Литературно-музыкальная композиция И бөек Сәйдәш, и моңлы Сәйдәш!Милли җырларың җаннарга сердәш

Максат: Халкыбызның сөекле композиторы профессиональ татар музыкасына нигез салучы, күренекле шәхес С.Сәйдәшевнең тормышы һәм бай иҗаты белән якыннан таныштыру, укучыларда татар моңына кызыксыну уяту,милли рух тәрбияләү.   Җиһазлар: С.Сәйдәшев портреты, композиторның тормыш һәм иҗатын чыгылдыручы китаплар; газета-журналлар;курай, скрипка, пианино кебек уен коралары;экран һәм проектор.   Экранда С.Сәйдәшев  портреты һәм түбәндәге сүзләр:                                                       И бө...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







Тема: И бөек Сәйдәш,

и моңлыСәйдәш!

Милли җырларың

җаннарга сердәш.

(әдәби-музыкаль кичә, 6 класс, рус группалары)



Нургалиева Гөлсинә Мидхәтовна

Казан шәһәре, Мәскәү районы, 94 нче гимназия

татар теле һәм әдәбияты укытучысы








2014 ел


Максат: Халкыбызның сөекле композиторы профессиональ татар музыкасына нигез салучы, күренекле шәхес С.Сәйдәшевнең тормышы һәм бай иҗаты белән якыннан таныштыру, укучыларда татар моңына кызыксыну уяту,милли рух тәрбияләү.

Җиһазлар: С.Сәйдәшев портреты, композиторның тормыш һәм иҗатын чыгылдыручы китаплар; газета-журналлар;курай, скрипка, пианино кебек уен коралары;экран һәм проектор.

Экранда С.Сәйдәшев портреты һәм түбәндәге сүзләр:

И бөек Сәйдәш, и моңлы Сәйдәш!

Милли җырларың җаннарга сердәш.

Г. Әхтәмова

(Пианинода С.Сәйдәшевның вальс көе уйнала. 1 кыз белән 1 малай вальс әйләнәләр.)

1 нче алып баручы. (1нче слайд)

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, дуслар! Без бүген халкыбызның иң яраткан композиторы С.Сәйдәшевне искә алу кичәсенә җыелдык. Халкыбыз үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган һәм гаҗәеп матур көйләр иҗат иткән Сәйдәшен сагына. 7 миллионлы татар халкы кайда яшәвенә, кем булуына карамастан, үзенең сөекле композиторын олылый, хөрмәтли, ярата.

2нче алып баручы. (2,3нче слайдлар)

Основоположник татарской профессиональной музыки композитор Салих Сайдашев родился в Казани в 1900 году 3 декабря в доме 101 по улице Большая Мещанская, называемой сейчас улицей Нариманова.

Аның әтисе Биектау якларыннан чыккан Җамалетдин ага башта татар баеның кучеры, аннары вак сәүдәгәре булып эшли. 1900 елда кинәт үлеп китә. Әтисе үлеп, 15 көн үткәч, Салих дөньяга килә.

1 нче алып баручы. (4нче слайд)

Махубжамал-мать композитора была красивой, статной женщиной, с редкостными душевными качествами: гуманная, деликатная в обращении с людьми, выдержанная, приветливая, добрая, с мягким характером.

Салихның әнисе Мәхүбҗамал апа йомшак күңелле, чибәр, кешелекле, олы җанлы кеше була. Әнисенең бу сыйфатлары аңа да күчкән. Кечкенә Салих йомшак күңелле хатын - кызлар арасында үсә. Аның шәхси сөйкемлелеген замандашлары һәрвакыт яратып искә төшерәләр.

2 нче алып баручы. ( 5нче слайд)

С. Сәйдәшевның туганнан туган апасы Сәгадәт Идрисова истәлекләреннән:

(Сәйдәшевның "Көй" әсәре уйный, 1 укучы сөйли)

"Салихка 8-9 яшь вакытларда, аны сәүдә эшләренә куша башладылар. Тик ул кибеткә йөрергә яратмый иде. Кибеткә дип китә дә, чормага менеп, гармунда уйнап утыра иде. Ә бервакыт, әнисе ачулангач, ул болай дигән: "Беләсеңме, әни! Син мине кибеткә җибәрмә. Минем кулыма бер музыкант кагылды. Әгәр кулга музыкант кагылса, бу кеше киләчәктә көйче була икән. Һәм мин көйче булачакмын!"

2 нче алып баручы. ( 6нчы слайд)

Шиһап Әхмәров истәлекләреннән:

(1 укучы сөйли)

"Салихның зур талантын күреп, без аны йорт эшләреннән азат иттек. Һәм мин үземнең танышым Хаҗи Әхтәмов аркылы пианино алдым. Ә Салихның талантын күрсәтү өчен, танылган пианист Заһидулла Яруллинны чакырдым. Салихка профессиональ музыкага юл салучы кеше Сәйдәшевнең беренче укытучысы Заһидулла Яруллин булды."

1 нче алып баручы. ( 7нче слайд)

В семье Сайдашевых Габдулла Тукай был желанным гостем. Из воспоминаний Шигаба Ахмерова:

( укучы сөйли)

"Тукай безнең йортта бик еш була иде. Салих аны хөрмәт итеп һәм сөенеп каршы ала. Ә Тукай аның уйнаганын тыңларга бик ярата иде. Киткәндә көлемсерәп, болай ди: "Яхшы уйный бит, әй! Көйче булыр!"

курайда "Тәфтиләү" көе башкарыла

2 нче алып баручы. (8 ,9 нчы слайдлар)

16 яшьлек С.Сәйдәшевнең музыкаль сәләте югары дәрәҗәдә үсә. 1917 елда Салихның да тормышында үзгәрешләр була. Яшь булуына карамастан, ул музыкаль коллективлар, түгәрәкләр, оркестрлар оештыра. Талантлы композитор музыканың төрле жанр һәм формаларын үстерүгә күп көч куя.

Укучы табышмаклар әйтә.

Сырлы,сырлы, сырлы ул.

Безнең белән җырлый ул.

Биетә дә, җырлата

Күңелле ул, моңлы ул.

(гармун)

Урманда үсә,

Урманнан чыга,

Кулда елый,

Идәндә сикертә.

(гитара)

Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый.

(барабан)

Телләре бик күп булса да,

Һәркем аңлый, үз итә.

Җылата да, җырлата да,

Кирәк икән биетә.

(гармун)

1 нче алып баручы. ( 10,11,12 нче слайдлар)

Результативная деятельность композитора особенно приходится на 1922-1932 годы. Он в истории татарского искусства в первый раз начинает работать в новом жанре-музыкальный драматический жанр. Он сочинил больше шестидесяти сценических музыкальных произведений.

Сәйдәш иҗат иткән "Галиябану" һәм "Сүнгән йолдызлар" спектакльләренә (М.Фәйзи, К.Тинчурин әсәрләре) увертюралар беренче симфоник әсәрләр булып исәпләнә.

2 нче алып баручы. ( 13,14 нче слайдлар)

1934 -1938 елларда ул, бер төркем татар музыкантлары белән бергә, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең күренекле педагогларыннан музыка теориясен өйрәнә.

Вернувшись из Москвы, композитор продолжает свою работу в Татарском государственном академическом театре имени Галиаскара Камала.

1939 году его принимают в Состав Союза композиторов Татарстана.

1 нче алып баручы. ( 15 нче слайд)

1939 елны татар музыкасы сәнгате өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен С.Сәйдәшевкә "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә.

2 нче алып баручы. ( 16 нчы слайд)

Салих Сәйдәшев тарафыннан 20 нче елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе- "Совет Армиясе маршы". Аның бу әсәрен халык бик яратып каршылый.

Пианинода "Совет Армиясе маршы"музыкасы яңгырый. (Мулин М.В.)

1 нче алып баручы. ( 17, 18 нче слайдлар)

С.Сәйдәшев сугыш елларында "Ватан маршы", "Изге әманәт" (Таҗи Гыйззәт), "Мулланур Вахитов" (Н.Исәнбәт) әсәрләренә музыка яза.

Сугыштан соңгы елларда С.Сәйдәшевнең М.Садри сүзләренә язган "Дан сезгә, җиңүчеләр", Ә. Ерикәй сүзләренә "Дуслык турында җыр". Балалар өчен җырлар күп яза: "Укырга", "Ямьле җәй", "Яшь туристлар җыры", "Тынычлык турында балалар җыры", "Укучылар вальсы", "Зәңгәр күл", "Безнең әби".

2 нче алып баручы. Кызлар хоры башкаруында "Әдрән диңгез" җыры (19 нчы слайд)

1 нче алып баручы: С.Сәйдәшевнең туганнары.

(20,21,22,23,24,25,26,27 нче слайдларны сөйли.)

1 нче алып баручы. ( 28 нчы слайд)

Мухтаров Адель

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең, маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

(Муса Җәлил)

2 нче алып баручы. (28 нче слайд)

Милли профессиональ музыка өлкәсендәге уңышлары өчен С. Сәйдәшевкә "Татарстанның халык артисты" дигән мактаулы исем бирелә.

Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең "Җырларым" шигыренә язылган җыры-композиторның соңгы әсәре.

(Салих Сәйдәшевның дисктан "Җырларым җыры"яңгырый.)

1нче алып баручы. (29 нчы слайд)

Мәскәүгә китәр көн җитә. Аны озатырга искиткеч күп халык килә. Өйдән чыгарга җыенгач, ул рояльгә утыра һәм әле моңарчы ишетелмәгән көйне уйный. Бу көйдә аерылу сагышы ургыла. Моң тулы күзләр каядыр еракка төбәлгән. Бу-Сәйдәшевнең соңгы уйнавы була.

2 нче алып баручы. (30, 31нче слайдлар)

Мәскәүдә Сәйдәшкә операция ясыйлар. Ләкин 1954 елның 16 декабрендә С.Сәйдашев дөньядан китә. Сәйдәшнең үлеме турындагы хәбәр бөтен халыкны тетрәндерә. Мәскәүдә яшәүче татарлар өчен дә ул "безнең Сәйдәш" була. Аны соңгы юлга озатырга бөтен Казан халкы килә. Автобуслар, трамвайлар туктап кала.

Халык ташкыны урамнарга сыймый. Балконнар, тәрәзә төпләре, өй түбәләре халык белән тула. Халык елый.

Укучы сөйли

Әй декабрь! Егерменче көнең.

Күңелдә - боз. Күздә - кайнар яшь.

Меңәүләрнең телләрендә бер сүз:

Сәйдәш... Сәйдәш... Сәйдәш...

Урам тулы халык, балконнарда,

Түбәләрдә, тәрәзәләрдә...

Мондый хәлне Казан моңарчы бер

Күргән булган Тукай үлгәндә.

2 нче алып баручы. (32 нче слайд)

Сәйдәш үлде, ләкин кабатланмас якты талант, сөйкемле композитор халык йөрәгендә яши. Чөнки ул иҗат иткән көйләр үлемсез.

Укучы сөйли

Бу -Шопен да, Бетховен да түгел,

Шулар заты, шулар кардәше.

Бу-татарның җир, табигать биргән

Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

(К.Булатова)

1нче алып баручы. (33, 34, 35, 36 нчы слайдлар)

Халык үзенең Сәйдәшен сагына. Бердәнбер баласын җуйган анадай юксына, өзгәләнә. Композиторны ярату, сагыну хисе халык күңелендә һәрдаим. Татар халкы үзенең сөекле улының истәлеген барлый.

1993 елның 25 нче июлендә Горький урамында С.Сәйдәшев музее ачыла.

2нче алып баручы (37 нче слайд)

2000 елның 15 нче декабрендә Татарстан Республикасының Зур концертлар залына С.Сәйдәшев исеме бирелә.

1нче алып баручы. (38 нче слайд)

2005 елның 12 нче августында Татарстан урамында С. Сәйдәшевкә һәйкәл куелды. Авторы - Мәхмүт Гасыймов.

2нче алып баручы. (39 нчы слайд)

Казанда Салих Сәйдәшев исемен йөртүче урам да бар.

(карта күрсәтелә)

Укучы сөйли

Үз гомере аның бик тиз үтте,

Узган кебек язгы ташкыннар

Ә җырлары яшәр һәйкәл булып,

Озаграк мәрмәр ташыннан.

(Н.Дәүли)

1нче алып баручы.

Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз!


© 2010-2022