Татар әдәбиятыннан эш программасы

Раздел Иностранные языки
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яр Чаллы шәһәренең "51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

РАСЛАНДЫ:

Педогогик киңәшмә беркетмәсе

№1 29 нчы август 2015ел

Мәктәп директоры

_______ Волков Г.А.

260 нчы номерлы боерык

белән гамәлгә кертелде

1 сентябрь 2015 ел


5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме: атнага 2 сәгать, елга 68 сәгать)

Төзүче: беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрипова Фәния Сәетгәрәй кызы

КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:

Директор урынбасары МБ утырышы беркетмәсе №1

_____________ Терентьева М.П. 29 нчы август 2015ел

МБ җитәкчесе

________Шәяхмәтова Г.Н.

Яр Чаллы, 2015 ел



Аңлатма язу

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән төп белем бирү мәктәбе "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова). - Казан, 2013.

2. "51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең2015-2016 уку елы өчен укыту планы. "51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең укыту программасы (2014-2019 нчы уку еллары өчен)

Дәреслек: Татар теле. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.(татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан. Татармультфильм, 2014.

Мәктәпнең гамәлдәге уку планы буенча татар әдәбиятына 2 сәгать бирелә, ел буена 68 сәгать. Татар әдәбияты буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр, календарь-тематик план, тикшерү характерындагы контроль эшләрнең графигы, бәяләү нормалары, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.

Программаның эчтәлегенә укучыларның аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып түбәндәге темалар кертелде: "Без мәктәптә" -18сәгать."Мин - өйдә булышчы"- 22 сәгать."Дуслар белән күңелле" -16 сәгать."Дүрт аяклы дусларыбыз" - 6 сәгать."Без спорт яратабыз" - 6 сәгать.

Укучыларның иҗади эшләр системасы күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләрен үз эченә кертә. Эш программасы текстлар һәм әдәби әсәрләр укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерүне үз эченә ала.

Педагогик технологияләр һәм укыту чаралары: мәгълүмати-коммуникатив технология, шәхси индивидуальләштерү технологиясе, уенга корылган педагогик технологияләр.

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары: татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлеләре белән таныштыру; укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлекләрен үстерү; татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүматлы булу; гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү; танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү; укылган текстка карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

Төп бурычлар: татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү; татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү; бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү; лексик тема буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү; халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү. Игътибар хикәяләрне, әсәрләрдән өзекләрне, текстларны дөрес интонация белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә юнәлтелә.

Татар әдәбиятыннан контроль төрләре: 2 контроль монолог, 2 контроль диалог, 4 шигырь ятлау. Өйрәтү характерындагы 1 сочинение.


Укыту предметына гомуми аңлатма


Татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәк тә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлегетелге өйрәтү процессы бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш - көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.


Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү -укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенчада эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башкаукыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомум кешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыруда шушы ук максатка буйсындырыла,сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.





Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашу да кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шулвакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Программага эчтәлек сайлау үзенчәлекләре

Программага сайланган эчтәлек гомуми белем бирү системасының фундаменталь нигезен тәэмин итә һәм урта гомуми белем бирү баскычында ул тирәнәйтелә.Шулай ук сайланган эчтәлек укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, гомуми универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатларына хезмәт итә; башлангыч гомуми белем бирү баскычы программасы белән дәвамчанлыкны саклый.

ПрограммаФедераль Дәүләт стандартларының методологик нигезе булган системалы-эшчәнлекле юнәлешкә туры килә торган коммуникатив технологияне төп укыту ысулы буларак билгели.Укыту процессы, гомуми дидактик принциплардан тыш, коммуникатив технологиянең төп принципларын исәпкә алып оештырыла: аралашуга аралашу аша өйрәтү принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль куллануын тәэмин итү); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (лексик-грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләренә үзара бәйләнештә өйрәтү принцибы да зур әһәмияткә ия.





















Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре


Укучыда формалашачак

Формалашу өчен укучы алачак мөмкинлекләр

Шәхси

Укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата шәхси кыйммәтләре формалаша.

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашудататар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Метапредмет

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.


Танып белүнәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет

Укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

  • Укучыларныңкоммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашукүнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.


Төп гомуми белем баскычында татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум



  1. Г. Тукай. "Туган тел".(5кл)

  2. Г. Тукай. "Исемдә калганнар".

  3. Г. Тукай. "Су анасы".

  4. Г. Тукай. "Шүрәле".

  5. Г.Ибраһимов "Алмачуар".

  6. М. Җәлил. "Суык бабай".

  7. А.Алиш. "Сертотмас үрдәк".

  8. Һ. Такташ. "Мокамай".

  9. Г. Кутуй. "Сагыну".

  10. Ф. Яруллин. "Әдәпле бала".

  11. Ф. Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала".

  12. М. Мәһдиев. "Без - 41 нче ел балалары".

  13. Т. Миңнуллин. "Авыл эте Акбай".

  14. Р. Миңнуллин. "Әни кирәк".

  15. Р. Миңнуллин. "Әни, мин көчек күрдем".(5 кл)

  16. Ш. Галиев. "Курыкма, тимим".(5 кл)

  17. Ш. Галиев. "Тагын бер рәхмәт".

  18. Р. Вәлиев. "Икеле".

  19. Р. Вәлиев. "Сау бул, җәй!"

  20. Р. Вәлиева. "Барый телевизор карый".

  21. Р. Вәлиева. "Тыйнаклык".

  22. Р. Вәлиева. "Казаным - туган калам".

  23. Г. Гыйльман. "Хәлим кызык сөйләшә".

  24. Р. Байтимеров. Татарстан гимны.(5кл)



Эш программасының эчтәлеге

Темалар

Сәгать

саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Темаларда үтелә торган әсәрләр исемлеге, контроль төре.

1

Без мәктәптә.

18

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итә белү. Беренче сентябрь-Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

"Бүген 1 сентябрь". Диалог төзү. "Мәктәптә Белем бәйрәме" тексты. "Татарстанның Дәүләт гимны" тексты.

Р. Байтимеров Татарстан гимны. Х. Шабанов. "Китап"шигыре. Китапханәдә. Диалог төзү. "Олегның кәефе юк" тексты. "Бүген Олегның кәефе юк" диалог төзү. Безнең мәктәп. Хикәя төзү. Минем мәктәбем. Контроль монолог. "Без бүген диктант яздык" тексты. Минем сыйныфым. Хикәя төзү. Минем дәресләрем. Диалог төзү. Татар теле дәресендә. Хикәя төзү. Уку-язу әсбапларым. Диалог төзү. Г.Тукай. "Туган тел".Г.Әхтәмова "Дәрестә". Р.Миңнуллин "Аяз кайта мәктәптән" шигыре.

2

Мин - өйдә булышчы.

22

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Л.Лерон."Хәерле иртә" шигыре. Көндәлек режим. Рәсем буенча хикәя төзү. "Без әнигә булышабыз". Хикәя төзү. З.Гомәрова "Үзем җыештырдым" шигыре. Ял көнендә. Диалог төзү. "Рәсим белән Илнур" тексты. "Рәсим белән Илнур" тексты буенча диалог төзү. "Ләйлә белән Наил" тексты. А.Әсәдуллин "Ике мәсьәлә" хикәясе. "Ләйсән тырыш кыз" тексты. Ю. Ермалаев "Ике пирожный" хикәясе. Ю. Ермолаев "Ике пирожный". Диалог төзү. М. Газизов. "Ботка" шигыре. Мин - өйдә булышчы. Контроль монолог. "Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкияте. "Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкиятенең геройлары. Кем эшләми - шул ашамый. Диалог төзү. Бергә табын әзерлибез. Хикәя төзү. Д.Аппакова "Рөстәм" хикәясе. Г.Бакир "Сания" хикәясе. Р.Миңнуллин "Булышчы" шигыре. М Җәлил. "Суык бабай".

3

Дуслар белән күңелле.

16

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагатъле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Минем дусларым бар. Хикәя төзү. Минем дустым. Контроль диалог. Л.Васильева-Гангнус. "Язгы каникул". "Язгы каникул" хикәясе буенча диалог төзү. "Туган көн - иң күңелле бәйрәм" хикәясе. Минем туган көнем. Хикәя төзү. "Гүзәл Ләйсәннәрдә" хикәясе. " Гүзәл Ләйсәннәрдә". Диалог төзү. Туган көнгә чакыру язу. Татар халык уеннары. "Ак калач". "Табын янында" тексты. "Табын янында". Диалог төзү. "Табын" тексты. Минем дустым. Сочинение. "Куркак юлдаш" әкияте. Н.Мадьяров. "Инде мактанмас".

4

Дүрт аяклы дусларыбыз.

6

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

"Дүрт аяклы дусларыбыз". Хикәя төзү. "Этең нинди токымнан?" Диалог төзү. "Минем Акбаем" хикәясе. Х.Гарданов "Акыллы Карабай" хикәясе. Р.Миңнуллин "Әни мин көчек күрдем" шигыре. "Дүрт аяклы дусларыбыз". Контроль диалог.

5

Без спорт яратабыз.

6

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.

"Табиб янында". Диалог төзү. "Татар халкының милли уеннары". "Мин спорт белән шөгыльләнәм". Хикәя төзү. Б.Мотыйгуллин. "Сәламәт булыйк" шигыре. Спорт төрләре. Диалог төзү. "Кеше нигә йоклый?" тексты. "Спорт уеннары". Рәсем буенча хикәя төзү.

Барлыгы

68











Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр.


Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан 5- 6 реплика.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: 7 - 8 фраза.

Тыңлап аңлау

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүматихарактердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 0,5 - 0,7 минут.

Уку

Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияле, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау. Уку өчен текстның күләме: 55 - 60 сүз.

Язу

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр), эпистоляр жанр текстларын (шәхси хатлар, котлаулар) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Язма эшнең күләме: сочинение - 5-7 җөмлә. Ситуатив күнегүләр: 4 бирем.

Календарь-тематик план


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән төп белем бирү мәктәбе "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова) нигезендә төзелде. Казан, 2013.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль

монологлар саны

Контроль диалоглар саны

Шигырь ятлау

Сочинение

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

68

2

2

2

4

1

Татар теле. 5 нче сыйныф. Р.З Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. - Казан, Татармультфильм, 2014.



2015-2016 уку елына методик тема


Шәһәр темасы

Мәктәп темасы

Укытучының темасы

Мәктәп темасы

Укытучының темасы

Педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез үсеш процессы-Белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартын тормышка ашыруда һәм белем сыйфатын ашыруда методик эшнең стратегик ориентиры.

Белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында укыту сыйфаты белән идарә итү.

Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында татар теле һәм әдәбият дәресләрендә информацион технологияләр кулланып укучыларның эшчәнлеген активлаштыру.

Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында укыту сыйфаты белән идарә итү.


Өйрәнелә торган бүлек, материал-

ның темасы

Сәг. саны

Үтк. вак.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Универсаль уку гамәлләре

Уку эшчәнлеге төрләре


п

ф

Аңлый

Куллана




  1. Мәктәп тормышы. (18 сәгать)


1

"Бүген 1 сентябрь". Диалог төзү.

1

02.09


Лексика: кем? кемне? кемгә? Хөрмәтле укытучым, котлыйм, уңыш телим, сәламәтлек.

Беренче сентябрь-Белем бәйрәме турында сөйли белү.

Регулятив :укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү:төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга сала белү.

Коммуникатив:

парларда эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; туры килерлек җавап бирә белү.

Диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү

2

"Мәктәптә Белем бәйрәме" тексты

1

04.09


Текстның эчтәлеген, ситуатив биремнәрне аңлау, хикәя төзү.

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекне сөйләмдә дөрес куллану

Уку, тәрҗемә итү

3

"Татарстанныңдәүләт гимны" тексты.

1

09.09


РоссиянеңһәмТатарстанныңдәүләт гимны турындасөйләшү.

Туган ил, туган җир төшенчәсен аңлап кабул итү.

Уку, тәрҗемә итү, җөмләләр төзү

4

Р. Байтимеров. Татарстан гимны.

1

11.09


Республиканың символлары турында сөйләү.

Гимнны яттан белү.

Уку,тәрҗемә итү, Яттан сөйләү.

Ятлау №1

5

Х. Шабанов. "Китап"шигыре.

1

16.09


Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Китапның киңәшче, дус икәнен раслап сөйләү.

Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирү.

Регулятив :эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау.

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, парларда эшли белү.

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр

6

Китапханәдә. Диалог төзү.

1

18.09


Китапханәгә барырга чакыру, китаплар сорау.

Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу.

7

"Олегның кәефе юк" тексты.

1

23.09


Лексика: фән, дәүләт теле, өй эшен эшләү, кагыйдә, бирем, ятла.

Текстны тулысынча аңлау, сорауларга җавап бирә белү.

уку, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

8

"Бүген Олегның кәефе юк" диалог төзү.

1

25.09


Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның

сәбәбен аңлау.

Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.

Диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

9

Безнең мәктәп. Хикәя төзү.

1

30.09


Тема буенча сүзләре аңлау.

Мәктәп турында сөйли белү

Регулятив :укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштыра белү.

Танып белү: төп мәгълүматны аерып алу; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә сала белү. Коммуникатив:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; күмәк эшли белү.

хикәя язу

10

Минем мәктәбем. Контроль монолог.


02.10


Үзенең исеменнән эзлекле итеп телдән сөйләү.

Аңлаешлы, сәнгатьле итеп сөйли белү.

Диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

Контроль монолог №1

11

"Без бүген диктант яздык" тексты.

1

07.10


Текстның эчтәлеген аңлау, сорауларына җавап бирү.

Текстка нигезләнеп, үз мәктәбеңдәге дәресләр турында җөмләләр төзү.

Диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

12

Минем сыйныфым. Хикәя төзү.

1

09.10


. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.

Сыйныфлары турында сөйли белү.

хикәя язу

13

Минем дәресләрем. Диалог төзү.

1

14.10


Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, яхшы уку серләрен аңлау.

Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү.

Регулятив :

билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү:

тиешле мәгълүматны сайлау; эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив:

коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

Сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

14

Татар теле дәресендә. Хикәя төзү.

1

16.10


Лексиканы сөйләм телендә кулланып, хикәя төзү.

Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтә белү.

хикәя язу

15

Уку-язу әсбапларым. Диалог төзү.

1

21.10


Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итә белү.

Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү.

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр

16

Г.Тукай. "Туган тел"

1

23.10


Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә дөрес уку.

Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү.

Яттан сәнгатьле сөйләү

Ятлау №2

17

Г.Әхтәмова "Дәрестә".

1

28.10


Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле уку.

Өйрәнгән актив лексик берәмлекләрне куллану.

Регулятив :уку максатын мөстәкыйль билгели белү.

Танып белү:логик фикерли белү.

Коммуникатив: туры килерлек җавап бирә ,

парларда эшли белү.

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, күнегүләр

18

Р.Миңнуллин "Аяз кайта мәктәптән" шигыре.

1

30.10


Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Текстны тулысынча аңлау.

Эзлекле сөйли белү.

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр.


  1. Мин - өйдә булышчы. (22 сәгать)


19

Л.Лерон."Хәерле иртә" шигыре

1

11.11


Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Бер-береңә комплиментлар әйтүне аңлау.

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә белү.

Регулятив :үз эшчәнлегең белән идарә итү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив: парларда эшли белү,аралаша белү сәләтен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр.

20

Көндәлек режим. Рәсем буенча хикәя төзү.

1

13.11


Вакытны сорый, әйтә белү.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

21

"Без әнигә булышабыз". Хикәя төзү.

1

18.11


Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү.

Үз гаиләң турында сөйли белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

22

З.Гомәрова "Үзем җыештырдым" шигыре.

1

20.11


Шигырьнең эчтәлеген аңлап уку.

Текст эчтәлеге буенча фикер алыша белү.

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр.

23

Ял көнендә. Диалог төзү.

1

25.11


Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез.

Өйдәге эшләр турында сөйләү.

Сөйләшү, диалог төзү,ситуатив күнегүләр

24

"Рәсим белән Илнур" тексты.

1

27.11


Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Регулятив :укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;үз эшчәнлегең белән идарә итү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү: объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгели белү.

Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

25

"Рәсим белән Илнур" тексты буенча диалог төзү.

1

02.12


Тексттан төп фикерне аерып ала булү.

Җөмләдә сүз тәртибен саклап диалогик сөйләм оештыра белү.

Әдәби геройларны сурәтләү.

26

"Ләйлә белән Наил" тексты.

1

04.12


Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактый белү.

Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

27

А.Әсәдуллин "Ике мәсьәлә" хикәясе.

1

09.12


Лексика: өлгер, кире, уңган, мактанчык, үткен, тапкыр, тыйнак.

Текстның эчтәлеген буенча сорауларга җавап бирә белү.

Диалог уку, сөйләшү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр, тәрҗемә итү,

28

"Ләйсән тырыш кыз" тексты.

1

11.12


Лексика: өлгер, кире, уңган, мактанчык, үткен, тапкыр, тыйнак.

Сорауларга дөрес җавап бирә белү.

Регулятив : уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү:төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгели белү.

Коммуникатив: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; парларда эшли белү.

Әсәрне сәхнәләштерү, парларда эшләү

29

Ю. Ермалаев "Ике пирожный" хикәясе.

1

16.12


Лексика: сәяхәт итәм, бозыла, яңадан, булышырга уйлады.

Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү..

Логик фикерләү. Нәтиҗә ясау.

30

Ю. Ермолаев "Ике пирожный". Диалог төзү.

1

18.12


Өйдәге хезмәттә катнашырга кирәклеген аңлау.

Эчтәлеген сөйли белү.

Сөйләшү, диалог төзү,ситуатив күнегүләр

31

М. Газизов. "Ботка" шигыре.

1

23.12


Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән әйтә белү.

Сөйләшү, ситуатив күнегүләр.

32

Мин - өйдә булышчы. Контроль монолог.

1

25.12


Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү.

Аңлаешлы, сәнгатьле итеп сөйли белү.

Регулятив : эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив:

коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау җөмләләр төзү, сорауларга җавап бирү.

Контроль монолог №2

33

"Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкияте.

1

13.01


Татар халык аваз иҗаты (әкиятләр) белән танышу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку.

34

"Тавык, Тычкан һәм көртлек" әкиятенең геройлары.

1

15.01


Ялкаулык, хезмәткә мөнәсәбәт турында фикер алышу.

Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү.

Әсәрне сәхнәләштерү, парларда эшләү

35

Кем эшләми, шул ашамый. Диалог төзү.

1

20.01


Татар халык аваз иҗаты (мәкальләр) белән танышу.

Лексиканы сөйләм телендә кулланып диалог төзи белү.

Парларда эшләү.

36

Бергә табын әзерлибез. Хикәя төзү.

1

22.01


Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү.

Бер-береңне кыстый белү, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.

Регулятив :

үз эшчәнлегең белән идарә итү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү:

объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгели белү.

Коммуникатив:мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; аралаша белү сәләтен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

37

Д.Аппакова "Рөстәм" хикәясе.

1

27.01

Таныш булган лексик материалга таянып, текстның эчтәлеген аңлау.

Тема буенча сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

38

Г.Бакир "Сания" хикәясе.

1

29.01


Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә дөрес уку.

Төрле характердагы сорау-җавап төзи белү.

Әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку.

39

Р.Миңнуллин "Булышчы" шигыре.

1

03.02


Шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлау.

Әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән әйтә белү.

40

М Җәлил. "Суык бабай" .

1

05.02

Лексика: мамык, юрган, кар катламы, суык. Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Лексиканы сөйләм телендә куллану, сорауларга дөрес җавап бирә белү.

Уку,тәрҗемә итү, Яттан сөйләү.

Ятлау №3


  1. Дуслар белән күңелле ( 16 сәгать)


41

Минем дусларым бар. Хикәя төзү.

1

10.02


Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү.

Регулятив :

дәрескә кирәкле уку-язу әсбаплары әзерли, алар белән дөрес эш итә белү.

Танып белү:иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, парларда эшли белү.

42

Минем дустым. Контроль диалог.

1

12.02


Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү.

Куелган сорауга төгәл җавап бирә белү.

Парларда эшләү.

Контроль диалог №1

43

Л.Васильева-Гангнус. "Язгы каникул".

1

17.02


Текстның эчтәлеген үзенең исеменнән эзлекле итеп телдән сөйләп бирү.

Аңлаешлы, сәнгатьле итеп сөйли белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

44

"Язгы каникул" хикәясе буенча диалог төзү.

1

19.02


Куелган сорауга төгәл җавап бирү.

Язгы каникул турында сөйли белү.

Регулятив :уку хезмәтендә бурычларны билгели белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү:сүзлекләр белән эшли белү, анализлау, объектларны чагыштыру, уртак билгеләрне билгели белү.

Коммуникатив: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Парларда эшләү.

45

"Туган көн - иң күңелле бәйрәм" хикәясе.

1

24.02


Туган көн уеннары, табын әзерләү турында сөйләү.

Табын янында үзеңне тоту, кунакка чакыру,

сыйлау турында сөйли белү.

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, ситуатив күнегүләр

46

Минем туган көнем. Хикәя төзү.

1

26.02


Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү.

Иллюстрацияләргә таянып хикәя төзү.

47

"Гүзәл Ләйсәннәрдә" хикәясе.

1

03.03


Әсәрнең герое турында мәгълүмат белән танышу

Текстны тулысынча аңлау, төрле характердагы сорауларга җавап бирү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

48

" Гүзәл Ләйсәннәрдә". Диалог төзү.

1

05.03


Тема буенча сораулар төзи алу.

Сораулар төзи белү, куелган сорауга төгәл җавап бирә белү.

Регулятив : үз эшчәнлегең белән идарә итү, дәрескә кирәкле уку-язу әсбаплары әзрли, алар белән дөрес эш итә белү.

Танып белү: сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау. Коммуникатив:

коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

Сөйләшү, диалог төзү,ситуатив күнегүләр

49

Туган көнгә чакыру язу.

1

10.03


Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагатъле чакыра белү.

Туган көнгә чакыру яза белү.

Туган көнгә чакыру язу

50

Татар халык уеннары. "Ак калач".

1

12.03


Татар халык иҗаты (уеннар) белән таныштыру.

Уеннарны уйный белү.

Уеннар уйнау , мәзәкләр сөйләү

51

"Табын янында" тексты.

1

17.03


Табын әзерләү турында сөйләшү.

Текстны тулысынча аңлау, сорауларга җавап бирә белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

52

"Табын янында". Диалог төзү.

1

19.03


Кунаклар чакыру, сыйлау, кыстау, төрле рецептлар.

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйли белү.

Регулятив : эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Танып белү: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив:

коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү;мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Парларда эшләү.

53

"Табын" тексты.

1

02.04


Яраткан ризыклар, милли ризыклар, ашамлыклар, эчемлекләр.

Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

54

Минем дустым. Сочинение.

1

07.04


Сөйләм үрнәкләрен язма эштә куллануны аңлау.

Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эзлекле яза белү.

хикәя язу

Сочинение.

55

"Куркак юлдаш" әкияте.

1

09.04


Лексика: дуслаштык, чын дуслык, юлдаш, китеп барган.

Әкиятне аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтә белү.

Тесттагы сорауларга җавап бирү

56

Н.Мадьяров. "Инде мактанмас".

1

14.04


Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирә белү.

Нәтиҗә ясау, төркемнәрдә эшләү

4. Дүрт аяклы дусларыбыз. (6сәгать )


57

"Дүрт аяклы дусларыбыз".Хикәя төзү.

1

16.04


Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү.

Регулятив : эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Танып белү:төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгели белү.

Коммуникатив:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

58

"Этең нинди токымнан?" Диалог төзү.

1

21.04


Дүрт аяклы дусларның гадәтләре, токымнары.

Этләрнең тышкы кыяфәте турында сорау-җавап төзи белү.

Парларда эшләү.

59

"Минем Акбаем" хикәясе.

1

23.04


Лексика:тәпиен бирә, сумканы алып бара, каршы ала, токым.Контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Текстның эчтәлеген аңлап, үз этең турындасөйли белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

60

Х.Гарданов "Акыллы Карабай" хикәясе.

1

28.04


Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку.

Кыскача эчтәлеген сөйли белү.

Уку,тәрҗемә итү, Яттан сөйләү.

61

Р. Миңнуллин. "Әни, мин көчек күрдем".

1

30.04


Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә дөрес уку.

Шигырьнең эчтәлеген сөйли белү.

Регулятив : уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү:логик фикерли белү.

Коммуникатив: парларда эшли белү.

Уку,тәрҗемә итү, Яттан сөйләү.

Ятлау №4

62

"Дүрт аяклы дусларыбыз".Контроль диалог.

1

05.05


Этләр, песиләр турында сөйләшү.

Этләр, песиләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Парларда эшләү.

Контроль диалог №2

5. Без спорт яратабыз. (8 сәгать)


63

"Табиб янында". Диалог төзү.

1

07.05


Лексика: арка, йөрәк, үкчә, керфек, үпкә, тез, каш, күз, эч. Тән әгъзаларының исемнәрен белү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү.

Регулятив :

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;үз эшчәнлегең белән идарә итү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Танып белү:

объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгели белү.

Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Сөйләшү, диалог төзү,ситуатив күнегүләр

64

"Татар халкының милли уеннары". Хикәя төзү.

1

12.05


Татар халкының милли уеннарын белү.

Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйгабару, катнашу турында сөйли белү.

Уеннар уйнау

65

"Мин спорт белән шөгыльләнәм". Хикәя төзү.

1

14.05


Нинди спорт төре белән шөгыльләнүеңне әйтүне аңлау.

Үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү.

Төп фикерне аера белү, план буенча эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

66

"Физкультура дәресендә" . Диалог төзү.

1

19.05


Физкультура дәресендә шөгыльләнү турында сөйләүне аңлау.

Физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Сөйләшү, диалог төзү,ситуатив күнегүләр

67

Б.Мотыйгуллин. "Сәламәт булыйк" шигыре.

1

21.05


Шигырьнең эчтәлеген аңлау.

Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә оештыра белү.

Регулятив :

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Танып белү: төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга сала белү.

Коммуникатив:

парларда эшли белү; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; туры килерлек җавап бирә белү.

68

Спорт төрләре. Диалог төзү.

1

26.05


Җәйге, кышкы спорт төрләрен аеруны аңлау.

Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне әйтә белү.

Сөйләшү, диалог төзү,ситуатив күнегүләр















Әдәбияттан тикшерү һәм өйрәтү характерындагы эшләрнең графигы

Бүлек исеме

Тикшерү эшләренең төре

Дәрес тәртибе

Тикшерү эшенең темасы

Үткәрелү вакыты

план

факт

1

Мәктәп тормышы

Шигырь ятлау

4

Р. Байтимеров. Татарстан гимны

12.09

Контроль монолог

10

Минем мәктәбем.

03.10

Шигырь ятлау

16

Г.Тукай. "Туган тел"

24.10

2

Мин - өйдә булышчы.

Контроль монолог

32

Мин - өйдә булышчы.

26.12

Шигырь ятлау

40

М Җәлил. "Суык бабай" .

06.02

3

Дуслар белән күңелле

Контроль диалог

42

Минем дустым.

13.02"

Сочинение

54

Минем дустым.

26.03

4

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Шигырь ятлау

61

Р.Миңнуллин "Әни, мин көчек күрдем" шигыре.

29.04

Контроль диалог

62

Дүрт аяклы дусларыбыз.

30.04











Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.

Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү


Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзелгәндә, "5"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәрелеп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзелгәндә,"4"ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәрелеп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, "3"ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, "2" ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.


Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен "5" ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3" ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,"2"ле куела.







Укуны бәяләү (кычкырып уку)


Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганга, "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәрелеп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, "4" ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәрелеп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, "2"ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү.


Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2"ле куела.

















Кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән төп белем бирү мәктәбе "Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова) - Казан, 2013.

Дәреслек: Татар теле. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.(татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан. Татармультфильм, 2014.

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: "Мәгариф" нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре. К. "Мәгариф", 2003

4. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: "Мәгариф"

5. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.: Мәгариф, 2007.

6.Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

7.Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

8.Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф», "Мәйдан" журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

10.Электрон чыганаклар, татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com)

1. Дәреслек: Татар теле. 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.(татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан. Татармультфильм, 2014.

2. Әдәбият белеме сүзлеге

3. «Көмеш кыңгырау» , «Шәһри Чаллы» , "Салават күпере" газеталары, "Ялкын" журналы.

4.Электрон чыганаклар, татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com), "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе.



© 2010-2022