Бакый Урманче. Трмыш юлы һәм иҗаты. темасына реферат

Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәренең 130 нчы урта мәктәбе



Реферат

Бакый Урманче. Тормыш юлы. Иҗаты.


Башкарды: Исламова Э.Х.



Казан 2015

Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990)

Татар халкы мәдәнияте, татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе Бакый Идрис улы Урманче, рәссам, графика һәм сынлы сәнгатнең үзенчәлекле остасы, татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы. Урманченең зур тәэсир итү көченә ия әсәрләре татар халкы рухи дөньясының аерылмас өлеше булып тора.

Һәрьяклап сәләтле, укымышлы Бакый Урманче универсаль шәхес булып таныла: лингвистика, шигърият, музыка, каллиграфия өлкәсендә зур эз калдыра. Аның теоретик хезмәтләре мәдәният өлкәсендәге мәкалә һәм эзләнүләре, мемуреаль зур кыйммәткә ия. Әмма, тормышның иң олы омтылышы рәсем сәнгате. Бу эшкә Урманче үзенең җитмеш ел гомерен багышлый. Шушы вакыт эчендә өч йөздән артык рәсем, йөз иллеләп сәнгат әсәре, дүрт мең биттән артык графика эшләре иҗат итә.

Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә ишле гаиләдә туа. Балачагы хәзерге Буа районы Күл-Черкене авылында үтә. Оста чигүче әнисеннән аңа сәнгати зәвык, нечкә күңеллелек, иҗатка омтылу күчә. Авылда имам һәм мөдәррис вазифаларын башкаручы әтисе Бакыйны укырга-язарга өйрәтә. Ислам дине нигезләрен аңлата, кешелеклелек принципларын төшендерә.

Урманченың тормыш мәктәбе иртә башлана: бераз акча эшләп кайту максаты белән ул Урал, Донбасс якларында була, Тарханда (Тамбов губерниясе) мөгаллимлек итә. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Бакыйны солдатка алалар. Ул Казахстанда хезмәт итә, шунда ук беренче рәсем дәресләре ала. Ике ел мәгариф системасында Тәтеш һәм Глазовта Халык мәгарифе комиссариатында инструктор булып эшли.

1919 елның кышында Казан Дәүләт Ирекле художество мәктәбе итеп үзгәртелгән Казан сәнгать мәктәбенә укырга керү уйланылган адым була. Сынчы Г.А.Козлов һәм Н.И.Фешин укучысы В.К.Тимофеев, В.С.Щербаков Урманченың беренче укытучылары булалар.

1920 елның көзендә Урманче Мәскәүгә, Дәүләт Югары сәнгать-техник остаханәләргә (ВХУТЕМАС) килә.бер үк вакытта ул ике факультетта нәкышь һәм сынлы сәнгать факультетында укый. Аның сәнгать әһеле буларак формалашуында укытучылары А.В.Шевченко һәм Б.Д.Королев зур роль уйныйлар. Сынлы сәнгать факультетында Урманче дүрт курс тәмамлый, 1926 елның язында нәкышь факультетын да бетерә. Рәссам исемен аңа укыгандагы уңышлары өчен диплом эшен яклатмыйча гына бирәләр.

Казанга кайткач, кызу педагогик һәм иҗади эш башлана. Урманче Казан сәнгать техникумында укытучы һәм уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Милли рухлы рәссамнәр тәрбияләүгәкүп көч куя, керамика остаханәсе оештыра, Казан рәссамнәры хезмәтләрен пропагандалау эшен алып бара, Татар мәдәнияте йорты каршында рәсем сәнгате секциясен ачып җибәрә.

Бу чорда Урманче иҗатының төп юнәлеше нәкышь. Аның Казанда башкарылган беренче хезмәтләре үк сәнгатькә үзенчәлекле рәссам килгәнен белдерәләр. Бакый Урманченың импрессионизм һәм ХХ гасыр башы авангард агымнарын файдаланып үзенә генә хас язу ысулын булдыра. Аның төп үзенчәлеге художество формасының активлыгы, рәсем һәм нәкышьның аерылгысыз булуы, ачык һәм караңгы тапларның ритмик аралашуы, төсләрнең нечкә гармониясе аркылы колористика эшләнеше.

Бакый Урманченың төп эзләнүләренең төп юнәлеше сәнгатьтә милли теманы яктырту. Бу өлкәдә 1920 елларның иң зур ачышы "Сепаратор янында" картинасы. Аны программа әсәре дип санарга була. Әлеге картинада балачак истәлекләре, милли костюмның ачык төсләрен ярату, халык көнкүреше, зур тормыш тәҗрибәсе чагыла. Татар сәнгатендә еш кулланыла торган кызыл, ал, сары, яшел төсләр гаммасы картинага бәйрәм рухы бирәләр. Урманченың 1920 елдагы "Самовар янында", "Сары күлмәкле кыз", "Яшел яулыклы кыз", "Бикбулатов портреты" картиналары милли характер һәм милли үзаңны ачарга омтылуын чагылдыралар.

Иҗатының уңышлы башлангычы 1929 елда кинәт өзелә. Милләтчелектә гаепләнеп, рәссам кулга алына һәм биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Бакый Урманче Словецк утрауларында төрмәдә утыра. Бу сынаулар да көчле рухлы шәхесне сындырмый. Ирексезлектә ул яраткан эше белән шөгыльләнү мөмкинлеген таба: үзешчән сәнгатьтә җырлый, бизәү эшләре белән шөгыльләнә, Соловкида чыга торган "Перековка" газетасында рәссам була.

1930 елларда, азат ителгәннән соң, Урманче Мәскәүдә яши һәм иҗат итә. 1934 елда ул Россиянең Беренче яшь рәссамнар күргәзмәсендә катнаша. Аның графика әсәрләре тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә. Бу елларда нәкышь Урманченың төп шөгыле булып кала.

Сугыштан соңгы елларда ул шундый ук активлык белән эшли. Картина серияләрен рәссам колхоз, авыл тормышына багышлый: "Винограт җыю", "Помидор утау", "Уңыш". Графика белән дә күп шөгыльләнә, халыкның милли үзенчәлекләрен чагылдыручы китапларга иллюстрацияләр ясый.

1958 ел Казанга күченеп кайткан рәссам өчен кискен борылыш чоры була. Туган якларына кайту аның иҗатына көчле импульс бирә. Казанда Бакый Урманче сынлы сәнгатькә ныграк тартыла. Ул татар халкының мәшһүр шагыйре Г.Тукай образына мөрәҗәгать итә. Бу хезмәтендә Урманче - сынчының сәләте бөтен тирәнлеге белән ачыла. Тукай сынында ул шагыйрьнең психологик йөзен күпмәгънәле итеп күрсәтүгә ирешә. Иҗатының Казан чорына Урманче татар мәдәнияте хезмәткәрләренең, татар сәнгатенең зур казанышы булырдай сыннар сериясен ачып җибәрә. Казанда иҗат ителгән дистәләрчә сынлы сәнгать әсәрләре арасында К.Гали, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Дәрдмәнд, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, М.Җәлил, Н.Җиһанов һ.б. Алардагы хисләр, идеяләр, халыкның эстетик идеалы чагылышы әлеге хезмәтләргә символик мәгънә бирә.

Портрет скульптурасы белән беррәттән, Бакый Урманче останың тормышка фәлсәфи карашларын чагылдырган иҗтимагый-аллегорик образларга мөрәҗәгать итә. Боларга беренче чиратта үзенчәлекле сынлы диптих тәшкил итүче "Язгы моңнар" һәм "Сагыш" хезмәтләре карый. Аллегорик әсәрләр арасында эчтәлек киңлеге белән "Ана борчылуы" ("Заботы матери") композициясе, татар халкы тормышын алдан күрүче Сөембикә образы, "Мәңгегә бергә" горельефлары аерылып тора.

Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат булды.

Үзе исән чагында ук Б.Урманче татар рәсем сәнгатенең классигы булып танылды. Аның иҗаты, иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлеге татар публицистик чыгышлары һәм шәхесе белән ул Татарстан Республикасы рәсем сәнгатендә зур роль уйнады.

Хәзер аның 200гә җитеп килүче скульптура әсәрләрен (металлдан коеп һәм гипстан эшләнгән күчермәләрен дә исәпкә алганда), Алматыда, Ташкентта калган 100ләп нәкышь, графика, уйма һ.б. әсәре, шәхси коллекцияләрдә - 100ләп, Казан Сынлы сәнгать музеенда - 90, Милли музейда - 70, "Казан" милли мәдәни үзәгендә (үз исемендәге музейда) - 100 , өйдә сакланучы йөзләрчә эшләре арасыннан 10-15 шәмаил һәмэскизларын фәнни-фәлсәфи яктан төпле гыйльми тикшеренүләр башланды.

Б.Урманче үз телебезгә кайбер сәнгать терминнарын да кертә. Әлбәттә, бу өлкәдә ул язучы дуслары Г.Бәширов, Ә.Еники, М.Әмир вә гайреләр белән киңәшләшә торган булган. Шул рәвешчә, татар теленә тын табигать - натюрморт (французча - үле табигать), нәгышь - живопись(татар фольклорыннан: белгәнгә ялгыш, белмәгәнгә нәгышь, күлмәк кештәгендә күк нәгышь), буягыч - кисть, уйма һәм һәйкәлтарашлык (сын урынына) дигән сүзләр килеп керде.

Заманында Казан университеты профессоры Хатип Госман, рәссам Бакый Урманченың репрессия шлейфына күз йомдырып (законлы реабилитацияне ул вафатына 2 ай кала - 1990 елның 6 июнендә генә алды), татар бүлеге студентларына гарәп матур язу стилләрен өйрәтү курсы ачуга иреште. Шаяртып "Мәдрәсәи-Урманчия" дип йөртелгән бу курсны тәмамлаучылар, мәсәлән, Ф.Хисамова, Х.Сәлимов, И.Гыйләҗев, Р.Кадыйров хәзер күренекле галимнәр, атказанган фән һәм сәнгать эшлеклеләре булдылар. Рәссамнар берлеге әгъзасы Н.Исмәгыйлев-Нәккашнең шәкертләре татар шәмаилләре язып, халыкара бәйгеләрдә катнаша, дәрәҗәле урыннар ала.

Бакый Урманче шәмаилләр иҗат итү белән гомеренең соңгы елларында гына шөгыльләнә башлый. Рәссам шәмаил стилендә 9 әсәр иҗат итә. Беренче шәмаиле "Мин"не аерып карый ул. Икенчесе - "Ля тәгзәб" ("Ачуланма") Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисенә нигезләнгән. Бакый ага Урманче иҗат иткән өченче шәмаил, алдагысы кебек үк Мөхәммәт пәйгамбәребез хәдисләренә таянган. Бакый ага Урманче иҗат иткән өченче шәмаил, алдагысы кебек үк, Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренең берсенә таяна. Бу - "Аллаһы җәмил, йүхиббел җәмал" дигән хәдис. Аны рәссам үзе болай тәрҗемә итә: "Аллаһы гүзәл, гүзәллекне ярата".

Әлеге шәмаилгә өстәмә буларак рщссамның икенче эшен күрсәтергә кирәк. Аңа нигез - "Сәйфемөлек" дастаныннан алынган шигырьнең бер юлы, ә ул исә урта гасыр әдәбиятларына хас рәвештә Аллага мактау сүзе "Гаҗәп санигъ торур, сәнгатьләрен күр".

Бакый Урманче шамаилләренең сәнгате ягына игътибар итик.

Беренче карашта ук рәссамның гади алым белән язмаганы күренә: традицион сызма графика түгел, ә хәрефләрнең ниндидер сизелерлек күләм бирә торган киң "тасма" рәвешендәге язу белән башкарыла.

Аның эшләре гакыл белән аңны нурландыра, йөрәкне җылыта һәм иманны яңарта торган чын сәнгать әсәрләре.

Каллиграфия өлкәсенә килгәндә, Бакый Урманчега кадәр бу өлкәдә инде бик күп рәссам-хаттатлар иҗат иткән. Ләкин ул бу өлкәне дә читләтеп үтми. Аңа бу ана сөте белән сеңдерелгән. Шуңа да гарәп каллиграфиясе аның иҗатында тел вә фольклор кебек табигый һәм органик рәвештә, төс вә буяулар, һава һәм ризык яшәү чыганагы булган кебек, рухани үсешенең нигезе булып тора.





Бакый Урманченың шигыреннән мисал

Ничә тапкыр шул тауларга ашмас өчен

Җыендым, хәзерләндем җыеп көчем.

Бу тауларның аръягында ни бар икән?

Ул яктан дөнья шулай вак, тар микән?

Тауларның башларында һаман шулай

Җан юк, җәнвар юк, ак кар микән?

1941ел.

© 2010-2022