Урок татарской литературы Мәктәпкә кем хуҗа?

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Мәктәпкә кем хуҗа?" 7 нче сыйныфта БСҮ дәресе.

Кашипова н.з., Әлмәт шәһәренең 17нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:1. Укучыларны диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү аша мөстәкыйль аралашуга чыгару, фикер эшчәнлеген үстерү.

2. Р.Фәхретдин эшчәнлегенә нигезләнеп мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләрнең үтәлеше турында фикер алышу.

3. Укучыларда әдәплелек, дуслык сыйфатлары, мәктәп милкенә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Фәхретдин портреты, " Тәрбия" китабы, карточкалар, аудиодиск, кроссворд, компьютер, уен материаллары.

Дәреснең планы.

  1. Оештыру этабы:

Исәнләшү, хәл - әхвәл сорашу, уңай психологик халәт тудыру, кроссворд чишү.

2.Төп өлеш.

Р. Миңнуллинның " Күңелле тәнәфес" җырын тыңлау, фикер алышу; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эш "Мәктәптә беренче уку көне"; тыңлап - аңлау күнекмәләрен камилләштерү, аудиодиск белән эш.

3. Белемнәрне ныгыту этабы:

Сорау - җавап күнекмәләре(укытучы - укучы); сүзлек эше; төркемнәрдә карточкалар белән эш; индивидуальэш (фигыльләрнең юклык формасын һәм төрле юнәлешләрен кулланып 1 -2 көчле укучыдан монолог төзетү; Р.Фәхретдиннең " Мәктәп әдәпләре" турында фикер алышу.

4. Йомгаклау этабы. Рефлексия.

" Кирәк, кирәкми!" уенын уйнау; өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау; үзбәя.

Дәреснең барышы:

  • Исәнмесез, укучылар, хәерле иртә сезгә! Кәеф ләрегез ничек?

(Укучыларның кәефе шәп, яхшы, начар, ярыйсы булырга мөмкин. Начар кәефле укучылар белән әңгәмә оештырыла, сәбәпләре ачыклана).

  • Начар кәеф белән дәрестә утыру килешмәс, аны яхшырту чарасын табарга кирәк. Бүгенге очракта безгә Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән укытучы апаларыгыз ярдәм итәр. Алар сезнең дәресегездә кунакта, ә кунакка буш кул белән килергә ярамаганын барыбыз да яхшы беләбез. Шулай булгач, рәхмәт әйтеп, аларның күчтәнәчен кабул итик.

  • Укучылар, күчтәнәч бик файдалы әйбер булып чыкты бит әле. Башны эшләтү чарасы - кроссвод.( "Мәктәп" сүзе килеп чыгарлык итеп төзелгән кроовордны чишәләр).

  • Кроссвордта төп сүз нинди?

  • Мәктәп.

  • Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

  • Мәктәп турында.

  • Бик дөрес, теманы кычкырып укыгыз, тәрҗемә итегез.

  • Мәктәп - туган йортыбыз ( Школа - наш родной дом".

  • Молодцы, ә туган йорт ни дигән сүз ул? Фикерләрегезне әйтеп китегез.

  • Без анда туабыз, үсәбез, гаиләдә яшибез, бәйрәмнәр үткәрәбез.

  • Килешәм, тик мәктәп ни өчен туган йорт?

  • Мәктәптә без ярты көн булабыз, безнең гаилә - ул безнең сыйныф, сыйныф җитәкчесе, укытучылар, сыйныфташлар. Ул - безнең икенче йортыбыз, без анда бик күңелле яшибез.

  • Матур фикерләрегез өчен рәхмәт. Инде сөйләшүне дәвам иттерик.

( Аудиоязмада Р. Миңнуллинның "Күңелле тәнәфес" җыры яңгырый).

-Р.Миңнуллинның күңелле җыры безне 1нче Сентябрь - белем бәйрәме, беренче уку көнен искә алырга чакыра. Әйдәгез, бергәләп, " Мәктәптә беренче көн" темасына сөйләшеп алыйк әле. (Парларда диалоглар төзиләр).

- Димәк, сезнең күбегез мәктәпне сагынып, шатланып укырга килә. Ә менә мәктәп сезне нинди уйлар белән көтеп ала икән? Дәреслектәге әкият ярдәмендә шуны белә алабыз. ( Тыңлап -аңлау күнекмәләре өстендә эш, аудиоязмада "Мәктәп җиһазлары ни сөйли?" әкияте яңгырый).

Тыңлап -аңлау күнекмәләрен сорау - җавап рәвешендә ныгыту.

  • Әкияттә нинди җиһазлар катнаша?

  • Ишек, парталар, урындыклар, идән, чүпрәк, такта, люстралар, кыңгырау.

  • Алар нишлиләр?

  • Зарланалар.

  • Кемнән һәм нәрсәдән?

  • Укучылардан, тәртипсезлектән.

  • Ни өчен? Укучылар аларны җәберли, үпкәләтә.

  • Килешәм. Текстта җәберләүне күрсәткән нинди сүзләр бар?

  • (Тактадагы сүзлек ярдәмендә - боза, сыза, кыра, шыгырдый һ.б. сүзләрне актуальләштерәләр).

  • Сүзләрне ныгытабыз, төркемнәрдә эшлибез. 1нче төркем карточкадагы сорауларны укый, 2нче төркем җавап бирә. (Карточкаларда җөмләләрнең башы язылган, ахырын дәвам итеп бетерергә кирәк)

  • Молодцы,укучылар, ә сезнең мәктәптә шундый хәлләр буламы?

  1. - 2 көчле укучы фигыльләрнең юклык формасын һәм төрле юнәлешләрен кулланып хикәя төзиләр).

-Бик яхшы, нәтиҗә ясыйбыз, сез мәктәп җиһазларын саклыйсыз, төзәтәсез, аларга язмыйсыз, бозмыйсыз. Моңа ничек өйрәнәсез?

- Әкият, шигырь, телевизордан.

-Ә бүген мин сезгә дәрескә якташыбыз - галим, педагог Р. Фәхретдиннең" Балаларга үгет - нәсыйхәт" китабыннан мәктәп әдәпләре белән танышырга тәкъдим итәм. ( Компьютер экранында Р.Фәхретдин иҗаты турында материал күрсәтелә. Укучылар киңәшләрне укыйлар, русчага тәрҗемә итәләр).

Укучылар, инде дәрестә алган белемнәребезне истә тоту максатыннан , аларны "Кирәк, кирәкми" уены аша ныгытып китик. ( Тактада ике конверт эленә. Укучылар берсенә уңай, икенчесенә тискәре сыйфатларны белдергән җөмләләрне җыялар).

-Әлеге уенны истә тотарсыз, дип ышанам.Ә хәзер өй эше алыгыз.

1. "Мәктәп уку елы башында һәм ахырында" хикәя төзергә.

2. "Безнең мәктәп" темасына рәсемнәр ясарга.

- Бүгенге дәрестә эшләрегез өчен бер -берегезгә билгеләр куегыз, дәрес тәмам, сау булыгыз. Имин көннәр сезгә!

( Көчле укучылар тупланган сыйныфларда вакыт калырга мөмкин. Бу очракта төркемнәрдә эшләү өчен ситуатив күнегүләр тәкъдим ителә:

  1. Сыйныфка бик тәртипсез укучы килгән. Ул әдәпсез, тәртипсез, җиһазларны боза, дәрекә әзерләнми. Аңа нинди киңәшләр бирер идегез?

  2. 1нче сентябрьгә ике көн калган. Мәктәптә тәртипсезлек: парталар буялмаган, идәннәр юылмаган, люстралар куелмаган, стеналарда ахмак язулар. Сез нишләр идегез?



© 2010-2022