Урок татарского языка Театр нурга, яктылыкка илтә

Урок татарской литературы для русскоязычных учащихся (9-10 класс). Урок-обобщение, закрепления по теме "Театральное искусство". На данном уроке учащиеся не только повторяют изученную лекцию, но и добывают новый материал, работают с ресурсами Интернета; высказывают свою точку зрения. Каждый этап урока красной нитью переплетается со всеми остальными. Учащиеся на уроке выполняю проект по полученой теме, а также учатся анализировать и представлять свою работу на публике. В итоге им дается возможност...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Театр яктылыкка, нурга илтә. Г.Камал "Беренче театр" комедиясе

( Тәтеш шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемендәге Тәтеш 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтшина Лилия Гомәр кызының 10 нчы сыйныф укучылары (рус төркеме) белән үткәрелгән әдәбият дәресенең эшкәртмәсе)

Максат: татар театрының тарихы белән танышу, Г.Камал тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау; уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләре тәрбияләүне дәвам итү; кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм осталыкларын арттыру; театр сәнгатенә карата кызыксыну тәрбияләү

Җиһазлау: компьютер, экран, диск "Татар теле. Заман", Г.Камал иҗаты турында презентация, татар театры турында презентация, афиша, буклетлар; укучылар өчен нетбуклар, Интернет ресурслар

Дәрес тибы: дәрес-проект (йомгаклау өлеше)

Дәреснең эпиграфы: Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр-яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г.Тукай, 1907 ел

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше (дежур укучы белән әңгәмә)

II. Аудирование (экран белән эшләү - диск "Татар теле. Заман")

- Сүзләрне тыңлагыз, тәрҗемә итегез, җөмләләр төзегез:

Сцена, зритель, аплодисменты, сценические произведения, занавес, организатор

- Бу сүзләр нинди темага бәйле?

III. Яңа материал белән танышу

(бу дәрескә балалар берничә дәрес әзерләнәләр, 4 төркемгә бүленеп, бирелгән темаларга Интернат аша мәгълүматлар эзлиләр, тәрҗемә итәләр, презентацияләр әзерлиләр һәм сораулар төзеп, тулысынча проект эшен туплыйлар)

  • Бүген без сезнең белән театр турында сөйләшүне дәвам итәбез. Үткән дәресләрдә сез театр турында Интернет аша мәгълүматлар таптыгыз, тәрҗемә иттегез, презентацияләр әзерләдегез. Шушы эшне башкарганда сезгә иң авыры нәрсә булды? Нинди кыенлыклар белән очраштыгыз? Әйдәгез, хәзер сезнең проект эшегез белән танышыйк һәм аңа нәтиҗә ясыйк.

1 нче төркем чыгышы "Татар театрының тарихы"

(укучылар презентацияләрен күрсәтеп, театрның тарихы турында сөйлиләр)

1906 елның 22 декабрендә Казанда демократик яшьләр катнашында беренче тапкыр татар телендә ачык спектакль уйнала. Анда төрек драматургы Н.Кемалның "Кызганыч бала" һәм татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе Г.Камалның "Гайшык бәласе" дип аталган пьесалары күрсәтелә. XIX йөз ахырында ук инде сәхнә әсәрләре языла һәм йорт спектакльләре уйнала башлаган булса да, нәкъ бу көн тарихка татар театры туган көн булып кереп кала.

Профессиональ татар театры труппасын оештыручы булып Оренбург шәһәреннән укытучы, күпкырлы талант иясе Ильяс Кудашев-Ашказарский санала. А.Островский әсәре буенча үзе тәрҗемә иткән "Наданлык илә галимлек" пьесасын сәхнәләштереп, бу труппа Россия буйлап беренче гастрольгә чыга. Шунда бу иҗат төркеменә үзе исән вакытта ук "татар театрының атасы" дип аталган Габдулла Кариев килә һәм соңрак аның җитәкчесенә әйләнә. "Сәйяр" ягъни "күчеп йөрүче йолдыз" исемен алган татар театры үзенең беренче адымнан башлап халыкны мәгърифәткә, яктылыкка өндәүче, сәнгать учагы була.

1926 елда театрга "Академия", ә 1939 елда Галиәсгар Камал исеме бирелә.

( калган укучылар текстның тәрҗемәсе белән (аңлау өчен) буклетлардан таныша ала)

2 нче төркем чыгышы "Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры"

(укучылар презентацияләрен күрсәтеп, Г.Камал театры турында сөйлиләр)

Казан - мәдәни үзәк. Казанда җиде профессиональ театр эшли: Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Василий Качалов исемендәге Зур рус драма театры, Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Татар дәүләт "Әкият" курчак театры.

Галиәсгар Камал Татар дәүләт академия театры Кабан күле буендагы бик матур бинада урнашкан. Театрда Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина, Рамил Төхфәтуллин һәм башка күренекле артистлар эшли. 1966-2002 елларда театрның баш режиссеры, СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, академик Марсель Хәким улы Сәлимҗанов. Бүгенге көндә Фәрит Бикчәнтәев театрның баш режиссеры.

Театрда драмалар, комедияләр куела. Иң атаклы спектакльләрнең берсе - "Беренче театр". Пьесаның авторы - Галиәсгар Камал.

3 нче төркем чыгышы "Г.Камалның тормыш һәм иҗат юлы"

(укучылар презентацияләрен күрсәтеп, Г.Камал турында сөйлиләр)

Татар халкының күренекле драматургы Г.Камал - татар профессиональ драматургиясенә нигез салучы.

Г.Камал 1879 нчы елның 6 нчы гыйнварында Казанда туа. 1883 нче елда ул "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала башлый. Русча укырга-язарга өйрәнү өчен, өч сыйныфлы рус мәктәбенә дә укырга керә. Яшүсмер вакытта ук цирк, театр белән кызыксына, үзе дә сәхнә өчен әсәрләр язып карарга тели. 1900 нче елда "Бәхетсез егет" пьесасын яза. Г.Камал режиссер да, актер да, артистларны туплаучы җитәкче дә була. Ул 30дан артык сәхнә әсәре яза. Г.Камал "Хезмәт батыры" һәм "Татарстанның халык драматургы" дигән мактаулы исемнәргә лаек була.

  • Без сезнең белән Г.Камалның "Беренче театр" комедиясеннән өзек укыдык, аның буенча сорауларга җавап бирдек, тестлар эшләдек һәм сәхнәләштерүгә әзерләндек. (Хәйдәрова Р.З., 10 сыйныф дәреслеге, 38 бит)

(өзекне сәхнәләштерү)

  • Вакыйга кайда бара?

  • Гафифә нинди гаиләдә үскән?

  • Гафифә ни өчен театрга барырга теләми?

  • Вәли аны ничек ризалата?

  • Гафифә театрга баруның максатын иң беренче чиратта ничек күз алдына китерә?

4 нче төркем чыгышы "Татар йөрәге синдә - театр"

(укучылар презентацияләрен күрсәтеп, кайбер театр артистлары турында сөйлиләр)

Рәшит Шамкаев

Рәшит Шамкаев сәхнәгә килеп чыктымы тамашачылары белән бергә тамаша залын да, сәхнәне һәм андагы артистларны да ниндидер җан тынычлыгы биләп ала. Барлык кайгы-борчулар да онытылып, дөньялар түгәрәкләнеп китә. Рәшит Шамкаевны "Кояшлы артист" дип тә йөртәләр.

Люция Хәмит

Егетләр арасында иң оста биюче Илдус булса, хатын-кызлар арасында Люциягә тиңнәр юк. Люция Хәмит күпкырлы талант. Балалар өчен куелган спектакльләрдә ул кечкенә эт образларына хәтле иҗат итсә, "Ромео һәм Джульетта", "Идегәй" кебек трагедияләрдә катлаулы һәм зур көч сораган рольләрне дә тетрәндерерлек тирәнлек белән башкара.

Рамил Төхфәтулла

Казан театр училищесында Марсель Сәлимҗанов курсын тәмамлый. Академия театры сәхнәсендә беренче адымнарыннан ук Тукай, Таһир кебек үзәк рольләр башкарырга керешә. Рамил Төхфәтулланы концерт сәхнәләрендә дә очратырга мөмкин. Ягымлы тавышы белән һәм баянда оста уйнавы яраткан тамашачылары тарафыннан кайнар алкышларга күмелә.

Равил Шәрәфи

Соңгы елларда татар сәхнәсендә Шәрәфи белән алышырлык, Шәрәфидән "иң популяр комик" дигән исемне тартып алырлык артист күренмәде. Киләчәктә дә андый кешене күрү насыйп булмастыр ахры. Шәрәфи- чын көлү патшасы.

IV. Үткәннәрне искә төшерү, ныгыту

Сорауларга җавап бирү (укучылар нетбуклар белән эшлиләр, кайбер сорауларга җавапларын Интернет аша табалар). Биремне үтәү өчен 10 минут вакыт бирелә, һәр бер дөрес сорауга1 балл куела. Балларның саны исәпләнә, нәтиҗә ясала. (җавапларны экран буенча тикшерәләр)

  1. Г.Камал кайчан туган?

А 1890

Б 1879

В 1900

Г 1995

  1. Г.Камал исемен йөрткән театр нинди шәһәрдә урнашкан?

А Мәскәү

Б Петербург

В Казан

Г Лондон

  1. Беренче театр труппасының исеме...

А Сәйяр

Б Нур

В Шикрәт

Г Туганлык

  1. Камал театрының барлыкка килгәненә ничә ел?

А 200

Б 400

В 100

Г 90

  1. "Әлдермештән Әлмәндәр"нең авторы

А И.Юзеев

Б Г.Кәриев

В К.Тинчурин

Г Т.Миңнуллин

  1. Камал театрының беренче артисткасы

А Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская

Б Фатыйма Ильская

В Гөлсем Болгарская

Г Нәгымә Тәҗдарова

  1. Камал театрының хәзерге баш режиссеры кем?

А Ф.Бикчәнтәев

Б В.Юсупов

В М.Сәлимҗанов

Г М.Хисматов

  1. Камал исемен йөрткән театр нинди адрес буенча урнашкан?

А Островский 5

Б Камал 8

В Тукай 12

Г Татарстан 1

  1. Ничәнче елда театр академия дәрәҗәсен ала?

А 1923

Б 1924

В 1926

Г 1925

  1. Бу артистларның кайсысы Нырты авылыннан?

А И.Габдрахманов

Б Н.Юкачев

В Н.Ихсанова

Г Р.Бариев

  1. "Сәйяр" труппасының тәрҗемәсе...

А "Охота"

Б "Интернациональный"

В "Путешественник"

Г "Лучистый"

  1. Ничәнче елда театрга Г.Камал исеме бирелә?

А 1950

Б 1843

В 1940

Г 1939

  1. Камал театрының директоры кем?

А М.Сәлимҗанов

Б Ш.Закиров

В С.Сәйдәшев

Г Н.Юкачев

V. Йомгаклау, билгеләр кую

VI. Өй эше.

"Беренче театр" спектакленә чакыру язу





© 2010-2022