Доклад на темуТатар теле дәресләрендә КВНнар

Татар теле дәресләрендә КВН дәресләр.       Билгеле бер бүлекне тәмамлаганнан соң яки олы бер теманы үткәч, материалны системалаштыру һәм йомгаклау, укучыларның белем һәм күнекмәләрне ныгыту максаты белән татар теле дәресләрендә КВН уен- дәрес төрен кулланырга мөмкин.        Мондый дәрескә әзерлекне атна – ун көн алдан башлау зарур. Укучыларга алдан ук КВН ның темасы әйтелә, кабатларга тиешле материаллар искәртелә. Көне килеп җиткәч, класстагы укучылар тигез итеп 2 командага бүленә.  Ә  өч укучы...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТР, Әлки муниципаль районы,

Карга төп гомумбелем бирү мәктәбе






Доклад на темуТатар теле дәресләрендә КВНнар



Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Татар теле дәресләрендә КВН дәресләр.

Билгеле бер бүлекне тәмамлаганнан соң яки олы бер теманы үткәч, материалны системалаштыру һәм йомгаклау, укучыларның белем һәм күнекмәләрне ныгыту максаты белән татар теле дәресләрендә КВН уен- дәрес төрен кулланырга мөмкин.

Мондый дәрескә әзерлекне атна - ун көн алдан башлау зарур. Укучыларга алдан ук КВН ның темасы әйтелә, кабатларга тиешле материаллар искәртелә. Көне килеп җиткәч, класстагы укучылар тигез итеп 2 командага бүленә. Ә өч укучыны жюри әгъзасы итеп билгеләргә кирәк. Бу - иптәшләренең белеменә обьектив бәя бирергә өйрәтә. Алдан ук укучылар командаларына исемнәр, бер - берсен котлау өчен шигырьләр әзерләргә, укытучы биргән өй эшенә хәзерләнергә тиеш булалар.

Укытучы үзе дә бу дәрескә зур хәзерлек белән керегә тиеш. Дәрескә кергәнче үк аның биремнәр язылган карточкалары, күнегүләре, кыскасы, КВН өчен кирәкле булган җиһазлары, таратма материаллары әзерләнеп куелган булса, бу дәрес нәтиҗәле булачак.

КВН дәресләргә укытучы тәрбияви максат та куярга тиеш: туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, милли әхлак тәрбиясе бирү һ.б.

КВН барышында телдән һәм язма җаваплар бирү чиратлап алып барыла. Укучыларның җаваплары очколар ярдәмендә исәпкә алына. КВНны укытучы үзе алып бара, ул шулай ук жюриның очколар куюын һәм ярыш төрләре буенча нәтиҗә ясап баруын да контрольдә тота. Ярышта катнашкан укучыларның сөйләм культурасына аеруча игътибар ителә. Дәрес ахырында барлык укучыларга да билгеләр куела.

Дәрес таблицалар, төрле биремнәр язылган дидактик карточкалар, татарча - русча сүзлекләр язылган дидактик карточкалар, татарча - русча сүзлекләр, викторина сораулары, төрле уен элементлары язылган карточкалар, төрле сораулыклар һ.б. белән җиһазланырга мөмкин.

Дәрес башында укытучының дәрес максаты белән таныштыруы шарт: "Укучылар, бүген без дәресне КВН итеп үткәрәбез, сез инде бу дәрескә алдан хәзерләнә башладыгыз. Сезнең белем дәрәҗәләрен сынар вакыт җитте. Уенны үткәрү тәртибе белән сез инде таныш. Бу дәрестә элек үткән теманы ничек үзләштерүегезне күрсәтерсез, өйрәнгән кагыйдәләрне дөрес кулланганда сөйләмдә һәм язганда хаталар китмәвенә ярдәм итүенә ышанырсыз. Тапкырлык һәм игътибарлылыкның һәрчакта уңыш китерүенә дә инанырсыз.

Биремнәрнең үтәлешен тикшергәндә эшегезнең пөхтәлегенә, һәрберегезнең активлыгына да игътибар ителәчәк. Шуңа күрә жюри әгъзаларыннан бик гадел һәм игътибарлы булу таләп ителә. Уенны башлыйбыз."

Уен шулай, командаларның бер - берсен сәламләвеннән соң, төрле биремнәр үтәү рәвешендә дәвам итә. Ахырдан жюри ярышка йомгак ясый һәм командаларның күпме очко җыюларын игълан итә. Укытучы, шулардан чыгып, һәр укучыга (һәм жюри әгъзаларына да) билгеләр куя. Шуннан соң, дәреснең уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтеп, аны тәмамлый.

Шулай итеп, укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда КВН дәресләрнең әһәмияте зур.

Укучыларга ныклы белем һәм кунекмәләр бирүдә, аларның үз фикерләрен язма яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, тел фәне белән кызыксындыруда уеннарныэ, әһәмияте шактый зур. Тел дәресләрендә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, игътибарын туплый һәм иҗат атмосферасы булдыра. Уеннар эмоциональ атмосфера тудырып кына калмый, анда балалар үз фикерләрен дәлилли белү кунекмәләре дә алалар; шулай итеп, аларда белем даирәләрен баету теләге уяна. Дәресне тулысынча уен формасында уткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин. Дәрес-КВН - шундый төр дәрес. Теоретик материалның ничек үзләштерелгәнлеген тикшерү, кабатлау-йомгаклау дәресләрен шушы формада үткәру отышлы.

Дәрескә әзерлек атна-ун көн алдан башлана. Укучыларга КВНның темасы җиткерелә, кабатларга тиешле темалар курсәтелә. Класс командаларга бүленә. Командалар бер-берсен котлау өчен шигырьләр әзерлиләр, яттан сөйләргә өйрәнәләр. Башка эшләр дә биреп куярга мөмкин (мәсәлән, бирелгән тема буенча хикәя язарга, көндәш командага бирү өчен сораулар әзерләргә һәм башкаларны тәкъдим итәргә була). Биремнәр язылган карточкалар да алдан әзерләнә. КВН барышында телдән һәм язма җаваплар бирү чиратлап алып барыла. Укучыларның, җаваплары очколар ярдәмендә исәпкә алына. КВНны укытучы үзе алып бара, ул шулай ук жюриның, очколар куюын һәм ярыш төрләре буенча нәтиҗә ясап баруын да контрольдә тота. Ярышта катнашкан укучыларның, сөйләм культурасына аеруча игътибар ителә. Дәрес ахырында барлык укучыларга да билгеләр куела.

Мәсәлән,фонетика, графика һәм орфогра­фия курсын йомгаклауга багышланган уен-дәрес язмасы тәкъдим ителә ди. Анда фонетика буенча үтелгән материалны укучыларның ничек үзләштерүләрен күзәтү, нәтиҗә ясау; өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белү; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максаты куела.

Дәрес-уен биремнәр язылган карточкалар белән җиһазлана.

Укытучы иң элек дәреснең, максаты белән таныштыра:

- Укучылар, бүген без дәресне КВН итеп үткәрербез. Сез инде КВНны үткәрү тәртибе белән таныш. Бу дәрестә сез үзегезнең авазлар һәм хәрефәр турында ниләр белүегезне күрсәтерсез, өйрәнгән кагыйдәләрне дөрес кулланганда, сөйләмдә һәм язганда хаталар китмәвенә ярдәм итүенә ышанырсыз. Тапкырлык һәм игътибарлылыкның һәрчакта уңыш китерүенә дә инанырсыз. Биремнәрнең, үтәлешен тикшергәндә эшегезнең пөхтәлегенә, һәрберегезнең активлыгына да игътибар ителәчәк. Шуңа күрә жюри әгъзаларыннан бик гадел һәм бик игътибарлы булу таләп ителә. Уенны башлыйбыз.







Алып баручы (укытучы үзе):

- Хәзер командалар бер-берсен котлыйлар. (Жюрига сөйләмнең сәнгатьлелек ягына да игътибар итәргә кирәклеген искәртә.)

«Сузыклар» командасыннан 1 нче укучы белән капитан (икесе бергә):

Без - сузыклар, сузыклар,

Төрле сүзләр төзибез,

Парлап-парлап йөрибез,

Бик тә эшчән үзебез.

2 нче укучы:

Сузыкны сузып булса да,

Тартыкларсыз булмый ул:

Сузык белән тартыкларны

Кушмыйча сүз тумый ул.

3 нче укучы:

Кибеттә күпме йөрсәк тә

Буш кайтырбыз көн саен,

«И-и» диеп торуларны

Аңламаслар, мөгаен.

4 нче укучы:

«Б»гә «и» һәм «р»не кушып,

Кирәк сузне табарбыз.

Сатучы ападан аны

Шунда сорап алырбыз.

5 нче укучы белән капитан (бергә):

Сузыклар һәм тартыклар!

Дус булып яшик бергә.

Дәрестә алган белемнәр

Юлдаш булыр гомергә.

«Тартыклар» командасы котлавы. 1 нче укучы белән капитан (бергә):

Без - тартыклар ялгыз гына

Берни эшли алмыйбыз.

Сездән башка без сүз түгел,

Шуңа да мактанмыйбыз.

2 нче укучы:

Сезне иптәшкә алырбез

Төрле сүзләр ясыйбыз.

Әлифбада бергә-бергә

Дус һәм тату яшибез.

3 нче укучы:

Яңгырау да, саңгырау да

Сүз тезергә бик кирәк.

Без төзегән сүзләрне

Яза белмәгән сирәк.

4 нче укучы:

Ике авазга бер хәреф -

Кайчагында без шулай.

Безне дөрес язарга

Яшьтән өйрәнү уңай

5 нче укучы белән капитан (бергә):

Тартыклар һәм сузыклар

Гомерлеккә дус булыйк.

Бу ярышта сынатмыйк,

Гел дөрес сүзләр уйлыйк.

(Жюри котлау өчен командаларга күпмешәр
очко язылуын әйтә.)

Алып баручы:

- Телне өйрәнү әлифбадан башлана. Хә­зер мин сезгә карточкалар, өләшәм. Аларда уртадагы хәрефләрне генә укыганда алфавит килеп чыгарлык итеп, бишәр хәрефле исемнәр язарга, кеше исемнәре дә ярый. Кайсы коман­да тиз һәм дөрес үтәр икән? Э жюри әгьзалары, командаларның, янына барып, кайсы укучының, күбрәк сүз язганын да исәпкә алсын.

Түбәндә эшне үтәү үрнәге китерелә:

аб а га

ба к ыр

сә ф әр

ка ю та

та б ак

ка л ак

бә х ет

пы я ла

та в ык

ка м ыр

Лю ц ия

әр ә мә

та г ан

ку н ак

ко ч ак

- ө -

ка д ак

пр о ба

ка ш ык

сә ү дә

ст е на

тә п эн

ям щ ик

бо җ ра

де ж ур

то р ак

әг ъ за

ча ң гы

ка 3 ык

та с ма

яр ы шу

шә һ әр

га и лә

өс т эл

ят ь мә

тө й мә

га у га

по э ма


(Жюри нәтиҗә ясый: дөрес язылган һәр сүзгә 1 очко бирә.)

Алып баручы:

- Хәзер сәз «Сузыклар» командасына бирелә.

Капитан түбәндәге сүзләрдә күп нокталар
урынына сузык авазлар куеп, сүзләрне дөрес
итеп язарга һәм укырга кирәклеген аңлата:
т . ш к . ч к . л
т . ш к . ч к . л
т . ш к . ч к . л
т . ш к . ч к . л
(ө, е, ы, и (о, ө, и, ү ( ө, о,у, ү
авазлары куела) куела)
куела)

«Тартыклар» капитаны да үзләренә тәкъдим ителгән тубәндәге биремдә тиешле тартык авазларны куеп, сузләрне дөрес итеп язарга һәм укырга кирәклеген әйтә:
ка . ак ки . эк ке . ки .
ка . ак ки . ак ке . ки .
ка . ак ки . эк ке . ки .
(л,б,д куела), (р,б,с куела) (л,т,ч куела) (л,м, т куела)

(Жюри кайсы команданың алданрак эшләп бетерүенә карап, очколар куя.)

Алып баручы:

- Ә хәзер өй эшен тикшерербез. Сезгә җ хәрефеннән генә башланган сүзләр кулланып хикәя тезергә бирелгән иде. Кайсы команда күбрәк сүз кулланды икән? Кирәкмәгәнгә кабатланган сүзләр исәпкә алынмый, шунлыктан жюри бу нәрсәгә дә игътибар итсен. Сүзне «Сузыклар» командасы капитаны ала һәм тү­бәндәге хикәяне тәкъдим итә:

Җырлый-җырлый җиләк җыйганда

Җылы җәй җитте. Җәйге җылы җил җанны җылыта. Җиһан, Җәлил, Җамал җиләккә җыеналар. Җиһан, Җамал, Җәлил җитен җиренә җит­теләр. Җәлилнең, җиләне җилдә җилферди. Җиһан, Җамал җитен җирендә «Җырларым» җырын җырлап җибәрделәр.

Җиһан, Җамал, Җәлил җиләк җиренә җилдәй җилдерәләр. Җиләкле җиргә җиттеләр. «Җиләк җыйганда» җырын җырлый-җырлый, җир җиләге җыялар. Җиһанга җиләк җыю җиңел. Җамал җиләкне җайлы җирдән җыя. Җә­лил Җиһаннан, Җамалдан җитезрәк җыя. Җи­һан, Җамал җыйган җиләк Җәлил җыйган җиләктән җиңелрәк.

Җәйләрен җиләс җилдә җыйнаулашып җыр­лый-җырлый җиләк-җимеш җыюлары җайлы.

«Тартыклар» командасы хикәясе:

Җиләк җыючылар

Җылы җәй җитте. Җәмил, Җәмилә, Җәүһәр җиләккә җыйналдылар. Җирдә җир җиләге җитешкән. Җиләк җыйган җирдә җырлар җырлыйлар. Җәмилә җайлы җирдә җиләк җыя.

җылы җәйләрдә җиләстә җиләк-җимеш җыючы җайлы. Жэ

Җәмил җиләкне җитәрлек җыйды. Җәүһәр җиләкне җитез җыя. Җиләк җыюда җитезлек җиңә. Җентекләп җиләк җыю җаен җайлагыз.

Җәмил, Җәмилә, Җәүһәр җиләкне җыйнаулашып җыйдылар. Җылы җәйдә җыйнаулашып җиләк җыю җайлы. Җиләк җирендә җиләкне җитез җыегыз.

(Жюри нәтиҗәне әйтә: очколар саны белән таныштыра.)

Алып баручы:

- Чираттагы ярышыбыз «Тапкырларга - табышмак» дип атала. Мин әйткэн табышмакларга җаваплар табасыз, әгәр команда үзе табышмагына җавапны белми икән, көндәш команда җавап бирә һәм очко ала.

«Сузыклар», сез жавап бирәсез.

1.Юкта бар, барда юк,

Юлда бар, юньдә юк. («У» авазы).

2. Үрдә бар, ирдә юк,

Бүлмәдә бар, урамда юк. («У» авазы.)

3. Җирнең, уртасында ни бар? («И» авазы.)

4. Тэрэзэ тебенда нәрсә бар? Шуны тап. («Э.)

5. Бер хәрефе бер иҗек,

Исеме була ничек? (и. у. ю.)

Алып баручы:

Түбәндәге башваткыч-табышмакларның, җавапларын, «Тартыклар», сез табасыз:

1.Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? («Д» авазын.)

2. Яз белән сез нәрсә белән тәмамлана? («3» белән.)

3. Тыкрык башында ни бар? («Т» бар.)

4. Алмагачның төбендә нәрсә бар? («Ч» авазы.)

(Җаваплар өчен жюри тиешле очколарны бирә.)

Алып баручы:

- Хәзер, укучылар, грамматик викторина үткәреп алырбыз. Очколар куелган сорауга алдан җавап биргән командага языла.

1. Нәрсә ул сингармонизм?

2. В хәрефе нинди авазларны белдерә?

3. Кайсы хәреф т + с кушылмасын белдерә?

4. Тартыкларның, чиратлашуы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

5. Сүзгә -рак(-рәк) кушымчасы ялганганда нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

6. Сүзләрне юлдан юлга ничек күчерергә?

7. Нәрсә ул дифтонг?

8. Сүзләр нинди очракларда баш хәрефтән языла?

(Жюри кайсы команданың, күпме очко җыюын әйтә.)

Алып баручы:

- Кайсы команда грамоталырак икәнен билгеләу өчен, хәзер без сүзлек диктанты язарбыз. Аны жюри әгъзалары да язар.

Моның өчен түбәндәге сүзләр тәкъдим ителә:

Нефть, власть, лагерь, асфальт, шагыйрь, шигырь, сәнгать, сәгать, игътибар, тәкъдим, алъяпкыч, ашъяулык, дөнья, төньяк, съезд, таби-гать, мөстәкыйль, дикъкать, роль, альбом.

Аннары укучылар, тактага эленгән плакаттан карап, диктантның дөреслеген тикшерәләр, хаталар булса төзәтәләр. Тактага текст эленә. Диктант өчен, һәр сүзгә берәрдән, 20 очко бирелергә тиеш. Хата язылган сүзләр булса, һәр ике команданың да шулар санынча очкосы киметелә.

Ахырдан жюри ярышка йомгак ясый һәм командаларның, күпме очко җыюларын игълан итә. Укытучы, шулардан чыгып, һәр укучыга (һәм жюри әгъзаларына да) билгеләр куя. Шуннан сон, дәреснең, уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтеп, аны тәмамлый


© 2010-2022