Урок на тему Г. Тукай - татар халкының бөек шагыйре

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык дәрес. 5 нче сыйныф, рус төркеме.

Тема: Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре.

Максат: 1. Укучыларны Г.Тукайның кыскача биографиясе белән таныштыру.

2. Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белән танышу.

3. Балаларда туган якка, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. Г. Тукай әсәрләреннән күргәзмә оештыру.

2. Мультимедиа тактасы.

3. «Гөлбакча" китабы.

4. Шигырьләргә ясалган иллюстрацияләр.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

1. Һава торышы турында диалог.

2. "Казан" темасына диалог.

"Казан" темасына соңгы сорау: Казанда Тукай исеме белән бәйле урыннар бармы?

Укытучы сорауга ңавап алганнан соң:

  • Г.Тукай кайда һәм кайчан туган? - сорауны куя һәм мультимедиа тактасында җавапны күрсәтә.

  • Тактада: Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә кушлавыч авылында туган".

  • Укучылар бу җөмләне дәфтәрләренә язалар.

Укытучы: Ә хәзер без сезнең белән Кушлавыч авылына сәяхәткә чыгыбыз. Аны бер табышмакка җавап бирүдән башлыйбыз, тыңлагыз: Барам, барам, очы юк. Еду, еду, конца нет. Ул нәрсә?

Балалар: дорога.

Укытучы: Ә дорога татарча ничек була?

Балалар: Юл.

Укытучы: Әйе, без хәзер юлга чыгабыз. Менә безнең маршрут - карта. Мультимедиа тактасында - маршрут картасы ачыла. Экскурсия Казанның Тукай мәйданыннан башлана. Безнең маршрут Дербышки, Биектау, Арча районнары аша уза. Бу маршрутның арасы 105 км. Менә без Арча - Мари Эл юлына чыгабыз. Бу юл безне Кушлавыч Һәм Кырлайга алып бара.Беренче тукталыш - Кушлавычта була. Менә без Кушлавычка юл тотабыз һәм Г. Тукай туган авылга килеп җитәбез. Привалга туктыйбыз һәм, әйдәгез, ял итеп алабыз. Руслан хәзер шигырь сөйли. "Туган авыл" шигырен яттан сөйли.

Укытучы: Мультимедиа тактасында шигырь язылган. Бу шигырьне уңышлы укып чыккан укучыларны Кырлай көтә.



Тышта яз ............,

Бик ............. һава.

Бер гаиләдә - .......

Туган ир ...............

Бу биремне үтәгәннән соң без Кырлай авылына юлга чыгабыз. Юлда түбәндәге сорауларга җавап бирергә туры килә:

  1. Г.Тукайга бәхет елмайганмы?

  2. Ул нинди авылларда яшәгән?

  3. Кечкенә Тукай кайсы авылда укырга кергән?

  4. Булачак шагыйрь ничә яшькә кадәр Кырлайда яшәгән?

  5. Тукай Кырлайдан каысы шәһәргә киткән?

  6. Г.Тукайны кем тәрбияләгән?

Укытучы: Г. Тукайны халык тәрбияләгән - Тукая воспитал народ, и поэтому он любил свой народ, свой край и решил служить своему народу. Он стал писать для народа стихи.

При жизни Г.Тукай выпустил 34 книги, а 16 из них были для детей. Вот некоторые из них находятся перед вами. Среди них, наверно, есть знакомые вам книги. ПАрочитайте названия и переведите.

Укытучы: Менә без Кырлайга да килеп җиттек. Сезне Тукай үзе каршы ала. Ул скамьяга утырган да сезне көтә. Ул бераз арган кебек, пәлтәсен дә салып куйган. Аның каршында чәчәкләр, артында зифа наратлар һәм чыршылар. Тукайга алар дәрт һәм көч бирәләр. Шуңадыр Тукай мәңге яшь булып кала килгән. Без алга үтәбез, алда аның ике катлы музее. Ул искиткеч матур йорт. Бу йортка җәен дә, көзен дә, язын да, кышын да кешеләр өзелми. Бу йорт эченә кергәнче, әйдәгез, без аның шигырьләрен укыйк әле. Сезнең алда "Гөлбакча" китабы. Бу китапта Тукайның 20 шигыре бар. Ягез әле, 16 нчы битне ачыгыз әле, анда нинди шигырь бар?

Балалар: "Гали белән Кәҗә".

Укытучы: Бу шигырьне кем яттан белә? Яттан сөйлиләр.

Укытучы: 30 нчы битне ачыгыз. Бу шигырьне Юлия укый. Сорауларга җаваплар бирегез.

  • Урамда нәрсә ява?

  • Бабай нинди булган?

  • Бабай нәрсәләр алган?

  • Балалар нинди бәйрәмгә әзерләнәләр?

Сорауларга җаваплар алына.

Укытучы: 65 нче битне ачыгыз. Әйдәгез, шигырьне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. Бу кайсы вакыт?

Балалар: Бер укучы шигырьне укып чыга, икенче укучы рус теленә тәрҗемә итә. Сорауларга җаваплар бирәләр.

Укытучы: Ә сез беләсезме, укучылар, Г.Тукай халык җырларын тыңларга бик яраткан. Әйдәгез, ул яраткан бер җыр тыңлыйк әле. "Күбәләгем" җыры тыңлана. Җырдан соң укытучы сорау куя.

Укытучы: Г.Тукай күбәләк турында нинди шигырь язган?

Балалар: 66 нчы битне ачып, "Бала белән күбәләк" шигырен укыйлар, беренче 4 юлны яттан өйрәнеп сөйлиләр.

Укытучы: тукайның күп шигырьләренә көй язылган, әйдәгез, "Бала белән күбәләк" җырын тыңлыйк.

Укытучы: 108 битне ачыгыз, "Безнең гаилә" шигырен табыгыз. Бу шигырьне кем белә?.Шигырьне Влад яттан сөйли.

Ә хәзер бу рәсемнәргә карагыз әле. Аларның һәрберсендә медальләр бар, ә медальләрдәбер рәсем - Тукай рәсеме. Бу нәрсәне аңлата? Укытучы үзе җавап бирә. Бу татар халкының күренекле җырчылары, артистлары, композиторлары, сүз осталары. Илһам Шакиров - җырчы. Ренат Ибраһимов - җырчы. Алар халыкка Тукай кебек хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларга Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исеме бирелгән. Ул бүләк ел саен Тукай туган көндә - 26 апрельдә тапшырыла. 25 апрель көнне лауреатларның исемнәре билгеле була. Прошу вас 25 апреля посмотреть передачу «Город» и запомнить, кто стал лауреатом премии имени Г. Тукая в этом году. Ә хәзер сорауларга җаваплар бирегез.

  • Г. Тукай - кем ул? Татар халык шагыйре.

  • - кушлавычка ничек барып була? Автобус белән.

  • Әйдәгез, "Туган тел" шигырен искә төшерик - 108 бит.

  • "Туган тел" җырына кушылып җырлау.

  • Укытучы: Без музей эченә киләсе дәрестә керербез. Ответим на такой вопрос: Вы желаете совершить настоящую экскурсию в Тукай-Кырлай? - Да.

  • Укытучы: Значит, путь к Тукаю не забудется - Тукайга юл ябылмас так и напишем в тетрадях.

Йомгаклау өлеше: билгеләр кую, өй эшен бирү.

Өй эше: " Бала белән күбәләк" шигырен ятларга.

© 2010-2022