Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән үткәрелә торган район олимпиадасы биремнәре

(2015/2016 нчы уку елы)

Максималь балл - 64

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.


  1. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) автобус;

ә) ямь-яшел;

б) төнгәчә;

в) малайдан.


  1. Басым һәм иҗек калыпларының үзенчәлекләрен саклап, билгесез сүзне табыгыз. (2 балл)

тартмасыннар: татарча = казахча : X

X = ?

а) җырласыннар;

ә) кайтмаганнар;

б) чувашча;

в) марича.

  1. Баба тел терминының дөрес аңлатмасын билгеләгез. (2 балл)

а) күп кенә кардәш телләр килеп чыккан беренче уртак нигез тел;

ә) ике төрки әдәби тел;

б) ата-бабаларыбыз теле;

в) дөньядагы барлык телләр килеп чыккан беренче тел.


  1. Үзен күзәтүче барын сизде ахры, борыла төшеп, чык тамчыларыдай күзен миңа текәде (Р. Мөхәммәдиев) җөмләсендәге сурәтләү чарасын билгеләгез. (2 балл)

а) метафора;

ә) эпитет;

б) метонимия;

в) чагыштыру.

5. Куышларында сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән вариантын билгеләгез. (2 балл)

а) куыш-лар-ын-да;

ә) ку-ыш-лар-ын-да;

б) куыш-лар-ы-нда;

в) куыш-лар-ында.

Сүзнең үзендә мәгънәле кисәкләрнең шартлы билгеләрен куегыз (2 балл)

куышларында

6. Мәрьям тумыштан ук артык шау-шуны, көтү-көтү балалар белән уйнап йөрүне яратмый (Г. Ибраһимов) җөмләсендә тумыштан сүзенең ясалу ысулын билгеләгез. (2 балл)

а) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы;

ә) сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы;

б) ясагыч кушымча ялгау ысулы;

в) тамыр сүз.

7. Җөмләләрнең төренә туры китереп, җөмлә номерын таблицага куегыз. (6 балл)

Гади җөмлә

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөмлә

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Катнаш кушма җөмлә

д


в

а

г

б

ә

а) Карлыганнар өлгергәндә,

Ямьле җәйдә туган ул (Р. Вәлиев)

ә) Апрель җитсә, яз җитәр,

Эреп агып, кар китәр (мәкаль)

б) Борын-борын заманда,

Әле син дә булмаганда,

Әле мин дә булмаганда,

Бер урман булган (Р. Вәлиев)

в) Җитә кичләр, җиләс җилләр

Исәләр дә исәләр (Х. Туфан)

г) Илләр күп ул, җирләр күп ул, телләр күп ул,

Ә гомерләр бер генә (Р. Фәйзуллин)

д) Чүлләрдә йөри егет,

Арыслан киек кебек (Х. Туфан)

8. Йоткылык тартыгы (фарингаль тартык) кергән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) шөбһә;

ә) маэмай;

б) тәнкыйть;

в) кардәш.

9. Бирелгән сүзләрнең барысында да икешәр [ч] авазы әйтелгән рәтне билгеләгез. (4 балл)

а) эреткеч, чәнечкеле, чүкеч, чуп-чуар;

ә) азчылык, сүзчән,кызчык, газчы;

б) читекче, чәкчәк, чыбык, чүлмәкче;

в) чып-чык, көчек, чемченү, чикерткә.

Бу күренеш тел белемендә кире ассимиляция дип атала.

10. Тормыш күз иярмәс тизлек белән алга бара (В. Имамов.) җөмләсендә күз иярмәс берәмлеге ... (2 балл)

а) хикәя фигыль;

ә) рәвеш;

б) сыйфат;

в) сыйфат фигыль.

11. -мага/-мәгә кушымчалары - ... (2 балл)

а) фигыльнең юклык күрсәткече;

ә) сыйфат фигыльнең юклык формасы;

б) инфинитивның диалекталь формасы;

в) хикәя фигыльнең хәзерге заман күрсәткече.

12. Тарихи сүзләр - ... (2 балл)

а) предметлар, күренешләр кулланылыштан төшеп калу сәбәпле искергән сүзләр;

ә) көндәлек тормышта сирәк кулланыла торган сүзләр;

б) территориаль яктан кулланылышы чикле булган сүзләр;

в) гомумкулланылышка кереп китә алмыйча калган сүзләр.

13. Җөмләнең төрен билгеләгез: (2 балл)

Таңнар аткан саен,

Әткәй утырткан каеннар

Сәҗдә кыла, кыйбла якка карап (Р. Низами)

а) катнаш кушма җөмлә;

ә) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

14. Гомерлеккә сиңа бер киңәш бар: (2 балл)

шырпы белән , улым, уйнама! (Р. Әхмәтҗан) җөмләсендәге иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

а) иярчен сәбәп җөмлә;

ә) иярчен аергыч җөмлә;

б) иярчен максат җөмлә;

в) иярчен күләм җөмлә.

15. Тыныш билгесен куюда хата җибәрелгән җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) - Тукта! - диярсез , бәлки, сез. - Болай ук катгый нәтиҗә ясарга иртәрәк түгелме? (Ә. Еники)

ә) "Әйдә, йоклап алабыз," - дип сузылып яткан өч туган (әкият)

б) Бервакыт күрә, чыпта өстендә китап калмаган диярлек (Г. Бәширов);

в) Башында бүреге булмаганга, аның озын кара чәчләре маңгаена, иңбашына таралып төшкән иде (Ф. Хөсни)

16. Бервакыт ул, Шәрәфине сагалап, аларның турыларында таптанды (Н. Гыйматдинова) җөмләсендә билгеләнгән сүзнең кайсы сүз төркеменә керүен күрсәтегез. (2 балл)

а) исем;

ә) исемләшкән сыйфат;

б) бәйлек сүз;

в) модаль сүз.

17. Модальлек кушымчалары булмаган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) уйнама, кайттыгыз, бәйләнгән;

ә) һәрвакыттагыча, тынычлыкның, кешелеклелек;

б) энекәшнең, беренчеләрдән, зәңгәрлек;

в) зурайдык, ашланган, ташлар.

18. Кемдер, алар, әллә кем, һәр, үз, монда алмашлыкларының төркемчәләре дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез. (2 балл)

а) зат, тартым, билгеләү, билгесезлек, билгеләү, күрсәтү;

ә) билгесезлек, күрсәтү, билгесезлек, билгеләү, билгеләү, күрсәтү;

б) билгесезлек, зат, билгесезлек, билгеләү, билгеләү, күрсәтү;

в) билгесезлек, билгеләү, билгесезлек, билгеләү, тартым, күрсәтү.


II Теоретик бирем.

Билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, төгәл итеп җиткерүләрен әдәби сөйләм диләр. (2 балл)

Телдәге стильләрне өйрәнә торган фән стилистика дип атала. (2 балл)

Сөйләм стиленең төрләре түбәндәгеләр: (4 балл)

  • әдәби стиль

  • публицистик стиль

  • фәнни стиль

  • рәсми стиль

  • сөйләмә стиле

Үзегезгә якын булган берәр стильгә характеристика бирегез. (4 балл)


III Иҗади бирем.

Иң кадерле газиз кешебез син,

Бу - буш сүзләр диеп уйлама.

Әниләргә сыенып яшәгәннәр

Бәхетен таба якты дөньяда.

(газетадан)

"Әни" сүзе сезнең күңелләрдә нинди хисләр уята? "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дигән гыйбарә сезгә нәрсә әйтә? Фикерләрегезне туплап, 13-15 җөмләдән торган текст языгыз. (10 балл)

Текст язуга таләпләр:

- текст төзелеше ( башлам, төп өлеш, йомгаклау);

- җөмләләр дөрес, төзек булырга тиеш;

- язма телнең бай, сурәтле булуына игътибар итәргә;

- орфографик грамоталылыкка игътибарлы булырга.

4

© 2010-2022