Конкурсная работа ученика Киләчәктә сайлаячак һөнәрем

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлмәт шәһәре 17нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

10 сыйныф укучысы Ганиева Алия Рөстәм кызы

( укытучысы - Кашипова Н.Җ.)











Тема: Киләчәктә сайлаячак һөнәрем

























- Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

М.Җәлил.

Җир йөзендә кирәкле һөнәрләр бик күп, ләкин кеше һөнәрне бер генә мәртәбә сайларга, һәм ул аның бөтен гомеренә җитәргә тиеш дип уйлыйм мин. Әгәр кеше аны күңел кушуы буенча сайласа, нәтиҗәсе дә югары була.

Үзеңне төрле һөнәр ияләре урынына куеп карасаң, кайберләре турында уйланып каласың. Үзеңә - үзең сорау бирәсең: "Бу һөнәр гаять авыр, аны башкарырга минем көчем һәм сабырлыгым җитәрме? Әлеге хезмәтне башкаручыларга ихтыяр көче дә, куәт тә кирәктер бит?" Әйе... Башта мең сорау туа. Шул сорауларга җавапны мин һәрвакыт үземнең мөгаллимнәремнән ишетәм. Алар һәр һөнәрнең дә кирәкле булуы, һәр сайлаган эшнең уңай һәм тискәре яклары турында, бу һөнәрләрне кайсы уку йортларында үзләштерү хакында тәфсилләп аңлаталар.

Уйлыйм - уйлыйм да, нәтиҗә ясыйм: мин - киләчәктә укытучы булачакмын. Бу көннәрдә укытучы хезмәтен сайлаучыларны "җүләрләргә" тиңлиләр, әлбәттә. Минем моңа исем китми, һәр кешенең дөньяга үз карашы була, һәркем күпмедер дәрәҗәдә хаклы. Ә мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырам.

Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый - талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бар халыкның яшәү чыганагы булып тора.

Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыкларын чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә. Укытучы - иң мактаулы һәм иң намуслы һөнәр иясе. Аннан башка беркем дә һөнәргә өйрәтә алмый. Димәк, алар - барлык һөнәрләргә юл ачучы кешеләр.

"Алтын булырлык бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар, туфрак буларак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар", - дип язып калдырган галим - педагог Ризаэтдин Фәхретдин. Алтынга манып, мәрмәр ташка уеп язардай олы мәгънә ята әлеге гыйбарәдә.

Дөрестән дә, укытучы - кемнәрнеңдер серләрен бүлешүче, кемнәр өчендер гаиләдә җитешмәгән ата- ана назын, җылылыкны бөркеп торучы сүнмәс учак. Көн саен аларның мөлаем йөзләрен, ярату тулы карашларын тою, бәяләп бетереп булмастай киңәшләрен ишетү, мавыктыргыч сөйләмнәрен тыңлау, салмак кына аккан белем диңгезендәге дулкыннарда тибрәнү - безнең кебек укучыларның олы бәхете. Бер генә заманча технология дә тере укытучыны алыштыра алмый, бу - җүләрлек! Чөнки укытучы янында гына без усал шаяра, әрепләшә, тупаслана алабыз. Сабыр җанлы, олы йөрәкле укытучы каеш белән дә кыйнамый, тамак ертып акырып та җиңми, фәкать ягымлы, үтемле итеп безнең ялгышларыбызны аңлата.

Тормышта төрле хәлләр була. Кайбер бала әти - әнисенә бөтенләй кирәк түгел, урам йогынтысы астында яшәргә күнеккән, ата- аналары аларга кул селтәгән. Менә шундый балаларны укытучының аңлавы, яхшы киңәшләре, кешечә, дусларча мөгамаләсе саклап кала, аларны тормыш сазлыгыннан тартып ала. Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә"туфрактан алтын тудыра".

Якташ галимебезнең тагын бер кыйммәтле гыйбарәсен искә төшереп үтәм: "Балаларыгызны үзегезнең заманнан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманнан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр". Нәкъ шулай... Бүгенге көндә укытучы һәрьяклап та сәләтле, белемле, заманча технологияләр кулланып эшли белүче шәхес булырга тиеш. Аларның төп бурычы - көндәшлеккә ия булырдай белемле укучылар тәрбияләү.

"Балаларның теле кыңгырау,гел чыңгылдый, ява мең сорау",- дип язган күренекле шагыйребез Фәнис ага Яруллин.Шул сорауларның берсенә генә җавап бирә алмаса да укытучының "авторитеты" төшә. Шуңа күрә дә укытучы гомере буена белемгә омтыла, үз фәнен генә түгел, башка фән үзенчәлекләрен дә, сәяси һәм мәдәни, иҗтимагый һәм икътисадый мәсьәләләрне дә өйрәнеп, белемен яңартып тора.Без, укучылар, остазларыбызның "универсальлегенә" сокланып яшибез. Уйлап карасаң, төп хезмәтләреннән тыш күпме өстәмә эш башкаралар бит алар: концертларда чыгыш ясыйлар, сайлау комиссияләрендә утыралар, мәйданнарны тутырып кунак каршыларга балалар алып баралар... Укытучының эшен санасаң, "тавык та чүпләп бетерә алмас". Иң кызыгы: 40 еллап гомерен балаларга багышлаган укытучылар бүген БДИ бирә. Ләкин ничек кенә кимсенсәләр дә, күзләреннән шатлык очкыннары, иреннәреннән елмаю, йөрәкләреннән балаларга булган олы мәхәббәт китми аларның. Шулай булмаса, үз хезмәтләренә тугры калып, 40-45 еллар мәктәптә иза чикмәсләр иде бу гүзәл затлар.

"Күрә торып , башыңа ник бәла алырга телисең?"- дип сорарсыз, мөгаен. Янә галим сүзләренә нигезләнеп җавап бирәм. "Ата - анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез. Милләтегезгә хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез"- ди Риза Фәхретдин. Мин үземә шушы сүзләрне девиз итеп алдым. Мәктәпне яхшы гына тәмамлап, Әлмәт муниципаль институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керү теләге көчле миндә. Чөнки минем дә яраткан укытучым Наилә Җәдит кызы кебек балаларга ана телен, халкым мирасын җиткерәсем килә. Укытучымда булган барлык күркәм сыйфатларны үземдә тәрбияләргә, үземнән соң килгән буынга калдырырга телим. Колагымда укытучымның изге киңәшләре яңгырап тора:"Сезгә киңәшем шул, укучылар, яраткан һөнәрегезне генә сайлагыз. Яраткан эшне генә бөтен күңелеңне биреп башкарырга була. Сез мәктәпне тәмамлаган вакыт катлаулы чорга туры килә. Ләкин әхлак, намус, вөҗдан, тугрылык төшенчәләре үз көчендә. Авыр чакта бер - берегезгә җилкәгезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлегез. Зур кайгы да, күп кешегә бүлгәч, кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та, күп кешегә тапкырлагач, зур шатлыкка әйләнә. Юллар гел шома гына булмый, сикәлтәле дә булыр. Аларны җиңеп үтәргә өйрәнегез. Тирән упкыннар сезгә очрамасын, авыр вакытта туган мәктәбегезгә, укытучыларыгызга таяныгыз. Без ярдәмгә әзер. Минем теләгем шул: кем генә булсагыз да, кеше булып калыгыз". Әлеге сүзләрдән соң да "укытучы булма" дигәннәрне мин, гомумән аңламыйм, аңларга да теләмим. Түбәндәге шигырь юлларым мине укыткан барлык укытучыларыма да рәхмәт булып барып ирешсен иде.

Укытучым... Баш иямен бүген сезнең алда.

Бар көчегез куеп тырышасыз,

Затлы кеше булсын диеп һәрбер бала.

Рәхмәт сезгә, чит - ят балаларны

Үз балагыз кебек күрәсез.

Рәхмәт сезгә, "белем" бакчасында

Хәрефләрдән" тәкыя "үрәсез.



© 2010-2022