Внеклассное мероприятие

Укучыларга милли -төбәк компоненты кулланып , белем һәм тәрбия бирү максатыннан дәрестән тыш вакытта төрле очрашулар уздыру традицияга әйләнеп бара. Төрле очрашулар , кичәләр дәрес материалларына караганда истә ныграк кала, хәтердә озаграк саклана. Бу очрашу кичәләр туган төбәгебездә туып -үскән күренекле шәхесләребезне барларга, аларның иҗатлары белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә, алар белән горурлану хисләре тәрбияли. Очрашуга әзерлек вакытында балалар төрле эзләнү эшләре алып баралар, өстәмә ...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Лениногорск районы

В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе

татар теле укытучысы Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы


Галиасгар Камал исемендәге Академия театры артисты

Раил Шәмсуаров белән очрашу

Сәхнәгә "Театр - яктылыкка , нурга илтә!"- дигән плакат эленгән.

"Туган тел" көе яңгырый. Ике алып баручы сәхнәгә чыга.

1а.б. Бүген безнең мәктәптә, гомумән алгада , Шөгер төбәгендә көтеп алынган зур бәйрәм- бездә кунакта Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының талантлы яшь артисты Раил Шәмсуаров. Театр сәнгатенә гашыйк кешеләр өчен Раил Шәмсуаров дигән артист яхшы таныш. Тумышы белән Шәгер төбәгеннән , ә төгәлрәк әйтсәк, Яңа Иштирәк авылында туып үскән бу егет, хезмәттәшләреннән, яшь кенә булуына карамастан, инде күп кенә рольләр уйнавы белән, үзенең тыйнаклыгы, аз сүзле булуы белән аерылып тора. Алай гына да түгел, ул Лениногорск районыннан шундый зур театрда уйнаучы бердәнбер артист дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Раил Наилевич сезне бирегә чакырабыз. Слайд№1

2а.б. Кеше кем генә булса да, галимме, укытучымы, шофермы, игенче яисә терлекчеме, ул иң беренче әти-әнисе алдында бурычлы. Чөнки ана кеше аңа тормыш бүләк иткән, яшәүгә өмет уяткан.

Әни! Дигән шушы кечкенә сүз

Тау кадәрле мәгънә сыйдырган.

Йә, бер Аллам, бәхетле ит,- диеп,

Әни мине җиргә тудырган.

Балам!- диеп әйткән һәрбер сүзе...

Җаннарыма җылы иңдерә...

Яз кояшы кебек алсуланып,

Күңелемә нурларын сибә.

Әнием..,синең өчен яшим,

Мин бит синең бәгырь җимешең.

Тирән күңелең саклый серләремне...

Мин бит синең йөрәк тибешең...

1а.б. Хәзер сәхнәгә Раилнең әти-әнисе Галия һәм Наил Шәмсуаровларны чакырабыз Рәхим итегез!

Сезнең өчен җырлый Гөлинә Ихсанова.

2а.б. Шәмсуарова Галия Әбүзәр кызы бүгенге көндә әйдәп баручы укытучы, балаларга химия-биология фәннәреннән белем бирә. Наил Ярулла улы да мәктәп кешесе. Әмма хәзерге мәлдә алар безгә Раилнең әти-әнисе буларак кадерле. Яңа Иштирәк авылының төбәктә абруе зурдан, биредә уңган-булган халык гомер итә. Сез хәзер безгә Раилнең балалык, үсмер еллары турында сөйләсәгез иде. Булачак сәхнә йолдызы нинди иде ул елларда?

Галия Әбүзәр кызы чыгышы.

1а.б. Сезнең өчен сәхнәдә татар егетләре биюе. Аерым алганда , һөнәр сайлауда укытучының роле бәяләп бетергесез. Тукай теленә, әдәбият -сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә ана теле мөгаллименә тиңнәр бар микән. Хәзер сүзне Раилнең укытучысына бирергә тиеш идек, ләкин билгеле бер сәбәпләр аркасында ул очрашуга килә алмады.

2а.б. Сизеп, тоеп утырабыз. Барыбызның да яшь, талантлы артист, үзебезнең егет Раил Шәмсуаровны тыңлыйсыбыз килә. Рәхим ит, Раил, зур сәхнәгә нинди юллар аша килеп кердең, шул турыда сөйләп үт әле.

Раил сөйли

1а.б. Раил Шәмсуаров театр артисты гына түгел бит әле, ул бик матур итеп җырлый да. Ә җыр сәнгате серләренә өйрәтүче остазы , халкыбызның күренекле җырчысы Миңгөл Гәлиев. Әйдә әле, Раил, сугар әле күңелләрне моң белән.

Раил җырлый

2а.б. Раилнең әтисенең бертуган абыйсы укытучы - шагыйрь Таһир Шәмсуаровның да энесенә әйтер сүзләре бардыр. Таһир Яруллович сүзне Сезгә бирәбез.

Таһир Шәмсуаров сөйли.

1а.б. Безнең Шәгер урта мәктәбендә Шөгер белән шигырь янәшә атлый. Шәгенр төбәге малай- кызлары бүген дә шигырьсез яши алмый. Сүзне аларга бирик.

Укучылар шигырьләрен укыйлар.

2а.б. Телевизор экраннарыннан , клуб сәхнәләреннән артистларны караганыбыз бар иде, ә менә үзебезнең мәктәп сәхнәсендә татар театрының йөзек кашы саналган Камал исемендәге дәрәҗәле театрда хезмәт итүче якташыбыз, ут күршебез Яңа Иштирәк егете Раил Шәмсуаровны күрү үзе бер бәхеттер үл. Килгән кунакларыбызның, укучыларыбызның бәлки , әйтер сүзләре, кызыксындырган сораулары бардыр.

Сөйләүләр, сораулар.

1а.б.Сүзне мәктәбебезнең милли тәрбия буенча директор урынбасары Әлфия сәгыйт кызына бирелә. Рәхим итегез!

Сезнең өчен үзләренең моңлы көйләре белән бертуган Гәрәевләр.

© 2010-2022