Кружок по татарскому языку 9 класс

Раздел Иностранные языки
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

`jжетное образовательное учреждение


МБОУ «Лесно-Калейкинская СОШ»

Альметьевского района РТ

«Рассмотрено»

на заседании ШМО

______ / ________________ /

Протокол № __ от

«___» _________ 2014 г.

«Согласовано»

Заместитель директора

по ВР

Зайнуллина Е.Н. ______

«___» __________ 2014г.

«Утверждаю»

Директор школы

_________ Савинова Н.В.

Приказ № __ от

«___» __________ 2014 г.








Программа

работы кружка по татарскому языку

«Белгечләр»

(за рамками школьного учебника)

на 2014-2015 учебный год

Мустафиной Татьяны Егоровны

(1,5 часа в неделю, 68 часов в год)






Принято на заседании

педагогического совета

протокол № _____

« ___»________ 20___ г





2014-2015 учебный год


Аңлатма язуы


Мәктәптә әдәбият - эстетик төркемгә керүче предметларның берсе. Матур әдәбият яшь буынны тәрбияләүгә булышлык итә, балаларның дөньяга карашын киңәйтә, белемнәрен тирәнәйтә һәм аларда мөстәкыйль эшләү күнекмәләре тәрбияли.

Әдәбият ул - сүз сәнгате. Әмма дәресләр чикле. Өстәмә белем бирү, әдәбиятта яңа исемнәр, аларның иҗаты белән танышу; туган якның әдәбият һәм журналистика әһелләрен, аларның иҗатын киңрәк өйрәнү һәм укучыларның иҗади сәләтләрен ачуны күздә тотып, дәрестән тыш эшләрне «Белгечләр» түгәрәгендә алып барырга булдым.

Түгәрәк җитәкчесе буларак мин, «Халык педагогикасын кулланып, укучыларга белем һәм тәрбия бирү» дигән методик темага йөз тотып эшлим.

Түгәрәкнең планын төзегәндә һәр классның әдәбият программасы, укучыларның теләкләре һәм кызыксынулары искә алына.

"Белгечләр" түгәрәге сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.

Беренче занятие оештыру эшләреннән башлана: түгәрәк әгъзаларының исемлеге төзелә, аның старостасы сайлана, планы түгәрәк утырышында тикшерелә һәм раслана. Занятиеләр аерым әсәрләрне уку яки сөйләүгә генә кайтып калмый. Анда әдәбият теориясенә (ритм, рифма, строфа, тема, төрле сурәтләү чараларына һ.б.) әһәмият бирелә. Дәрестә өйрәнгән кагыйдәләрне сорыйм һәм укучылардан мисаллар китертәм. Болар бар да түгәрәккә йөрүче укучыларның гамәли-иҗади эшләренә, шулай ук аларның иҗат эшләрен оештыруга, программа материалын тирәнрәк үзләштерүгә һәм әдәбият белән кызыксынуны көчәйтүгә ярдәм итә. Занятиеләрдә укучыларның иҗади эшләре тикшерелә, сәнгатьле уку күнекмәләре бирелә.

Түгәрәктә якташ язучы, шагыйрь, драматургларыбыз иҗатын өйрәнеп, укучы күңеле туган як, аның хезмәт сөюче халкы, тормыш-көнкүреш вакыйгаларыннан алган тәэсирләр белән байый, горурлык хисләре арта. Дәрес вакытында өстәмә белем бирү чыганагы буларак та файдалы дип саныйм. Өйрәнү өчен халык күңелендә лаеклы урын алган, мөһим эчтәлекле, бүгенге көндә актуаль булган, эстетик-социаль ихтыяҗларны кәнагәтләндерә алырлык яхшы әсәрләр сайлап алынды. Шуның белән бергә программага укучыларны мөмкин кадәр күбрәк язучылар белән таныштыру максатыннан әлегә әз таныш булган яшь язучыларның әсәрләре дә тәкъдим ителә. Әсәрләрне укытучы һәм укучыга сайлап алу мөмкинлеге дә тудырыла.

Программада кече күләмле әсәрләр белән беррәттән зур повесть, романнар да урын алган. Хикәяләр белән занятиеләрдә танышырга, шигырьләрне хәтта кат-кат укып чыгарга мөмкин. Әмма зур күләмле әсәрләргә күчкәч, мәктәптә уку белән өйдә укуны аралаштырыга туры килә. Кайбер бүлекләрне өстәмә рәвештә аерым укучылардан сөйләтергә мөмкин. Бергәләп уку вакытында туган кызыксынуга нигезләнеп, бөтен әсәрне укып чыгарга киңәш ителә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, сәнгатьлелек, культуралы сөйләм кебек проблемалы мәсьәләләр дә программада урын алган. Шулай ук түгәрәктә шигырь, хикәя язу серләре белән танышкан укучы дәрестә әсәрләргә анализ ясаганда, үз көченә ышанып, язма эшләр вакытында тел-сурәтләү чараларыннан иркен файдаланып, иҗади фикерләү сәләтенә бай булуын күрсәтә.

БДИ, ДЙА на әзерлек эшләре алып бару да түгәрәктә башкарыла (әдәбият һәм татар теле фәннәреннән).

Куелган максатлардан чыгып, түгәрәкнең программасы, занятиеләр тематикасы сайланды. Занятиеләр укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген оештыруга корылган.


Түгәрәкнең максаты


"Белгечләр" түгәрәге оештыруның төп максаты - сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, дине, татар халкының язучылары, шагыйрьләре, драматурглары, артистлары, гомумән, күренекле шәхесләрен өйрәнү аркылы туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.

Түгәрәкнең төп бурычлары


Әлеге максатка ирешү юлында татар укучыларына әдәбият фәне буенча түгәрәк үткәрүнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, тел һәм әдәбият буенча иҗади сәләтен үстерү һәм иҗат итәргә омтылыш тудыру.

2. Укучыларны татар теле һәм әдәбияты фәненнән БДИ на әзерләү.

3. Журналистика жанрлары белән танышып, аларны гамәлдә куллану.







Тема

Дәрес тибы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

план

факт

Эш-кәгазьләре

1.

Кереш дәрес.


1

02.09.


2.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Гариза (заявление).

Презентация карау.

1

05.09.


3.

Гариза язу.

Гамәли дәрес.

1

09.09.


4.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Беркетмә (протокол).

Презентация карау.

1

12.09.


5.

Беркетмә язу.

Гамәли дәрес.

1

16.09.


6.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Тәрҗемәи хәл (автобиография).

Презентация карау.

1

19.09.


7.

Автобиография язу.

Гамәли дәрес.

1

23.09.


8.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Ышаныч кәгазе (доверенность).

Презентация карау.

1

26.09.


9.

Ышаныч кәгезе язу.

Гамәли дәрес.

1

30.09.


10.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Акт (акт).

Презентация карау.

1

03.10.


11.

Акт язу.

Гамәли дәрес.

1

07.10.


12.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Белдерү (объявление).

Презентация карау.

1

10.10.


13.

Белдерү язу.

Гамәли дәрес.

1

14.10.


14.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Аңлатма (объяснительное).

Презентация карау.

1

17.10.


15.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Белешмә (справка).

Презентация карау.

1

21.10.


16.

Аңлатма һәм белешмә язу.

Гамәли дәрес.

1

24.10.


17.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Раслама (расписка).

Презентация карау.

1

28.10.


18.

Раслама язу.

Гамәли дәрес.

1

31.10.


19.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Сыйфатнамә (характеристика).

Презентация карау.

1

07.11.


20.

Сыйфатнамә язу.

Гамәли дәрес.

1

11.11.


21.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Хат (письмо).

Презентация карау.

1

14.11.


22.

Хат язу.

Гамәли дәрес.

1

18.11.


23.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Васыятьнамә (завещание).

Презентация карау.

1

21.11.


24.

Васыятьнамә язу.

Гамәли дәрес.

1

25.11.


25.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Шартнамә (договор).

Презентация карау.

1

28.11.


26.

Шартнамә язу.

Гамәли дәрес.

1

02.12.


Халык авыз иҗаты

27.

Әкиятләр.

Презентация карау.

1

05.12.


28.

Әкиятләр язу.

Гамәли дәрес.

1

09.12.


29.

Бәетләр.

Презентация карау.

1

12.12.


30.

Бәетләр уку.

Гамәли дәрес.

1

16.12.


31.

Дастан.

Презентация карау.

1

19.12.


32.

Дастаннар уку.

Гамәли дәрес.

1

23.12.


33.

Җыр.

Презентация карау.

1

26.12.


34.

Татар халык җырларын тыңлау.

Гамәли дәрес.

1

30.12.


35.

Татар халык мәкальләре.

Презентация карау.

1

13.01.


Лексикография

36.

Сүзлекләр белән эш. Татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре.

Гамәли дәрес.

1

16.01.


37.

Борынгы һәм хәзерге исемнәр.

Гамәли дәрес.

1

20.01.


38.

Синең исемең нәрсә аңлата?

Гамәли дәрес.

1

23.01.


БДИ

39.

А тибындагы биремнәр үтәү.

Гамәли дәрес.

1

27.01.


40.

А тибындагы биремнәр үтәү.

Гамәли дәрес.

1

30.01.


41.

В тибындагы биремнәр үтәү.

Гамәли дәрес.

1

03.02.


42.

В тибындагы биремнәр үтәү.

Гамәли дәрес.

1

06.02.


43.

С өлешендәге хат белән эшләү.

Гамәли дәрес.

1

10.02.


44.

С өлешендәге хат белән эшләү.

Гамәли дәрес.

1

13.02.


Шигырь төзелеше

45.

Шигырь төзелешен өйрәнү : рифма, ритм.

Рифманың шигырьдәге әһәмияте. Рифмадаш сүзләр табу.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

17.02.


46.

Сурәтләү чараларының әһәмияте.

Сурәтләү чаралары - эпитет.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

20.02.


47.

Сурәтләү чаралары - гипербола.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

24.02.


48.

Сурәтләү чаралары - литота.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

27.02.


49.

Сурәтләү чаралары - метафора.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

03.03.


50.

Сурәтләү чаралары - метанимия, пейзаж, портрет.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

06.03.


51.

Сурәтләү чаралары - сынландыру.

Әдәби әсәрләрдән, тормыштан аргументлар табарга өйрәтү.

Эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Презентация карау.

Гамәли дәрес.

1

10.03.




Журналистика жанрлары

52.

Комментарий.

Гамәли дәрес.

1

13.03.


53.

Рецензия структурасы. Критика һәм рецензия.

Гамәли дәрес.

1

17.03.


54.

Фельетон.

Гамәли дәрес.

1

20.03.


55.

Эссе.

Гамәли дәрес.

1

24.03.


56.

Хәбәри жанрлар: Хәбәр язарга өйрәнәбез.

Гамәли дәрес.

1

27.03.


57.

Репортаж-күзәтче жанр.

Гамәли дәрес.

1

31.03.


58.

Интервью.

Гамәли дәрес.

1

03.04.


59.

Хисап (отчет).

Гамәли дәрес.

1

07.04.


60.

Аналитик жанрлар: Корреспонденция.

Гамәли дәрес.

1

10.04.


62.

Мәкалә һәм аның төрләре: үтенеч, сорау, информация, бәяләмә, рәхмәт.

Гамәли дәрес.

1

14.04.


63.

Журналистикада сөйләм культурасы.

Тема, идея, проблема табарга өйрәтү.

1

17.04.


64.

Газетаның проектын эшләү.

Мәкалә язарга, аны газетага урнаштырырга өйрәнү.

1

21.04.


65.

Газетаның композицион-график моделен төзергә.

Газетаның төрле рубрикалары турында мәгълүмат бирү.

1

24.05.


66.

Газетада фотосурәтләрнең, рәсемнәрнең роле.

Газетаның бизәлеше турында мәгълүмат бирү.

1

28.05.


67.

Газета материалларын анализлау.

Сөйләшү, фикер алышу.

1

05.05.


68.

Түгәрәк эшенә йомгак ясау.

КВН "Белгечләр".

Сөйләшү, фикер алышу.

1

12.05.


Кулланылган әдәбият

  1. Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен дәреслек/ Ф.М. Хисамова. - Казан: Мәгариф, 2006. - 335 б.

  2. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. - Казан: Раннур, 2002. - 352 бит.

  3. vmeste.opredelim.com/docs/95400/index-35170.html

  4. kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki

  5. js.ksu.ru/caf/rj



© 2010-2022