Сценарий на татарском языке «23 февраль - Ватанны саклаучылар көне»

Сценарий мероприятия на татарском языке по теме «23 февраля - День защиты Отечества». Целью является: воспитывать патриотизм; любовь к защитникам Отечества, Родине. Для проведения этого мероприятия мы заранее подготовились. Провели диалог-беседы на эту тему. Встретились с бывшими защитниками разных лет. Пригласили в гости ветеранов Великой Отечественной войны. Совместно с бывшими защитниками Отечества создавали альбомы по темам «23 февраля-День защиты Отечества», «День Победы».  В этом празднике...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне.

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

Бүген 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.

Сезне бәйрәм белән котлап 3 класс укучылары чыгыш ясый.

Сәхнә түренә Авганистанда һәм Чечняда хезмәт иткән егетләребезне чакырабыз, кул чабып каршы алаек.

Егетләребезне котлап Загитова Динара Кашкагым жырын жырлый.

Безнең белән ярышырга

Җитез әтиләр кирәк

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыгыз тизерәк.

(Руль тотып, музыка астында , 2 команда чыга)

Безнең команда

Бөркетләр Житезләр

Безнең девиз:

Бөркет кебек очарга Жилдән житез жилергә

Жыр : Катюша

Кидең өскә соры шинельне,

Яклар өчен Туган илеңне.

Ил өчен утка кердең син,

Ярты дөньяны гиздең син.

Дан, сиңа дан, Совет солдаты

Дан, сиңа дан, Совет солдаты

Чаңгы ярышы

Бәйрәм белән котлый Гарайшина Регина . Шигырь Туган жиремә.

Бәбәй киендерү һәм бишектә йоклату.

Бөркет оча тауда, далада,

Һәм уяна бөркет бик иртә.

Шуңа күрә Ватан-ана да

Кыюларны бөркет дип йөртә.

Чәч үрү ярышы

Мугтабарова Алсу башкаруында жыр_________________________

Скакалка сикерү ярышы

Загитова Динара Кашкагым шигырен сөйли. (Шушы шигыре белән "Күрдем чишмәләре" конкурсында катнашып 3нче урын алды, грамота һәм акчалата премия белән бүләклүнде)

Круг әйләндерү

Булмасын ул, булмасын,

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

Давлетова Гөлнур жырлый_______________________________

Атка атланып йөрү ярышы

Безнең ил кояшы балкый,

Якты булып көн саен!

Якты булсын, якты булсын,

Якты булсын көн саен.

Элина Балагутдинова башкаруында татар биюе.

Йөзү ярышы ( картонга утырып)

Син дә җырла батыр егет

Син дә җырла матур кыз

Матур булсын, матур булсын

Матур булсын бу тормыш.

Таякка спасательный круг бәрү

Сезгә булган җылы хисләрне,

Гомер буена сакларбыз,

Һәм шулай ук, бу олы сүз белән

Туып үскән илне акларбыз.

Алсу үзенең жырын дәвам итә_______________________________

Тукымага төймә тагу.

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле ,сез батыр,сез-безнең куаныч!

Сез-алтын багана, гаиләдә сез --терәк !

Бадертдинова Диана һәм Шайхлисламова Ильнара башкаруында башкорт биюе.

Самолёт эшләү (Бокс бияләе киеп залга очырырга, кемгэ эләгә, шуңа сюрприз)

Сезнең тормыш юлыгызда,

Очрамасын киртәләр.

Гел шатлыклар,гел бәхетләр

Алып килсен иртәләр.



Хөрмәтле ир-егетләребез!

Сезне тагын чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән

котлыйбыз.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.

© 2010-2022