Мастер-класс. Тукай шигъриятендә табигать сурәте

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Исмәгыйлева Н.Ә.- Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мастер-класс.

Тукай шигъриятендә табигать сурәте

Максат һәм бурычлар:

-Тукай шигъриятендәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү;

- табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү;

-бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллегенә соклану хисләре уяту.

Җиһазлау: проектор, экран, презентация, картина, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Г.Тукай шигырьләре, мультфильмнар һ.б.

Укытучы.

Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? (Кояшлы көн кебек). Урамда балкыган кояш кебек, бер-беребезгә елмаю бүләк итсәк, кәефләребез тагын да күтәрелер! Мин һәммәгезне дә актив эшләргә чакырып калам.

Безнең барыбызны да эшебездәге уртак максатлар берләштерә. Бүгенге көн баласын туган теленә, халкыбызның рухи кыйммәтләренә игътибарлы, гореф-гадәт, йолаларыбызны хөрмәт итеп, әхлак нормаларына таянып яши торган кешеләр итеп ничек тәрбияләргә? Нинди алымнарны эшкә җигәргә? Баланы ничек кызыксындырырга, битарафлыктан ничек арындырырга? Һәр укытучы үз алдына бу сорауларны куймый калмыйдыр, мөгаен. Әдәбият укытучысы бигрәк тә.

Белгәнебезчә, әдәбиятта матурлык турында язмаган, сихри пейзажлар, урман-кырлар, елга-күлләр, күркәм, үрнәк образлар тудырмаган шагыйрьләр, язучылар юк. Шуңа да әдәбият- үзе матурлык ул, шуңа да әдәбият матур ул. Ләкин һәр язучының, шагыйрьнең матурлыкка үз карашы, үз фикере, үз тасвирламасы бар.

Туган телебез сагында торучы, туры юл күрсәтүче йолдыз, маягыбыз ул - һичшиксез, Тукай. Тукайның үлемсез поэзиясе аша баланың эчке дөньясын беатуның нинди гади, кулай, тиз башкарыла торган ысул-алымнары бар? Бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк.

- Эмоциональ тәэсир итү алымы.

"Туган авыл" җыры тыңлана.

Укытучы. Җырны тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә туды? (хис)

Сорау: 1. Нәрсә ул хис?

Көтелгән җавап: Хис - дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.

"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ннән хис төшенчәсенең мәгънәсе укыла.(слайдта яктыртыла).

2. Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне тудыручы сәбәп - хиснең эчтәлеге була.

3.Хиснең нинди сыйфатлары бар?

Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук юану да хиснең бер сыйфаты.

4. Нинди хисләр була? Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт, горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт...хисләре.

Ә бу җырда нинди хисләр чагылыш таба? Һәр укытучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгына соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза).

-Без матурлыкны ничек итеп тоябыз? ( Слайд)

Җәйге табигать күренеше сурәтләнгән рәсем тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә карауга укучыларда нинди хисләр туды? Рәсемдә нәрсәләргә сокландык? Җаваплар тыңлана. (Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап, андагы матурлыкка сокландык. Сихри елгага, аллы - гөлле чәчәкләргә, тауга, саф чиста һавага).

Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан - яңа тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә соклану күңел юшкыннарын юа.( Слайд яктыртыла).

Укытучы. Сезнең каршыгызда табигать турында шигырьләр ята. Сез шулар арасыннан Г.Тукай шигырьләреннән китерелгән юлларда рәсемдә чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтегез әле. (Катнашучылар шушы шигырьләрне табып укыйлар).

Шигырьнең матур яңгырашлы, аһәңле булуында аның төзелеше дә гаҗәеп роль уйнавын беләбез. Бергәләп шигырьнең төзелешен, төрен тикшереп нәтиҗә ясыйк. ( "Туган авыл" шигыренең 1 нче куплеты мисалында шигырьнең төзек рифмалы, ритмлы, 12 гә 13 үлчәмле булуы күрсәтелә. Фикерләр шигырьдән мисаллар ярдәмендә дәлилләнә. Шигырьнең лирик шигырь, лирик геройның нинди булуы ачыклана, табигать лирикасы төренә керүе әйтелә).

Тау ба-шы-на са-лын-ган-дыр без-нең а-выл,

Бер чиш-мә бар я-кын без-нең а-выл-га ул..

-Укытучы. Тукай тудырган табигатьнең сихри көче- сурәт- бизәкләрдән торган матурлык дөньясы.

Әйдәгез әле, үзегезне эзләнүчеләр итеп күз алдына китерегез.

( Ике төркемгә бирем бирелә. Беренче төркем алда яткан шигырьләрдән чагыш-тыруларны, сынландыруларны, ә икенче төркем эпитетларны, метафораларны эзли.)

Эшкә керешкәнче, сурәтләү чаралары искә төшерелә.

Чагыштыру- бер предметны яки күренешне икенче предметка һәм күренешкә охшатып әйтүне белдерә.

Сынландыру- табигать күренешләрен, тере булмаган әйберләрне җанлы әйберләргә хас сыйфатлар белән сурәтләү.

Эпитет- күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне аеруча бизәп тора һәм аны табарга да җайлы.

Метафора - бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаш предмет яки күренешнең билгеләрен күчерелмә мәгънәдә куллану(куркак - куян )

Чагыштырулар. Алар ап-ак балыклар күк

Йөзәләр иртәдән кичкә кадәр.

Шунда туңып бетмичә

Ярга чыкмыйлар һич тә.

(Җәй көнендә)

-------------------------------------------------------------------------

Саргая таллар,

Усаклар, алмагачлар һәм каен.

Хәстә төсле, арта

Сары төс аларда

Көн саен.

( Чыршы)

---------------------------------------------------------------------------

Йоклый шунда йолдызлар да өелеп

Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

(Ай һәм кояш)

Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,

Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем.

(Көз)

---------------------------------------------------------------------------

Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат.

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

(Шүрәле)

---------------------------------------------------------------------------

Эпитетлар. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп

Ай ялтырый.

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый

(Пар ат)

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

(Көз)

---------------------------------------------------------------------------

Ул авылның ,һич онытмыйм, һәр ягы урман иде

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

(Шүрәле)

---------------------------------------------------------------------------

Яхшы, хуш, батты кояш.йокларга яттым кич белән;

Өй эче тулы иде кичке һава, хуш ис белән.

(Су анасы)

---------------------------------------------------------------------------

Г.Тукай шигъриятендәге калын урманнар, сайрар кошлар. хуш ис бөркегән чәчәкле болыннар җир йөзенең башка төшләрендә юк сыман.

Чыннан да юк, моны Тукай гына халыкча итеп сурәтли алган. ( "Иртә", "Җир йокысы", "Ай һәм кояш", "Кояшка бер сүз", " Туган авыл", "Туган җиремә" һ.б)

Юкка гына Тукай үз иҗатында туган як табигатен шулай сурәтләмәгән!

- Кошлар тавышы. Релаксация.

-Әйдәгез, күзләрне йомабыз да үзебезне Тукай язган урманнарда итеп күз алдына китерәбез. Урманда саф һава. Әйдәгез, шушы саф һаваны иркен итеп сулыйбыз. Иркен итеп сулыш алабыз. Ишетәсезме, ничек матур итеп кошлар сайрый! Урманда нинди рәхәт!

Күзләребезне ачабыз да эшебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән яңа гына релаксация алымы һәм сәламәтлек саклау технологиясенең бер элементын кулландык.

- Укытучы.Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, аны сакларга өнди. Г.Тукай тудырган табигать образларының берсе Шүрәлегә тукталып, бу образның сәнгать әсәрләрендә ничек яктыртылуын күзәтеп нәтиҗәләр ясыйк.

( Рәссам Б.Әлмәнов, скульптор Зяблицев тудырган, "Шүрәле" балетында, татар мультфильмнарында күрсәтелгән Шүрәле образы рәсемнәрдә тәкъдим ителә).

Әйдәгез,хәзер бергәләп интерактив алымны кулланып карыйк.

1987 нче елда төшерелгән 1 нче татар мультфильмыннан һәм 2008 нче елда төшерелгән татар мультфильмыннан өзекләр күрсәтелә.

Ягез, хәзер шушы мультфильмга реклама ясыйк.(2008 нче елда төшерелгәненә генә)

Рекламаларны тыңлау , нәтиҗәләр ясау.

Укытучы. Әйе, бик матур рекламалар ясадыгыз. Рәхмәт сезгә.

Хәзер сезнең белән иҗади эш башкарачакбыз.Тиз арада гына газета чыгарып алырбыз. Ул катлаулы булмас: рәсем-схема сезнең хәзерге вакыттагы кәефегезне чагылдырырга, ә газетада бу чара турындагы фикер- тәкъдимнәрегез урын алырга тиеш. Газета чыгару өчен безгә кемнәр кирәк булачак? (мөхәррир, журналист, рәссам, корректор).

Эшне ике төркем башкара. Кыскасы, үзегезнең фантазияне эшкә җигәргә кирәк булачак.

-Әллүки. ("Әллүки" көе эшне эшләп бетергәнче яңгырый). Эш барышында журналист башкалар янына килеп интервью алып йөри.

Хәзер эшнең соңгы этабына күчәбез.Сез башкарган эш- проектыгызны тәкъдим итү.

Сүзне редакторларга бирәбез. Ни өчен?..

Укытучы. Газеталарыбызның икесе дә мактауга лаек. Мин аларны истәлек итеп саклармын.

Музыка яңгырый.

Укытучы. Тукай - буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк! Тукай рухы безне кулга каләм алдыра. Без аңа карата күңелләребездә булган изге хисләребезне, саф тойгылырыбызны шигырьгә күчерәбез. Очрашуыбызны Тукайга багышланган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Ни кызганыч, үзен күреп белмим...

Тукай диләр...Бөек Тукай диләр...

Ни кызганыч, үзен күреп белмим.

Күреп белмәсәм дә, сабый чактан

"Туган авыл", "Туган тел"ен көйлим.

"Су анасы"н, "Шүрәле"сен аның

Рәхәтләнеп укыйм, яттан сөйлим...

Без яшьтәшләр түгел, тик шулай да

Аның шигырьләре - минем дөньям...

Минем теләкләрне, уй-фикерне

Тукай матур итеп әйтеп куйган.

Әйтерсең лә, якты уйларымны

Йөз ел элек сизгән, күргән, тойган...

--------------------------------------------------

Тукай диләр...Бөек шагыйрь диләр...

Ни кызганыч, үзен күреп белмим.

Балаларга - безнең киләчәккә

Тукаевның бөеклеген сөйлим...

Сезгә барыгыгызга да чын күңелемнән бәхет, шатлык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телим.Көн саен якын кешеләрегезнең яратуын, кайгыртуын, игътибарын, назын тоеп яшәгез, бәхетле булыгыз! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!




© 2010-2022