрәк...тләр, эчт...леген, җи...ел, г...зәл, к...лкеле, өйр...нәләр, күн...гү, й...зләгән

7. Туры килә, туры килми.

а) Укучылар озак еллар өйрәнәләр, меңләгән күнегү ясыйлар. ә) Балетның эчтәлеген җыр аңлата.

б) Моннан 400 ел элек Франция королевасы зур бәйрәм оеш­тырган. в) Бу тамашаны «Корольнең көлкеле сарае» дип атаганнар

г) Ул бай сарайларда гына куелган. д) Ул - театр сәнгатенең икенче төре.

8. Сораулар урынына балет сүзен яз. (Нәрсә? ) -театр сәнгатенең бер төре. (Нәрсәнең? ) эчтәле­ген бию аңлата. (Нәрсәне?) Италиядә уйлап чыгарганнар, (Нәрсәдә?) төп биюче прима-балерина дип атала.

9. Саннарны искә төшерегез. 500, 400, 1400, 2500, 6800, 9700, 3500, 200, 900, 300, 7000.

10. Фигыльләрне табып, заманнарын билгеләгез.

Началом балетной эпохи во Франции и во всем мире следует считать 15 октября 1581 года. Первый балет назывался «Комедийный балет королевы» (или «Церцея»), поставленный итальянцем Бальтазарини. Музыкальную основу первых балетов составляли народные и придворные танцы, входившие в старинную сюиту. Во второй половине XVII века появляются новые театральные жанры, такие как комедия-балет, опера-балет, в которых значительное место отводится балетной музыке, и делаются попытки её драматизировать. Но самостоятельным видом сценического искусства балет становится только во второй половине XVIII века благодаря реформам, осуществлённым французским балетмейстером Жан Жоржем Новером.

Тема: "Татарстан театрлары".

ФОНЕТИК КҮНЕГҮ Шөгыльләрнең исәбе юк, Бик күп алар санасаң. Ничек килеп чыгар икән, Балык тотып карасаң.

1.Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

Татарстан театрлары.

1906нчы елда татар артистлары беренче тапкыр спектакль куялар. Артистлар төркеме «Сәйяр» (ил гизүче) дип атала. Алар шәһәрдән шәһәргә йөриләр, спектакльләр куялар.

1922нче елда Казанда Татар дәүләт театры ачыла. 1926нчы елдан театр академия театры дип атала. Бу исем иң зур театрларга гына бирелә.

Татар дәүләт академия театрын Камал театры дип йөртә­ләр, чөнки Галиәсгар Камал театр өчен күп эшләгән. Беренче пьесаларны да ул язган: «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Без­нең шәһәрнең серләре» һәм башкалар.

Театрда Салих Сәйдәшев дирижер булып эшләгән. Ул спектакльләргә музыка язган.

Татарстанда хәзер дистәдән артык театр бар.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм коме­дия театры.

Василий Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры.

Әлмәт татар драма театры. Минзәлә татар драма театры.

Бөгелмә рус драма театры.

Түбән Кама татар яшьләр театры.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь та­машачы театры.

Татар курчак театры «Әкият».

2. Нокталар урынына тиешле хәрефләр әйтегез һәм языгыз, телдән тәрҗемә итегез.

Салих С...йдәшев, Муса Җ...лил, Гали...сгар, К...рим Тинчурин, Василий Ка...алов, Габдулла К...риев 3. Саннарны искә төшерегез: 1906, 1922, 1926.

4. Сорауларга җавап бирегез.

- Беренче татар спектакле кайчан куелган? - Артистлар төркеме ни өчен «Сәйяр» дип атала? Театр кем исемен йөртә? - Галиәсгар Камал нинди пьесалар язган? - Театрда кем дирижер булып эшләгән? - Нинди театрлар академия театры дип атала? - Хәзер Татарстанда ничә театр бар? 5.Сүзтезмәләрне карагыз, текстан җөмләләрне табып укыгыз.

Салих Сәйдәшев, дистәдән артык, Минзәлә театры, Бөгелмә театры, яшь тамашачы, Муса Җәлил, Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин, Зур рус драма, Әлмәт театры,

курчак театры, татар артистлары, ил гизүче, спектакльләр куялар, күп эшләгән. 6. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә сорау куегыз һәм килешен билгеләгез. 7. Туры килә, туры килми.

а) Түбән Кама татар картлар театры.

ә) Бөгелмә рус драма театры.

б) Артистлар төркеме «Сәйяр» (ил гизүче) дип атала.

в) Татар курчак театры «Әсәр».

г) Театрда Салих Сәйдәшев язучы булып эшләгән.

д) Бу исем иң зур театрларга гына бирелә.

е) 1922нче елда Казанда Татар дәүләт театры ачылмый.

ж) Татарстанда хәзер йөздән артык театр бар.

8. Текстан күплек сандагы сүзләрне табыгыз, тәрҗемә итегез

9. Театрлар исемнәрен язып алыгыз.

Тема: Сынлы сәнгать музее.

ФОНЕТИК КҮНЕГҮ

Без… без… без идек, Без 12 кыз идек. Килеп керде Хәдичә, Хәзер инде без ничә? Бари Рәхмәт

1. Нокталар урынына тиешле хәрефләр әйтегез һәм языгыз, телдән тәрҗемә итегез.

К...н, иш...кләр, с...хнә, караң...гы, й...клыйбыз, с...йлиләр, с...нгать, бәйр...ме, кер...без, м...рмәр, кел...м, җ...елгән, кел...мдә, күт...реләбез, п.....рдә, я...гырый, ме...ләгән, һ...рвакыт. 2. Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.

Сынлы сәнгать музее.

Без сынлы сәнгать музеена керәбез. Вестибюльдән үк безне мәрмәр сыннар каршылый. Киң баскычка келәм җәелгән.

Баскычтан атлыйбыз. Йомшак келәмдә аяк тавышлары ишетелми. Күтәреләбез, алга узабыз. Тирә-юньгә күз салабыз. Беркем дә ашыкмый. Театрга барганда, без ашыгабыз. Өченче звонок була. Авыр пәрдә ачыла. Музыка яңгырый, һәм спек­такль башлана. Ә биредә, музейда, меңләгән картиналар безне көтеп тора. Алар безнең белән сөйләшергә һәрвакыт әзер.

Көн уза. Соңгы тамашачылар картиналар белән саубулла­шалар. Авыр ишекләр ябыла. Утлар сүнә, тынлык урнаша. Караңгы төн. Без инде төшләр күрә-курә йоклыйбыз. Ә кар­тиналар әле һаман сөйлиләр. Иркен музей залларында сәнгать бәйрәме дәвам итә.

Ольга Туберовскаядан

СҮЗЛЕК: сынлы сәнгать - изобразительное искусство мәрмәр - мрамор сын - скульптура баскыч -лестница келәм - ковер тирә-юнь -вокруг күз салабыз - смотрим пәрдә - занавес тынлык - тишина урнаша -устанавливается иркен - просторный төш - сон

3. Саннарны искә төшерегез: 22, 36, 78, 55, 569, 679, 268, 951, 678, 102, 258, 643, 445, 989, 1025. 4. Сорауларга җавап бирегез. - Без кая керәбез? - Вестибюльдә безне нәрсәләр каршылый? - Келәм кая җәелгән? - Нинди келәмдә аяк тавышлары ишетелми? - Музейда, безне нәрсәләр көтеп тора? - Сәнгать бәйрәме нишли?- Сәнгать музеенда нәрсәләр саклана? 5.Сүзтезмәләрне карагыз, текстан җөмләләрне табып укыгыз. Мәрмәр сыннар, келәм җәелгән, аяк тавышлары, күз салабыз, авыр пәрдә, спек­такль башлана, меңләгән картиналар, һәрвакыт әзер, соңгы тамашачылар, утлар сүнә, музей залларында. 6. Калын хәрефләр белән язылган сүзләргә сорау куегыз һәм килешен билгеләгез. 7. Туры килә, туры килми.

а) Тирә-юньгә күз салабыз.

ә) Киң баскычка келәм җәелмәгән.

б) Авыр пәрдә ачылмый.

в) Без сынлы сәнгать музеена керәбез.

г) Көн уза.

д) Йомшак келәмдә аяк тавышлары ишетелә.

е) Беренче звонок була

8. Текстан күплек сандагы сүзләрне табыгыз, тәрҗемә итегез


© 2010-2022