Мин татарча сөйләшәм!

Мин өченче сыйныфларның рус төркемендә татар теленнән интелектуаль уен күрсәттем. Укучыларның уйлау-фикерләү, белем дәрәҗәләре уртачадан югары. Дәреснең темасы: Мин татарча сөйләшәм! Дәреснең тибы.  Алган төшенчәләрне формалаштыру дәресе. Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның татар теле буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен куллана белү күнекмәләре булдыру. 2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. 3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә. Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, туп, татар теле дәреслеге. Дәреслек: Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гиниятуллина Л.А. Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). – Казан:Татармультфильм, 2013. Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп, предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым. Шулай ук сингапур курсларыннан да алган материаллар күрдегез. Укучыларның татар телен төрле шартларда куллана алулары предмет буенча компетенцияләрен үстерүгә булышты. Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды: - Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде. - Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив. Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында укучыларның сорауларга җавап бирүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның яңа грамматик категориянең асылына төшенүендә, куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирүендә, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык. Коммуникатив уку күнекмәләрен без татар телен кабатлау этабында укучыларның төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек. Регулятив уку күнекмәләрен – алган белемнәрне планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез. Укучылар үз эшчәнлекләренә дәреснең төрле этапларында контроль ясадылар, кирәкле өстәмәләр керттеләр һәм эшчәнлек планнарына корректировка ясадылар. Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде. Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү. Күнегүләр гадидән катлаулыга таба үсә бара. Болай эшләгәндә күнегүләрнең нәтиҗәсе дә күренә, чөнки биремнәр үзара бәйле, аңлаешлы һәм кызыклы, балаларны мавыктырырлык итеп, төрле уен һәм грамматик биремнәр белән чиратлаштырып бирелә. Күнегүләрне уен формасында үткәрү укучыларда кызыксыну уята һәм телне өйрәнүне җиңеләйтә. Бирем эчтәлеге укучыларның ихтыяҗларына да туры килә. Дәрестә кулланылган барлык материал да куелган максатка ирешү һәм балаларны кызыксындыру өчен эшләнә.  Дәрес этаплары бер-... Дәрес максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде. Дәрестә куелган максатларга  ирештек.
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Интелектуаль уен "Мин татарча сөйләшәм!"

Максат:

  • балаларны татар теле белән таныштыруны дәвам итү;

  • укучыларда татар теленә кызыксыну хисе уяту, мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлар:

  • уенга тиешле әсбапләр;

  • проектор,мультимедия.

Уен барышы.


А. б.

- Исәнмесез, саумысыз, дип

Бүген сезгә эндәшәм.

Барыгыз да ишетегез-

Мин татарча сөйләшәм.

Саумысыгыз, хәерле көн!

Диеп сезгә эндәшәм!

Кичәбезнең исеме

"Мин татарча сөйләшәм!"

- Исәнмесез, укытучылар,укучылар. Мин сезне "Мин татарча сөйләшәм!" дигән интеллектуаль уенында сәламлим.

А. б.

- Хәзер инде уенда КАТНАШУЧЫЛАР белән танышып китик.


/ Алып баручы катнашучычы балар белән таныштыра/


Бу балалар татар телен бик яхшы беләләр. Алар турында АКЫЛЛЫЛАР, ТАПКЫРЛАР, ЗИРӘКЛӘР дип әйтеп була. Уен барышында бу сүзләрнең дөреслеген күрербез дип ышанам.

- Жюри кемгә "Татарча белә!" дипломын тапшырырга икәнен карар чыгарыр. Жюри әгъзалары белән танышып алыйк.


/ Алып баручы жюри әгъзалары белән таныштыра./


А. б.

-Уен кагыйдәләрен искә төшереп алыйк:

  1. Һәрбер дөрес җавап бирүче командага орден бирелә.

  2. Кактнашучы сорауга җавап бирергә кыенсына икән,икенче командага сорау бирелә.

А. б.

-Уенны башлап җибәрик. Өй эше бирелгән иде: татар телендә бер җыр җырларга.

/ Катнашучылар әзерләгән җырларын җырлыйлар./

А. б.

- Жюри, сезгә мөрәҗәгать итәм. Кем иң матур итеп җыр җырлады ? Кемгә орден бирергә мөмкин? Сүзегезне әйтегез.

/Урыннар билгеләнә. Орденнар бирелә./

А. б.

- Ә хәзер 1 тур ул РАУНД ТЕЙБЛ дип атала. /Кросворд чишү/

А. б.

- Командалар кроссвордларны эшләделәр. Жюри , сезгә сүз. Кем орденга лаек булды?

/ Нәтиҗә/

А. б.

- Без сезнең белән командаларыбызның исемнәрен белдек. Тапкырлар һәм Зирәкләр. Подумайте поңалуйста для своих команд девизы. ТИМ ЧИР.

Тапкырлар: Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас!

Зирәкләр: Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк!

А.б.

- Жюри, сезгә сүз. Кем орденга лаек булды?

/ Нәтиҗә/

А.б.

- Ә хәзер 2 тур ул РЕЛЛИ РОБИН дип атала. Капитаннар ярышы.

- Вспомнили текст "Минем песием Акмуен". Надо написать про Акмуен, что знаете,какая она?

- Пока наши капитаны пишут про Акмуен , мы тоже без дела не сидим,вам дорогие участники задание "Найди свой дом".

А.б.

-Жюри, сезгә сүз. Кем орденга лаек булды?

/ Нәтиҗә/

А.б.

- Ә хәзер ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.

А.б.

- Ә хәзер 3 тур ул ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН дип атала./Карточкаларда эш./

Тапкырлар

1). Подчеркните слова с мягким произношением.

Яңгыр, яфрак, кошлар, төн, озын, урам, җир, ява, җылы, салкын, тәнәфес, көндәлек, ил, дәрес.

2). Напиши имена существительных во множественном числе.

Көн , төн , урам , яфрак , җир , яңгыр , кош , елга , дәрес , рәсем , өстәл , урман , китап .

3). Подчеркните слова, обозначающие цвет.

Караңгы, җылы, кояш, сары, кызыл, кош, яшел, салкын, кара.

4). Вместо точек поставьте пропущенные буквы.

Ч...г...нд...р, б...р...ң...е, б...р...ч, к...рб...з, ка...ын, кә...ест....

Зирәкләр

1). Подчеркните слова с мягким произношением.

Яңгыр, яфрак, кошлар, төн, озын, урам, җир, ява, җылы, салкын, тәнәфес, көндәлек, ил, дәрес.

2). Напиши имена существительных во множественном числе.

Көн , төн , урам , яфрак , җир , яңгыр , кош , елга , дәрес , рәсем , өстәл , урман , китап .

3). Подчеркните слова, обозначающие цвет.

Караңгы, җылы, кояш, сары, кызыл, кош, яшел, салкын, кара.

4). Вместо точек поставьте пропущенные буквы.

Ч...г...нд...р, б...р...ң...е, б...р...ч, к...рб...з, ка...ын, кә...ест....

А.б.

- Пока наши капитаны пишут про Акмуен у нас музыкальная пауза.Перед вами выступает ученик 4 в класса Гаязов Имиль с песней "Туган илем".

А.б.

- Жюри, сезгә сүз. Кем орденга лаек булды?

/ Нәтиҗә/

А.б.

- Ә хәзер 4 тур. Бу тур СОРАУ - ҖАВАП дип атала.Мин сезгә сораулар бирәм сез тиз-тиз аларга җавап бирәсез.

Тапкырларга:

  1. Муса Җәлил? (Шагыйрь.)

  2. Түбән Кама? (Шәһәр.)

  3. Бәлеш? (Ашамлык.)

  4. Чыпчык? (Кош.)

  5. Дүрт? (Сан.)

  6. "Бишле"? (Билге.)

  7. Күлмәк? (Кием.)

  8. Салават Фәтхетдинов? (Жырчы.)

  9. Сыер? (Йорт хайваны.)

  10. Алма? (Жиләк-җимеш.)

  11. Шалкан? (Яшелчә.)

  12. Каен? (Агач.)

  13. Идел? (Елга.)

  14. Татарстан? (Республика.)

  15. Яңа ел? (Бәйрәм.)

Зирәкләргә:

  1. Габдулла Тукай? (Шагыйрь.)

  2. Яр Чаллы? (Шәһәр.)

  3. Өчпочмак? (Ашамлык.)

  4. Сигез? (Сан.)

  5. Карга? (Кош.)

  6. Груша? (Жиләк-җимеш.)

  7. Венера Ганиева? (Жырчы.)

  8. Сабантуй? (Бәйрәм.)

  9. Рөстәм Миннеханов? (Президент.)

  10. Суган? (Яшелчә.)

  11. "Өчле"? (Билге.)

  12. Чыршы? (Агач.)

  13. Кама? (Елга.)

  14. Чалбар? (Кием.)

  15. Сарык? (Йорт хайваны.)

А.б.

- Жюри, сез киңәшеп нәтиҗә ясагыз. Кем җиңүче булып чыкты?

/Җиңүче билгеләү, бүләкләү./

- Уеныбыз тәмамлаганчы, әйдәгез әле укучылар, Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен искә төшерик ( Экранда Г.Тукайның "Туган тел" мультфильмын карау). Сорау: Ә син туган телең турында нәрсә әйтер идең? (Туган телегезне яратыгыз. Туган телне белү башка телләрне өйрәнүгә юл ача.)

- Уеныбыз тәмам. Жюрига, катнашучыларга бик зур рәхмәт!


© 2010-2022