Урок по татарскому языку на тему Кем? Нэрсэ? соравы

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Үткәннәрне кабатлау.

Максат: - сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту;

  • авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;

  • мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү;

  • дәреслектә ориентлаша белү;

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • күршең белән хезмәттәшлек итү.

Җиһазлау: карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

Орг. момент.

  1. Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

  • Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.

  • Дәрестә дөрес утыра белүне тикшерү.

Аяклар? Идәндә

Арка? Туры.

Куллар? Партада.

Терсәкләр? Парта читендә.

  • Дәрестә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

  • Шауламаска!

  • Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

  • Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

  • Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

  • Бүгенге безнең дәресебезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту.


  1. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.

- Дәресебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

  1. нче тур. Сорауларга җавап бирү.

- Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)

- Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан)

- Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)

- Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)

  • Татар телендә сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)

  • Татар телендә бу ([о], [ы], [э(е)] - күрсәтелә) авазлар ничек әйтелә?(тар)

  • Рус теленнән кергән сүзләрдә бу авазларны ничек әйтәбез?(сузыбрак)

  • Каен, бала, балан, карбыз, кабак- сүзләре нечкәме, калынмы??(калын)

  • Ни өчен бу сүзләр калын әйтелешле?(сузык авазлары калын булганга)

  • Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)

  • Яңгырау тартыклар ничек ясала?(азрак тавыш һәм шаудан)

  • Саңгырау тартыклар ничек ясала?(шаудан гына тора)

  • Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.

  • [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)


  1. нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә?

а) авыл, савыт, тавыш

б) чаңгы, миңа, зәңгәр

в) һәйкәл, һәм, һәрбер

г) җиде, җиңел, җим

д) үсә, үлән, үрдәк.


  1. нче тур. Сорау- табышмаклар.

- Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)


  1. нче тур. Артык авазны табу.

- Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)

1 команда- [б], [в], [д], [у], [ж]

2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]


  1. нче тур. Буталган хәрефләр: (слайд)

- Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

6 нчы тур. "Ун, син кайда?" уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун-(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата: -у-н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен "Ун, син кайда?" дип аталды?

7 нче тур. Авазларның парларын табу.

- Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

- Әйдәгез килеп чыккан сүзләрне укыйк инде. "Мәктәп, дәрес" сүзләре. Шушы сүзләрне кулланып дәфтәрләрегезгә җөмләләр языгыз. (1-2 баланың җөмләсе укыту)

8. Физминутка.

9нчы тур.

Төлке , борын , эшче.

- Бу сүзләр кайсы кагыйдәгә туры килә?

10 нчы тур. Тылсымлы чылбыр.

- Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

1 вариант: авазирәкагыйдә

2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

III. Дәреслек белән эш.

  1. Мөстәкыйль эш.

  • Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?

  • Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

11 нче тур.

- "Баскыч"

- 1 рәт"Б" хәрефенә башланган сүзләр төзи; 2 рәт- "Д" хәрефенә башланган сүзләр төзи.


  • Укучылар безнең дәресебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт.

  • Дәрестә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.

  1. Йомгаклау.

  • Укучылар дәрестә нәрсәләр эшләдек?

  • Сезгә аеруча нәрсә ошады?

  • Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?


© 2010-2022