Ә. Еники Бала хикәясе (5 сыйныф)

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Мәскәү районының 130 нчы урта мәктәбе



План - конспект

Әмирхан Еникинең "Бала" хикәясенә анализ ясау дәресе (5 сыйныф)


Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Э.Х.




Казан - 2015

Дәрес темасы: Әмирхан Еникинең "Бала" хикәясенә анализ ясау дәресе (v сыйныф).

I.Максатлары: 1) фәнни: "Бала" хикәясендәге образлар системасын барлау;

2) коммуникатив: әсәрдәге образлар бирелешен өйрәнү белән бергә укучыларның фикерләрен ачыклау, әдәби тел нормаларын саклап, камил сөйләшергә өйрәтү;

3) тәрбияви: укучыларда ватанны саклаучыларга карата хөрмәт уяту. Киләчәк 23 февраль бәйрәменең мәгънәсен аңлату.

II. Бурычлар:

  1. Хикәянең эчтәлеген искә төшерү;

  2. Әсәрдәге образлар системасын анализлау;

  3. Укучыларга символларның мәгънәләрен аңлату.

III.Принциплар: 1) дидактик: фәннилек, укыту һәм тәрбия берлеге принцибы, укучыларның яшь үзенчәлеген истә тоту принцибы, тарихилык;

2) гомумметодик: ситуатив-тематик;

3) хосусый методик: әдәби әсәрне субъектив кабул итү принцибы, әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак кабул итү принцибы.

IV.Уку-укыту ысуллары: 1) сәнгатьле уку;

2) өлешчә эзләнү ысулы.

V.Укыту алымнары: 1) укытучы сөйләме;

2) сорау-җавап алымы;

3) сәнгатьле уку;

VI.Дәреснең төре: 1) әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.

VII.Әдәбият исемлеге:

2.Җәләлиева М.Ш. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек / М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина. - 4 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 336б.

VIII. Җиһазлау: дәреслек; такта.

Дәрес планы

I.Башлам өлеше. 15мин.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.Актуальләштерү этабы. 5мин.

  1. Хикәядәге төп геройны билгеләү.

  2. Пейзаж һәм хикәягә билгеләмә биреп үтү.

III. Яңа материалны аңлату этабы. 15 мин.

  1. "Бала" хикәясендәге төп геройларга характеристика бирергә өйрәнү.

  2. Пейзажның әсәрдә тоткан урынын билгеләү.

  3. Укучыларга кайбер символларның мәгънәләрен җиткерү.

IV. Ныгыту өлеше. 8мин.

1. Үткән тема буенча укучыларга сораулар бирү.

V.Йомгаклау. 2 мин.

1. Дәрескә гомуми нәтиҗәләр чыгару.

2.Әсәрне укып бетереп килергә һәм эчтәлек сөйләргә өйрәнергә кушу.



Дәрес эшкәртмәсе

-У. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Бүген дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү) Узган дәрестә без Ә. Еникинең "Бала" хикәясен өйрәнгән идек. Сезгә өйдә аны укып бетереп эчтәлеген сөйләргә әзерләнеп киләсе иде. Хәзер барыбыз да сөйлибез. Башлй ... (Шулай бер-берсен дәвам итеп сөйлиләр)

-У. Булдыргансыз укучылар. Молодцы! Сезгә хикәя ошадымы соң?

-у. (әйе, я юк җаваплары)

-У. Без сезнең белән алдагы дәрестә хикәя жанрының нәрсә икәнен искә төшердек. Нәрсә әле ул хикәя?

-у. Булган яисә булырга мөмкин булган вакыйгаларны сурәтләгән чәчмә әсәр.

-У. Молодцы! Ә хәзер пейзаж нәрсә әле ул? Искә төшерик әле.

-у. Табигать күренеше.

-У. Әйе, молодцы. Бик дөрес. Ә әсәрдә пейзаж ни өчен сурәтләнгән икән?

-у. (геройларның хис-кичерешләрен бирер өчен)

-У. Әйе, дөрес. Әйдәгез бер пейзаж күренешен укып китик әле. (укыйлар) Укучылар, безнең әсәрдә төп герой кем булды әле?

-у. Зариф, бала.

-У. Укучылар, Зарифның нинди сыйфатларын әйтә аласыз?

-у. Батыр, яхшы күңелле. Зариф - ваемсыз, уйчан, туган илен яратучан, игътибарлы, балалар өчен гомерен куркыныч астына куйган ата, батыр, зур йөрәкле.

-У. Укучылар, ә сез беләсезме, Ә.Еники әсәрдә урман образын болай гына бирмәгән. Ул безнең яшерен билге булып та тора. Урманга кергәч, безгә явыз җәнлекләр, еланнар һәм башка куркынычлар да көтә. Килешәсезме?

-у. (әйе, юк)

-У. Менә, Ә.Еники дә әсәрдә урман образы аша Зарифны көткән куркынычлар турында әйтә. Ул безгә шулай "подсказка" бирә. Алга таба әсәрдә сынаулар сурәтләнәчәк, ди. Әсәр ахырында Зариф баланы станция платформасында калдыра. Менә, укучылар, сез берәр җиргә барганда сезнең юлыгыз кайдан башлана? Я вокзалдан, я тукталыштан, әйеме? Менә монда да автор баланың юл башын, гомер юлының башын әлеге станция платформасы дип бирә. Аның тормыш юлы, олыгаер вакыты шушы көннән башлана, ди Ә.Еники. Менә, укучылар, биредә Зариф безнең ватанны саклаучы. Ә тиздән, 23е көнне безнең нинди бәйрәм әле?

-у. Ватанны саклаучылар көне.

-У. Әйе, дөрес. Менә безнең бабаларыбыз, әтиләребез ватаныбызны саклаучылар. Малайларыбыз да үскәч безнең ватаныбызны, илебезне саклаячак. Без шуңа күрә аларга таянабыз, безне сакларлар, якларлар дип уйлыйбыз. 23 февраль көнне аларның көнен, бәйрәмен бәйрәм итеп, котлаячакбыз.

Димәк, без бүген "Бала" хикәясендәге төп геройга төгәлрәк бәя бирдек, алар нинди сыйфатларга ия икәнен белдек. ... әйтеп кит әле, Зариф нинди сыйфатларга ия?

-у.(әйтә)

-У. Ә бала?

-у. (җавап бирә)

-У. Балалар, ә пейзаж әсәрдә ни өчен бирелде әле?

-у. Зарифның хис-кичерешләрен күрсәтү өчен.

-У. Әсәр башындагы урман нәрсәне аңлатты инде?

-у. Зарифны алда сынаулар көтүен.

-У. Ә станция платформасы?

-у. Юл башын.

-У. Дөрес, укучылар! Өй эшен язып куйыйк. Өйдә бүген өйрәнгән хикәя буенча сораулар биреп, Ә.Еникигә хат язырга. Бүген билгеләр ... куйдым. Көндәлекләрегезне бирегез.



© 2010-2022