21 февраль-халыкара туган тел көне

Раздел Иностранные языки
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: 21 февраль - халыкара туган тел көне.

Максат: туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: презентация, плакатлар

1 алып баручы: Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе - беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

2 алып баручы: Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Бүген кичәбезне дә сиңа туган телебез багышлыйбыз.

1 алып баручы: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле "әти", "әни", "бабай", "әби" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

2 алып баручы:

Үз телемдә шигырь укыйм

Үз телемдә сөйли алам

Туган җирем - Татарстан,

Мин дә синең газиз балаң!

1 алып баручы:

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп

Җырлыйк әле, биик әле, һай!

Эшебез дә бәйрәмебез кебек булсын.

Һәр көнебез булсын алсу май.

(4 А сыйныф укучылары башкаруында татар халык биюе)

2 алып баручы: Ә хәзер балалар туган телгә багышланган шигырьләрен сөйлиләр.

1 бала:

Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин татар телендә ( 2А Хаялиева Камилә)

2 бала:

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам. ( 2А Агеева Софья)

3 бала:

Дөньяда иң - иң матур ил -

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем. (2А Иванова Ангелина)

4 бала:

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма! (2Г Мохаммад Шакер)

1 алып баручы: Безнең гимназиябездә төрле милләт вәкилләре белем ала. Аларның да үзләренең туган телендә сөйләгән шигырьләрен тыңлыйк.

рус телендә шигырь

Язык
С благоговеньем прикасайся
К тому, чем ты вооружён,
Твори светло и упивайся
Безбрежным русским языком

Воздушно лёгок, сочен, вкусен,
Суров и нежен, многолик,
Во всех мелодиях искусен
Наш удивительный язык.

Ему к лицу и термин узкий,
И междометный вздох, и клич,
Гордись, что понимаешь русский,
Старайся глубину постичь.
Сергей Скачко

белорус телендә шигырь

украинча жыр

немец телендә шигырь

лезгинка биюе, шигырь

чуваш телендә шигырь

мари телендә шигырь

4 А сыйныф укучылары башкаруында рус халык биюе

2 алып баручы:

Туган тел - ул акыл садыгы. Тел ярдәмендә күпме акыллы мәкальләр, тапкыр табышмаклар ясалган. Әйдәгез, аларны искә төшерәбез. Хәзер без сезнең белән "Башы бар, ахырын тап" уенын уйныйбыз.

Әдәп башы - тел.

Ананын; балага биргән иң зур бүләге - тел.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Татлы тел аю биетә.

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Һәр илнең ачкычы - тел

телен белгән ил ачар.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Тел Мәккәгә дә илтә.

Теле барның -иле бар.

1 алып баручы:

Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җиремдә,

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт нигезендә.

2 алып баручы:

Без барыбыз да Татарстан илендә яшибез һәм Татарстанны яратабыз.

("Мин яратам сине Татарстан" җыры)

Мин яратам сине, Татарстан!
Ал таңнарын өчен яратам.
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың барга яратам.


Мин яратам сине Татарстан

Горур халкың өчен яратам.
Җан эреткән әнкәм теле
Татар телең өчен яратам

6 бала:

Халкым теле миңа хаклык теле

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк. (2 В Зиһаншин Азат)

7 бала:

"Балам", - диеп туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм.

"Әнкәй",- диеп әниемә

Мин туган телдә дәшәм . ( 2 А Камалеева Ясминә)

(2 сыйныф укучылары "Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә" җырын җырлыйлар)

Бер кыз бала җыр чыгарган, багышлап әнисенә.

Икәү бергә җырлыйк, диеп,Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм тургайлар матур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;

Кояш гомере телим мин,Әнием, сиңа!"

1 алып баручы:

Туган телем син - йөрәк җылысы,

Туган телем син - күңел тойгысы,

Туган телем син - тарих баскычы,

Туган телем син - белем ачкычы.

( чара "Туган тел" җыры белән тәмамлана)



© 2010-2022