Конспект урока по татарскому языку на тему Инфинитив. Аның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы ( 5 сыйныф)

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 сыйныф

Тема: Инфинитив. Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы.

Максат: -Инфинитив турында төшенчә бирү, яңа лексика белән таныштыру;

- инфинитивны сөйләмдә дөрес куллана, аңа хас үзенчәлекләрне аера белү күнекмәләрен үстерү;

- әти-әниләргә өй эшләрен эшләргә ярдәм итәргә өйрәтү.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнләшү. Хәлләрен сораштыру.

2. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Балалар, без инде сезнең белән фигыльләр белән танышкан идек. Фигыльләрнең төрле формалары бар, без өйрәнгәннәре: боерык фигыль, хикәя фигыль.

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сандагы формасы, барлык фигыльләрнең нигезе булып тора: бар, кил, утыр, булыш

а) Хикәя фигыльнең ничә заман формасы бар?

- хәзерге заман: бара, килә, утыра, булыша

- үткән заман: барды, килде, утырды, булышты

- киләчәк заман: барачак, киләчәк, утырачак, булышачак

б)- Рәсемгә карагыз, балалар, бүлмәдә тәртипме? Ни өчен тәртип түгел? Алар нишләделәр?

(ашадылар, савыт-саба ваттылар, пычраттылар, өйне туздырдылар)

Балалар, бу бүлмәне тәртипкә китерер өчен нинди эшләр эшләргә кирәк, бирелгән сүзләрдән сайлап алыгыз.(Карточкада)

Сүзлек эше:

Бүлмәне җыештырырга - прибрать комнату

Савы-сабаны юарга - помыть посуду

Урын җыярга - заправить постель

Зарядка ясарга - делать зарядку

Чүпне чыгарырга - вынести мусор

Тузанны сөртергә - вытереть пыль

Идәнне себерергә - подмести пол

Сыйныфта йөгерергә- бегать в классе

Әйберләрне урнаштырырга- расставить вещи

- Балалар, бу сүзләрне дәфтәрегезгә язып куегыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укучылар, сез инде бу сүзләрнең кушымчаларына игътибар иткәнсездер, бу кушымчалар ярдәмендә фигыльнең нинди формасын ясап була? ( Инфинитив) Нәрсә соң ул инфинитив? Инфинитив затланышсыз фигыль формасы. Ул Нишләргә? Нишләмәскә? соравына җавап бирә. -рга/-ргә, -ырга/-ергә, -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә барлыка килә. Юклык формасы -маска /-мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала.

1. Слайдлар ярдәмендә инфинитив формасын өйрәнү.( презентация карау)

2. Дәреслек буенча кагыйдәне уку.(49нчы бит,1нче күнегү.)

3 .Биремнәрне үтәү.

- (Слайд 6) Напишите глаголы в неопределенной форме.

А) Егыл! Оныт! Кычкыр! Утыр! Уян! Егыл! Чистарт!

Б) Киен! Чишен! Күрсәт! Күтәр! Өйрән! Пешер! Сикер!

-(Слайд 14) Образуйте неопределенную форму данных глаголов.

А) Башла! Тукта! Кара! Ела! Уйна! Уйла!

Б) Әзерлә! Бие! Сөйлә! Яшә! Эшлә!

-(Слайд 16) . Җөмләләрне укыгыз, тәрҗемә итегез. Бу җөмләләрдә инфинитивларны билгеләгез.

1) Надо собирать ягоды. 2) Утром надо убирать постель 3) Не забудьте положить дневники на стол. 4) Нельзя брать эти вещи.

4.Физкультминут.

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз
Һәм керләр дә уабыз,
Тузан сөртә беләбез,
Ашарга пешерәбез.
Тиздән үсеп җитәрбез,
Шунда эшкә китәрбез.

5. Белем-күнекмәләрне камилләштерү.

- Дәреслек белән эш.

а) 50нче бит, 2нче күнегү. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны өстәп язарга.

М: Әни, урамга чы(к)... мөмкинме?- чыгарга.

б) 4нче күнегү. Рәсим турында хикәяне исегезгә төшерегез. Инфинитив формасын һәм кирәк, ярамый сүзләрен кулланып, аңа киңәшләр бирергә.

М: Урын-җирен җыймый - Урын-җирне җыярга кирәк.

- Сез өйдә әниләрегезгә ярдәм итәсезме? Ничек булышасыз, нәрсәләр эшлисез?

( Өйдә көн саен кер юарга, кичке аш әзерләргә, бүлмәләрне җыетырырга кирәк.) Сез бу фикер белән килешәсезме?

Кайсы эшләрне көн саен, атнага бер тапкыр, айга беничә тапкыр, сирәк, еш эшләргә кирәк?

III. Рефлексив бәяләү.

1. Йомгаклау.

-Бүген без сезнең белән нинди тема өйрәндек? Инфинитив нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Алар фигыльләрдән ничек аерылалар?

2. Билге кую. ( үзбәя - төсле карточкалар ярдәмендә)

3. Өй эше бирү: 1)51нче бит,7нче яки 8нче күнегү. Ситуатив биремнәр.; 2) Яңа сүзләрне кулланып олыларга күрсәткән ярдәмегез турында сөйләргә.





© 2010-2022