Публикация на тему Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда Р. Фәхретдин хезмәтләрен куллану

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кашипова Н.Җ.

Әлмәт шәһәренең 17нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбиягә багышланган хезмәтләрен дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану тәҗрибәсе

"Атам вә анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине күчергеч итеп сөйләсеннәр" дигән балаларның барчасы тәрбияле бала була белерләр.

Ризаэддин Фәхретдин.

Чыннан да, халкыбызның алдагы көне, киләчәк язмышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышлары, кешеләр белән аралашудагы кайбер тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гариплекләр һәммәбезне борчыган һәм борчый. Урамнарда, кибет һәм башка җәмәгать урыннарында кайвакыт киләчәк буын вәкилләренең үзара мөнәсәбәтләрендә дорфалык, тупаслык, шәфкатьсезлек күреп гаҗәпкә каласың. Бу нилектән шулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибәрәбез? Моны ничек төзәтергә? Шундый сорауларга җавап эзлибез.

Кызганыч, бүгенге тирәлектә шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялеге арасында бәйләнеш өзелгән дияргә мөмкин. Без, балаларга белем бирү белән мавыгып, әхлаклылык тәрбияләүне йомшарттык, арткы планга калдырдык. Билгеле булганча, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлаклылык дәрәҗәсе, намуслылык саклый. Әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә игътибар кими төште. Шуны да әйтергә кирәк, соңгы елларда иҗтимагый тирәлекнең, җәмгыятебезнең матди хәле, яшәү шартларының җитди үзгәрүе дә балалар, яшьләр арасындагы мөнәсәбәттә тотрыксызлык, киеренкелек тууга, һичшиксез җитди сәбәп булды. Тәрбия мәсьәләләренә багышланган күпчелек хезмәтләрнең бүгенге тормыштан нык аерылган булуы, шунлыктан аларның гамәли эштә уңай нәтиҗә бирә алмавы да сәбәпләрнең берсе, дип нәтиҗә ясарга туры килә.

Бүгенге яшьләрне тәрбияле итүгә йөз тоткан урынның берсе-мәктәп. Үз гаиләсендә, үз ата-анасыннан ала алмаган тәрбияне балага укытучы сеңдерергә тырыша. Бүгенге көн укытучылары үзләренең эшләрендә бөек татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче, милли горурлыгыбыз Ризаэддин Фәхретдиннең татар халкына һәм төрки халыкларга мирас итеп калдырган фәнни һәм иҗади хезмәтләрен куллана алулары белән бәхетле.

Үзебезнең дәресләребездә, сыйныфтан тыш чараларда, ата-аналар җыелышларында без бик теләп, Ризаэддин Фәхретдиннең "Тәрбияле ана", "Тәрбияле ата", "Тәрбияле бала", "Нәсыйхәт" һәм башка хезмәтләреннән файдаланабыз.

"Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар. Чөнки балаларны үз анасы кадәр һичкем тәрбияли алмас"[2:51],- дигән мәшһүр галимебез. Әлеге гыйбарәне эпиграф итеп, бүгенге көндә аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, аңлашылмаучылыклар, ялгыз аналар, ятим балалар турында дискуссияләр оештырабыз, укучылар һәм ата-аналарның үзләре әзерләгән проектларын яклау мөмкинлеген бирәбез. Бу чаралар тәрбия өлкәсендә алга китешләрнең тууына зур этәргеч бирә.

Бала тәрбияләүдә әниләрнең генә түгел, әтиләрнең дә катнашуы мөһим. Югары сыйныфларда, бигрәк тә олы тормыш юлына аяк атларга әзерләнгән укучыларга Ризаэддин Фәхретдиннең "Өйләнү әдәпләре", "Ир әдәпләре", "Хатын әдәпләре", "Ана әдәпләре", "Ата әдәпләре", "Тырышлык әдәпләре" н тәкъдим итәбез. Мәсәлән, 11нче сыйныфта укучылар Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт" драмасын өйрәнәләр. Бу әсәрдә бәхәс тудыручы вакыйгалар шактый. Укучылар Сәлимне авырлы ярын ташлап калдыруда, Тәлгатьнең авыр, гади тормышта тәрбияләнүендә гаеплиләр. Күбесеннән Сәлим - "күке ата" дигән гыйбарәне дә ишетергә туры килә. Икенчеләре Сәлимнең малаен берсүзсез кабул итүен, аңа балачакта бирә алмаган яратуны, белемне, җитеш тормышны егет булгач бирергә теләвен яклыйлар, Тәлгатьнең әтисен гафу итүе белән килешәләр. Шундый бәхәсләрне чишәр өчен кабат Ризаэддин хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Укучыларга галимнең "Нәсыйхәт" хезмәтеннән түбәндәге өзекне мисал итеп китерәбез: "Дөньяда торган вакытта, шатлыкларны сөйләр, кайгыларны чишеп эчне бушатыр өчен иң якын, иң ышанычлы бер кешегә мохтаҗ булынадыр. Ләкин бу эшләр турысында ата белән анадан артык һичкем булмас, чөнки болар-баланың шатлыгы өчен хәтта үзеннән артык сөенәдер вә хәсрәтләре өчен кулдан килгән барлык чараларны күрүдә кимчелек итмәсләр[2:110]." Галимнең әлеге сүзләре аша балаларның күңеленә аларның нинди генә очракта калсалар да, нинди генә ата-анага ия булсалар да, үзләрен тудырган әни-әтиләрен кичерә һәм ярата белергә тиешлекләре турындагы мәгънәне ныклап сеңдерергә тырышабыз.

Җәмгыятебездә "Ана хакын хаклау" темасы көннән -көн тирән мәгънәгә ия була бара. Бала күңеленә анадан да якын кеше булмауны төшендерү максатында Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләреннән дә кулайрак хезмәтләр бардыр дип әйтә алмыйбыз. Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" повесте әлеге мәсьәләне күтәрүдә татар әдәбиятында әһәмиятле урынны биләп тора. Повестьта аналар һәм балалар каршылыгы, яшь буынның туган туфракка, олы буыннан мирас булып калган гореф-гадәтләргә, йолаларга, матди һәм рухи байлыкка карашы укучылар арасында каршылыклы фикерләр тууга сәбәп була. Кабат аларга Ризаэддин Фәхретдиннән өзекләр китерергә мәҗбүр булабыз. "Үзенә киләчәк буын җитештереп, көчсез калганнан соң, гомерләрендә аның шәфкате күләгәсендә рәхәт гомер кичерү нияте белән асрап үстергән баласыннан усал мөгамәлә күргән ата вә ана өчен баласының дөньяда яшәвендә нинди файда булыр? "Их,мондый балаларым дөньяда һич булмаса иде""; "Их, өйләнмичә үлгән булыр идем!"; "Их, дөньяга килмәгән булыр идем!"-дип хәсрәт чиккән ата вә аналар бу дөньяда азмы? Шулай булуга карамастан, мондый хәсрәтләргә күп вакытта ата вә аналар үзләре сәбәпче булалардыр, ягъни тәрбия биреләчәк бер вакытта балаларына тиешле тәрбия бирмичә, җиңелгә санаулары-мондый нәрсәләргә сәбәп булыр[2:128]",-дип яза Ризаэддин Фәхретдин. Без, үз чиратыбызда, укучыларыбызны шундый әти-әниләр һәм балалар булу мөмкинлегеннән сакланырга өйрәтергә тырышабыз.

Тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхретдиннең барлык хезмәтләрен дә кулланып була, аларның һәркайсы балаларны да, олы кешеләрне дә үзенчә тәрбияле итү максатына корылган. Эш дәвамлы булсын өчен әлеге хезмәтләрне укытучылар гына түгел, һәр ата-ана, әби-бабай, һәр укучы куллансын, милләтебезне тәрбияле итеп, җәмгыятебезне усаллык, вәхшилек, әдәпсезлектән коткаруга өлеш кертсен иде. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдин калдырган мирас милләтебезнең өстәл китабы булырга лаеклы дип саныйбыз.

Кулланылган әдәбият:

1.Фәхретдинов С. Сайланма әсәрләр."Наза" фонды, 2000.-83б.

2.Шаһиев. Р.Ш. Ризаэддин Фәхретдиннең иҗади мирасы. Казан:РИЦ"Школа",2007.-332б



© 2010-2022