Сан темасы буенча йомгаклау дәресе

Дәрес темасы: Сан. Йомгаклау дәресе. Максат: 1. Дидактик - укучыларның сан турындагы белемнәрен тикшерү, ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү; 2. Үстерелешле - укучыларның танып-белү эшчәнлеген камилләштерү, үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре үстерү; 3. Тәрбияви -  Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт уяту, батырлык, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү; бәхетле тормышның кадерен белергә өйрәтү. Материал: Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек.- Уф...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы : Насырова Ләйсән Өлфәт кызы

Дәрес темасы: Сан. Йомгаклау дәресе.

Максат:

1. Дидактик - укучыларның сан турындагы белемнәрен тикшерү, ныгыту, фикер йөртү сәләтен үстерү;

2. Үстерелешле - укучыларның танып-белү эшчәнлеген камилләштерү, үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре үстерү;

3. Тәрбияви - Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт уяту, батырлык, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү; бәхетле тормышның кадерен белергә өйрәтү.

Материал: Татар теле: 6 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек.- Уфа: Башкортстан "Китап" нәшрияты, 2004.-

Өстәмә материал:

1. Ф.С. Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр һәм кызыклы материаллар җыентыгы.- Казан : Татар.кит.нәшрияты.1992.-

2. Н.В. Максимов. Урта мәктәптә татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2004.-

Җиһазлау: интерактив такта, индивидуаль - дифференциаль карточкалар.

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреснең методы: укытучы сүзе, әңгәмә, эзләнү.

Дәрес планы

I. Оештыру

1. Исәнләшү, танышу.

II. Актуальләштерү

1. Үткән темаларны кабатлау өчен фронталь сорау, язма сан диктанты.

III. Үзләштерелгән материалны кабатлау, системага китерү

1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.

Физкультминутка ясау.

2.3 дәрәҗәдәге күнегүләр эшләү.

3.Морфологик анализ тәртибе белән танышу, сүзләргә морфологик анализ ясау.

4.Тест.

V. Йомгаклау.

Дәрес материалын искә төшерү, иҗади проект

VI. Билгеләр кую.

Өй эше бирү.


Дәрес барышы

I. Оештыру

Мин иртә белән сыйныфка керәм,

Укучыларның хәлләрен беләм.

Исәнмесез, укучылар! Мин Уфа шәһәрендә урнашкан 65 нче Татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насырова Ләйсән Өлфәт кызы булам. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Бүген бергәләп кызыклы, шул ук вакытта эшлекле дәрес үткәрербез дип ышанам.

II. Актуальләштерү

Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтеме бар.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе - мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Мин дә сезне белем дөньясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Бүген безне алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, кабатлау, тикшерү, билгеләү көтә. Барыгыз да әзерсезме? Кыңгырау шалтырады,

Дәрес башлана хәзер.

Без инде матур итеп,

Җавап бирергә әзер.

Укучылар! Сез үткән дәресләрдә сан сүз төркемен өйрәндегез. Аның төркемчәләрен, аларга хас булган грамматик, синтаксик билгеләрне үзләштердегез.

Ни өчен саннар кирәк?( Без тормышта һәрвакыт саннар белән очрашабыз, сезнең мәктәптә ничә бала укый һ.б.)Укучылар, бүген мин дә сезне 40 минут эчендә берничә дәрескә чакырам, чөнки саннар белән без төрле дәресләрдә очрашабыз.

Число, теманы язу

Искә төшереп китик:

-Нинди сүз төркеме сан дип атала?

-Санның морфологик үзенчәлеге нәрсәдә? (Сан төрләнми торган сүз төркеме)

-Саннар ясалышы буенча нинди төрләргә бүленәләр?(тамыр, кушма, парлы, тезмә)

-Мәгънә төсмерләренә карап саннарның нинди төркемчәләрен беләсез?(төп, тәртип, бүлем, чама, җыю).






Сан төркемчәләре

Төркемчә исеме

Соравы

Мисал

Предметның санын ни рәвешле белдерә

Төп сан

Ничә?

Күпме?

Биш укучы

ярты алма

..............

..............

Ничәнче?

...............

Предметның саналу яки урнашу тәртибен белдерә

Бүлем саны

................

Тугыз-ар

алты-шар

...................

..................

.................

Меңнәрчә

Унлап

Предметның санын якынча белдерә

Җыю саны

Ничәү

..............

...................

Саналмышы булмый

Тәнәфес

II. Математика дәресенә чакырам сезне, дусларым. Хәзер тиз генә сан диктанты язып китик әле. (дәфтәрләрдә эш)

1- төп сан

2- тәртип саны

3- бүлем саны

4- чама саны

5- җыю саны

Мисаллар

1.1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе...

2. Башкортстаннан 700 меңләп кеше сугышта катнаша.

3. Йөзәү булса гомрең, син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме? (М.Җ.)

4.Тупларның Кызыл Армиягә

Өчтән бере күчте кимендә.(М.Җ.)

5.Көненә 125әр грамм икмәк бирелгән.

6.Сугыш заманасында берәүләрне сугышка алып китәләр, сугышка ярамаганны хезмәт фронтына.(И.Г.)

(Җаваплар : 2,4,5,1,3,5)

Бер бала такта янында эшли. Бер- берсенең җавапларын тикшереп, билгеләр куела.

Тәнәфес Ребусларны чишегез ( 4 өйле, 5 курай, 3аяк)

III. Математика дәресендә бик тырышып эшләдегез, ә тарих дәресен яратасызмы?

1 нче карточка: саннарның дөрес язылышын аңлатыгыз :

6 нчы сыйныф, XXI гасыр, 1941-1945 нче еллар, II бүлек, 1945 нче елның 9 нчы май көне.

2 нче карточка: Саннарны дөресләп яз :

Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, X нчы йорт, 4 нче бүлек, беренче категорияле чаңгычы, ике мең унынчы елның апреле.

3 нче карточка:

Гасыр-

Ай -

Атна -

Тәүлек -

Дистә -

Пар -

Метр-

Үз-үзләрен тикшереп, билгеләр куела.

  • Нәтиҗә ясау: гарәп саннары, рим саннары, парлы саннарның язылышы.

Нинди тарихи вакыйга көтә безне? Саннар кулланып җөмләләр төзү. Тәрбияви момент.

Физминутка .Бу рәсемнәр нинди табигатьне хәтерләтә? Туган Башкортстаныбыз.Республикабызның ничә могҗизасы бар? Ниндиләр? (без алар белән горурланабыз).Республика елы Тәрбияви момент. Укучылар, күренүенчә без саннар белән Башкортстан тарихы дәресләрендә дә очрашабыз икән.

Әдәбият дәресе.Әсәрләр укыганда саннар белән еш очрашабыз.

Быел өйрәнгән нинди әсәрләр исемендә саннар очрый?

Мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү.

Дәреслекләрдә дә төрле әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелгән.(Дәфтәрдә эш)

1.229 нчы күнегүне дәфтәргә эшләү. Саннарны табу, ясалыш, төркемчәләрен билгеләү, нинди җөмлә кисәге икәнен ачыклау.

Сан нинди җөмлә кисәкләре була ала?

Саналмыш белән килгәндә сан гадәттә аергыч яки хәл булып килә. Саналмышсыз кулланылган саннар төрле җөмлә кисәге була ала.

Тәнәфес. Табышмаклар.

Кечкенә генә сарай,

Эчендә утыз ике малай ( авыз, тешләр)

3.Морфологик анализ тәртибен искә төшерү. Бер җөмләне сыйныф белән бергәләп тикшерү.

Илем һәм халкым хакына

Мең үлеп, мең терелдем .( Ә. Нигъмәтуллин)

Мең- сан, төп сан, микъдар саны, фигыльне ачыклый, җөмләдә хәл.

Сезнең унбишендә язган хатыгызны алып бик шатландым.

Унбишендә- сан, микъдар саны, семләшкән, берлек санда, 3 зат, у-в.к, җөмләдә вакыт хәле.

Индивидуаль эш (1 бала такта янында эшли)

4. Белемнәрне тикшерү өчен тест эшләү.

1.Саннар нәрсәне белдерә?

А) предметның исәбен;

Б) предметның эшен;

В) предметның билгесен.

2. Сан ачыклаган исем ничек атала?

А) аныкланмыш;

Б) сыйфатланмыш;

В) саналмыш.

3. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

А) 3;

Б) 4;

В) 5.

4.Тәртип саннарын билгеләгез.

А) минемчә, татарча, малайларча;

Б) беренче, икенче, өченче;

В) озынча,салкынча, уртача.

5.Җыю саннарын билгеләгез.

А) алтышар, җидешәр, унар;

Б) алтау, җидәү, унау;

В) алтылап, җидедән артык, ун тирәсе.

(Җаваплар: 1-а, 2-в,3-в,4-б,5-б) Үз- үзләрен тикшерү, билгеләр кую.

V. Йомгаклау. Дәресебез ахырына якынлаша. Бу дәрес сезгә үзебезнең тарихыбызны искә төшерергә, киләчәгебез турында уйланырга мөмкинчелек биргәндер дип уйлыйм.

Киләчәк...

Ул шундый матур булыр,

Сугышлар да булмас, дошман да

Сез дә безне шунда искә алырсыз

Бәлки безгә йөз яшь тулганда.-

дип язып калдырган шагыйрьләребез. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән кадерле ветераннарыбызга без һәрвакыт бурычлы.

Бөек Җиңү көнен каршы алыйк,

Күп "5" леләр белән без, дуслар, дип дәшәсе килә, сезгә укучылар, һәм, әлбәттә инде, без сугышта батырлыклар күрсәткән ветераннарыбызга чәчәк гөлләмәләре бүләк итербез. Дәресебезне йомгаклап, бүген искә төшергән белемнәребезне чәчәкләргә үрик, сан сүз төркеменең тулы билгеләмәсе килеп чыгарлык итеп чәчәк гөлләмәсе ясыйк

-мөстәкыйль сүз төркеме

-мәгънәсе

-сораулары

-төрләнми

-җөмләдәге роле

-төркемнәре

-төрләре

Гөлләмәбез бик матур булды, бәөрәм алдыннан әби- бабаларыгызга барып ирешер дигән ышанычта калам.

VI. Билгеләр кую.

Өй эше бирү

1рәт - әдәби әсәрдән санның һәрбер төркемчәсенә мисаллар табарга һәм дәфтәргә язып килергә

2 рәт - әдәбият дәреслегеннән сан кергән ике җөмлә язып алып , ул саннарга морфологик анализ ясарга.

3 рәт - халык телендә киң кулланыла торган ярты, чирек, әчмуха саннарын кертеп җөмләләр төзергә..


© 2010-2022