Урок по иностранному языку по теме “Марат авырый”

Данный  урок проводился  как обобщение темы и связан с предыдущими уроками.Урок проводился в русской группе 2 класса.Была поставлена цель урока-закрепить полученные умения и навыки по теме «Я люблю чистоту».Исходя из этой цели , были поставлены следующие задачи : углубление и обогощение знаний обущающихся о языке ; развитие у школьников языкового чутья и диалогической речи ; внимательного отношения к своему здоровью. Урок опирается на знания, умения ,полученные ранее.Данный урок работает на посл...
Раздел Иностранные языки
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык дәрес планы. 2нче сыйныф (рус группасы).Сингапур системасы.

Тема: "Марат авырый" тексты буенча лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Максат: 1) "Марат авырый" текстын өйрәнүне дәвам итү; бу темага караган сүзләрне кулланып, чисталык, сәламәтлек турында бәйләнешле сөйләмне үстерү;

2) ситуатив биремнәрдә үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү;

3) гигиеник таләпләрне үтәргә кирәклегенә төшендерү, аның сәламәтлек белән бәйле булуына игътибар итү.

Җиhазлау: Күңелле татар теле. 2 нче класс өчен дәреслек/ Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Г. М. Әхмәтҗанова. - Казан: Татармультфильм, 2013. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гыйниятуллина. 2 нче сыйныф. Укытучылар өчен кулланма. - Казан: Татармультфильм, 2013. Диск "Мы учим татарский язык", рәсемнәр, ноутбук, халат, яулык, башлык.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру (исәнләшү).

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа ,

Хәерле көн кояшка,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн кунакларга.

2) Дежур укучы рапорты (сорауларга җавап бирү).

3) Фонетик зарядка (рәсемнәр ярдәмендә татар хәрефләрен дөрес итеп кабатлау).


  1. Актуальләштерү.

1.

  • Минем башым авырта ? Нәрсә эшләргә? Кем әйтә?(Укучыларның җавабы).

  • Балалар бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?(Укучылар үзләре сорауларга җавап бирүдән чыгып, дәреснең темасын, максатын әйтәләр).

2. Өй эшен тикшерү.(Клок баддис hәм Таймд пэа шэа стуктуралары ярдәмендә).Алдагы дәрестә hәрбер укучы сәгать тугызга очрашу билгеләгән.Үз парларын табарга тиешләр. Дуслары белән очрашканнан соң, укытучы сорау бирә.

- Маратка нәрсә булган?

Укучылар сорауга җавап эзлиләр, бер-берсе белән фикер алышалар. Сорауга җавап табар өчен 2 минут вакыт бирелә , вакыт куела. Вакыт үткәч, җавапны (мәсәлән) уң якта басып торучы бала әйтә.(Бу очракта Мэнэдж мэт стуктурасын кулланылырга мөмкин).

-Рәхмәт,урыннарга утырабыз. Хай файв.


  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Лексик-грамматик материалны искә төшерү.

а) Тактада сүзләрнең транскрипциясе аша сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эш.

Авырый - аwырый - болеет

Тамак - тамак - горло

Аяк - айак - нога

Баш - баш - голова

Муен - муйын - шея

б) Исемнәрнең берлек сандагы тартым кушымчаларын , хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек сандагы төрләнешен кабатлау (барлыкта - юклыкта).(Авырый-авырмый . Болею - не болею).

в) Текст белән эш.

Укучылар үзлектән текстны укып чыгалар, hәр группага берәр җөмлә бирелә. Укучылар берлек сандагы исемнәрнең тартым кушымчаларын табып әйтергә тиешләр.

-Тексттагы җөмләләрдә тартым кушымчалары бармы?

-Аларның нинди затта торуларын әйтегез?

г) Сингл раунд робин структурасы.

- Хәзер тексттагы җөмләләргә сораулар куябыз. (hәрбер группага бер җөмлә бирелә.Группадагы балалар бергәләп җөмләгә сорау куялар.Укытучы вакыт билгели ,укучылар шул вакыт эчендә биремне үтәргә тиеш.Вакыт беткәч,биремгә җавапны группадан бер укучы үти.Мәсәлән ,1нче номер.(Өстәлдәге табличка).1нче номерлы укучыдан соң, биремне группадагы барлык катнашучылар да кабатлап чыгалар).

Физкульт минутка.

Фолоу зе лидер структурасы.(Укучылар бер-берсе артына баса.Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшләсә башкалар да шуны кабатларга тиеш .Хәрәкәтләр сыйныф буенча эшләнелә.Музыка бетү белән лидер алмашына.Беренче укучы артка барып баса.Хәзер икенче укучы лидер hәм шулай дәвам итәбез.Группалар аерым эшли.)

-Рәхмәт,урыннарга утырабыз.Хай файв.

д) Дәреслек белән эш. 6 нчы күнегү.

Тэйк оф-тач даун стуктурасы

Дөрес раслауны тап.

- Марат авырый .

- Марат авырмый.

(Җавап дөрес булса ,укучылар басалар , ә дөрес булмаса утыралар).


  1. Ныгыту.

Төрле ситуатив күнегүләр өстендә эш.

а) Тактада : -Кай җирең авырта?

- Сезгә табиб кирәк.

Җөмләләрне тәрҗемә итү , группаларда кабатлатып чыгу.

- Ә хәзер "Табиб янында" уеннын уйнап алабыз.(Такта янына ике укучы чыга.1-се табиб , 2 -се авыру.Укучыларга халат , яулык ,башлык бирелә.) Көтелгән сөйләшү:

-Исәнме.Керергә ярыймы?

-Әйдә, кер. Синең кай җирең авырта?

-Минем башым авырта.

-Сиңа дару кирәк.Мә сиңа дару.

-Рәхмәт.

б) Как ты скажешь о том, что у тебя (не) болит голова (рука,нога,ухо)?

в) Представь ,что твой друг заболел .Предложи ему:

-пить лекарство.

г)Представь ,что друг приглашает тебя играть в футбол, а ты отказываешься ,потому что болеешь. Какой разговор произойдет между вами?

Бу ситуацияләр укучылар белән дәрестә башкарылып чыга.Төркемнәрдә эш.


  1. Өй эше.

67 нче бит , 1нче күнегү.

Билгеләр кую.


  1. Йомгаклау.

Тайм раунд робин структурасы.(Укучы үз җавабын билгеле бер вакыт эчендә әйтә.Җаваплар түгәрәк буенча әйтелә.Сорауларны укытучы бирә.Дәрескә нәтиҗә ясала ).

-Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк.

-Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Авырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-Бер-берегезгә игътибарлы булырга кирәкме?

-Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

- Балалар, спорт белән шөгылләнегез, күбрәк саф hавада йөрегез.Сәламәт булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.Сау булыгыз.



© 2010-2022