Конспект урока

Тема: Ашамлыклар,2сыйныф (рус төркеме)Дәрес тибы: ГКФ Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)1) лексик темага бәйлехәзерге заман хикәя фигыльләрне кулланып,җөмләләртөзү күнекмәләрен үстерү;2)”Ашамлыклар” темасына караган сүзләрне актив лексик кулланмага кертеп ныгыту һәмҗөмләләрдә куллану; 3)калынһәм нечкә сүзләргә кушымчалар дөрес ялгану күнекмәләрен ныгыту; 4)укучыларда бер- берсенә игътибарлылыктәрбияләү. Укучы өчен: Ашамлыклар турында сөйләү өчен кирәк булган лексик ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Ашамлыклар,2 сыйныф (рус төркеме)

Дәрес тибы: ГКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

  1. лексик темага бәйле хәзерге заман хикәя фигыльләрне

кулланып,җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү;

2)"Ашамлыклар" темасына караган сүзләрне актив лексик

кулланмага кертеп ныгыту һәм җөмләләрдә куллану;

3)калын һәм нечкә сүзләргә кушымчалар дөрес ялгану

күнекмәләрен ныгыту;

4)укучыларда бер- берсенә игътибарлылык тәрбияләү.

Укучы өчен:

Ашамлыклар турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Нишли? Нинди? сорауларына дөрес җавап бирү.

Кая?,кайдан?,кайда?сорауларына дөрес кушымча ялгап җавап бирү.

Җиһазлау: Ф.Сафиуллина "Татар теле" дәреслеге 2 нче сыйныф;, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар;уенчыклар: куян,туп; сүзләр:тактада кая?,кайдан?,кайда?сораулары,җөмләләр төзү өчен кисмә сүзләр; рәсемнәр:кибет рәсеме,алма,шикәр,кишер,икмәк,күмәч,суган,сөт,май;карточка:рәсемленинди?соравына җавап язар өчен; крассворд.

ДӘРЕС ПЛАНЫ:

I.Алынган белемнәрне актуальләштерү.

II.Физминутка.

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне үстерү.

IV.Физминутка.

V.Дәреслек белән эш.

VI.Күнекмәләрне ныгыту.

VII.Йомгаклау.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I. Алынган белемнәрне актуальләштерү.

1. Исәнмесез укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Яхшы, утырыгыз!

- Бүген без сезнең белән ашамлыклар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Узган дәрестә өйрәнгән сүзләр белән сүзтезмәлар, җөмләләр төзергә өйрәнербез.

Безгә бүген кунакка куян кызы килгән, Конспект урока

ул төрле кызыклы уеннар һәм биремнәр алып килгән,

аның тагын кем матур итеп утыра, дәрестә бик актив

катнашып биремнәрне дөрес эшли , шуңа бүләкләре дә бар.

-Сез әзерме? (Әйе)

-Укучылар куян cорый, әйтегез әле татарча:

- Мама пьет чай с сахаром -Әни шикәр белән чәй эчә.

-Я пью чай с молоком. -Мин сөтле чәй эчәм.

-Я покупаю батон. -Мин күмәч сатып алам (1-2-3-рәт, кызлар, малайлар.)

3. "Кайнар бәрәңге" уены .

4.-Узган дәрестә сезгә өй эше итеп кибеттән нәрсәләр алганыгызны язып килергә иде,әйдәгез өй эшен тикшерик.(Укучылар язган җөмләләрен укыйлар,билге кую,куян йолдызлар бирә).

5.Хәрефләр арасыннан сүзләр эзләү. Конспект урока

- Куян кызы безгә күп итеп хәрефләр язган,

шуларның эченә сүзләр яшергән әйдәгез табып карык әле!

Сүзләрнең транскрипциясен язу.

А П Р Е Н У М А Й И В П Л Ң Э Җ МАЙ [ МАЙ]

Л П О Л Н У Ш Җ Ч К Ү М Ә Ч И Т Р КҮМӘЧ [ КҮМӘЧ]

М О С Ү Һ Т И К Н Ң С С Ы Р К Ш СЫР[ СЫР]

А С Ө К П Ч К Т Б А Л Ы К Г М Җ БАЛЫК[ БАЛЫКЪ]

Н Ө Т Ә В Ф Ә Т А Л М А В С Ч Ә Б АЛМА[ АЛМА]

К С У Г А Н Р И Т Җ Б Ю Х Ң Л К С СУГАН[СУГЪАН]

6.Матур язу күнекмәсен язу.

-Әйдәгез алайса эшне матур язу кунекмәсеннән башлыйк.(Дәфтәтгә число,матур язу кунекмәсен язу)

Үү

Күмәч

Мин күмәч яратам.

II.Физминутка. (менә минем уң кулым ...)

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне үстерү.

1.Җөмлә язылышын аңлату.

-Укучылар куян кызы яшергән сүзләр белән без җөмләләр төзербез.Татар телендә НИНДИ? Соравына җавап бирүче сүзләр ахырдан языла.Мин рәсемнәр күрсәтм сез шул рәсемнәргә НИНДИ?соравын куеп карык. Безнең сүзтезмәләр килеп чыга. (тактада слаедлар белән эш, телдән) Конспект урока

Конспект урока



2.Карточкалар белән эш. Конспект урокаКонспект урока

__________________________________ ______________________________________

__________________________________ _____________________________________

Конспект урокаКонспект урока

______________________________ _______________________________________

______________________________ ________________________________________

Конспект урокаКонспект урока

_________________________ ____________________________

__________________________ _______________________________

-Сездә карточкалар , сүзтезмәләрне шунда язабыз,тикшерәбез.

3. Телдән җөмләләр төзү.

-Әйдәгез бу сүзтезмәләр белән җөмләләр төзик. (телдән)

4.Кисмә сүзләрдән җөмләләр төзү.

- Сызнең парталарда сүзләр бар шул сүзләрдән җөмләләр парлап төзибез. Исегездә тотыгыз НИШЛИ? Сорвы соңыннан әйтелә һәм языла. (Мин тәмле күмәч сатып алам. Әни кибеттән алма сатып алды. Алсу май белән чәй эчә.) (тактага һәм дәфтәргә язалар) Җөмләләргә НИШЛИ? Сорвын кую ,укучылар берберсенә сорау бирәләр.

IV.Физминутка. (җил исә исә...)

V. Дәреслек белән эш.

1.32 бит,6нчы күнегү белән эш.

-Укучылар китапларның 32 битен ачтык, 6нчы күнегүне таптык. Телдән татарчага тәрҗемә итәбез.

2.33 бит 7нче күнегү белән эш.

-Җөмләләр язып бетерергә кирәк. Тикшерү.

1-җөмлә телдән; 2- 1рәт яза;3- 2 рәт яза;4- рәт яза.

VI. Күнекмәләрне ныгыту.

  1. "Кар йомарламы" уены уйнау.

- Җөмләләр төзегәндә без сүзләргә кушымчалар ялгыйбыз Калын сүзләргә нинди кушымча? Нечкә сүзләргә нинди кушымча? Белемебезне ныгытыр өчен уен уйнап алыйк. Тактада сүзләр:

КАЯ? КАЙДАН? КАЙДА?

Кибет

Өй

Сатучы

Әни

Кыз

Малай

3 рәткә 3 сорау.

VII. Йомгаклау.

1 Нишли соравына җавап бирүче сүзләр кайда языла?

Нинди сүзләргә нинди кушымча ялгана?

2 Өй эшебирү.

- Рәсемле карточкаларыгызны өйгә алып шунда үзегезгә ошаган сүзтезмә белән бер җөмлә язып килегез.

3.Билгеләр кую.

-Куян кызы сезгә үзенең билгеләрен бирә.

4." Кибет" уены уйнау.

Саубуллашу.









Бөгелмә шәһәре 6 нчы урта муниципаль бюджет белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газалиева Айгөл Әзһәр кызының "Федераль Дәүләт стандартына күчү шартларында

татар теле һәм әдәбияты укыту" курсларындагы зачет эше








Дәрес модальләштерү







Дәрес темасы: Ашамлыклар







Бөгелмә, 16 нчы ноябрь 2012 ел







© 2010-2022