Разработка урока татарской литературы Чир китә - гадәт китми

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8нче сыйныфның рус төркемендә татар әдбиятыннан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Кашипова Н.З., учитель татарского языка и литературы МАОУ -"СОШ№17" города Альметьевска

Тема: Чир китә - гадәт китми.

Дәреснең тибы: Лексик һәм грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Методлар:өлешчә тикшеренү, эзләнү.

Алымнар: әңгәмә оештыру, төркемнәрдә эшләү, техник чаралардан файдалану, сүзлекләр белән эш.

Педагогик технология: Белем бирүнең коммуникатив һәм компьютер технологиясе.

Максаты: 1).Тупланган белемнәрне актуальләштереп, диалогик һәм монологик сөйләм оештыру аша мөстәкыйль аралашуга чыгару.

2).Укучыларның актив фикер йөртү осталыгын һәм иҗади сәләтен үстерү.

3).Укучыларда яман гадәтләргә тискәре караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, мәкальләр, ребус, карточкалар, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәреснең планы: I.Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру.

1).Исәнләшү, укучыларның кәефләре турында фикер алышу.

2).Төркемнәргә бирелгән өй эшләрен анализлау,бәяләү.

II.Белем-күнекмәләрне ныгыту этабы:

1).Ребус чишү.

2).Сәламәтлек турында мәкальләр әйтешү.

3)."Чир" һәм "гадәт" сүзләренең схемасын төзү, ике сүзнең уртак, аерым яклары турында сөйләшү.

4)."Наркомания" төшенчәсе турында фикер алышу.

5).Физкультминут.

6).Мультимедиа чарасы кулланып, наркоманнар тормышы турында сюжет карау.

7).Блиц-турнир уенын уйнату.

8).Психологлар ролендә Айратка киңәшләрен җиткерү.

III.Йомгаклау этабы:

1).Дәрескә нәтиҗә ясау,өй эше бирү.

2).Белемнәрне бәяләү,саубуллашу.

Дәреснең барышы:

I.1).-Исәнмесез,укучылар,хәерле көн сезгә!

(Исәнмесез,хәерле көн!)

  • Утырыгыз укучылар, минем кәефем шәп, сезнең кәефләрегез ничек? Бер-берегездән сорашыгыз.

(Укучылар шәп, начар түгел, ярыйсы, яхшы, начар сүзләрен кулланып бер-берсенең хәлләрен белешәләр).

  • Сыйныфта барлык укучының да кәефе яхшымы?

(Юк, Борисның кәефе начар).

  • Әйдәгез, уйлап карыйк, нилектән Борисның кәефе булмаска мөмкин икән?

(Укучылар "бәлки+дыр/дер" структураларын кулланып үз фикерләрен әйтәләр: бәлки ул авырыйдыр. Бәлки башы авыртадыр. Бәлки гаиләдә борчу бардыр. Бәлки кич соң йоклагандыр һ.б.).

  • Әйдәгез, Борисның үзеннән сорап карыйк. Андрей, сорап кара әле.

(Борис, син ник кәефсез?)

  • Чөнки мин тренировкада аягымны авырттырдым.

  • Әйбәт түгел, тизрәк тазар. Борис, ә син нәрсә белән шөгыльләнәсең?

(Футбол клубына йөрим, грек көрәшендә катнашам).

  • Бу бик яхшы, син чын егет икәнсең. Укучылар, әйдәгез экранга карап спорт уеннарын, спорт төрләрен искә төшереп китик.

(Спорт уеннары турында видеофильм карыйлар).

  • Сезгә таныш нинди спорт уеннарын күрдегез?

(Волейбол, хоккей, тимераякта шуу, сноуборт һ.б.)

2).- Өй эше итеп мин сезгә спорт темасына диалоглар төзеп килергә кушкан идем. Әйдәгез, шуларның берничәсен тыңлап китик.

(3-4 пар диалоглар укыйлар. Игътибарлылыкны тикшерү өчен парларда эшләгән укучылар турында тыңлаучылар арасында сорау - җавап күнекмәсе оештырыла).

  • Нәтиҗә ясагыз: димәк, сыйныфта күп укучы спортны ярата, спорт белән шөгыльләнә, бу ...........(укучыларның фикерләре).

  • Әлбәттә, мин сезнең белән килешәм. Бүгенге чир тулы дөньяда спорт белән шөгыльләнү әһәмиятле. Чөнки спорт ул - сәламәтлек. Ә сәламәтлекнең нәрсә икәнен ребус чишеп белә аласыз.

II. 1). Компьютерда бирелгән ребусны чишәләр.

"Сәламәтлек - зур байлык" мәкален укыйлар. Русчага тәрҗемә итәләр, жанры буенча мәкаль икәнлеген аңлаталар.(Әлеге мәкаль ребусны чишкәннән соң килеп чыга)

2).-Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?

(2 төркемдә эшлиләр. "Кем тизрәк, кем зирәк?" уены оештырыла. Төркемнәргә мәкальләрнең башы, ахыры әйттерелә).

1).Сәламәт тәндә............................(сәламәт акыл).

2).Хәрәкәттә.............................(бәрәкәт).

3).Байлык - бер айлык........................(саулык - гомерлек).

4).Сәламәтлек...........................(зур байлык).

5).Саулыгым............................(байлыгым).

6).Чир китә..................................(гадәт китми).

3).-Афәрин, укучылар! Ә хәзер, әйдәгез, сөйләшүебезне иң соңгы "Чир китә, гадәт китми" мәкале тирәсендә дәвам итик.

- Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? Иң беренче, ярдәмче схемалар төзеп карыйк.(Карточкалар ярдәмендә чир һәм гадәт сүзләренең схемасы төзелә).

Чир - ангина

  • Аллергия

  • Астма

  • Гипертония

  • Вич

  • Грипп

  • Диабет

  • Спид

Гадәт - наркомания

  • Таксикомания

  • Алкоголизм

  • Тарту

  • Тәмәке

  • Гаджетомания

4).Яхшы, укучылар! Ә чир һәм гадәтләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора соң? Төркемнәрдә билгеләмәләр биреп карагыз әле.(Төркемнәрдә аңлатмалы сүзлекләр белән эшлиләр)

Чир - нәселдән килүче, йогышлы, табигый авырулар, дәвалап була. Алар иммунитет көчсез булганга, инфекция таралганга, организм көчсез булганга килеп чыга.

Гадәт - бу да авыру, аны табиблар дәвалый алмый, психологлар киңәшен тыңларга кирәк, ихтыяр көче булмаганга, йомшак холыклы булганга килеп чыга.

5).-Бик дөрес, сезнең белән килешәм. Бүгенге көндә бу яман гадәтләр олылар арасында гына түгел, балалар, яшүсмерләр арасында да киң таралган. Шуларның иң куркынычы нәрсә? (Наркомания).

-Наркомания сүзен ничек аңлыйсыз? Сүзлектән карап аңлатыгыз.

(Наркотиклардан бәйле булу. Наркотикларсыз яши алмау).

-Бик дөрес, киләсе сюжетка күчкәнче ял итеп алабыз.

6).Физкультминут. (Өлкән сыйныфта күзләрне ял иттерү күнегүләре).

7).-Укучылар, әйдәгез, сезгә таныш спектакльдән бер сюжет карап китик. Уйлап, искә төшереп утырыгыз, спектакль нәрсә турында, әһәмияте нәрсәдә?

(Видеосюжет күрсәтелә. Әлмәт Дәүләт драма театры репертуарыннан "Балакаем" спектакленең өзеге тәкъдим ителә).

8).-Игътибарлыгыгызны тикшереп үтик, блиц-турнир тәкъдим итәм.

(Блиц-турнир оештырыла).

- Спектакльнең исеме ничек?

- "Балакаем".

- Авторы кем"

- Драматург Илгизәр Зәйни.

- Спектакль нәрсә турында?

- Наркомания турында.

- Төп геройлар кемнәр?

- Айрат һәм Илмира.

- Айратның әти-әнисе профессияләре буенча кем?

- Әнисе - укытучы, ә әтисе - милиция подполковнигы.

- Дөрес, димәк, Айрат нинди гаиләдән?

- Зыялы гаиләдән.

9).-Уйланырлык проблема килеп чыкты. Ә ни өчен Айрат наркоман булып киткән?

(Укучыларның фикерләре тыңланыла).

а). ихтыяр көче булмаганга;

б). үз-үзенә ышанмаганга;

в). үз көченә ышанмаганга;

г). Илмираны яратканга;

д). дуслар сайлый белмәгәнгә....

- Ә Айратны бу яман гадәттән коткарып буламы?

(Әйе, аңа табиб, психолог, гаиләсенең ярдәме кирәк).

  • Алайса, бер-ике минутка гына психологлар булыгыз да Айратка киңәшләр бирегез.

Укучыларның киңәшләре тыңлана:

  • Айрат, сиңа үз-үзеңә ышанырга кирәк.

  • Айрат, әти-әниеңне тыңла, табибка бар, дәвалан.

  • Айрат, дусларыңны оныт, яхшыларын тап.

  • Айрат, ихтыяр көчеңне арттырырга тырыш.

  • Айрат, яман белән юлдаш булма.

  • Айрат, онытма, чир китә - гадәт китми.

  • Рәхмәт, укучылар, әйтегез әле яман гадәтләр авыручы кешеләр өчен генә куркынычмы? (Укучыларның җавабы)

  • Бик дөрес, нәтиҗә ясагыз.

а). наркомания ул - наркотиклардан бәйле булу;

б). куркыныч авыру;

в). озак дәвалана торган авыру;

г). үлемгә китерүче авыру;

д). кешенең үзен дә, туганнарын да кызганмый торган авыру;

е). бүгенге дәрестә без наркоманиягә нәрсә дип әйтәбез?

ж). Юк! - дип әйтәбез.

10-Укучылар, сез инде хәзер зур егетләр һәм кызлар. "Ярый һәм ярамый"сүзләрен вакытында әйтә һәм үзегезне яман гадәтләрдән тыя белергә тиешсез. Наркомания чиренең нинди коточкыч авыру икәне хәтерегездә калсын өчен сезгә тагын бер сюжет күрсәтеп узам. Карагыз да, нәтиҗә ясагыз: сезнең өчен нинди тормыш татлырак?(Наркомания чире белән авыручылар турында сюжет күрсәтелә)

III.Йомгаклау этабы:

1).-Укучылар, бүгенге дәрес һәркайсыбыз өчен дә файдалы булырга тиеш. Без бүген тормышта иң актуаль авыру - яман гадәтләр турында сөйләштек. Истә тотыгыз, авыруны дәвалап була, ә яман гадәтләрдән котылу җиңел түгел. Чир китә - гадәт китми!

2).Өй эше итеп кабул итегез:

1 төркем: "Наркотикларга юк!" темасына рәсемнәр ясарга.

2 төркем: карточкаларда бирелгән хикәянең азагын төзеп бетерергә.

3). Дәрес өчен билгеләр кую, саубуллашу.











"Чир китә-гадәт китми" темасына уздырылган дәрескә аннотация

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр. Димәк, уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. Моңа бәйле рәвештә укучы шәхесенә мөнәсәбәт тә, белем һәм тәрбия бирүнең эчтәлеге дә үзгәрми кала алмый. Без, укучыларга сыйфатлы белем бирергә омтылу белән бергә, базар мөнәсәбәте шартларында көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү юнәлешендә дә эшлибез. Бу максатка ирешүне укучыларда коммуникатив компетенция - аралашу осталыгы формалаштырудан башка күз алдына китереп булмый. Рус телле аудиториядә татар телен укыту нигездә коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш. Соңгы алты елда үз дәресләребезне Р.Р.Нигъмәтуллина тарафыннан эшләнгән концентрик укыту программасына нигезләнеп төзелгән дәреслекләргә таянып алып барабыз. Әлеге дәреслекләр дәвамчанлык принцибына нигезләнгән, лексик-грамматик бөтенлек һәрдаим сакланып килә. Дәреслек яңа технологияләр кулланып эшләүне күз алдында тота, укытучыга үзенең иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга мөмкинлек бирә.

Югарыда китерелгән дәрес үрнәге рус телле укучыларның 8 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә. Дәреслектә "Чир китә - гадәт китми" темасы аерым өлешләргә булеп, берничә сәгать бирелә. Мин соңгы йомгаклау дәресен укучыларның әлеге дәресләрдә лексик материалны ни дәрәҗәдә үзләштерүен билгеләү һәм диалогик - монологик күнекмәләрне камилләштерү аша мөстәкыйль сөйләмгә чыгу мөмкинлекләрен тикшереп карау максатыннан уздырдым.

Дәрестә кулланылган эш төрләре укучыларны аралашуга җәлеп итү, проект һәм схемалар төзи белүгә этәрү, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерүгә юнәлтелде. Нәтиҗәдә, системалылык һәм дәвамчанлык принциплары һәр дәрестә саклану нәтиҗәсендә укучылар татарча мөстәкыйль аралашуга чыга алдылар. Әлеге дәресне без концентрик укытуны сынап карау елларында күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, Мәгариф оешмалары методистларына тәкъдим иттек. Һәр очракта да дәрес югары бәягә лаек дип табылды, концентрик укытуның һәм коммуникатив принципка нигезләнеп язылган дәреслекләрнең көндәшлеккә ия шәхесләр тәрбияләүдәге әһәмияте ассызыклап үтелде.

Дәрес тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия. Анда каралган видеосюжетлар, әңгәмәләрдән укучылар үзләре өчен тормышчан мәсьәләләрне билгеләп чыгардылар. Дәрес азагында һәр укучының йөзендә наркомания дигән афәт турында уйлану, наркотикларга нәфрәт чагыла иде. "Балакаем" спектакле наркоманиягә багышланган, укучыларны шушы бүлекне өйрәнә башлагач, бер дәрестә махсус алып бардым, бик канәгать булып кайттылар. Дәрестә әлеге спектакльдән өзек күрсәтү- укучыларны психологлар роленә кертеп җибәрү өчен кирәк булды.Үз күзләре белән күргән вакыйгаларга мөнәсәбәтне җиткерү аларга һәрвакыт җиңелрәк.

Бүген тел өйрәтүдә компьютер технологиясе киң кулланыла. Әлеге дәрестә бу технологияне укучыларның белем - күнекмәләрен камилләштерү максатында кулландым, мәкальләр, ребус, блиц-уен аннан файдалану мөмкинлегенә нигезләнеп алынды. Шулай да, сөйләм телен камилләштерү дәресләрендә компьютер технологиясен чамадан тыш куллануны хупламыйм, чөнки бу укучыларның телдән аралашу мөмкинлеген тарайта.

© 2010-2022