Тел белемендә натуралистик юнәлеш. Август Шлейхер. темасына реферат

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәскәү районы Казан шәһәренең 130 нчы урта мәктәбе











Реферат


Тел белемендә натуралистик юнәлеш.

Август Шлейхер



Башкарды: Исламова Э.Х.










Казан - 2010 ел.







Тел белемендә натуралистик юнәлеш.

Август Шлейхер

Тел белемендә XIX гасырның I яртысында чагыштырма-тарихи юнәлеш кысаларында барлыкка килгән, тел һәм сөйләмне өйрәнүдә табигый фәннәрнең принцип-методларын кулланган юнәлеш булып натуралистик лингвистика тора. Билгеле булганча, XIX гасырның уртасына тел белемендә чагыштырма-тарихи юнәлеш кызу темплар белән үсә башлый. Күп кенә фактик материаллар җыюга ирешелә, һәм тел белгечләре герман, роман, борынгы грек һәм санскрит телләре материаллары белән чикләнеп калмыйча, өйрәнү объектлары рәтеннән иран, балтик, әрмән телләрен дә карый башлыйлар. Шул ук вакытта әлеге заманның фәнни һәм иҗтимагый атмосферасы да үзгәреш кичерүен әйтеп үтәргә кирәк. Күп кенә галимнәрнең (В. Гумбольдт) теоретик өйрәтмәләренең нигезенә яткан классик немец фәлсәфәсе чоры тәмамлана. Фәлсәфи теорияләр конкрет фактларга кызыксыну арту белән алмашына. Бу чорда табигый фәннәр, аеруча биология үсеш ала. XIX гасырның 50 нче елларында барлыкка килгән Ч. Дарвин теориясе байтак фәннәрнең үсүенә йогынты ясаган. Европа тел белемендә әлеге этапны чагылдырган галим булып XIX гасырның күренекле немец тел белгече, Йен университеты профессоры Август Шлейхер (1821-1868) тора. А. Шлейхерның фәнни эшчәнлеге башта Бонн университеты, ә соңрак Прага университеты белән бәйле була. 1852 нче елдан башлап галим Йен университетында хезмәт итә башлый. Шлейхер турында сөйләгәндә, аның тел белеменнән тыш, ботаника һәм фәлсәфәне яратып өйрәнүен дә искәртеп үтү кирәктер. (Соңрак бу кызыксынулары аның тел белеменә булган карашларында, фикерләрендә дә чагылыш таба).

1850 елда дөнья күргән А. Шлейхерның "Европа телләре" ("Языки Европы") исемле хезмәтендә беренче тапкыр натуралистик концепциясе урын ала. Галимнең натуралистик караш-күзаллаулары тагын да төгәлрәк һәм тулырак итеп аның соңгы ике китабында чагыла: "Дарвин теориясе һәм тел турында фән" ("Теория Дарвина и наука о языке", 1863), "Телнең кешелекнең табигый үсеше өчен әһәмияте" ("Значение языка для естественной истории человечества", 1865). Галимнең гомумтеоретик карашлары тулы рәвештә аның "Алман теле" ("Немецкий язык", 1860) дип исемләнгән хезмәтендә күренә.

Натуралистик юнәлеш идеяләрен үстерүчеләр рәтеннән тагын М. К. Рапп ("Физиология языка", 1836-1841; "Сравнительная грамматика как естествоведческая наука", 1852-1859), М. Мюллер (натуралистик юнәлешнең тәглиматын гади итеп, бавыр үт бүлеп чыгарган кебек баш мие уйны бүлеп чыгара (тудыра) дип аңлата) һәм А. А. Овелакны ("Лингвистика", 1876) да атарга мөмкин. Әлеге юнәлеш тарафдарлары телне, аның материаль (телне белдерүдә һәм аның күрү-ишетү органнары ярдәмендә кабул ителүенә бәйле авазларда, знакларда чагылуы) һәм реаль яшәешкә (телнең яшәеше һәм үсеше сөйләүче ихтыярына бәйле түгел, ул табигатьтәге организмнар кебек үсә) ия булуыннан чыгып, табигый күренеш буларак караганнар.

Тел белемен табигый фәннәрнең предметы һәм методлары белән чагыштырып, Шлейхер тел организмының үсеш закончалыкларын өйрәнү, күзәтү дигән сорауны алга куеп эшләгән. Бу уңайдан Шлейхерның телне ни сәбәпле организм дип атавын һәм организм сүзенә нинди мәгънә салуын ачыкларга кирәк.

XIX гасыр фәлсәфәсендәге кулланылышы белән аваздаш дип карап, Шлейхер "организм" сүзе астында табигый рәвештә барлыкка килгән һәм эчке бөтенлеккә ия структураны аңлаган. Әлеге ноктадан чыгып, аерым бер организм буларак каралучы һәр телнең асылы бу телдә авазлар бирелеше булган "мәгънә һәм мөнәсәбәт"нең нинди юллар белән хасил булуыннан билгеләнә. Шлейхер тел һәм фикерләүнең бөтенлеген күзаллап, тел структурасы һәм фикер йөртүнең төзелеше арасында билгеле бер мөнәсәбәт урнаштырырга омтылган. Фикерләү эчендә материал (төшенчәләр һәм күзаллаулар) һәм форманы (төшенчә һәм күзаллаулар арасындагы үзара мөнәсәбәт) аерырга кирәклеген әйтә ул. Төшенчә белән күзаллау, үз чиратында, аваз тышчасы алып, мәгънә хасил итәләр. А. Шлейхер билгеләвенчә, теләсә нинди телнең асылы анда мәгънә (төшенчә белән күзаллау) һәм мөнәсәбәтнең ни рәвешле белдерелүеннән чыгып ачыклана. Мәгънә һәм мөнәсәбәт белдерелешләренең бер-берсенә карата биләгән позициясен галим форма дип атый. Мәгънә сүзнең тамырында, ә мөнәсәбәт аның кушымчаларында (суффикс) белдерелә, һәм мәгънә белән мөнәсәбәт бергәлеге сүз хасил итә. "Сүзнең һәм, аннан чыгып, барлык телнең асылы өч момент белән билгеләнә: аваз, форма һәм функция", - дип яза А. Шлейхер.

Югарыда күрсәтелгән тәгълиматлардан чыгып, галим телләрнең морфологик классификациясен билгели. Шул рәвешле, Шлейхер табигый фәннәрдән "морфология" дигән терминны кабул итеп, тел типлары турындагы өйрәтмәне шулай исемли. Галим морфология телләрнең морфологик типларын, аларның килеп чыгышын һәм үзара мөнәсәбәтен өйрәнергә тиеш дигән фикерне белдерә. Алга таба әлеге терминның язмышы Шлейхерның лингвистик проблематика үсешенә ни дәрәҗәдә тирән йогынты ясавын күрсәтә торган дәлилләрнең берсе булуына кайтып кала. Телнең морфологик тибы (класс) мәгънә ("тамыр") һәм мөнәсәбәтне ("суффикс") белдерергә сәләтле булган сүзнең төзелеше, структурасы белән билгеләнә. Мәгънә һәм мөнәсәбәтнең өч тибы аерылып чыгарыла: изоляцияли торган (чикли торган) телләр (изолирующиие языки) - аларда мәгънә (корень) генә өстенлек ала; агглютинатив телләр (агглютинирующие языки) - алар мәгънә һәм мөнәсәбәт белдерә (корни и приставки); флектив телләр (флектирующие языки) - алар телдә мәгънә һәм мөнәсәбәт белдерә торган берәмлек барлыкка китерәләр. Шлейхер билгеләвенчә, телләрнең әлеге морфологик типлары үсеш процессының өч этабын тәшкил итә: бер иҗекле телләр классы үсешнең борынгы формасы һәм башлангычын чагылдыра; агглютинатив телләр (агглютинирующие языки) - үсеш баскычының урта өлеше; флектив телләр (флектирующие языки) үсеш юлының соңгы стадиясе буларак, үзендә алдагы ике үсеш баскычының элементларын туплый. Моннан тыш, А. Шлейхер теллләрдә мәгънә һәм мөнәсәбәт белдерелешеннән чыгып, телләрнең өч тибын аера:

  1. Телдә бары мәгънә генә белдерелә. Мондый телләр аерымланмый торган ныгыган бердәмлекне белдерә (кристаллны хәтерләтә). Әлегедәй телләр рәтеннән галим кытай һәм бирма телләрен карый;

  2. Телдә авазлар ярдәмендә мәгънә генә түгел, ә мөнәсәбәт тә белдерелә. Сүз өлешләргә таркала, тик алар үзара бәйләнештә торган бердәмлек барлыкка китерми. Бу типка сүз үсемлекне хәтерләткән агглютинатив телләр (мәс., төрки, фин-угор телләре) карый;

  3. Әлеге тип телләрдә сүз мәгънә һәм мөнәсәбәт белдерә торган күп төрле кушылма элементларның бердәмлеген хәтерләтә һәм хайван организмына тиңләштерелә. Бу үзенчәлек флектив телләргә хас. Шлейхер концепциясендә флективлык тел төзелешенең иң югары баскычы буларак кабул ителә.

Шул рәвешле, А. Шлейхер, тел үсеше этапларын билгеләгәндә, классик немец фәлсәфәсенең йогынтысына дучар була. Нәкъ менә шул сәбәпле галим телләрнең морфологик классификациясен тәкъдим иткәндә, Гегельдән кабул итеп алынган өчлек законына (триада) мөрәҗәгать итә. Гегельның казанышы булып аның табигый, тарихи һәм рухи дөньяларның процесс рәвешендә бирүе, ягъни берөзлексез хәрәкәттә, үзгәрештә, үсештә тасвирлавы тора. Шулай да идеалист буларак, фәлсәфәче хәрәкәтнең күптөрлелеген өч үсеш этабында күрсәтә. Шул рәвешле, тезис, антитезис һәм синтезның үзара мөнәсәбәте түбәндәгечә характерлана: икенче этапта беренче этапка хас сыйфатлар, өченче этапта исә икенче этапка хас үзенчәлекләр алына һәм яңадан беренче этапка кайту күзәтелә, әмма бөтенләй башка нигездә. Димәк, өченче этап, шул рәвешле, үзенчә беренче этап үсешенең алдагы баскычы булып тора. Бу хакта Шлейхерның үзе тарафыннан әйтелгән фикерләрне китерү урынлы булыр: "Если в первом классе мы встречали недифференцированную тождественность значения и отношения, чистое бытие значения в себе, если во втором классе дифференцируются звуки, обозначающие значение и отношение, отношение выступает в обособленном звуковом бытии для себя, то в третьем это различие включается в единство, но в единство, бесконечно более высокое, потому что оно выросло из различия, имеет его своей предпосылкой и включает его в себя, как снятый момент1". Шул рәвешле, телләрнең өч тибын аеру үсеш этабының өч баскычын билгеләүгә кайтып кала. Шушы ук фикерне табигатькә карата да әйтеп була: табигый организмнар системасында да өч төр (кристалл, үсемлек, хайван) аерыла, һәм алар җир үсешендәге этапларны чагылдыралар. Ботаника белән тирәнтен кызыксынучы Шлейхер телләрнең үсеш этапларында да органик дөнья белән охшашлыклар табарга, аналогияләр үткәрергә омтылган. Шул рәвешле, телләр үсешендәге өч период табигать дөньясындагы өч үсеш этапларына (минераль, үсемлекләр, хайваннар) туры килә.

"Тел организмнары" ("языковые организмы") (яки төгәлрәге тел структурасы) табигый рәвештә, кеше ихтыярыннан башка барлыкка килгән. Нәкъ менә шуннан чыгып, Шлейхер аларны "табигый организмнар" дип атый. Галим телгә карата "организм" сүзен туры, биологик мәгънәдә куллана. Натурализмга шул рәвешле мөрәҗәгать итүенең төп һәм әһәмиятле сәбәбе булып шул чорда киң таралыш алган, телдә һәм фикерләүдә субъектив-идеалистик карашларның хакимлегеннән котылып, телнең материаль ягын билгеләргә омтылыш тора. XIX гасырда "организм" термины, тикшерү объектының бөтенлеген белдерүче буларак, киң кулланылган. Бу чор тел белемендә телнең органик табигате ешрак тел формалары, категория һәм берәмлекләрендә бирелгән мәгънә һәм мөнәсәбәт берлеге буларак шәрехләнү алган. Лингвистиканың (яки "глоттика") асылы, эчтәлеге булып, галим фикеренчә, тел төзелешен өйрәнү, төрле морфологик структураларның типларын билгеләү, әлеге телләрне синхрон һәм тарихи планда чагыштыру, вакытлар үтү белән телләр дучар булган үзгәрешләрне үзләштерү торырга тиеш. Галим фикеренчә, лингвистика нигезләнергә тиешле табигый принцип түбәндәге тәгълиматларны танырга тиеш:

1) тел табигый организм буларак, кеше ихтыярыннан тыш яши, аны үзгәртеп булмый ("Языки - это природные организмы, которые возникли без участия человеческой воли, выросли и развились по определенным законам и в свою очередь стареют и отмирают2");

2) "тел язмышы", табигать яшәеше кебек, тарих буларак түгел, ә үсеш итеп карала;

3) лингвистика организм һәм аның яшәеш законнарының төгәл тикшерелүенә нигезләнергә тиеш. ("У естествоиспытателей, - подчеркивает Шлейхер, - можно научиться осознанию того, что для науки имеет значение только факт, установленный при помощи надежного, строго объективного наблюдения, и основанный на таком факте правильный вывод3").

Безнең көннәрдә исә тел хакында үзлегеннән барлыкка килеп, үз тормышы белән яшәүче, үсә һәм картая торган әйбер дип, метафорик сөйләгәндә генә кулланырга мөмкин, чөнки без телнең үзлегеннән үсә алмаганлыгын яхшы беләбез. Тел кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә барлыкка килә һәм үсеш кичерә.

А. Шлейхер концепциясендә төп игътибар тел, аның үзенчәлекләре, үзгәрешләре сөйләүче кеше ихтыярыннан тормый, аңа бәйле түгел дигән фактка юнәлтелә. Аерым индивидның теләк-ихтыяры телнең үзенчәлекләрен дә, аның үсешен дә билгели алмый. Бу юнәлешнең тарафдары булган М. Мюллер бу хакта болай дип язган: "Хотя язык подвержен беспрерывным изменениям, однако не во власти человека ни произвести, ни отвратить их. Переделать законы языка или изобретать новые слова по нашему произволу было бы то же самое, что задумать наше кровообращение, или стараться прибавить к нашей высоте один дюйм4".

Шул рәвешле, Шлейхер фикеренчә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзенчәлекләре кеше ихтыярына бәйле булмаган кебек, тел, аның сыйфатлары, үсеш-үзгәреше дә индивидуум теләкләренә бәйле була алмый. Моннан чыгып, ул телне табигать дөньясына кертеп карый. Тел - "аваз тышчасыннан, материалыннан барлыкка килгән табигатьнең иң югары организмы". "Алман теле" хезмәтендә бу хакта ул болай дип яза: "В соответствие с этим жизнь языка, по существу, совершенно не отличается от жизни других организмов - растений и животных. В одной, так же как и в другой, имеется период роста от простейшего начала до весьма сложных форм и период старости, в течение которого языки постепенно отдаляются от достигнутых форм и начинают утрачивать их5". Телнең, аның үзенчәлекләре һәм үсешенең кеше ихтыярыннан мөстәкыйльлеген ассызыклап, А. Шлейхер телдә закончалылыкны урнаштырырга һәм торгызырга омтылган. Әлеге омтылыш натурализмга кушыла. Тел табигый күренешләргә һәм табигый организмнарга тиңләштерелә. Тел белеме табигый фәннәрнең бер тармагы буларак карала. А. Шлейхер тел белемен тарихи фәннәр рәтеннән дип саный алмый, монда аның телне, тарихны үзенчә якын килеп аңлавы роль уйный. Аныңча, тарихта кешеләрнең теләк-ихтыяры, көче чагылыш таба, ә бу,үз чиратында, закончалылыкны юкка чыгара, ди.

Шулай итеп, А. Шлейхер үзе аңлаган рәвештә тарихка кешеләрнең ихтыярлары бөтен тулылыгында чагылган һәм шуңа күрә закончалылыкка урын булмаган ирекле рух хөкемдарлыгы, патшалыгы дигән аңлатма бирә. Үзендә билгеле бер закончалыклар туплаган тел белемен галим әнә шул рәвешле аңланыла торган тарих белән бергә карауны кире кага. Үзенчәлекле һәм дөрес аңламауга дучар булган тарих сүзенең мәгънәсе А. Шлейхер концепциясендә тел белеменең тарихка каршы куелуына китерә. Моннан тыш, тел белемен, лингвистиканы табигый фәннәр рәтеннән караса, филология исә тарихка нисбәтле дигән фикерне әйтә.

А. Шлейхер концепциясен натурализмның, индивидуализмның һәм Гегель карашларының үзенчәлекле кушылмасы дип характерларга мөмкин. Өстәвенә монда натурализмга Гегельчә аргументлар бирелә. Шлейхер фикерләрендә рух үсешнең беренчел һәм башлангыч сәбәбе буларак урын ала. Мондый рух Гегельнең "абсолют идеясе", "абсолют рух", барлык нәрсәне дә аңлатырга сәләтле булган, әмма үзе аңлатылуга юл калдырмаган метафизик башлангыч дип тә карала. Шул рәвешле, А.Шлейхер тарихны хәрәкәтләндерүче көч итеп рухны (абсолют идея) саный. Әлеге Гегель шәрехләве объектив идеализм принципларына нигезләнә.

Тел белемендәге әлеге юнәлеш хакында сүз алып барганда, шунысын да ассызыклап үтү кирәктер. Галим Ахунҗанов билгеләвенчә, А. Шлейхер концепцияләрендә телне организм дип кабул итү бу юнәлешнең башлангыч ноктасы дип түгел, ә бәлки, киресенчә, аның нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәк. Иң мөһим момент телне организм буларак кабул итүдә түгел, ә телнең үзенчәлекләренең, үзгәрешләренең кеше ихтыярына бәйле булмавында дигән фикердә үткәрелә. Әлеге концепция өчен ике тәгълимат нигез булып тора: 1) тел - уй-фикерне белдерү чарасы; 2) тел - табигый организм. Беренче тәгълиматта тел үзенең функциясе буенча характерланса, икенчесендә исә сөйләүче, телне кулланучы кешегә бәйлелеге ягыннан бәяләнә: индивидуум телнең үзенчәлекләренә, үсеш-үзгәрешенә тәэсир итә алмый; тел сөйләүчегә бәйле түгел, димәк, тел - табигать күренеше, табигый организм; тел тарих объектлары рәтеннән карала алмый, чөнки тарих кеше ихтыяры чагылышы белән эш итә.

А. Шлейхерның тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге хакында сүз алып барганда, аның баба тел һәм аны реконструкцияләү өстендә шөгыльләнүен дә әйтми булмас. Ул һинд-европа телләр гаиләлегенең генетик классификациясен тәкъдим итүче беренче галим була. Аныңча, җир йөзендәге барлык телләр өчен гомуми баба телне ачыклау мөмкин түгел, чөнки баба телләр күп санда яшәгән булуы ихтимал. Тугандаш телләр һәрвакыт бер нигез телдән барлыкка килә. Ә бер баба телдән хасил булган телләр, үз чиратында, телләр семьялыгы, шәҗәрәсе тудыра. Бу семьялык тагын да ваграк төрләргә, ботакларга аерыла. Шлейхер билгеләвенчә, лингвистларның төп бурычы булып билгеле булган борынгы формалар нигезендә элегрәк яшәгән нигез тел, баба телнең формаларын билгеләү тора. Шул рәвешле баба телнең аваз, форма һәм сүзләрен гипотетик торгызу баба телне реконструкцияләү дип атала. Шлейхер һинд-европа телләренең шәҗәрәсен төзи. Аныңча, тарихка хәтле чорда һинд-европа баба теле ике төркемгә - төньяк европа (славян-герман) һәм көньяк европа (арио-грек-итальян-кельт) аерыла. Тарихи чорда исә борынгы һинд теле һинд-европа телләренә якынлыкны саклый, ә герман һәм балтик-славян баба телләре һинд-европа телләреннән читләшә дигән нәтиҗәгә килә галим. Һинд-европа телләре Шлейхер өчен формаларның бербөтен системасы булып тора (ул хәтта бу телдә мәсәл дә иҗат итә). Тик галим өчен баба тел тарихи чынбарлык түгел, ә авазлар һәм сүз формалары системасы турында күзаллау, ягъни модель буларак чагылыш таба. Тел белгече әйтүенчә, компаративистиканың төп бурычы булып сакланып калган һинд-европа баба теле күрсәткечләре нигезендә борынгы формаларны торгызу санала. Шлейхер чынлыкта, реаль тормышта күзәтелмәгән, ә яшәеше күзалланган гына формаларны йолдызчык белән билгеләп, әти мәгънәсен белдергән сүзнең түбәндәге формаларын күрсәтә. Санскрит телендә pita, латин телендә pater, ә исланд телендә factir кебек формаларның булуыннан чыгып, гомуми форма булып pate, pater торырга мөмкин, ди. Әмма галимне мондый эмпиризм канәгатьләндерми, һәм ул идеаль булган борынгы форманы торгызырга омтыла. Һинд-европа телендә өч сузык авазның (a,i,u) һәм баш килешнең -s күрсәткечле булуын исәпкә алып, Шлейхер һинд-европа телләренең реаль фактларына каршы килсә дә, идеаль профома итеп *patars формасын күрсәтә. Шуңа күрә лингвист эшләренең төп әһәмияте төгәл реконструкцияләр ясауда түгел, ә идеаль проформаны торгызырга ярдәм иткән реконструкцияләү методикасын булдыруда.

А. Шлейхер өчен тел уй-фикерне белдерү чарасы: "Язык так же необходим для мышления, как тело для духа; только посредством языка можно мыслить6". Әлеге тәгълиматның бераз икенчерәк формулировкада соңрак дөнья күргән "Алман теле" хезмәтендә дә очратырга мөмкин: "Язык есть мышление в звуке. Язык есть звуковое выражение мысли, процесс мышления, выявленный посредством звука". "Функция языкового звука состоит в том, чтобы выявить мысль, привести ее к действительному существованию". "Язык есть ... мышление в звуке, как и наоборот, мышление есть беззвучная речь".

Телнең уй-фикерне белдерү чарасы булуы шикләнү тудырмый, аның белән генә телнең асылы билгеләнми. Тел уй-фикерне белдерү чарасына әйләнсен өчен аның коллективта аралашу чарасы булуы мөһим.

Шлейхерның телне организмга тиңләштерүе, "тел үсеше", "организмның" картаюы турында сөйләшүләр алып баруы дөрес түгел. Дөрес, телләр барлыкка килә, үсә, ә кайбер вакыт үлемгә дә дучар ителә (кулланылыштан төшеп кала). Тик бу сыйфатлары өчен генә тел организм буларак кабул ителергә тиеш түгел: организм үлә ала, аның өчен үлем биологик яктан котылгысыз булып санала, ә тел өчен мондый котылгысызлык юк (борынгы латин теле "үлде", кулланалыштан чыкты, ә аннан да борынгырак булган кытай теле яши һәм үсеш кичерә). Телнең үлеме - ул бары мөмкинлек кенә, һәм ул үзенең характеры буенча иҗтимагый үлем булып тора, ә биологик түгел. Моннан тыш, телнең формалашуы да организмның тууына, ә телнең үсеше организмның үсүенә тәңгәл була алмый7, дип яза Ә. Ахунҗанов "Гомуми тел белеме" хезмәтендә.

Шулай итеп, А. Шлейхерның теоретик концепциясендәге төп кимчелек булып телнең иҗтимагый асылын һәм аның үсешендәге тарихи-материалистик закончалыкларны аңлап җиткермәү тора. Әмма әлеге галимне вульгар материалист дип санарга да хакыбыз юк, чөнки ул XIX гасыр тел белгечләре арасында телне фикерләүдән аермаган рәвештә сөйләм эшчәнлегенең материаль нигезләре дигән сорауга җавап эзләүче беренче һәм бердәнбер галим була. Ул телләрнең объектив үсеш законнарын һәм аларның кеше ихтыярына бәйле булмавын да күрсәтергә омтыла: "Языки - это естественные организмы, которые возникли без участия человеческой воли, выросли и развились по определенным законам и в свою очередь стареют и умирают8". Тел белеме фәненең киләчәк тарихы өчен А. Шлейхерның түбәндәге идеяләре аеруча мөһим булып санала: тарихи тел белемендә системалылык принцибын алга кую, аңа юл тоту; баба телне реконструкцияләүнең төгәл һәм ачык методикасын эшләү; телләрнең морфологик һәм генеалогик классификациясен үстерү; игътибарны сөйләм эшчәнлегенең физиологик һәм психофизиологик якларына юнәлтү. Алга таба исә Август Шлейхерның күп кенә идеяләре, фәнни тәгълиматлары, фикерләре компаративистларның киләчәк буыны булган һәм үзләренең эшчәнлекләре нәтиҗәсендә Европа тел белемендә яңа этап тудырган младограмматистларга сизелерлек йогынты ясый.

























Кулланылган әдәбият һәм электрон чыганаклар исемлеге



  1. Ахунзянов А. Э. Общее языкознание. - Казань: изд-во КГУ, 1981. - С. 255


  1. lingvisticheskiy-slovar.ru


  1. http: // i-u. ru


  1. http: // classes. ru

5. http: // ru. wikipedia. org

1 http: // i-u. ru

2 http: // ru. wikipedia. org

3 Шунда ук.

4 Ахунзянов А. Э. Общее языкознание. - Казань: изд-во КГУ, 1981. - С. 29

5 Шлейхер А. Немецкий язык. - 1860. - С. 37

6 lingvisticheskiy-slovar.ru

7 Ахунзянов А. Э. Общее языкознание. - Казань: изд-во КГУ, 1981. - С. 32

8 http: // classes. ru


© 2010-2022