Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

Тема: Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Максат: иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында мәгълүмат бирү.  Схема төзү күнекмәләрен камилләштерү.                                                                                                    Фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Фән белән кызыксыну уяту. Дәрес формасы: дәрес пресс-конференция Дәрес тибы: яңа материал  аңлату Эш төрләре: сорау-җавап, тест, әңгәмә, күнегүләр.   Дәресне җиһазлау: К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

9б сыйныфында татар теле дәресе. 1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина В.И. Тема: Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Максат: иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында мәгълүмат бирү. Схема төзү күнекмәләрен камилләштерү. Фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Фән белән кызыксыну уяту.

Дәрес формасы: дәрес пресс-конференция

Дәрес тибы: яңа материал аңлату

Дәресне җиһазлау: К.З.Зиннәтуллина, Ф.Ф. Фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9нчы сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен) Казан " Мәгариф" нәшрияты 2005, компьютер, тест, карточкалар, кассета, магнитафон

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

-Бүген безнең дәрес пресс- конференция формасында 3 төркем катнашында үтәчәк. Пресс-конференциянең темасы"Синтаксис" Шарты: иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турында мәгълүмат бирү.

1) Өй эшен тикшерү. Пресс-конференциягә әзерлек эше үтәлә. Төркемдәге һәр укучы тест эшли .

2. Сораулар бирү. -Кушма җөмлә дип нинди җөмләне атыйлар?( кушма җөмлә дип 2 хәбәрлеге булган җөмләне атыйлар)

-Кушма җөмлә эчендә гади җөмләләр үзара нинди юл белән бәйләнүенә карап ничек бүленә?(тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә) слайд күрсәтү, аңлату.

2слайд Кушма җөмлә

Тезмә Иярченле

Теркәгечле теркәгечсез Аналитик Синтетик

Җыючы санау интон ияртүле тер. Кушымчалар

Каршы куючы каршы кую интон. Мөнәсәб сүз. Бәйлек, бәйлек сүз.

Бүлүче көттерү интон. Янәшә тору чарасы

  1. Җөмләләр белән эшләү. Слайд белән эшләү. Җөмләнең төрен аңлату.

3слайд:

Җир йокыга чумган, ә йолдызлар уяу.

Майда беренче яфраклар күренде, көзен вак кына кызыл орлыклар өлгерделәр.

Назимов тылмачны тыңламады, чөнки ул инглизчә ярыйсы гына аңлый иде.

Мөнирә киенгән арада, Ләлә өстәлдәге яңа газетаны караштыра башлады.

4. Яңа материалны яңлату.

Искә төшереп үтик әле. Билгеле булганча, җөмләне нинди кисәкләргә бүлеп өйрәнәләр: ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч, кереш, эндәш сүзләр. (слайд белән эш)

4слайд:

Җөмлә кисәкләре

Ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч, эндәш һәм кереш сүзләр.

Иярченле кушма җөмләләрдәге иярчен җөмләләр дә шушы җөмлә кисәкләре мәгънәсендә киләләр. Нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап, татар телендә иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл, иярчен аныклагыч, иярчен кереш җөмләләргә бүлеп өйрәнәләр. Эндәш сүзгә туры килә торган иярчен җөмлә юк.

5слайд: Иярчен җөмләләр

Ирчен ия

Ирчен хәбәр

Иярчен тәмамлык

Ирчен аергыч

Иярчен хәл-вакыт җ., урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире

Ирячен аныклагыч

Кереш җөмлә

Аныклагыч мәгънәсендә килгән җөмләләр мәктәптә өйрәнелмиләр.

Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төре баш җөмләдән чыгып сорау кую юлы белән билгеләнә. Иярчен җөмлә нинди җөмлә кисәге соравына җавап бирсә, шул җөмлә кисәге исеме белән атала.

1)Җөмләләр тикшерү һәр төркемгә 1җөмлә слайд ярдәмендә.

Идел өстеннән дымлы һава агылганга, бакчада салкынча иде..

-Кая барсалар, анда сүзләре үткән.

-Без җырлаган дәртле җырлар истә калачак.

Пресс конференциянең беренче өлеше тәмам тәнәфес

2) "Алтын каләм" газетасының даими хәбәрчесе интервью ала.

-Иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә кулланасызмы?

- Мәгълүм мәктәп экологик проблема өстендә эш алып бара . Бер, ике җөмлә белән иярчен кушма җөмләләр кулланып үз фикерегезне әйтә алмассызмы? (Авылыбызда 30 артык чишмә бар. Без беләбез: "Тамас "чишмәсенең суы , башка чишмәләр белән чагыштырганда, тәмлерәк һәм озак саклана- иярчен тәмамлык җөмлә, көттерү паузасы.

-Иярченле кушма җөмләләрне куллануны кирәк дип таптыгызмы?

-Рәхмәт. Бу пресс-конференциядән мин канәгать. Сезнең белән очрашу нәтиҗәле булды. Тәэсирләрем турында үзебезнең газетага язармын дип уйлыйм. Эшегездә уңышлар телим.

Җыр яңгырый.

Укытучы. Пресс-конференциянең эшен дәвам итәбез.Укучылар хәзер дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны һәм теманы язабыз.

Слайд Унберенче ноябрь

Сыйныф эше

Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре

5.Китап белән эш 51нче күнегү. Җөмләләрне тикшерү, схемалар төзү.

Слайд: Коридорда байтак зарыгып торганнан соң, эчкә чакырып керттеләр.

Кызның кискен җавабын Фаяз аңлады: күңелендәге таш һаман эремәгән.

6. Дәрескә йомгак ясау. Без бүгенге пресс-конференциядә иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре белән таныштык.Җөмләләрнең төрен билгеләдек, схемалар төзедек. 7.Өй эше. 52 нче күнегү. Иярчен җөмләнең төрен ачыкларга.

8. Слайд Пресс-конференөия эшенә нәтиҗә (музыка куела)

"Алтын каләм" газетасына конференция турында мәкалә язарга, иярченле кушма җөмләләрне кулланырга.



© 2010-2022