Конспект урока в 1 классе Йорт хайваннары һәм кошлары

Раздел Иностранные языки
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче сыйныф ( рус төркеме )

Татар теле

Тема. Йорт хайваннары һәм кошлары.

Максат: 1. Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре белән таныштыру,

аларны дөрес әйтергә өйрәтү . Яши фигылен III затта куллана

белү, кайда ? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен

камилләштерү.

2. Укучыларның уйлау, аралаша, күзаллый, иҗади активлыгын ,

хәтерләрен үстерү , игътибарлыкларын арттыру.

3. Укучыларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык

хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы : ЛКФ

Җиһазлау: аудиоязмалар (җырлар, хайваннар тавышы), рәсемнәр ,

уенчыклар, табышмаклар, презентация, карточкалар.

Көтелгән нәтиҗә: яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Дәрес барышы.


I. Оештыру.

Татарча җыр яңгырый.

1. - Исәнмесез,укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көннәр сезгә!

- Хәерле көн!

- Укучылар,безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез аларга да "Хәерле көн" телибез.

- Хәерле көн,кунаклар!

2. - Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме? (Әйе)

- Хәлләрегез ничек? (Рәхмәт, яхшы)

- Хәзер нинди дәрес? ( Татар теле дәресе)

3. Ситуатив күнегү.

Как ты спросишь у друга:

- сколько ему лет;

- кто он;

- где он живет;

- в каком классе он учиться ?

II . Актуальләштерү.

1. - Укучылар бу нәрсә? (Бу урман)

- Урман нинди? (Зур, матур һ.б.)

- Урманда нәрсәләр яши? (хайваннар)

- Нинди хайваннар яши ? ( Аю,бүре, куян һ.б.)

2. " Бу нинди хайван? " уены.

Укучылар хайваннар тавышын тыңлыйлар һәм нинди хайван икәнен әйтәләр.

III. Төп өлеш.

1. - Укучылар, ә урман хайваннары белән бергә урманда нинди әкият герое яши? (Шүрәле)

- Шүрәленең дусты кем? (Былтыр)

- Былтыр кайда яши? (Авылда)

- Укучылар, карагыз әле, Былтыр безгә кунаклар белән килгән.

Рәсемнәр күрсәтелә, укучылар йорт хайваннары һәм кошлары исемнәрен русча әйтәләр.

- Бу хайваннар һәм кошлар кайда яши? ( авылда)

- Аларны ничек атыйлар? ( домашние животные )

- Димәк , без сезнең белән бүген нинди тема өйрәнәбез ?

( домашние животные )

2. Рәсемнәр буенча хайваннарның исемнәрен, кайда яшәвен әйтергә өйрәтү. Дөрес әйтелеш өстендә эш оештыру.

- Бу нәрсә ?

- Бу - сыер(ат, сарык, кәҗә, каз һ.б.)

(Сыер сүзен хор белән кабатлыйлар.)

- Сыер кайда яши?

- Сыер авылда яши.

3. "Тәрҗемәче" уены.

Укучылар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

4. "Игътибарлылар" ("Строка внимательных " ) уены.

Һәр бер укучыда ике карточка бар ( урман һәм авыл рәсемнәре).Укытучы хайван исемен әйтә, укучылар аның кайда яшәвен карточка белән күрсәтергә тиеш.

5. Физминутка : "Җил исә", "Бездә көч".

6. Дәреслек белән эш.

Дәреслектәге рәсемнәр аша кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Кушымчаларын искә төшерү.

- Эт кайда яши ? (Авылда)

- Укучы кайда укый ? ( Мәктәптә)

- Куян кайда яши ? (Урманда )

- Арыслан кайда яши ? (Циркта)

7. Төркемнәрдә эш.

" Кем тизрәк" уены.

Төркемнәргә кисәкләргә бүленгән карточкалар бирелә.Алар шушы кисәкләрдән бер рәсем җыярга тиеш.

  • Бу нәрсә ?

  • Бу ат.

  • Ул кайда яши?

  • Ат авылда яши.

IV. Йомгаклау.

- Укучылыр , без бүген нәрсәләр турында сөйләштек.?

- Сез нинди яңа сүзләр белән таныштыгыз ?

- Дәрестә сез ничек эшләдегез?

- Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар!










Парларда эшләү







Укытучы-укучы





Укытучы-укучы












Хор белән эшләү

Парларда эшләү









Төркемнәрдә эшләү














































© 2010-2022