Балалар бакчасында Сабан туе

Тема: Балалар бакчасында Сабан туе. Максаты: Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чгышын, ни өчен “Сабантуй” дип аталуын анлату.  Милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту.  Балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү. Бәйрәмгә әзерлек:Алдан бәйрәм уза торган урын бизәлә, кечкенә төрле төстәге флажоклар, шарлар эленә. Бәйрәмгә кунак итеп алдынгыКыр батырлары, әти-әниләр дә чакырыла. Бәйрәм барышы: Дәртле көй уйнап тора. Алдан татар халык киеменнән,  чигелгән тастымал, яулыклар, балаларга таратыр өчен бүләкләр эленгән колга тотып бабай, аның артыннан  татар киеменнән, кулларына ипи, тоз, чәкчәк тоткан ике бала килә. Алар кунаклар каршына басалар. Калган балалар түгәрәк ясап утыралар. Җыр (бергә) : Сабан туе-хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе шул. Уйнап, биеп җырлап, көлеп Бәйрәм итик көн буе. Алып баручы:  Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, Бүген бездә тантана. Бүген безнең балалар Сабантуйда сынала. 1-бала: Исәнмесез, диеп башлыйк әле Сүз башы бит шулай башлана, Сез килгәнсез бүген кунак булып, Күнелебез шуңа шатлана. 2-бала: Тургай сыерчыклар сәлам бирә Әйдә безгә рәхим итегез, Күңелебез кырлар кебек иркен Бездә кунак булып китегез! 3-бала: Сабантуйлар ямле бездә Рәхим итеп карагыз, Сезгә матур бәйрәм көнне Бәхет теләп калабыз. 4-бала: Безнең балалар бик кунакчыл Гашыйк без, җырга моңга, Һич китәсегез килмәс, Бәйрәм күрсәгез монда.   5-бала: Милли бәйрәм Сабан туе, Дусларны очраштыра. Кунакларны бергә җыя Милләтне берләштерә. Татар киеменнән кулларына чәкчәк тоткан ике бала чыга. 1-бала: Сабан туе-хезмәт туе бит ул, Кыр батыры шунда сынала, Туйда йөргән шушы чәкчәкләр дә Сабан туйда кабат дан ала. 2- бала: Сылу кызлар батыр егетләргә, Кулъяулыклар бүләк иткәннәр, Без дә бүген яулык бүләк итик Искә төшсен әле үткәннәр.  Кунак итеп чакырылган Кыр батырларын чәчәк белән сыйлау, чигелгән куляулыклар бүләк итү. Алып баручы:   Язгы кыр эшләре бетте Бәйрәм итсәк тә була. Уеннарда җиңеп чыккач, Күңелгә шатлык тула. Балалар бүген безнең бакчада  татар халкының иң зур, иң гүзәл бәйрәме Сабан туе. Элек электән үк,  язгы кыр эшләре беткәч, зурлап Сабантуйлар уздырганнар. Бигрәк тә егетләр Сабантуйда ярышлар да сыналган, әйдәгез әле бүен бездә... Бергә: Көчләребезне сыныйк, Ярышларда катнашыйк. Берничә урында көрәш оештырыла. Алып баручы:   Кашык йомырка алыйк, Тиз генә чабып килик! Йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерү. Алып баручы:   Сабан туе буламени Капчык киеп чапмагач, Бер-береңне уза-уза Тәкмәрчекләр атмагач. Капчык киеп йөгерү. Алып баручы:   Без көчле, юк без көчле, дип                                                           Бауны нык тартыйк әле, Өзелсә өзелер инде Ә без бирешмик әле. Ике командага бүленеп бау тартышу. Сюрприз: Сабантуй уртасына әби белән бабай керә. Әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Сезне карап тордык та, яшь чакларыбыз искә төште. Без дә шулай Сабантуйларда, ярыша, уйный көлә идек. Бабай: И карчык, “Бер яшьлектә, бер картлыкта”диләр, әйдәле үзебезнең яшь чагында җыеннарда уйный торган уенны балаларга уйнатыйк әле. Җырлы-биюле татар халык уены: “Четәр элдем читәнгә”. Алып баручы:   Бәйрәмнәргә сихри ямнәр өстәп Атлар чаба Сабантуенда. Кечкенә атларга атланып “Ат чабышы”. Бар балага да азактан бүләкләр, күчтәнәчләр таратыла.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Балалар бакчасында Сабан туе.

Максаты: Балаларны Сабантуе бәйрәме белән якыннан таныштыру, килеп чгышын, ни өчен "Сабантуй" дип аталуын анлату.

Милли уеннар аша хәрәкәт активлыкларын үстерү һәм ныгыту.

Балаларда милли бәйрәмнәргә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Бәйрәмгә әзерлек:Алдан бәйрәм уза торган урын бизәлә, кечкенә төрле төстәге флажоклар, шарлар эленә. Бәйрәмгә кунак итеп алдынгыКыр батырлары, әти-әниләр дә чакырыла.

Бәйрәм барышы: Дәртле көй уйнап тора. Алдан татар халык киеменнән, чигелгән тастымал, яулыклар, балаларга таратыр өчен бүләкләр эленгән колга тотып бабай, аның артыннан татар киеменнән, кулларына ипи, тоз, чәкчәк тоткан ике бала килә. Алар кунаклар каршына басалар. Калган балалар түгәрәк ясап утыралар.

Җыр (бергә) :

Сабан туе-хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе шул.

Уйнап, биеп җырлап, көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар!

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бүген бездә тантана.

Бүген безнең балалар

Сабантуйда сынала.

1-бала:

Исәнмесез, диеп башлыйк әле

Сүз башы бит шулай башлана,

Сез килгәнсез бүген кунак булып,

Күнелебез шуңа шатлана.

2-бала:

Тургай сыерчыклар сәлам бирә

Әйдә безгә рәхим итегез,

Күңелебез кырлар кебек иркен

Бездә кунак булып китегез!

3-бала:

Сабантуйлар ямле бездә

Рәхим итеп карагыз,

Сезгә матур бәйрәм көнне

Бәхет теләп калабыз.

4-бала:

Безнең балалар бик кунакчыл

Гашыйк без, җырга моңга,

Һич китәсегез килмәс,

Бәйрәм күрсәгез монда.

5-бала:

Милли бәйрәм Сабан туе,

Дусларны очраштыра.

Кунакларны бергә җыя

Милләтне берләштерә.

Татар киеменнән кулларына чәкчәк тоткан ике бала чыга.

1-бала:

Сабан туе-хезмәт туе бит ул,

Кыр батыры шунда сынала,

Туйда йөргән шушы чәкчәкләр дә

Сабан туйда кабат дан ала.

2- бала:

Сылу кызлар батыр егетләргә,

Кулъяулыклар бүләк иткәннәр,

Без дә бүген яулык бүләк итик

Искә төшсен әле үткәннәр.

Кунак итеп чакырылган Кыр батырларын чәчәк белән сыйлау, чигелгән куляулыклар бүләк итү.

Алып баручы:

Язгы кыр эшләре бетте

Бәйрәм итсәк тә була.

Уеннарда җиңеп чыккач,

Күңелгә шатлык тула.

Балалар бүген безнең бакчада татар халкының иң зур, иң гүзәл бәйрәме Сабан туе. Элек электән үк, язгы кыр эшләре беткәч, зурлап Сабантуйлар уздырганнар. Бигрәк тә егетләр Сабантуйда ярышлар да сыналган, әйдәгез әле бүен бездә...

Бергә:

Көчләребезне сыныйк,

Ярышларда катнашыйк.

Берничә урында көрәш оештырыла.

Алып баручы:

Кашык йомырка алыйк,

Тиз генә чабып килик!

Йомырка салган кашыкны авызга кабып йөгерү.

Алып баручы:

Сабан туе буламени

Капчык киеп чапмагач,

Бер-береңне уза-уза

Тәкмәрчекләр атмагач.

Капчык киеп йөгерү.

Алып баручы:

Без көчле, юк без көчле, дип

Бауны нык тартыйк әле,

Өзелсә өзелер инде

Ә без бирешмик әле.

Ике командага бүленеп бау тартышу.

Сюрприз: Сабантуй уртасына әби белән бабай керә.

Әби: Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар! Сезне карап тордык та, яшь чакларыбыз искә төште. Без дә шулай Сабантуйларда, ярыша, уйный көлә идек.

Бабай: И карчык, "Бер яшьлектә, бер картлыкта"диләр, әйдәле үзебезнең яшь чагында җыеннарда уйный торган уенны балаларга уйнатыйк әле.

Җырлы-биюле татар халык уены: "Четәр элдем читәнгә".

Алып баручы:

Бәйрәмнәргә сихри ямнәр өстәп

Атлар чаба Сабантуенда.

Кечкенә атларга атланып "Ат чабышы".

Бар балага да азактан бүләкләр, күчтәнәчләр таратыла.


© 2010-2022